Тема. Без – табигать дуслары.
Эпиграф. Табигать ул- гүзәллек, могҗиза, тылсым!
( Р.Миңнуллин)
Чараның максатлары:
1.Татарстанның табигате турында белем һәм мәгълүматларны камилләштерү .
2.Активлык һәм мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен камилләштерү.
3.Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш , экологик культура
тәрбияләү,үзеңнен табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтенә һәрвакыт
бәя бирергә өйрәнү.
Чараның барышы.
1. Оештыру.Хәерле иртә ,укытучылар,укучылар. Хәлләрегез,кәефләрегез ничек?
(Аудиоязмада кошлар тавышы яңгырый,укытучы шигырь укый.)
Гөл,чәчәкләр өзмәдек без,
Куаклар сындырмадык.
Яшел табигать аланында
Уйнадык та җырладык.
Кояшка карап елмайдык,
Җилләргә сәлам әйттек,
Һәркем өйгә алып кайтты
Бер кочак сәламәтлек. (Р. Фәйзуллин )
Бүгенге чарабызның темасы: Без –табигать дуслары дип атала.
Табигатьнең матурлыгына, гүзәллегенә сокланмаган кеше юктыр.Ул үзендә никадәрле могҗиза саклый, күпме табигать күренешләре безнең өчен тылсым чыганагы булып кала.Әйе,ул тылсымлы көчкә ия. Чарада без сезнең белән әйләнә-тирә табигать , аның гүзәллеге турында һәм аның кешеләргә китергән файдасы, аны саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту турында сөйләшербез.
2.Башлангыч сыйныф укучылары чыгышы.
-Безнең башлангыч сыйныф укучылары Татарстанда сирәк очраучы үсемлекләр, хайваннар, кошлар турында проект эше эшләделәр.Проект эшебез газета формасында.Хәзер аларга сүз бирәбез.
Илсаф: Безнең проект эшенең темасы: “Кызыл китап” Проект эшләгәндә без китаплардан һәм интернеттан файдаландык. Табигатьтә хайваннар күптөрле. Кызганыч, аларның кайбер төрләре бик аз калып бара. Алар Кызыл китапка кертелгәннәр. Алар өчен аерым тыюлыклар эшләгәннәр.
Айсинә: Урманнарыбызда кошлар күп. Алар табигатьне бизиләр, безне матур тавышлары белән шатландыралар.Шуңа күрә аларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк.
Илсаф: Татарстан табигате үсемлекләргә бай. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарда төрле агачлар үсә. Алар арасында наратлар, имәннәр, каеннар, юкәләр.Дару үләннәре бик файдалы.Үсемлекләрнең барысын да сакларга кирәк.
-Дөрес, рәхмәт укучылар.
И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең,адашырлык урманнарың, биек- биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар.Күктә кояш елмая,болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар- барысы да табигать.
3.Экология буенча әңгәмә.
- 2017 ел экология елы дип игълан ителгән иде. Бу ел инде ахырына якынлаша.Экология буенча без нәрсәләр эшләдек?
(Укучылар белән әңгәмә үткәрү)
Аудиоязмада табигать тавышлары.
Укытучы:
Җирдә безнең өчен диеп
Үсә матур чәчәкләр.
Явыз куллар өзмәсәләр,
Шулай гел үсәчәкләр.
Урмандагы агачларны
Калдырмыйча киссәләр,
Урмансыз калган кешеләр
Киләчәктә нишләрләр?
Табигать бетсә әгәр дә,
Кешелек тә бит бетә,
Шуңа күрә уйлан ныклап,
Алда сине ни көтә?
4.“Табигать сөючеләр” темасына интеллектуаль уен үткәрү..
5. Укытучы: Балалар, ә без табигатькә ничек ярдәм итә алабыз соң?Тагын нинди кагыйдәләр өсти аласыз.
И:- Табигатьне пычратуны туктатыйк.
А:- Ялдан соң табигатьтә чүп калдырмыйк.
И:- Елгаларны һәм чишмәләрне пычратмыйк.
А:- Кошларны һәм җәнлекләрне саклыйк.
И:- Кышын кошларга җимлекләр ясыйк.
А:- Урманда көчле итеп музыка акыртмыйк.
И:- Язын һәм көзен агачлар утыртыйк.
А:- Табигать – безнең өебез, аны чисталыкта тотыйк.
- Татарстан Республикасы Конституциясенең 62- маддәсендә “Табигатькә сакчыл караш- Татарстан Республикасының һәр гражданы бурычы”-, диелгән.
6. - Уен.” Сынамышлар”.
Сыйныф ике төркемгә бүленә.1нче төркемдә 5 сынамышның башы һәм 5 сынамышның ахыры, икенче төркемдә дә шулай ук,туры китереп укыйлар. Уен тәмамлангач,экранга чыгарыла.
• Каз килсә,...( яз җитә).
• Иртә күк күкрәсә,..(ел яңгырлы булыр).
• Мартта яуган кар...( бакча җимешенә бик ярар).
• Каен суы күп акса,..( җәй яңгырлы булыр).
• Төтен җиргә төшсә,..(кышын кар явар).
• Апрель ае җылы булса,...(май салкын,ңилле булыр).
• Карга килсә,..(кар китәр).
• Яңгыр буласы булса,..(кырмыскалар ояларына таба йөгерешер).
• Кура җиләге күп булса,...(киләсе елга арыш уңар).
• Суган кабыгы калын булса,...( кыш салкын була).
-Укытучы: Димәк, табигатьтәге, үсемлекләр,җәнлекләр тормышындагы әлеге күренешләрне кешеләр элек-электән күзәткәннәр һәм дөрес нәтиҗә ясаганнар.Бу исә аларга авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда,ерак сәяхәтләргә чыкканда ярдәм иткән.Сез дә аларны истә калдырып сынап карагыз әле.
7.Йомгаклау.
• “ Тарихи –мәдәни мирасыбызны саклау ул- иң беренче чиратта табигатебезне саклау. Чөнки безнең тарихи мирасыбыз Табигать- ана кочагында. Табигатебезне чиста һәм тәртиптә тотарга кирәк”.
( М.Шәймиев)
• Елга, күлләрдәге су чиста булырга тиеш. Димәк, завод торбаларыннан аккан пычрак , суны пычратырга тиеш түгел,кешеләр дә сулыкларыбызның чисталыгын сакларга тиеш .
• Табигатьтәге барлык тереклек ияләре дә чиста һава суларга тиеш. Димәк, завод торбаларыннан чыга торган һаваны яхшы фильтрлар ярдәмендә чистартырга кирәк.
• Җир йөзендәге кошлар, хайваннар,балыклар юкка чыгарга тиеш түгел, һәрвакыт яшәргә тиеш. Димәк, аларны үтерергә ярамый.
• Балалар хуш исле чәчәкләр иснәп үсәргә тиеш. Димәк, бакчаларда матур-матур чәчәкләр үстерергә кирәк.
• Табигатьне пычратучыларга каршы көрәшү-һәркемнең изге бурычы.Димәк, табигатьне саклауга өлкәннәр генә түгел, балалар да зур өлеш кертә алалар.
Укытучы: Димәк, табигатебез-безнең уртак йортыбыз гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк.Һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз!
-Чарабызны “ Табигатьне саклагыз! “җыры (З.Минһаҗева сүз. В.Әхмәтшин көе ) белән тәмамлыйбыз.
Укучылар җырлыйлар,экранда әкрен генә табигать күренешләре чиратлаша.