СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Беренче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен күңел ачу кичәсе: "Әтәч, тавык һәм чебиләр"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Беренче кечкенәләр төркеме балаларын юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру. Җыр, бию, уеннар аша балаларның күңелләрен күтәрү.

Просмотр содержимого документа
«Беренче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен күңел ачу кичәсе: "Әтәч, тавык һәм чебиләр"»

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

Ямаширмә “Йолдыз" балалар бакчасы





Беренче кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен күңел ачу кичәсе







Әтәч, тавык һәм чебиләр”









Тәрбиячеләр: Асылгәрәева А.А.



Муз. җитәкчесе: Сафиуллина Л.А.

2015


Максат:

-Балаларда тәрбияче белән берлектә хәрәкәтне камилләштерүче уен уйнау теләге үстерү; персонажларның гамәлләрен, хәрәкәтләрен гади һәм образлы итеп күрсәтеп бирергә өйрәтү; хәрәкәт активлыгын, тою-сиземләү сәләтен, күзаллауларын үстерү; сигнал буенча хәрәкәт итәргә өйрәтү.

-Балаларның шат һәм күңелле уйнауларына ирешү; иптәшләренә карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү; юл йөрү кагыйдәләренең беренче күнекмәләренә төшендерү.

Җиһазлау:

Зал бәйрәмчә бизәлгән.  Уен өчен әтәч костюмы, тавык костюмы, чеби маскалары, машина руле, “өй” өчен кыршаулар, “Чеп-чеп-чебиләрем” җыры, “Шофёр буласым килә” җыры.

Әзерлек эшләре.

Тәрбияче ярдәмчесе “Әтәч” булып, икенче тәрбияче “Тавык” булып киенә, мәктәпкә әзерлек төркеменнән бер малай шофёр була.

Уен барышы

 Ярымтүгәрәк итеп кыршаулар тезелгән. Балалар залга “Чеп-чеп-чебиләрем” җырына биеп керәләр.





Кыршаулар эченә кереп басалар, бию хәрәкәтләрен дәвам итәләр.

Тәрбияче.

Әтәч бик иртә тора.

Канат кагып кычкыра.

Әтәч.

Кикрикүк! Кикрикүк!

Тор иртәрәк, эшең күп.

Шул арада әтәч, аякларын югары күтәреп, бүлмә уртасында йөри, туктап: “Кикрикүк!”- дип кычкыра.

“Кикирикүк” сүзеннән соң сөйли:

Уяныгыз чебиләрем,

Канатларны кагабыз.

Киерелеп, сузылып алабыз,

Савыттагы ярманы тизрәк чүпләп алабыз.

Тук- тук- тук!  Тук- тук- тук!

Тәрбияче. Әйдәгез, чебиләрем, җим чүплибез!





Чеп-чеп-чебиләрем” җыры куела.

“Уяныгыз” сүзенә балалар торып басалар, “канатларны кагабыз” дигәндә кулларны як-якка җәеп селкиләр, “киерелеп, сузылып алабыз ” дигәндә кулларны өскә күтәреп киереләләр, “ тук-тук-тук ” сүзләренә чүгәләп җиргә бармаклары белән бәргәлиләр, башларын чайкыйлар.

Тәрбияче дәвам итә. Килеп чыкты машина.





Шофёр буласым килә” җыры куела.

 Шофёр керә, биеп ала, кычкыртып “Би-би-биип!” балалар янына килә , куа башлый, чебиләр качалар , үз урыннарына таба йөгерәләр.

Тәрбияче. Йөгерешәләр чебиләр тиз-тиз-тиз. Әйдәгез, чебиләрем, ояларыбызга качабыз. Молодцы, булдырдыгыз, балалар, барыгыз да ояларыгызга кереп качтыгыз! Машина юлында йөрергә ярамый. Ә хәзер өебезгә кайтабыз