СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дәрес планы. 7 класс. Дәрәҗәләрне кушу һәм алу

Категория: Алгебра

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Дәрес планы. 7 класс. Дәрәҗәләрне кушу һәм алу»

7 сыйныфта математикадан «Дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү» темасына дәрес конспекты

Дәрес: яңа белемнәрне үзләштерү

Максатлар: а)белем бирү: дәрәҗәләрне тапкырларга һәм бүләргә өйрәтергә: аңлатманы гадилләштерү өчен натураль күрсәткечле дәрәҗәнең үзлекләрен чыгарырга, аңлатманың кыйммәтен рациональ ысул белән исәпләргә өйрәтү, исәпләү күнекмәләрен камилләштерү, хәтердәкалдыру  сәләтен үстерү;

б)эшчәнлек: күзәтүчәнлек нәтиҗәсендә закончалыкларны ачу, фикер йөртү таянып; в)тәрбияви: математика фәненә кызыксындыру булдыру, төркемнәрдә  фронталь  һәм  индивидуаль  эшләү  культурасын тәрбияләү.

Дәреснең бурычы
- дәрәҗәләрнең үзлекләрен табу кагыйдәләрен актуальләштерү белем күнекмәләрен куллану мөмкинлеген булдыру;
- телдән исәпләү күнекмәләрен, укучыларның мобильлеген һәм иҗади мөстәкыйльлеген үстерү, фикерләү гамәлләрен үстерү: анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү, игътибарлылыкны үстерү, күрү хәтерен, логик һәм образлы фикерләү сәләте, дәрестә укучыларның активлыгын, укучыларның математиканы инновацион технологияләр аша өйрәнүгә кызыксынуларын үстерү;
- математика фәненә карата кызыксыну уяту, укучыларда дуслык хисе тәрбияләү, үз-ара аралашу культурасы, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү. 

Җиһазлау: презентация, компьютер, проектор, такта, акбур, таблицалар, смайликлар аерым карточкаларда биремнәр.

Дәрес структурасы

І. Оештыру этабы

ІІ. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

ІІІ. Белемнәрне актуальләштерү

IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

V. Физкультминут

VI. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

VII. Группаларга бүленеп эшләү

VIII. Үзлектән эш

IX. Рефлексия

XI. Дәрескә йомгак ясау. Өйгә эш

Дәреснең барышы

І. Оештыру этабы. Укытучы: Исәнмесез укучылар

Килдегезме дәрескә,

Уен, көлке эшләрегез,

Калдымы тәнәфестә?


Укучылар: кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып,

Тотынабыз зур эшкә.

  • Хәерле иртә, укучылар! Кунакларны сәламләгез ( кулларын селкиләр), бер-берегезгә карап елмаегыз. Бер-берегезгә уңышлар һәм яхшы кәеф теләгез.

(Укучыларны сәламләү, дәрескә әзерлекне тикшерә, укучыларның игътибарын дәрескә туплау)

ІІ. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

  • Без сезнең белән бүген нинди теманы дәвам итәбез?(балалар җавап бирә «натураль күрсәткечле дәрәҗә билгеләмәсе»)

  • Бераз разминканы үткәреп алыйк. Билгеле, дәрәҗәләрне күп кенә галимнәр өйрәнгәннәр һәм аларның берсе менә бу фразаны әйткән

1 нче слайд

«Пусть кто-нибудь попробует вычеркнуть из математики

степени, и он увидит, что без них далеко не уедешь»

- Сезнең бурыч галимнең фамилиясен атау. Моның өчен безгә исәпләүдә безнең мисаллар ярдәм итәчәк. Табылган һәр җавап астында тиешле хәрефне языгыз һәм галимнең фамилиясен укыгыз.

2 нче слайд

Мисаллар

Җаваплар

Хәрефләр

1

25

32

М

2

33

27

О

3

(-10)3

-1000

Н

4

(-4)2

16

Л

5

23+32

17

С

6

(-3)3-(-2)2

-31

В


Галимнең фамилисен укы!

16

27

32

27

-1000

27

17

27

-31











  • Укучылар, нинди сүз килеп чыкты? (Укучылар җавабы – Ломоносов)

  • Дөрес. Ломоносовның бу сүзләрен дәресебезнең эпиграфы итеп алырбыз.

ІІІ. Белемнәрне актуальләштерү.

- Без узган дәрестә нинди тема өйрәндек? (балалар җавап бирә «натураль күрсәткечле дәрәҗә билгеләмәсе»)

- Әлеге теманың кайбер биремнәрен исәплик:



3 нче слайд мисаллар дөрес чишелгәнме?

2*2*2= 23 71 = 7

5*5*5*5= 45 250 = 25

(-3)3 = 9 n*n*n*n*n = 4n

4 нче слайд

  • Мисалларны укып, дәрәҗәнең күрсәткечен, дәрәҗәсенең нигез әйтегез:

32 (-100)4 (n+m)5



5 нче слайд

  • Аңлатманы дәрәҗә рәвешендә укыгыз:

2*2*2*2*2 = 25

(-3/4)* (-3/4)* (-3/4) = (-3/4)3

(a+ b)* (a+b) = (а+b)2

6 нчы слайд

  • Аңлатманың кыйммәтен исәпләгез:

23 = 8 - (1/4)2 = - 1/16

(-4)2 = 16 11 = 1

(1/2)3 = 1/8 04 = 0

7 нче слайд

  • Ә бу аңлатманы нинди дәрәҗә рәвешендә күз алдына китереп була?

71 * 74 23 : 2

m* m2 (2a)3 : (2a)1

(0,5)3 * (0,5)2 (1/3)3 : (1/3)2

- Укучылар, без хәзер бу сорауга җавап бирә алабызмы? (Юк)

- Бу мисалларда ниннди гамәлләр бар? (дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү)

- Моның белән бәйле рәвештә, яңа дәресебезнең темасын атагыз (Дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү)

- Ничек уйлыйсыз, дәресебезнең максаты нинди булыр? (Дәрәҗәләрне тапкырлау һәм бүлү кагыйдәсен чыгару һәм ул кагыйдәне практикада куллану)

- Дөрес, хәзер яңа дәреснең темасын дәфтәрләребезгә языйк.

ПРОЕКТОР ТӘРӘЗЕ ЯБЫЛА


IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү



1. a2 * a3 аңлатмасын тактага язу

- Укучылыр, дәрәҗә билгеләмәсеннән чыгып, дәрәҗәләрне ничек тапкырларга? (a2 * a3 = a*a*a*a*a = a5)

- Тапкырлаучыларны 5 тапкыр язмыйча, а ның бишенче дәрәҗәсен ничек табып була? (2+3 = 5)

- a n * am дәрәҗәләрне тапкырлау кагыйдәсен ничек китереп чыгарабыз? (нигезе шул ук кала, дәрәҗә күрсәткечләре кушыла)

an •am = an + m (КАГЫЙДӘ ТАКТАГА ЭЛЕНӘ)



2. a3 : a2 аңлатмасын тактага язу

- Бу аңлатманың җавабын ничек табабыз? (Дәрәҗәләрне бүлүне вакланмалы сан итеп язып, дәрәҗәләрне тапкырлыйбыз)

a 3 = a * a *a = a

a 2 a * a



- а 1 нче дәрәҗәдә ничек килеп чыга?Тапкырчыгыш рәвешендә язмасак?

a3 : a2 = a3-2 = a1 = a

a3 - бүленүче

a2 - бүлүче

a - аерма

- a3 : a2 дәрәҗәләрне бүлү кагыйдәсен ничек китереп чыгарабыз? (Нигезе шул ук кала, дәрәҗә күрсәткечләре алына)

- Бүлүче һәм бүленүче өчен нинди шарт үтәлергә тиеш? (Бүленүче һәрвакыт бүлүчедән зур була) an : am = an – m

- Ә хәзер эшли алмаган мисалларны эшли алырбызмы? (Әйе)

7 нче Слайд

71 * 74 23 : 2

m * m2 (2a)3 : (2a)1

(0,5)3 * (0,5)2 (1/3)3 : (1/3)2 ПРОЕКТОР ТӘРӘЗЕ ЯБЫЛА



V. Физкультминут. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (Follow the Leader)

- Балалар, сезнең һәрберегез кыска вакыт эчендә лидер булачак һәм чиратлашып бию элементларын күрсәтә, ә калганнары бердәм эш башкара.



VI. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру (китап белән эшләү)

- Ә хәзер, балалар, өйрәнелгән формулаларны практикада кулланыйк. Китапның 94 битен ачып, № 403 (а-в), 414(а-в) исәпләгез (тактага чыгып җаваплар языла, чиратлашып)

VII. Группарга бүленеп эшләү

- Хәзер безнең группада эшләү. Лидерны үзегез сайлап алыгыз (укучылар үзләре тәгъдим итәләр), аннан соң лидерлар үзләренә команда җыялар

(Яңа теманы ныгытуга мисаллар бирелә, карточкаларда эш 2 минутка)

(Укучылар, чиратлашып әйтеп җавапларны тикшерәләр)





VIII. Үзлектән эш


В-1

В-2

№ 1

а) с7 : с4

б) аа2

в) х3х9

г)

а) хх6

б) п7п9

в) а13 : а7

г)

№ 2

а) а3 * __=а10


а) __ *а27


(Күршең белән үзара тикшерү, яисә дәрес азагында укытучы үзе тикшерә)

8 нче слайд

IX. Рефлексия. Синквейн" эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләү

- Ә хәзер, дәрескә йомгак ясыйбыз. Өстәлегездәге кәгазьләргә “Синквейн” методын кулланып яңа үткән теманы бәяләгез.

Синквейнны язу тәртибе:

1нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем. Яки Нәрсә? Соравына җавап бирә торган сүз.

2нче юл. Теманы сурәтли торган ике сыйфат. Нинди?

3нче юл. Синквейн темасына хас булган 3 фигыль. Нишли?

4нче юл.Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул баланың темага мөнәсәбәтен күрсәтә.

5нче юл. Темага карата үз фикереңне бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә, ассоциация. (резюме).



9 нчы слайд Бәяләү. Укучылар дәресне смайликлар белән бәялиләр. Яшел төс – дәрес бик уңайлы булды, яңа үткән тема буенча сорауларым юк. Сары төс – дәрес барышында барысы да аңлашылып бетмәде. Кызыл төс – дәрестә авыр булды, берни дә аңлашыл-мады.



10 нчы слайд

X. Өйгә эш: п.19, кагыйдәләрне ятларга. Мисалларны чишегез:

I уровень: №404, 415, 418;

II уровень: №406, 412, 419 (б,г,е)