ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
БИЕКТАУ БЕРЕНЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН VII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА
ПРОЕКТ ЭШЕ
ДӨНЬЯ КИҢЛЕГЕНДӘ ТАТАРСТАН: МӘДӘНИ БАГЛАНЫШЛАР.
Эшне башкарды: 10 нчы П сыйныфы укучысы
Зиннәтуллина Әдилә Фәнил кызы
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галиәхмәтова Резедә Илгиз кызы
БИЕКТАУ, 2019
ЭЧТӘЛЕК
КЕРЕШ...............................................................................................3
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ДӨНЬЯ КИҢЛЕГЕНДӘ ТАТАРСТАН: МӘДӘНИ БАГЛАНЫШЛАР
Театр яктылыкка, нурга илтә..................................................4-6
Музыка , җыр һәм бию сәнгате халыкларны дуслаштыра..6-9
Сабантуй – милләтебезнең йөзек кашы.............................. 9-10
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ИЛКҮЛӘМ ҺӘМ ХАЛЫКАРА ПРОЕКТЛАРДА ТАТАРСТАН
2.1 Мәгариф, рәсем сәнгате, театр, кино, китапханәләр белән
бәйле халыкара проектлар...............................................................11-12
2.2. Халыкара мөселман киносы фестивале...................................12-13
2.3. Татар опера җырчылары дөнья сәхнәләрендә.........................13-15
2.4. Татар җырында - “Үзгәреш җиле”...........................................15-16
2.5. . “Созвездие – Йолдызлык” фестивале – Татарстан бренды..16-18
ЙОМГАКЛАУ..................................................................................19
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.................................................................20
КЕРЕШ
“...Эшем дә шул минем: җырлап илтү Халыкларның данын елларга”,” Бер горурлык хисе яна миндә, Эчтән бәреп яна битләрдә...”, дип язды күренекле шагыйребез Сибгат Хәким үзенең “Бер горурлык хисе...” шигырендә. Әлбәттә, бу хис- Татарстаныбыз белән горурлану хисе. Шигырь биш дистәгә якын еллар элек язылса да, Татарстанның бүген дөнья аренасында тоткан урынын кабат-кабат кайтып бәяләргә ярдәм итә.
Татарстанны заманча дөнья моделе дип атыйлар. Чит илләрне республика белән хезмәттәшлек итүгә аның икътисад һәм сәнәгать ягыннан потенциалы, мәгариф, мәдәният өлкәләрендәге югары уңышлары этәрә.. Шулай ук Президентыбыз һәм хөкүмәтебез Татарстанны дөньяга танытуда искиткеч зур эш башкара.
Татарстан мәдәнияте республика территориясендә яшәүче халыкларның бай традицияләрен һәм рухи үзенчәлеген гәүдәләндерә, бер үк вакытта гомумкешелек кыйммәтләрен чагылдыра һәм дөньякүләм мәдәни мирасның бер өлеше булып тора. Без республикада сәнгать, мәдәниятебезне үстереп кенә калмыйча, аны дөньяга зур итеп күрсәтә белергә дә тиешбез. Шушы байлыкны башка илләргә таныту, чит илләрдә яшәгән милләттәшләребезне Татарстанның бүгенге халәте белән таныштыру – татарстанлыларның бурычы. Бу юнәлештә башкарылган эшләр шактый. Эшнең актуальлеге менә шунда.
Максат - Татарстанның башка илләр белән мәдәни багланышларын күрсәтү, сәнгатьнең төрле өлкәләренең бу эшкә керткән өлешен ачыклау.
Өйрәнү объекты – XXI гасырда Татарстанның мәдәнияте.
Тикшерү предметы - Татарстанның театрлары, сәнгать коллективлары, төрки дөньяда һәм республикада тормышка ашырыла торган проектлар.
Теоретик база – проектның нигезенә публицистик әдәбият ятты.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ДӨНЬЯ КИҢЛЕГЕНДӘ ТАТАРСТАН: МӘДӘНИ БАГЛАНЫШЛАР
Театр яктылыкка, нурга илтә...
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
дип язган халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай үзенең “Театр” дигән шигырендә.
Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате - милләтебезнең казанышы һәм горурлыгы ул. Рус драматургы А. Н. Островский фикеренчә, театр оешу - милләтнең камиллеген, өлгереп җиткәнлеген раслаучы зур тарихи вакыйга. Россиядә театр сәнгатенең XVIII гасыр урталарында мәйданга чыгуын искә алсак, империя биләмәләрендә туган милли театр өчен 114 ел аз тарих түгел. Гәрчә, үткәнебезне барлаганда, без, халкыбызның бай мираслы, әдәбиятлы булуы белән бергә, асылда бик борынгыдан җор, тапкыр, үткен һәм шук телле, җыр-моңга, тамашага һәвәслеген дә күрербез. Аулак өйләр, Сабантуйлар — моның ачык мисалы. Шуңа да кешенең бар осталыгын, сәләтен күрсәтүгә корылган Сабантуй бәйрәме үзенең миллилеген югалтмыйча, бүген дөнья мәйданына чыгып бара.
Татар театры турында да нәкъ шуны әйтергә мөмкин. Россия чикләрен каплаган «тимер пәрдә»ләр ачылу белән, милли театр үзенең бер гасырлык мирасын чит ил тамашачыларына да җиткерә башлады. Германия, Финляндия, Төркия, Бөекбритания, Колумбиядә узган уңышлы гастрольләр — бүгенге татар театрының дөньядагы зур тарихлы мәшһүр театрлардан калышмый гына түгел, ә бәлки алар дәрәҗәсендә иҗат итүен исбатлады.
М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры Россия музыкаль театрлары арасында Россия, бөтендөнья һәм татар милли музыка мәдәнияте традицияләрен саклаучы һәм йөртүче коллективларның иң зурларыннан берсе. Театр 1993 елдан бирле ел саен киң күләмле чит ил гастрольләрен үткәрә. Коллектив маршрутлары Голландия, Франция, Швейцария, Австрия, Германия, Бельгия, Дания һәм башка илләр шәһәрләре буенча уза. 1994 елдан башлап театр ел саен Европа илләре буенча (Голландия, Германия, Австрия, Швеция, Швейцария, Люксембург, Португалия, Дания, Франция, Бөекбритания һ. б.) халыкара гастрольләр турнесы уздыра һәм чит ил публикасына 120 дән артык спектакль күрсәтә. Быелның 28 нче февраленнән театр труппасы Нидерланд Корольлегендә гастрольләрдә булды. Турне апрель башында төгәлләнде, чит илләрдә барлыгы 32 спектакль бирелде. Гастрольләрдә солистлар, чакырылган вокалчылар, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры һәм оркестры артистлары катнашты.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры – милли мирасны саклаучы һәм таратучы театр. Театрның туган көне - 1906 нчы елның 22 нче декабре. Бу көнне Казанда беренче тапкыр татар телендә ачык спектакль уйналган. Бүген театр Россиянең иң яхшы милли театрлары исемлегенә керә һәм Русия буйлап уңышлы гастрольләргә йөри, төрки телле илләрдә, Германия һәм Финляндиядә уңышлы чыгышлар ясый.. Әзербайҗан, Англия, Казахстан, Кытай, Финляндия һәм башка чит илләрдә үткән абруйлы театр фестивальләрендә катнаша. 1998 елдан театр Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә “Нәүруз” Халыкара төрки халыклар театры фестивален, 2010 елдан Халыкара театр форумын үткәрә.
Чит илдә яшәүче милләттәшләребез күп телләрдә сөйләшсәләр дә, алар өчен татар теле – иң якын һәм кадерле ана теле ул. Димәк, татар телен читкә кагу милләтеңнән, ата-анаңнан ваз кичү санала.
Читтәге татарларны татар сәнгатендә миллилек югала бару да борчый.
Мәсәлән, Татар дәүләт опера һәм балет академия театры безгә ни өчен татарча спектакльләр алып килми? Чит ил классикларыныкын без монда да карыйбыз, диләр читтә яшәүче милләттәшләребез. Иң кызыгы, бу фикерне татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә әйтә. Мәсәлән, Камал театрының Лондонга килүен әле дә зур вакыйга итеп сөйлиләр. “Сездә кайберәүләрдә татар сәнгатен чит илдә аңламыйлар, дигән ялгыш караш яши”,- диләр алар.
2018 нче елның октябрь ахырында Парижда Ауропа татарлары альянсы (АТА) корылтае узды. Парижга Татарстаннан һәм С.-Петербургтан татар артистлары да барган иде, зур концерт булды. Татар җыры, татар көйләренә зал аягүрә торып кул чапты. 500 кешелек шыгрым тулы залда күбесенчә французлар иде бит. Ә татарлар иллегә якын делегат һәм Татарстаннан килгән кунаклар. Кыскасы, татар сәнгать коллективларының милли концерт-спектакльләр белән ешрак килүен сорыйлар чит илләрдә. Татарларыбыз чит илләрдә төрле җыеннарга милли киемнәрдән килә. Без исә үз Татарстаныбызда, хәтта Сабантуйларына да, европача киенеп барабыз.
“Парижда опера һәм балет театрына кергән идек. Анда “оча торган татар” Рудольф Нуриев турында бик күп китаплар күргәзмәгә куелган. Берсендә Нуриев турында “бию Чыңгызханы” дип язганнар. Чыгыш ясаганда мин: “Чыңгыз хан бөек полководец булган һәм гаскәр белән ярты дөньяны яулап алган. Ә Нуриев исә үзенең рухы, таланты белән бөтен дөнья халкының күңелен яулап алды”, – дидем. Татар үзенең иң асыл сыйфатлары – акылы, таланты һәм эшчәнлеге белән дөньяны яуларга тиеш. Моның өчен милли асылыбызны һәм күркәм сыйфатларыбызны бергәләп сакларга кирәк”,- дип язды шагыйрь Разил Вәлиев. Аның фикере белән һич килешмичә булмый.
Җыр һәм музыка, бию халыкларны дуслаштыра
Җыр һәм биюнең милләте юк. Татар җыр һәм бию сәнгатен дөньяга танытучы иҗат коллективлары арасында аерым урын алып торганнары бар.
1937 елны Татарстан АССРның хөкүмәт карары нигезендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендәхор студиясе – И.В. Грекулов җитәкчелегендәге Дәүләт хор капелласы барлыкка килә. Ярты ел үткәч, ул Татарстан АССРның җыр һәм бию ансамбле итеп үзгәртелә.
Бию төркеме җитәкчесе итеп Питербургта балет мәктәбен төгәлләгән, Казан шәһәре опера театрының балет биючесе Юрий Адольф улы Муко билгеләнә. Сәнгать җитәкчесе һәм хормейстеры З.С. Әхмәтова ансамбльне 22 ел җитәкли. 1991 елдан башлап Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле мөстәкыйль эшли башлый.
Ансамбль оешкач, татар халкының күпгасырлык рухи мирасы, легендалары, аның йолалары, гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, фольклор бәйрәмнәре, милли киемнәре сәхнәгә менде. Шулар нигезендә 50 дән артык югары сәнгати кимәлдәге җырлы-биюле композицияләр төзелде һәм тамашачыга күрсәтелде.
Ансамбль 1960 нчы елдан башлап чит илләрдә чыгыш ясый. 1988 нче елда коллективның Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнүе очраклы түгел. Ансамбль халкыбызның бай мирасын башка халыкларга да танытты һәм зур уңыш казанды. Кытай (1960), Италия (1978), Төркия (1983), Япония (1987), Франция (1996,2 000, 2004, 2014), Бөекбритания (1997), Гыйрак (1997), Алмания, Монголия, Тунис, Кипр, Мальта, Нигерия, Бенин, Сенегал, Чехословакия, Югославия, Маҗарстан, Финләндия һ.б.ил тамашачыларыныж алкышларына күмелде.
Бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстанның “визит карточкасы” булган Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 1999 елда оештырылды. 2002 елдан бирле аны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов җитәкли. Аның таланты, сәхнә эшчәнлегендәге олы тәҗрибәсе, музыка, вокал өлкәсендәге тирән белеме, үз хезмәтенә ихлас бирелгәнлеге, югары дәрәҗәдә эшкә сәләтлелеге, музыкаль уен коралларында виртуоз уйнавы, бар эшне җиренә җиткереп башкару осталыгы, үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге чын мәгънәсендә могҗиза тудырды: бик кыска вакыт эчендә ансамбль республикада гына түгел, чит илләрдә дә татар халкының милли сәнгатен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә алырлык профессиональ коллектив булып формалашты. Ансамбльнең кабатланмас үз йөзе бар. Ул тамашачыларга гасырлар төпкеленнән безнең көннәргә килеп җиткән милли мирасны – татар халкының музыкаль фольклорын – театрлаштырылган тамашалар аша җиткерә. Ул затлы, күркәм, шул ук вакытта гади дә. Аның тамашалары балалар өчен дә, олыларга да, авыл кешесенә дә, зыялы шәһәр тамашачысына да, чит-ят илләрдә гомер кичерүче зәвыклы милләттәшләребезгә дә, татарлар турында ишетеп тә белмәгән чит ил һәм башка милләт вәкилләре өчен дә бер дәрәҗәдә кызыклы, аңлаешлы – йөрәктән чыгып, йөрәкләргә барып җитә. Аның һәр чыгышын бер сулышта, таң калып тамаша кыласың. Һәр программасы фәнни-тарихи фактларга нигезләнеп төзелгән, берничә гасырга чигенеп, борынгы бабаларыбызның яшәешен күз алдына китереп бастыра, халкыбыз, аның үткәне белән горурлану, соклану хисләре уята. Әсәрләрнең формасын сиземләве, аларны техник яктан төгәл һәм сәнгатьчә югары дәрәҗәдә оста башкаруы белән дә җәлеп итә ансамбль. Музыка мохитендә ансамбль үзенең универсальлеге һәм мобильлеге белән аерылып тора: 16 артистның барысы да профессиональ дәрәҗәдә җырлый, бии һәм төрле уен коралларында уйный. Аларның кулларындагы гармун, курай, кубыз, гөслә, саз, сорнай, думбыра, ятаган, җәя моңы күңелнең барлык кылларын тибрәтә, шанлы тарихыбызны гәүдәләндерә, җаннарны җилкетә, тарихи хәтеребезне яңарта. Айдар Фәйзрахмановның төрле авыллардан-төбәкләрдән табылган әсәрләрдәге җитешмәгән ноталарны гаҗәеп оста таба белүе ансамбль репертуарының яңарып торуына, моңарчы яңгырамаган халык көйләренең, татар халкының төрле этник төркемнәре фольклорының туплануына китерә. Бүген ансамбль хәзинәсендә һәрберсе музыкаль гәүһәр булган 150 ләп әсәр бар, аларның саны елдан-ел ишәя. Ә коллективның үзенең яшәү дәверендә куйган концертлар саны инде меңнәр белән исәпләнә. Татар халкының асыл мирасы булган милли моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне, уен-йолаларыбызны торгызып, туплап, янәдән халыкка ирештерүче бу коллектив – дөньяның татарлар яшәүче барлык кыйтгаларында көтеп алынган кунак. Ул Россиянең барлык төбәкләре, якын һәм ерак чит илләр буйлап гастрольләргә чыгып, милли сәнгатебезне пропагандалауга һәм татар музыкаль фольклорын дөньяга танытуга бик зур өлеш кертә, төрле илләрдә республикабызның музыкаль йөзен билгели. Үзенең яшәү дәверендә ансамбль бик күп чит илләрдә чыгыш ясады. Һәр җирдә аны аншлаглар каршылый, тамашачылар бу артистлар белән кабат очрашуны түземсезлек белән көтәләр. Халкыбызның милли хәзинәсе булган музыкаль фольклоры, гореф-гадәтләре сагында торучы, аны бөтен җиһанга яңгыратучы Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең киләчәге өметле. Русиянең Ижау, Мәскәү, Санкт-Петербург,Түбән Новгород, Тольятти, Сембер, Усинск, Самара, Сарытау, Симферополь, Красногорск калалары; Украина, Казахстан, Австрия, Алмания, Литва, Польша, Төркия, Финляндия, Монголия, Тунис, Төрекмәнстан, Чехия, Оман Солтанлыгы, Франция, Голландия, Судан, Италия, Испания, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илләре – бу ансамбльнең гастрольләр картасында көннән-көн артып торган иҗади сәяхәт нокталарының бер өлеше генә.
Сабантуй – милләтебезнең бренды
Көннәр язга авыша башлагач, әти мәрхүм: "Сабан туена да озак калмады", - дия торган иде. Гомеренең соңгы елларына кадәр мәйданда бил алышкан кеше өчен Сабан туе зур вакыйга булгандыр, күрәсең. Күңеле мәйданга ашкынгандыр...
Хәер, авыл халкы өчен элек-электән бу - иң көтеп алынган бәйрәм. Заманалар нинди генә авыр, катлаулы булмасын, көне җиткәч, шагыйрь әйтмешли - "Халык яшел болыннарга күңелен җәеп салган". Бүгенге көндә дә бәйрәмгә әзерлек эшләренә җитди карыйлар: ул берничә атна алдан башлана. Өй юу, каралты-кура тирәләрен җыештыру, камыр ризыклары пешерү, тәм-том әзерләү дисеңме - болар барысы да татар гаиләләрендә бәйрәмгә кадәр башкарыла торган гамәлләр. Хәзер инде Сабан туе милләтара бәйрәмгә әверелде. Хезмәт туе Татарстан авыл-шәһәрләреннән тыш, Россия киңлекләреннән дә чыгып, хәтта чит илләрдә дә үткәрелә башлады. Америка, Англия, Япония, Алмания, Чехия, Кытай, Төркия һ.б. илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә аны бик теләп оештыра.
2016 елның беренче Сабан туе 10 апрельдә Австралиянең Аделаида шәһәрендә узды. Моңарчы ул көнгерәләр илендә декабрьдә үткәрелә иде. "Декабрь ае - студент яшьләрнең имтиханнар бирә торган вакыты. Бу айда Австралиядә икенче бер бәйрәм дә уза, халык туганнарына таралыша, кунакка йөрешә, - ди Аделаида каласында гомер итүче Софья ханым Вәлиева. - Аннары декабрьдә бездә 40-45 градус эссе була, май, июнь айларында исә яңгырлы көннәр башлана. Ә менә апрель - Сабан туе оештырырга менә дигән чор. Татар бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыела. Быелгы бәйрәмебез ифрат күңелле узды. Татарстаннан да кунаклар, татар артистлары килде".
Үткән 2018 нче елда, мәсәлән, дәүләт ярдәме белән 354 Сабан туе бәйрәме булып узды. Аларның 150 се Россия Федерация субъектларында, 117 е Идел буе округында һәм РФ өлкәләрендә,5 се зур шәһәрләрдә, 43е СНГ илләрендә, 39ы Балтыйк буе һәм ерак чит илләрдә узды.
Сабантуй - чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче, аларны туган илебез белән тоташтыручы алтын җеп ул.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ИЛКҮЛӘМ ҺӘМ ХАЛЫКАРА ПРОЕКТЛАРДА ТАТАРСТАН
2018 нче елның 24-26 нчы августында Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре булып узды. Анда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләре, Татарстан дәүләт симфоник оркестры, республикабызның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертлары булып узды. Алар белән бергә бүтән сәнгатькәрләребез дә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Мәскәүдә беренче тапкыр яшь композитор Зөлфия Рәүпованың "Ак бүре" операсы башкарылды. Троекуров зиратында Россиянең халык артисты дирижер Фуат Мансуровка һәйкәл ачу һәм олуг шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу да Мәскәүдә узган Татарстан көннәренең киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткән мөһим вакыйгалары булды.
Моннан тыш Казахстанда, Үзбәкстанда, Словениядә Татарстан Республикасы көннәре булып узды. Республикабыз сәнгать осталарының Мәскәү хакимияте ярдәме белән һәм Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан вәкиллекләре катнашында Мәскәүдә уздырылган "Нәүрүз" төрки халыклар бәйрәмендә катнашуы, "Агыйдел" Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Ашхабад шәһәрендә берьюлы 7 мең тамашачыны сыйдырган халыкара ат спорты комплексында төркмән тулпарына багышланган бәйрәмдә чыгыш ясавы, шул ук коллективыбызның Сочи шәһәрендә "Столица мира" Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивале һәм күргәзмәсендә республикабызны тәкъдим итүе истәлекле булды.
Мәгариф, рәсем сәнгате, театр, кино, китапханәләр, архивлар, музейлар эше белән бәйле халыкара проектлар да шактый киң күләмдә тормышка ашырыла. Онлайн-конференция рәвешендә үткән "Исмәгыйль Гаспралы дөньясы" әдәби укуларында, мәсәлән, Симферопольнең И.Гаспралы исемендәге Кырымтатар китапханәсе, республикабызның Милли китапханәсе, Әзәрбайҗан Республикасының Ф.Кочарли исемендәге балалар китапханәсе катнашты.
Соңгы елларда Татарстан Язучылар берлеге "Евразия" Язучылар берлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул исә ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы белән һәрдаим элемтәдә тора. "Евразия" Язучылар берлеге төрки илләрдәге әдәби журналлары мөхәррирләренең форумын уздыра. Шагыйрь һәм язучыларыбызның Төркия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстанга барып, каләмдәшләре белән аралашып кайтулары эзсез үтми, иҗат багланышлары тагын да ныгый. Билгеле булганча, Татарстан Язучылар берлеге татар китапларын бүтән телләргә тәрҗемә итү буенча да зур эшләр алып бара. Казанның Мәдәният идарәсе белән бергә гамәлгә куелган һәм тормышка ашырылган "Әдәби ишегаллары" проекты шәһәр халкында зур кызыксыну уятты. "Евразия" халыкара Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган Мәхмүт Кашгари исемендәге премияләргә Айгөл Әхмәтгалиева, Айдар Хәлим, Хисаметдин Исмәгыйлевнең лаек булуы, Айгөлнең исә бәйгенең Баку шәһәрендә узган йомгаклау турында 13 төрки ил язучысы арасында икенче урынны яулавы - безнең өчен зур сөенеч һәм горурлык. Төрки әдәбиятны пропагандалауга зур өлеш кертүләре өчен Рафис Корбан, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташның - ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган Мәхтүмколый, Хатыйп Миңнегулов, Лена Шагыйрьҗан, Флера Тарханованың Токтогол медальләре белән бүләкләнүе дә зур дәрәҗә. Шагыйрә Луиза Янсуарның "Белла" Россия-Италия үзәге тарафыннан гамәлгә куелган Б.Әхмәдуллина исемендәге әдәби премиягә ия булуы да әдәбиятыбызның киләчәге өметле булуны күрсәтә.
2.2. Халыкара мөселман киносы фестивале
Казанда уза торган Халыкара мөселман киносы фестивале менә инде ундүрт ел рәттән шәһәребезгә дөньяның төрле илләреннән килгән гомумкешелек кыйммәтләренә дан җырлаган картиналар тәкъдим итә. Милли кыйммәтләребездән иң кадерлесе, һичшиксез 2010 елда ук җиңү яулаган “Бибинур” фильмы турында әйтеп китмичә булмый. Ул елны тулы метражлы фильмнар арасында режиссер Юрий Фетинг төшергән бу фильм җиңүче булды. » “Бибинур” Аяз Гыйләҗевның “ Өч аршын җир” һәм”Җомга көн, кич белән" әсәрләре буенча төшерелгән. Фильмда төп рольне башкаручы-Татарстанның халык артисты Фирдәүс Әхтәмова «иң яхшы хатын-кыз роле» призына ия булды. Аңа бу бүләкне америкалы актер Эдриан Броуди тапшырды
Соңыннан «Бибинур» фильмы "Евразия» VI Халыкара кинофестивалендә (Казахстан) - жюриның «Кинода яңа исем ачкан өчен" махсус призына, Нью-Йоркта Евразия киносы фестивалендә”Тамашачылар мәхәббәте” призына ия булды һәм “Иң яхшы хатын-кыз роле өчен” номинациясендә җиңү яулады. «Лучезарный Ангел» VIII Халыкара кинофестивалендә (Мәскәү шәһәре) - шигърилек һәм милли үзенчәлеклелек, Франциядәге Россия киносы фестивалендә (Гофлер шәһәре) - фестивальләрнең “иң яхшы сценариесе” һәм “иң яхшы режиссурасы” номинацияләрендә, фестивальләр фестивале «Көмеш грифон»да (Санкт-Петербург шәһәре), XVII Россия «Әдәбият һәм кино» кинофестивалендә (Гатчина) - «Иң яхшы режиссура өчен»призларын яулады.
Кинокартина 32нче Мәскәү халыкара кинофестивалендә, Монреальдә халыкара кинофестивальдә, Һиндстанда халыкара кинофестивальдә, Таллинда «Кара төннәр» халыкара кинофестивалендә катнашты.
2.3. Татар опера җырчылары дөнья сәхнәләрендә
Татар җырчылары дөньяның иң зур сәхнәләрендә чыгыш ясый, татар композиторларының көйләре дөньякүләм мәйданнарда яңгырый. Татар көенең никадәр моңлы икәнен, миллилеген ассызыкласак, татар җырының киң таралуына гаҗәпләнәсе юк.
Татар опера сәнгате дөньяның атаклы Ла Скала, Вена операсы, Метрополитан Опера сәхнәләрен тотып торучы җырчыларны бирде. Алар арасында Альбина Шиһиморатова, Аида Гарифуллина, Рузил Гатин, Венера Гимадиева кебекләр бар.
Зальцбургта триумфаль дебюттан соң, Альбина Шаһиморатовага дөньяның эре опера сәхнәләре кызыксыну белдерә башлады. Солистка сыйфатында Альбина Шаһиморатова «La Scala» (Милан), «Metropolitan Opera» (Нью-Йорк), «Лос-Анджелес операсы», «Сан-Франциско операсы», «Чикаг лирик операсы», «Covent Garden» (Лондон), Венской дәүләт операсы, «Хьюстон Grand Opera», Берлиндагы Алман операсы, Англиядә Гндебор фестивалендә чыгыш ясый.
Җырчының иҗади тормышы Джеймс Конлон, Зубин Мета, Патрик Саммерс, Рафаэль Фрюбек де Бургос, Петер Шнайдер, Адам Фишер, Владимир Юровский, Антонино Фольяни, Робин Тиччиати, Валерий Гергиев, Владимир Спиваков кебек танылган дирижерлар белән хезмәттәшлектә.
2013 елның августында Аида Гарифуллина «Арена ди Верона» сәхнәсендә Опералия-2013 конкурсанткасы буларак чыгыш ясады. Ул бу бәйгенең беренче премиясенә лаек була. Конкурста башкарган арияләре: Нанеттлар («Фальстаф»), Кар кызы («Кар кызы»), Сюзанна («Фигаро туе»), Джульетта («Монтекки һәм Капулетти» Беллини). Пекиндагы концертта Пласидо Доминго белән уртак чыгыш ясый. 2013 елның 5 декабрендә Торонтода Италия теноры Андреа Бочелли белән “Дэвид Фостер һәм дуслар” хәйрия гала-концертында җырлый. 2013 елның 30 октябрендә Хосе Каррес һәм Пласидо Доминго хәйрия концертында чыгыш ясады. 2014 нче елдан Аида Гарифуллина Вена операсы солисткасы булып тора.
Узган гасырның икенче яртысында иң эре композиторларның берсе һәм дөньяда хәзерге вакытта музыка иҗат итүче иң танылган хатын – кызларның берсе - София Гобәйдуллина. Чистай кызы күптән Германиядә яши, әмма Ватан белән элемтәләрне югалтмый — Казанда аның исемендәге Заманча музыка үзәге эшли.
2005 елда Казанның меңьеллыгына багышланган дөньякүләм турне үткәрә. 2013 елда 82 яшьлек композитор Лондондагы сәясәт һәм рухияткә багышланган " The rest is noise» фестивалендә катнашты. 2011 нче елда Казанда София Гобәйдуллина патронажлыгында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры көче белән ел саен үткәрелә торган заманча музыка фестивале - “Конкодорияга” нигез салынды, анда танылган Россия һәм чит ил композиторлары, башкаручылары чыгыш ясый.
2.4. Татар җырында - “Үзгәреш җиле”
Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча башкарыла. Фестиваль концертлары М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында узалар.Фестиваль татар мәдәниятендә яңа сүз булды. Төп максат – татар музыкасы белән дөнья аренасына чыгу. Фестивальнең концепциясең төзегәндә, конкурсның ярышу принцибыннан баш тартып, татар җырының бар аһәңен күрсәтү алгы планга куела.
«Үзгәреш җиле»нең киләчәк эшчәнлеге татар җырын россиякүләм һәм халыкара мәйданга чыгару юнәлешендә алып барылачак”, - диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның фестиваль хәрәкәтен сәламләү сүзләрендә. Шушы максатлардан Татарстандагы һәм дөньяның татарлар яшәгән башка төбәкләрендәге җырчылар белән бергә Россиянең һәм чит илләрдәге җырчылар да чакырыла. Фестивальнең вокал буенча педагогы Ксения Коробкова икенче ел рәттан татарның озын көйләрен башкара. Былтыр итальян җырчысы Лючи Кампети “Әпипә” белән шаккатырган иде. Солистларының икесе ярымтатар җырчылары булган “Jukebox trio” төркеме дә “Ком бураны” татар халык җыры белән фестиваль вакыйгасы булдылар.
Быел “фестиваль вакыйгасы” дип “Accent” халыкара музыкаль төркемен атый алабыз. Төркемнең исеме акцент булып яңгыраса да, егетләр бер акцентсыз татарча чиста итеп “Каз канаты”н һәм “Әллүки”не башкардылар.
2019 елда “Үзгәреш җиле” фестивале концерты Америкада үткәреләчәк. Бу хакта Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Ветер перемен” документаль фильмын тәкъдим итү тантанасында Венера Ганиева хәбәр итте.
“Без Америкага җыенабыз. Карнеги-холлда “Үзгәреш җиле” фестиваленең иң яхшы әсәрләреннән төзелгән концерт планлаштырыла. Америка да, Европа да безнең татар җыры турында ишетәчәк әле”, - диде танылган җырчы.
2.5. “Созвездие – Йолдызлык” фестивале – Татарстан бренды
Татарстан Республикасында тискәре социаль күренешләргә каршы көрәш стратегиясе эшләнде һәм инде 20 ел уңышлы гамәлгә ашырыла. Бу эш "Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенә Татарстандагы балаларны, яшүсмерләрне һәм яшь егет-кызларны актив җәлеп итү аша да башкарыла.
2003 елдан башлап Татарстан Республикасының тышкы икътисадый элемтәләр департаменты ярдәме белән, һәм, Татарстан Республикасы һәм Украина сәүдә-икътисадый һәм мәдәни килешүен гамәлгә ашыру кысаларында, Кырымда «Йолдызлык» ның беренче иҗади сменалары оештырылды. Шул вакыттан бирле җәйге иҗат сменалары традициягә әйләнде.
Яшьләр арасында фестиваль хәрәкәтенең популярлыгы турында ТНВ спутник телеканалында сайлап алу турларының трансляциясе сөйли. «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең телевизион аудиториясенә 2005 елдан алып фестивальнең Гала-концертлары тәгъдим ителә. Бу Россия, якын һәм ерак чит ил территориясендә яшәүче телевизор караучыларны Татарстанның мәдәни яшьләр инициативалары белән таныштыра. Инде 2006 елда ук Гала-концертны турыдан-туры трансляцияләү телевизион аудиториясе 31 миллион кеше тәшкил итте.
2015-нче елда Казанда Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә БДБ илләре башлыклары саммиты ачылды. Ил башлыгы «Созвездие-Йолдызлык»хәрәкәтенең иҗади потенциалын югары бәяләде. Саммит кысаларында БДБ илләре башкарма комитеты «Созвездие-Йолдызлык» проектын иҗади сәләтле яшьләрен берләштерү өлкәсендә өстенлекле юнәлеш дип таныды. Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» проекты Санкт-Петербургта узган Зур «Сигезлек» башлыклары очрашуында тәкъдим ителгән Россиянең иң яхшы 40 иҗтимагый проекты арасына керде. БДБ Башкарма комитеты тарафыннан Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык " проекты «БДБ йолдызлыгы» берләштерелгән халыкара телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең нигезен тәшкил итте.
2012 нче елда ТЮРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы "Созвездие-Йолдызлык»фестивале кысаларында махсус бүләген булдырды.
Йолдызлыкчылар су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын, 2013 нче елгы Универсиаданы, 2018 нче елгы футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруга зур өлеш керттеләр . Фестиваль үзен Татарстан Республикасының төп яшьләр иҗади бренды буларак тәкъдим итте. Чараларның күңел ачу программасының шактый өлешен «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре концертлары тәшкил итте.
"Созвездие-Йолдызлык" фестивале ЮНЕСКО Комиссиясенең истәлекле медале белән бүләкләнде. "Созвездие-Йолдызлык" ЮНЕСКО патронаты астында уза торган беренче яшьләр хәрәкәте булды.
2017 елның 12 ноябрендә Татарстанның атказанган артисты, Казан консерваториясе һәм РАТИ-ГИТИСны тәмамлаган, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе Рузил Гатин Миландагы (Италия) «Ла Скала» театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Татарстан егете Дж операсында Альмавива графы партиясен башкарды. Рүзил Гатинга «Созвездие-Йолдызлык» сәхнәсенә бала чагында килә, анда, проектның барлык биеклекләрен яулап, 2003 елда Гран-при яулый.
Рузил Гатин халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты, шул исәптән «Иртәнге йолдыз» (Мәскәү, 2003), «Vissi d ' arte» (Прага, Чехия, 2015), AsLiCo (Комо, Италия, 2016) опера җырчылары конкурсы һ.б . Ул 2015 елда Словакия Милли операсына солист сыйфатында чакырылган иде. 2016 елда AsLiCo (Италия) оешмасы проектында катнашты. Дж.Пуччининың “Турандот” операсында Панга ролен башкарды, илнең 23 шәһәрендә чыгыш ясады (Комо, Реджо-Эмилья, Болонья, Парма, Бергамо, Милан, Рим, Неаполь һ.б.). 2017 елда шулай ук Россининың "Золушка” операсында Дон Рамирның партиясен башкара. Спектакльләр Бреший һәм Кремонда узды, ә инде алда — Италиянең Бергамо, Павия һәм Комо шәһәрләре.
Фестиваль Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан консерваториясе һәм ГИТИСны тәмамлаган Айдар Сөләйманов язмышына да зур йогынты ясады. Аның иҗади биографиясе һәм иҗтимагый эше “Созвездие-Йолдызлык” белән тыгыз бәйләнгән. Айдар бәйгенең зона һәм республика этапларында күп тапкырлар лауреат һәм җиңүче булды. 2007 елда ул «Вокал-соло» номинациясендә I урынны яулады. 2009 елда «Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе булды. Ул - яшь талантлар фестивале ачышы.
Айдар Сөләйманов "Үзгәреш җиле" фестиваленең лауреаты булып тора. 2014 елда ул республиканы "Тюрквидение" халыкара телевизион җыр конкурсында тәкъдим итте. Әлеге чара "Евровидение"нең аналогы булып тора. Айдар татар җыры данын яклап, бәйгенең этапларын лаеклы үтте һәм икенче урынны яулады.
"Созвездие-Йолдызлык" фестивале катнашучылары актив иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнәләр. Мондый талантлар артында Татарстанның гына түгел, дөнья сәнгатенең киләчәге дә дип кыю рәвештә әйтергә мөмкин.
ЙОМГАК
2010 елда Истанбулда ТӨРЕКСОЙ әгъзасы булып торучы илләр шәһәрләренең ел саен берсен төрки дөнья башкаласы дип игълан итү турында карар кабул ителгән иде. Шул вакыттан матур традициягә нигез салынды, иҗат әһелләренең, җәмәгатьчелекнең мәдәни багланышларны киңәйтүгә, халыкара мәдәни проектларда бергәләп катнашу теләген үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлегенә яңа этәргеч бирелде. Төрки халыкларның уртак тамырларын барлавы, һәр халык өчен газиз, кыйммәтле рухи хәзинәләргә нигезләнеп берләшүе, һичшиксез, Евразиянең мәдәни мохитен тагын да баету мөмкинлеге тудырачак.
2014 нче елда Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителгән иде. Бу, әлбәттә, Татарстанның, аның башкаласы Казанның халыкара мәдәни багланышлар үсешенә керткән өлешен тану күрсәткече.
Югарыда сөйләнгәннәрдән чыгып та, татарның дөнья сәхнәләрен тотып тора алырлык талантлары, милли-мәдәни байлыклары барлыгына инандык. Милләтебезне һәм телебезне саклыйк дисәк, үтә тыйнаклыгыбызны бер читкә куеп, шул байлыгыбызны зур мәйданнарга чыгарыйк. Татарстанның киләчәге – безнең кулларда!
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
Әдәби чыганаклар максатында Интернет- порталлардагы публицистик материаллар файдаланылды. Шулай ук М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге академия театры, Татарстан җыр һәм бию ансамбле һ.б.ның шәхси сайтларындагы материаллар файдаланылды.