СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

" Г.Тукай һәрвакыт безнең күңелләрдә." Зурлар- катнаш төркеме өчен бәйрәм кичәсе.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кичә Г.Тукай иҗатына багышланган. Балалар төрле әкият геройлары булып катнашалар. Г.Тукай иҗат иткән шигырьләрне, әкиятләрне, җырларны сөйлиләр, җырлыйлар.

Просмотр содержимого документа
«" Г.Тукай һәрвакыт безнең күңелләрдә." Зурлар- катнаш төркеме өчен бәйрәм кичәсе.»

Татарстан Республикасы Биектау Муниципаль районы

Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасы











Тема: Г.Тукай һәрвакыт безнең күңелләрдә.



















Зурлар катнаш төркеме тәрбиячесе: Асылгариева АльбинаАльфред кызы.

Музыка җитәкчесе: Сафиуллина Лилия Альберт кызы


Апрель 2015 ел

5-6 яшьлек балалар өчен Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә сценарие.  Рольләрдә катнашалар: Балалар: малай, күбәләк, кыз, Гали, кәҗә, сарык, әни, карак малай – (мәктәпкә әзерлек төркеме). Ел фасыллары – көз, җәй, кыш, яз – (өлкән яшьтәге балалар). Курчак белән биюче кызлар – (уртанчылар төркеме). Тәрбиячеләр: Шүрәле, Су Анасы. (Кичәдә катнашкан һәрбер персонаж залда урын ала бара)

Сәхнәдә Г.Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәрдән выстовка куелган.

  «Туган тел» көе яңгырый.   Алып баручы:Хөрмәтле балалар, Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап – гөрләп яз ае апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.

Телсез идек – Тукай телле итте,

Җырсыз идек – Тукай җырлы итте.

 Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

Әйе, сөекле Тукаебызны бер дә истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

Сәхнәгә күбәләк (кыз) очып керә. Аның артыннан малай керә, күбәләкне куа, тотмакчы була. Шигырь “Әйт әле, күбәләк”



Малай: Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсын син ничек?

Ничек соң томышың?

Ничек көн күрмешен?

Сөйләп бирче тезеп –

Табаламсың ризык?

Күбәләк: Мин торам кырларда

Болында урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә…

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

Малай: Ярар, күбәләк, тимәм. (Китә)

 Күбәләк чәчәктән чәчәккә “очып” йөри. Залга кыз бала(Земфира) керә.  Кыз: Нинди матур күбәләк!.. (Бергә уйныйлар)  “ Шүрәле” балетыннан Шүрәле музыкасы яңгырый. Залга үкереп Шүрәле керә, бии башлый. Күбәләк куркып “очып” чыгып китә, ә кыз агачлар артына кача. Ләкин Шүрәле аны күреп ала.

Шүрәле(Чулпан) Әй, сылу кыз, кил әле

Бер биеп күрсәт әле!

Кыз: Була ул!..

Кыз татар халык биюе башкара.

Шүрәле: Ә хәзер килче бире, уйныйк бергә кети-кети!

Кыз: Әйдә соң, уйныйк бергә. Ләкин син әйткән уенны түгел. Әйдәгез әле балалар Г Тукайның яратып уйнаган “кәрия- Зәкәрия” уенын уйнап җырлап алыйк әле. Аннары икәү балалар бакчасына, Тукай абыйның иҗатына багышланган кичәгә барырбыз.



Кәрия зәкәрия уены

Шүрәле: Нинди Тукай? Кем соң ул?

Кыз: Синең турында язган Тукай! Әйдә, тизрәк, барыйк

Ачачлар арасыннан йөриләр, бакчага килеп җитәләр.

Кыз: Исәнмесез, балалар!

Шүрәле: Мин дә бәйрәмгә килдем, үзем белән Тукай китабын да алып килдем!

Әнә, аның геройлары да килә…Музыка астында кәҗә(Райнур) белән сарыкны( М. Булат) “җигеп” Гали (Х. Ранил) керә.Райнур Кәҗә: Килдек сезгә кунакка

Балалар бакчасына. Тукай китапларын алдык Галинең акчасына! (Көлешәләр)   Алып баручы: Рәхмәт инде, Кәҗә дус! Әйдә, түргә үтегез. Безнең белән бергә-бергә Бераз бәйрәм итегез!   Шигырь “Гали белән Кәҗә”   Сарык: Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән. Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән. Гали аны печән белән кунак итә. Кәҗә рәхмәт әйтә, сакалын селкетә. (Гали кәҗәгә “печән” бирә, кәҗә башын селки)  Алып баручы: Әнә тагын кемдер килә, ахрысы…Бу бит Габдулланың яраткан көчеге килә!  Музыка астында эт белән уйнап бала керә. Эт тезләнеп утыра.   Шигырь “Кызыклы шәкерт”  Бала: Әйдәле, Акбай, өйрән син, Арт аягың берлә тор. Аума-аума, туп-туры тор, Төз утыр, яхшы утыр.   Эт: Ник газаплыйсың болай син? Мин бит әле кечкенә, Мин туганга тик ике айлап Булыр я өч кенә.   Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, Минем уйныйсым килә. Шул болыннарда ятасым, Шунда ауныйсым килә.   Бала: – Ах, җүләр маэмай, тырыш яшьләй. Зурайгач җайсыз ул! Картаеп каткач буыннар Эш белү уңайсыз ул!   Алып баручы: Дусларым, әйдәгез, Тукай әсәрләрен искә төшерүне дәвам итик.   Музыкага ел фасыллары керә. Уртага басалар.   Земфира:Яз: Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде, Елап елгалар, яшьләр түгелде. Көннәр озая, төннәр кыскара – Бу кайсы вакыт, я, әйтеп кара?! (Балалар җавап бирәләр: “ЯЗ”) Раилә:Җәй: Ашлыклар үсте, башаклар пеште, Кояш пешерә, тиргә төшерә. Халык ашыга, китә басуга, Урагын ура. Бу кайчан була? (Балалар җавап бирәләр: ҖӘЙ”)   Нинель:Көз: Кырлар буш кала, Яңгырлар ява. Җирләр дымлана, Бу кайчан була? (Балалар җавап бирәләр: “КӨЗ”)   Х.Раниль:Кыш: Һәр җир карланган, Сулар бозланган. Уйный җил, буран. Бу кайчан, туган? (Балалар җавап бирәләр: “КЫШ”)   Алып баручы: Беләсез икән! Тукай абыегыз һәр ел фасылын яраткан, шуңа багышлап “Ел фасыллары” шигырен язган.



Әйдәгез Ногманова Диләрәне тыңлап карыйк әле. Ул безгә Г.Тукайның “Туган авылым” шигырен сөйләп күрсәтер.

Шигырь “Туган авылым”

Нәни Габдулла әнисен хәтерләми. Апалары сеңелләрен йоклатканда бишек җыры җырлауларын тыңларга ярата торган булган. Шулай итеп, бишек җырын иҗат иткән.   “Бишек җыры”на кызлар курчаклар белән бииләр



Алып баручы: Сез дә үсеп җиткәч шулай балаларыгызны йоклатырсыз…

А.Б.Г Тукай кошлар турында да бик күп шигырләр язган .Фирүзә безгә Г.Тукайның “карлыгачым” шигырен сөйләп күрсәтер.



“Су анасы” музыкасы яңгырый



Алып баручы: Дуслар, нишлибез, су анасы килә?!Залга су анасы керә.

Су анасы Эх… Бәйрәм тамамланып та киләме әллә, минем рәхәтләнеп шигырьләр тыңлыйсым килә иде…

Алып баручы: Тыңла, Су анасы, безнең балалар бик күп шигырьләр беләләр!

Шигырьләр сөйләү.Зәкия Туфайлова “Тукай абый”

Земфира:Әле укый белмәсәк тә

Туган телне җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге

Иң гүзәл бер җыр дибез.

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап

Телләребез ачыла.

“Су анасы” , “Шүрәлеләр”

Безнең дуслар барысы да!

Мөдәррис Әгъләмов “Тукай көне”

Азалия:Илдә кояш, җирдә кояш

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Тукай көне безнең бәйрәм.

 Шәүкәт Галиев “Тукайга” Нияз:Тормышыңда бәйрәмнәр аз булганга – Тартым белән тулган көннәрең. Шуңа, ахры, искә алынмыйча Үткән синең туган көннәрең.   Зәринә6Син күрмәгән яңа буын килде Котлап бүген туган көнеңдә. Киләчәккә барган улларыңнан Ишетәсең туган телеңне.  А.Б. Су анасы сиңа ошадымы? Су анасы: Ошады, балалар. Ә сез беләсезме, Габдулла Тукайның иң яраткан уены нинди булган? Балалар: “Ачык авыз” Су анасы: Әйе, әйдәгез, без дә шул уенны уйнап алабыз!  Уен “Азык авыз” Балалар икешәрләп (аллы – артлы) түгәрәккә басалар. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач, артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөриләр. Көй туктагач, тиз генә парлашып басалар. Парсыз калган бала “ачык авыз” була.  Залга бала белән әни керә.

\



  Бала(Камил): Әни, әни, алтын тарак таптым. Сусадым, ардым, әни. Мин бик озак чаптым… Су анасы: Бу бит минем алтын тарак, бир! Бая көндез улың урлап качты, карак!!! Әни: И балам, балам! Кеше әйберенә тияргә, сорамыйча алырга ярамый. Бала Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым. Я иясе юк дип әйберләргә тими башладым. Әни: Мә, Су анасы ал тарагыңны, безне гафу ит. Алып баручы: Менә, нәни дусларым, без Габдулла Тукайның бик күп әсәрләрен искә төшердек. Шигырьләрен, әкиятләрен яхшы беләсез икән. Ә хәзер тагын бер кат сынап карыйм әле үзегезне, таныйсызмы икән ул әсәрләрне?!.  (Әкият, шигырь рәсемнәре күрсәтелә.)  Алып баручы: Менә, дусларым, нинди күңелле кичәбез ахырына да җитте. Халкыбызның Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры белән кичәбезне тәмамлыйбыз. Туган тел җыры башкарыла.