“Кунак ашы – кара - каршы“ әкиятенә таянып эшләнде.
“Яхшылыкка – яхшылык”
Ике яктан кәрзин тоткан ике кыз җырлап чыгалар
Сания: Уймак кебек кәрзинемне
Бүләк итте әтием.
Айгөл: Уку алдынгысы диеп
Мактый мине әнием.
Бергә: Әтигә, әнигә
Җиләк җыям кәрзингә (2 тапкыр)
Сания: Айгөл, дустым, күр әле
Җиләге дә җиләге
Айгөл: Кәрзиннәребез тулса,
Безгә бит билет була.
Бергә: Әтигә, әнигә
Җиләк җыям кәрзингә (2 тапкыр)
Айгөл: Ничек күп җыйганнар диеп
Әти-әни шаккатыр.
Сания: Безнең кызлар уңган диеп
Шаккатыр, тел шартлатыр
(кызлар җиләк җыялар, аланлыкка Куян чыга)
Куян: Кызлар, гүзәлкәйләр!
Өемә зур бәла килде,
Нәниләрем чирләп китте.
Мескенкәйләр елыйлар,
Җир җиләге сорыйлар.
Сания:
Кит син Куян, хәзер үк.
Айгөл: Тукта әле, Сания,
Кырт кисәргә ашыкма.
Куянга ярдәм итик,
Җиләгебезне бирик.
Балаларына илтсен
Тизрәк шифасы тисен.
(кәрзинен Куянга бирә)
Куян: Рәхмәт сиңа , мәрхәмәтле кыз.
Сания: Театр юк сиңа Айгөл!
Ни дип җавап бирерсең?
Буш кул белән өегезгә
Ничек кайтып керерсең?
Айгөл: Мин бит яхшылык кына эшләдем, нәни куяннарга ярдәм иттем. Хәзергә сау бул!
Сания: Дус булып йөрим тагын үзең белән!
Айгөл: Йөрмә соң!
(Айгөлләрнең өй күренеше)
Айгөлнең әнисе: Җиләк тә юк, кәрзинең дә,
Ни булды балакаем?
Айгөл: Ачуланма, әнием!
Уймак кебек кәрзинемне
Җиләк белән тутырдым,
Балаларын терелтергә
Куянкайга калдырдым.
(әтисе кызын кочаклап ала)
Айгөлнең әтисе: Минем кызым булдырган
Менә ничек зур үскән.
Яхшылыклар, изгелекләр
Безнең тәрбиядән күчкән.
Менә, кызым, акча. Бар, билетка йөгер.
(кереп китәләр. Санияләрнең өй күренеше)
Саниянең әтисе: Карале кызым кәрзинеңне җиләк белән тутырып кайткансың бит. Ә Айгөл бөтенләй җыя алмадымыни? Кулында кәрзине дә күренмәде.
Сания: Җиләк җыеп бетергәч,
Бер Куян елап килде.
Балаларым авырый
Җиләк бирегез, - диде.
И, Айгөл җүләр икән
Ышанды шул Куянга.
Җиләк тулы кәрзинен
Калдырды ул урманда.
Саниянең әтисе: Әй, кызым,кызым. Син дөрес эшләмәгәнсең, авыру куяннарга җиләгеңне кызгангансың.
Сания: Я, ярый әти, акчаңны гына бир дә, курчак театрына билетлар беткәнче алып калырга кирәк.
Саниянең әтисе: Бернинди театр да юк,
Минем рөхсәттән башка.
Миһербансыз кыз үстергәнбез,
Гаебеңне таны башта.
(чыгып китәләр, Куян балалары белән керә, кулларында җиләк белән кәрзин)
Куяннар биюе.
Куян баласы: Рәхмәт сиңа, юмарт кыз.
Җирдә ятмый изгелек.
Яхшылыкка – яхшылык дип,
Җир җиләге китердек.
Әни Куян: Нәниләрем кәрзин үрде
Бүләк итеп үзеңә.
Мәрхәмәтле кыз икәнсең,
Колак салдың сүземә.
Әллә – ли, әллә – ли
Колак салдың сүземә.
Куян баласы: Җәйнең матурлыгы синдә
Охшагансың чәчәккә.
Көзләр җиткәч бергәләшеп
Озатырбыз мәктәпкә.
Әллә – ли, әллә – ли
Озатырбыз мәктәпкә.