СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Иж- Бубый мәгърифәтчеләре .

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Иж- Бубый мәгърифәтчеләре .»

 Ризаэддин Фәхреддин укулары   Башкарды : Ногманова Миләүшә Сәлим кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы “ Әгерҗе шәһәре 4 урта гомуми белем бирү мәктәбе”  Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе  

Ризаэддин Фәхреддин укулары

  • Башкарды : Ногманова Миләүшә Сәлим кызы,
  • татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы
  • Әгерҗе шәһәре 4 урта гомуми белем бирү мәктәбе”
  • Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе  
  Тема : Иж- Бубый мәгърифәтчеләре   Эшемнең - максаты: Иж- Бубый авылының танылуына төп сәбәпче- татарның атаклы мәгърифәтчеләре Нигъмәтуллин Бубиларның педагогик эшчәнлеген өйрәнү һәм аларның татар җәмгыятен үстерүдәге ролен ачыклау

Тема : Иж- Бубый мәгърифәтчеләре

Эшемнең - максаты: Иж- Бубый авылының танылуына төп сәбәпче- татарның атаклы мәгърифәтчеләре Нигъмәтуллин Бубиларның педагогик эшчәнлеген өйрәнү һәм аларның татар җәмгыятен үстерүдәге ролен ачыклау

 Мәдрәсә - мәгърифәт учагы     Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостенең Иж-Бубый авылында 1781 нче елда оеша.Бубыйларның бабалары Нигъмәтулла Монасыйп улы дүртенче хәзрәт булган булса,алтынчы имам итеп, Габделгалләм Нигъмәтуллин сайлана .  .

Мәдрәсә - мәгърифәт учагы

Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостенең Иж-Бубый авылында 1781 нче елда оеша.Бубыйларның бабалары Нигъмәтулла Монасыйп улы дүртенче хәзрәт булган булса,алтынчы имам итеп, Габделгалләм Нигъмәтуллин сайлана .

.

Мәдрәсә тормышында яңалыклар Искечә укырга гадәтләнгән шәкертләрне  тиз генә тәртипкә кую , аларның һәр искене изге саный торган аталарын яңача укытуга риза итү  мөмкин булмаганлыктан, үзгәрешне сиздермәс өчен,  Бубилар бик сак эш итәләр.

Мәдрәсә тормышында яңалыклар

  • Искечә укырга гадәтләнгән шәкертләрне
  • тиз генә тәртипкә кую , аларның һәр
  • искене изге саный торган аталарын яңача укытуга риза итү
  • мөмкин булмаганлыктан, үзгәрешне сиздермәс өчен,
  • Бубилар бик сак эш итәләр.

 “ Иске китапларны акрын-акрын чыгарырга, вә яңа китаплар белән яңа фәннәрне ипләп-ипләп кенә кертергә керештек, шулай итеп шәкертләрне акрынлап яңа китаплар белән яңа фәннәргә гадәтләндердек,вә 6-7 ел арасында үзебез теләгән үзгәрешне тәмам ясап җиткердек.”,- дип яза кабат истәлекләрендә Габдулла Буби

  • Иске китапларны акрын-акрын чыгарырга, вә яңа китаплар белән яңа фәннәрне ипләп-ипләп кенә кертергә керештек, шулай итеп шәкертләрне акрынлап яңа китаплар белән яңа фәннәргә гадәтләндердек,вә 6-7 ел арасында үзебез теләгән үзгәрешне тәмам ясап җиткердек.”,- дип яза кабат истәлекләрендә Габдулла Буби
1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерым фәннәр укытыла: психология, педагогика алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. Фәлсәфә, логика, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә.   гарәп, фарсы, төрек, рус, француз телләре, тарих, политэкономия, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина,

1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерым фәннәр укытыла:

  • психология, педагогика алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. Фәлсәфә, логика, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә.

  • гарәп, фарсы, төрек, рус, француз телләре, тарих, политэкономия, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина,

 Беренче кызлар мәктәбе  Иж- Бубый авылында Рәсәйдәге мөселман хатын- кызлар өчен иң беренче уку йортларыннан кызлар мәдрәсәсе ачыла.Аның белән Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларның кыз туганы Мөхлисә Буби идарә иткән. Ә абзаларының җәмагатьләре- Нәсимә һәм Хөснифатыйма дәрес бирәләр .

Беренче кызлар мәктәбе

Иж- Бубый авылында Рәсәйдәге мөселман хатын- кызлар өчен иң беренче уку йортларыннан кызлар мәдрәсәсе ачыла.Аның белән Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларның кыз туганы Мөхлисә Буби идарә иткән. Ә абзаларының җәмагатьләре- Нәсимә һәм Хөснифатыйма дәрес бирәләр .

Мәдрәсәдә тәрбия эше  Мәдрәсәнең бай китапханәсен татар, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрендәге әдәби әсәрләр ,Рәсәйдә һәм чит илләрдә басылган күптөрле газета- журналлар тәшкил итә. Шәкертләргә, спорт белән шөгыльләнү өчен ,махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгы да була.  Русиянең төрле почмакларыннан мәдрәсәгә укырга яшьләр килә. 1908-1911 елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала.Шәкертләрдә милли хис, хөр фикер, милли горурлык тәрбияләү мәдрәсә эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән була.

Мәдрәсәдә тәрбия эше

Мәдрәсәнең бай китапханәсен татар, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрендәге әдәби әсәрләр ,Рәсәйдә һәм чит илләрдә басылган күптөрле газета- журналлар тәшкил итә. Шәкертләргә, спорт белән шөгыльләнү өчен ,махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгы да була.

  • Русиянең төрле почмакларыннан мәдрәсәгә укырга яшьләр килә. 1908-1911 елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала.Шәкертләрдә милли хис, хөр фикер, милли горурлык тәрбияләү мәдрәсә эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән була.
Мәдрәсә ябылу   Иж- Бубый мәдрәсәсе 1911 нче елның гыйнварында , Рәсәй хөкүмәтенә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп, яптырыла.Мәдрәсә таратылгач, кызлар мәктәбе дә ябыла. Мөхлисә Троицк шәһәренә китә. Анда кызлар урта мәктәбендә укыта., аның шөһрәте бөтен Россиягә тарала. Мөхлисә абыстай 1917-1937 нче елларда казыя вазифаларын башкара.Халыкка тәрбия, гыйлем бирү өчен җанын- тәнен аямыйча көрәшүчеләрнең берсенә әверелә. Диния нәзарәтендә хезмәт иткән вакытта кулга алына һәм үлемгә хөкем ителә.

Мәдрәсә ябылу

  • Иж- Бубый мәдрәсәсе 1911 нче елның гыйнварында , Рәсәй хөкүмәтенә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп, яптырыла.Мәдрәсә таратылгач, кызлар мәктәбе дә ябыла. Мөхлисә Троицк шәһәренә китә. Анда кызлар урта мәктәбендә укыта., аның шөһрәте
  • бөтен Россиягә тарала. Мөхлисә абыстай 1917-1937 нче елларда казыя вазифаларын башкара.Халыкка тәрбия, гыйлем бирү өчен җанын- тәнен аямыйча көрәшүчеләрнең берсенә әверелә. Диния нәзарәтендә хезмәт иткән вакытта кулга алына һәм үлемгә хөкем ителә.
Бубилар язмышы  Гобәйдулла Буби исә Уфага күчә.  1912-1924 нче елларда төрле мәктәпләрдә физикаһәм география укыта.1924-1926нчы елларда Казан авыл хуҗалыгы техникумында эшли. Үзбәкстанда берничә ел мәктәп директоры була.

Бубилар язмышы

Гобәйдулла Буби исә Уфага күчә.

1912-1924 нче елларда төрле мәктәпләрдә физикаһәм география укыта.1924-1926нчы елларда Казан авыл

хуҗалыгы техникумында эшли.

Үзбәкстанда берничә ел мәктәп директоры була.

Габдулла Буби  Габдулла Буби,1913 нче елда төрмәдән азат ителгәч, гаиләсе белән Кытайга күчеп китә, анда “ Нур” мәктәбен оештыра. 1918 нче елда туган авылында педагогик эшчәнлеген дәвам итә.

Габдулла Буби

  • Габдулла Буби,1913 нче елда төрмәдән азат ителгәч, гаиләсе белән Кытайга күчеп китә, анда “ Нур” мәктәбен оештыра. 1918 нче елда туган авылында педагогик эшчәнлеген дәвам
  • итә.
Йомгак  Буби биредә алдынгы уку ысулларын кертүгә, урыс телен өйрәтүгә ирешкән.  Бубый мәдрәсәсенең данын еракларга тараткан төп сәбәп-биредә дин гыйлеме белән беррәттән ,дөньяви фәннәр укытылу.Мәдрәсәнең ике уку бинасы, гомуми тулай торагы,бай китапханәсе, җиһазландырылган спорт мәйданчыгы булган.  Кызлар мәдрәсәсе “ Дәрелмөгаллимат” , ирләрнеке “ Дәрелмөгаллимин” дип йөртелгән.  Бубый мәдрәсәсен тәмамлаучы һәркем “ укытучы” таныклыгына ия булган.  Мәдрәсәдә 15-20 төрле фән укытылган.Укулар унике ел дәвам иткән. Уку бай һәм ярлы балалары өчен бернинди түләүсез булган.

Йомгак

Буби биредә алдынгы уку ысулларын кертүгә, урыс телен өйрәтүгә ирешкән.

Бубый мәдрәсәсенең данын еракларга тараткан төп сәбәп-биредә дин гыйлеме белән беррәттән ,дөньяви фәннәр укытылу.Мәдрәсәнең ике уку бинасы, гомуми тулай торагы,бай китапханәсе, җиһазландырылган спорт мәйданчыгы булган.

Кызлар мәдрәсәсе “ Дәрелмөгаллимат” , ирләрнеке “ Дәрелмөгаллимин” дип йөртелгән.

Бубый мәдрәсәсен тәмамлаучы һәркем “ укытучы” таныклыгына ия булган.

Мәдрәсәдә 15-20 төрле фән укытылган.Укулар унике ел дәвам иткән.

Уку бай һәм ярлы балалары өчен бернинди түләүсез булган.

 Хаҗи бай йорты яңартыла

Хаҗи бай йорты яңартыла