1 вариант 1. Үсемлекчелекнең нинди тармаклары була? а) кырчылык, атчылык, умартачылык, бакчачылык; б) кырчылык, яшелчәчелек, бакчачылык, чәчәкчелек; в) кырчылык, яшелчәчелек, кошчылык, балыкчылык. 2. Авыл шәһәргә нәрсә бирә? а) туклану продуктлары; б) завод һәм фабрикаларга продукция; в) тегү фабрикасына продукция; 3. Төп иген культуралары булып нәрсәләр тора? а) бәрәңге, помидор, җитен; б) бодай, арыш, солы, арпа; в) суган, шалкан, көнбагыш. 4. Яшелчә культураларына нәрсәләр керә? а) кишер, петрушка, помидор; б) кәбестә, абрикос, персик; в) чия, баклажан, патиссон. 5. Авыл хуҗалыгы һөнәрләренә нәрсәләр керә? а) тегүче, металлург, геолог; б) агроном, комбайнчы, яшелчә үстерүче; в) чәчәк үстерүче, археолог, инженер. 6. Майны нәрсә орлыгыннан алалар? а) карабодай һәм тары;б) солы һәм арпа;в) көнбагыш һәм җитен. 7. Ун сызыклы коңгыз ничек атала? а) май коңгызы; в) бызылдавык коңгыз. б) колорадо коңгызы; 8.Бетләрнең дошманы нәрсә? а) песнәк; б) алтынкүз; в) камка. 9. Алма корткычының гусеницасын нәрсә юк итә? а) алтынкүз; б) бызылдавык коңгыз;в) сыерчык. 10.Ашлыкны тычканнардан һәм кимерүчеләрдән нәрсәләр саклый? а) ябалак; б) песнәк; в) сыерчык 11. Кырларда туфракны ничек сакларга? а) сукалау, ашлама кертү, зарарлы бөҗәкләрне юкка чыгару; б) агачлар утырту, агулы химикатлар куллану, артык су сибү; в) кар тоту, полосалар утырту, дөрес сукалау, кирәгенчә генә су сибү һәм ашлама кертү. 12. Үлгән үсемлек һәм хайван калдыкларыннан микроорганизмнар ярдәмендә нәрсә барлыкка килә? а) ком; б) балчык; в) черемә; г) тоз. | 2 вариант 1. Терлекчелекнең нинди тармаклары була? а) балыкчылык, атчылык, умартачылык, дуңгызчылык; б) кырчылык, яшелчәчелек, бакчачылык, чәчәкчелек; в) кырчылык, яшелчәчелек, кошчылык, балыкчылык. 2. Авыл шәһәргә нәрсә бирә? а) туклану продуктлары; б) завод һәм фабрикаларга продукция; в) тегү фабрикасына продукция; 3. Төп иген культуралары булып нәрсәләр тора? а) бәрәңге, помидор, җитен;б) бодай, арыш, солы, арпа; в) суган, шалкан, көнбагыш. 4. Йорт хайваннарына нәрсәләр керә? а) куян, төлке, сыер; б) кәҗә, бүре, сарык; в) бозау, эт, песи. 5. Терлекчелеккә тармагына кайсы һөнәрләр керә? а) тегүче, металлург,сыер савучы;б) агроном, мал табибы, яшелчә үстерүче; в) бозау караучы, зоотехник, умартачы. 6. Хайваннарны нәрсә өчен асрыйлар? а) эш өчен; б) матурлык өчен; в) ит, сөт, май, тиресе өчен. 7. Туган якта нинди агачлар үсә? а) кактуслар, кипарислар; б) кәрлә тал, бөрлегән, мүк; в) чыршы, каен, усак;. 8. Ясалма сулыкларга нинди сулыклар керә? а) елгалар, диңгезләр, океаннар; б) су саклагычлар, буалар, каналлар; в) елгалар, күлләр, диңгезләр, океаннар. 9. Җир өслегенең текә, ишелүчән, үсемлекләр үсми торган урын ничек атала? а ) тау б) калкулык в) ерым 10. Сулыклар- а) хайваннар һәм үсемлекләр өчен яшәү, кешеләр өчен ял итү, транспорт юлы, эчү һәм хуҗалык итү өчен кирәк. б ) хайван һәм үсемлекләр өчен яшәү урыны. в) җирне матурлаучы. 11. Сулыклар белән бәйле хайваннар: а) үрдәк, каз, челән. б) сиртмәкойрык, ябалак, күке в) бөркет, ләкләк, кедр чыпчыгы. 12. Төче сулыкларның санитарлары дип нәрсәләр атала? а) кыслалар; б) йөзгәләк-коңгызлар; в) буа әкәм-төкәме. |