СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Сезнең батырлыкны зурлап искә ала оныклар” дигән бәйрәм кичәсе.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Җиңү көненең 75 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе.

Бабайларның батырлыгын

Бер бала да онытмады!!!

Просмотр содержимого документа
«Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Сезнең батырлыкны зурлап искә ала оныклар” дигән бәйрәм кичәсе.»

ЗАЯВКА

на участие в региональном конкурсе методических разработок

«Великой Победе посвящается…»


п/п

Город,

муниципальный район

Название организации

Ф.И.О. участника

Должность, квалификационная категория

Контактный телефон, адрес электронной почты

1

Высокогорский район

МБДОУ «Куркачинский детский сад «Черёмушка»

Ибрагимова Лилия Асхатовна

Воспитатель,

1 квалификационная категория.

89003217308







Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Сезнең батырлыкны зурлап искә ала оныклар”

Максат.

1. Җиңү бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү.

2. Бәйрәм кичәсендә катнашасы, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге булдыру.

3. Балаларда патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашучылар: ике тәрбияче, ветераннар, балалар бакчасы балалары.

Тукай маршы яңгырый (балалар урындыкларына кереп утыралар).

Залы төрле шарлар, флажоклар ,чәчәкләр белән бизәлгән. 

1нче тәрбияче. Кадере дуслар! Бүген без сезнең белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган кичәбезне бәйрәм итәргә җыелдык. Нәкъ 75 ел элек безнең халкыбыз илне Герман фашистларыннан җиңеп чыкты. Бу җиңү безгә җиңел генә бирелмәде. Миллионлаган солдатларның гомерләре өзелде. Бик күп солдатларның исемнәре дә билгесез, алар мәңгелеккә яу кырларында ятып калдылар. Аларга мәңгелек дан, аларның исемнәре мәңгелек. Беркем дә, беркайчан безнең хәтеребездән җуелмас. Көчле рухлы, батыр, кыю, курку белмәс чын татар ирләренә, аларның үзләреннән соң калган эзенә мәңгелек дан һәм ихтирам. 

2нче тәрбияче: Безнең бабайлар, әтиләр, абыйлар без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар.

1941 нче елның 22 июнендә немец юлбасарлары илебезгә кинәт һөҗүм итәләр. Һәр көн саен эшелоннар белән безнең солдатларны фронтка озатканнар. Туганнары һәм якыннары аларны күз яшләрен түгеп озатып калганнар, әмма безнең җиңеп чыгуыбызга һичшиксез ышанганнар.

 Бию“Печән өсте” (печәнче егетләр биеп чыга, аларга кызлар кушыла , бию ахырында Левитан тавышы яңгырый , радио аша сугыш игълан ителә. Бу хәбәрне “Священная война” җыры күтәреп ала.)

1 нче бала:“Явыз сугыш”

Сугыш күпме кайгы- хәсрәт,

Күз яше, югалту китерде.

Сугышка киткән егетләрнең,

Күпмесенең гомере өзелде. 

2нче бала:Нигә булган бу сугыш дип,

Искә төшкән саен уйланам,

Шул явыз сугыш кырында,

Ятып калган бит минем бабам.

3 нчебала:Үз иле, гаиләсе өчен

Батырларча ул сугышкан.

Оныклары рәхәт үссен дип,

Хәтта үзен кызганмаган. 

Бию:“Сугышка озату” (“Дети войны”музыкасы астында аналар,кызлар ак яулыклар белән егетләрне сугышка озату күренеше) 

1 нче тәрбияче.Дүрт ел ярым сугыш барган. Ләкин безнең сугышчыларыбыз батырларча көрәшкәннәр, үзләренең гомерләрен дә кызганмаганнар. Шулар арасыннан данлыклы шагыйрь Муса Җәлил дә булган. Менә хәзер М.Җәлил язган “Кызыл ромашка “шигыренә инценеровка карап китик әле.

Инсценировка: “Кызыл ромашка “

“Ромашкалар”биюе(салмак көй астында)

2нче тәрбияче.Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.

1нче бала:Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай бер үзе
Ул кызылдан киенгән?

2нче бала: Әйттеләр:  «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нидән кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»

3нче бала:Әйтте кызыл ромашка:
— «Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып,
Балкыйм мин таң нурында».

2нче тәрбияче:Балалар күрдегезме сугыш вакытында кешеләр генә түгел хәтта

табигать тә борчыла икән.

1нче тәрбияче. Сугышчылар безнең илебезгә Бөек җиңү алып килделәр. Берлинга хәтле барып җитеп Кызыл байрак казадылар.

Бала:Солдат абыйлар безгә

Җиңү алып кайттылар.

Аларны һәрвакыт данлап

Кирәк искә алырга.

Җыр :Солдатта булган диләр. 

2 нче тәрбияче. 9 май – Җиңү бәйрәме. Урамнарда шат күңелле, күкрәк тулы орден-медальләр таккан ветераннар. Аларның күзләрендә сагыш тулы әрнүле күз яшләре. Барча халык Бөек җиңүне күреп шатланды, тик үзләренең якыннарын югалтуларын авыр кичерделәр.

1 нче бала. Сугышта солдат гомере,

Була, диләр бик кыска.

Ышанмагыз, дөрес түгел:

Солдат үлми сугышта! 

2 нче бала. Минем бабам капитан,

Сугышта булып кайткан.

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

3 нче бала. Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан.

4 нче бала. Без үз кулларыбыз белән

Төзибез гүзәл тормыш.

Без тыныч ил төзүчеләр,

Кирәкми безгә сугыш.

5нчы бала. Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

Бию:“Җиңү маршы” (Балалар шарлар, ленталар тотып бииләр)

1 нче бала.“Дуслык турында” җыр.

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Ветераннар зур хөрмәткә ия.

Дөнья матур, якты, рәхәт,

Барсы өчен сезгә зур рәхмәт.

2 нче бала.Бәхетле без җирдә сез булганга,

Сызланмасын аяк-кулларыгыз.

Гомер үтә диеп борчылмагыз,

Сез олылар шуны белегез.

3 нче бала.Сезгә карап сокланабыз,

Күңелләрдә туа сабырлык.

Ярый әле сез бар, ветераннар,

Безгә өлге, үрнәк булырлык.

4нче бала.Безгә матур тормыш бирер өчен

Бик күп күргән алар сугышта.

Кулсыз, күзсез, аяксыз кайтсалар да,

Зарланмаган алар тормыштан.

Җыр “Смуглянка”

1 нче тәрбияче.Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбыз, ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

Тын кал иптәш!

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән


Искә алыйк бүген без сезне.

Бер минутлык тынлык.

Тәрбиячеләр:

Хөрмәтле ветераннар! Сезне Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Инде бүгенгесе көндә дә сугышлар булмасын, халыклар мул тормышта яшәсен дигән теләктә калабыз. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телибез. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә сезгә балалар ясаган открыткаларны бүләк итәргә рөхсәт итегез.

Ветераннарга сүз бирелә. Алар үзләре белән сугышта булган вакыйгалар, тылда булган вакыйгаларны ,җиңү көне турында сөйлиләр.

Балалар ветераннарга чәчәк бүләк итәләр.

1нче тәрбияче. Бөек Җиңүгә 75 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

Исәннәрнең кадерен белик

Үлгәннәрнең каберен белик!

2нче тәрбияче. Бөек Җиңүгә 75 ел дип

Шатлык белән тибә йөрәкләр.

Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

Гомерегез озын булсын,

Безнең, сезгә шундый теләкләр.

Хор: “Юкка түгел, юкка түгелдер”. Р.Хасанов муз. Н.Нәҗми сүз.





Татарстан Республикасы

Биектау районы Коркачык авылы



“Черемушка” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Ибраһимова Лилия Әсхэт кызы