Көз бәйрәме
(5-7 класслар)
Әзерләде һәм үткәрде:
Даянова З.Г.
2018 ел
1 а.б; Исәнмесез хөрмәтле дуслар! Укытучылар!Туган ягыбызга көз килеп жите. Буген без сезнең белән “Сөмбөлә” бәйрәменә жыелдык.
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Җиргә төшә сары, ал яфраклар
Көз җиткәнен алар белдерә
Алтын көзең синең, туган ягым,
Күңелемә якын, бер генә.
Бәйрәм белән сезне, якын дуслар
Уңган булган олы-кечегез.
Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне
Сәлам итеп кабул итегез.
Һәркайда да муллык, кызыл туйлар.
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
Кочагыңда муллык, байлыклар.
Хәерле көн якын дуслар,
Котлы булсын уңыш бәйрәме!
Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
Бизәп торсын көлтә бәйләме!
Залга сөмбөлә булып киенгән кыз керә.
А.б Зифа буйлы, житен чәчле
Зәңгәр күзле бу кызның
Исемнәре ничек икән,
Әйтегез че кем белә?
Балалар: Сөмбөлә
Сөмбөлә: Саумысыз якын дусларым
Сезне сагынып килдем мин
Сезгә аяз көннәр дә
Байлык та китердем мин
Мин көз кызы Сөмбөлә
Көзөгө байлык кулымда
Чакырдым мин хәммәгезне
Сөмбөлә бәйрәменә
А.б Әйдә әле Сөмбөлә кил утыр
Укучыларны карап тор
Без шигырьләр сөйләрбез
Аннан жырлап уйнарбыз.
4 нче бала: Кеше белән гел янәшә икмәк,
Кырда, юлда, табын янында.
Иң беренче өйгә икмәк керә
Яңа йортка кечгәнн чагында
6 нче бала: Бардыр анда картлар олылыгы
һәм ирләрнең сынмас ныклыгы
Садәлеге бардыр сабыйларның,
әниләрнең күңел аклыгы.
5 нче бала: Һәммәбездән өлкәнрәктер ул,
Яшәсәк тә жирдә нихәтле,
Шуңа хөрмәтледер исеме аның,
Шуңа газиз, шуңа хикмәтле.
Сөмбөлә: Әйе дуслар
Э килмәдем мин
Яфрак сибеп уйнарга
Килдем тагын сезне көзге
Муллык белән сыйларга
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда
(кулына ипи тотып бер бала керә)
Бала: Бәрәбәдәй булып усте иген
Түгелгән тир бушка китмәде
Игенченең батыр хезмәте бу
Күпреп пешкән арыш икмәге.
Сөмбелә: Яшәү чыганагы – кояш нурын,
жир жылысын саклап үзендә,
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә
Алып баручы: Алтын көз кунакка килгән,
Сары күлмәген кигән.
Елмаеп карый безгә,
биеп алыйк соң бергә
Бию.
Сөмбелә: Ай-һай, дусларым! Быел уңыш бигрәк мул булды! Ул кишер, помидор, чөгендер! Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңыш ничек күп!
А.Б Буген безгә кунаклар килгән. Серле кунаклар
Сөмбөлә: Дуслар бәйрәмгә килгәнсез
Гөлдәй матур икәнсез
Рәхим итегез түргә.
(яшелчә булып киенгән балалар керә)
(гали белән Вәли керә. Берсенең авызында – чупа-чупс, икенчесендә – сагыз)
Вәли. Кара әле, Гали, нәрсәләр бу? Без кая эләктек соң?
Гали. (тактадагы яшелчә рәсемнәренә карап.) Әй, безгә кирәк түгел ул. Кишер-мишер, чөгөндөр-мөгөндөр, шалкан-малка.
1а.б. Балалар, бу гали белән Вәли түгелме соң? Малайлар, нишләп әле сез яшелчәләр исемен шулай бозоп сөйлисез?
Вәли. Нәрсәләр? Яшелчәләр?
Гали. Безгә йәшелчә ни, кызылча ни, сарыча ни – барыбер. Менә ичмасам сагыз. Бегенге көнгә тиклем яшелчәләрнең бер генә файдасын да күргәнем юк.
Вәли. Минем дә. Дәү әни суган турарга тотынса, күзләремнән яшь ага башлый.
Гали. Дөрөс. Ә сарымсак? Ялгыш кына авызыңа керс, бер атна яныңа кеше килми. Ул суган белән сарымсакны корт та ашамый бит. Ә борчак турында әйтәсе дә юк. Ха-ха-ха.
Вәли. Помидор белән бәрәңге тибеп уәнар өчөн генә кирәк лә ул.
Гали. Кишер әле ансына да ярамый…
2а.б Туктагыз әле, малайлар, сез ни сөйлисез? Балалар, әйдәгез әле, яшелчәләрне тибеп уйнарга ярыймы? Юк, ярамый һәм ни өчөн. Чөнки алар бик файдалы, бигрәк тә язын, көзөн, йогошло авырыулар вакытында яшелчәләрнең төрлөсөн ашарга кирәк. Вәли, Гәли! Аңладыгызмы инде? Безнең балалар яшелчәләр турында бик күп нәрсә беләләр. Әйдәгез, аларның файдалы киңәшләрен дә тыңлап китик.
Бәрәңге.
“Йодорок кадәрле, йомро гәүдәле,
Их, тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге…”
Минем турында әле
Шулай дип тә жырлыйлар.
Ә файдасы турында инде
Әйтеп тә тормыйлар…
Чөгөндөр
Чөгөндөрнең кызыл төсө кызарып пешкән төслө,
Матурлый салатларны, тәмләндерә ашларны,
Кәефләрне күтәрә, алсуландыра йөзләрне,
Һәммәбезгә шулай ук тора көч, куәт биреп.
Суган.
Минем исемем суган,
Мин һиндастанда туган.
Мине бик тә мактыйлар.
Шифалы дип атыйлар,
Тураганда елыйлар.
Кишер.
Минем исемем – кишер,
Теләсәң, болай пешер.
Теләсәң, ашка тура.
Мине яраткан бала
Озон гумерле була…
Шалкан
Шалкан элек-электән
Халыкны тукландырган,
Чи килеш тә, пешереп тә
Витаминга бай булган.
Минем бабай шалканны
Тоз сибеп, турап ашый,
Шуңа күрә дә ул безнең
Туксанга кадәр яши.
Сарымсак
Сарымсакның файдасын да белег сез,
Грипп, салкын тимәс өчөн, һәрчак ашагыз сез.
Кыяр
Кыярның суын эчсәң,
Эчеңә шифа була,
Ә битләреңә сөртсәң,
Йөзөңә дәва була.
Кәбестә
Мин булам – кәбестә.
Узем яшькелт төстә,
Күлмәгем күп катлы,
Ашларга да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин,
Чөнки мине балалар
Көн дә көтөп алалар.
Помидор
Помидорның төрлөсө бар-
Сары, кызыл, алсуы.
Бабай ярата итлесен,
Әти ярата әчесен
Әни ярата төчөсөн
Ә мин яратам баллысын.
Гали. Ишеттеңме, Вәли! Балалар яшелчәләр турында ничек матур итеп сөйләделәр. Ә без бернәрсә дә белмибез.
Вәли. Әй, исең китмәсен лә. Әнә, телевизордан бер дә йәшелчәләр турында реклама күрсәтмиләр әле, гел орбит, чупа-чупсны мактыйларю Әйдә, киттек монан.
1а.б Балалар, әйдәгез, без сезнең белән уйнап, жырлап алабыз.
Безнең матур бакчабызда бик күп яшелчә усә:
Кишер, кыяр, суган, шалкан, сарымсак һәм кәбестә.
Баклажан, помидорны, чөгөндөр, бәрәңгесен
Тәрбияләп үстерсәгез, күрерсез лә файдасын.
Борыч белән борчак та – бакча витаминнары,
Файдалы шул яшелчәләр, кешенең дә дуслары.
2а.бӘ хәзер балалар, бергәләшеп яшелчә салаты ясыйбыз.
Бу малайлар Йөткөрөк белән Төчкөрөккә әйләнгән бит. Нәрсә булды сезгә?
Гали. И-и, нәрсә булганын да белмибез. Мин йөткөрәм, Вәли төчкөрә”
1а.б Сез бик вакытла килдегез. Без балалар белән витаминнар салаты ясадык. Ә витаминнар алар авыруга каршы төшә. Ягез әле, хәзер балаларны тыңлагыз. Авырмас өчөн нинди яшелчәләне ашарга кирәк икән?
Бала. Күзләр якшы күрсен өчөн кишер кирәк!
Бала. Таза, көчлө булыр өчөн бәрәңге кирәк!
Бала. Йөзләребез алсу булсын өчөн чөгөндөр кирәк!
Бала. Салкын тиюдән саклану өчөн срымсак, суган кирәк!
Бала. Температура, тамак авыртуы бетсен өчөн кыяр суы, шалкан кирәк!
Бала. КөчЮ куәт булсын өчөн кәбестә кирәк!
Бала. Сау- сәләмәт булу өчен яшелчә, жимеш, су, һава һәм каяш кирәк!
А.б Ямьле кояш, нурлар чәчеп
Елмаеп карый безгә
Нинди матур жыр!
Көз алып килгән безгә.
Сөмбелә: Бигрәк матур жырладыгыз, биедегез,
Шигырләр сөйләдегез.
Барысы өчен рәхмәт сезгә.
Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар!
Алып баручы: Бүгенгә без хушлашабыз,
Бәйрәмне тәмамлыйбыз,
Хәзер уеннар уйнап алабыз.