СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Папка передвижка "Фәнис Яруллин"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу күчмә папкада Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелә. 

Просмотр содержимого документа
«Папка передвижка "Фәнис Яруллин"»

Фәнис Яруллин

1938 – 2011






Татар әдәбияты мең еллык әдәби мирасы, бай язу культурасы, стиль үзенчәлекләре, жанрлар төрлелеге белән бөтен дөнья мәдәниятына зур өлеш керткән әдәбият.Буыннар чылбырының ныклылыгы, дәвамчылыкның көчлелеге нәтиҗәсендә ул безнең көннәргә кадәр килеп иреште.Бай сүз сәнгатенең элек-электән тупланган тәҗрибәсе чагыштырмача яшьрәк әдипләрнең иҗатларына да йогынты ясады һәм әле дә ясап килә.
Менә шушы бай мираслы әдәбиятка санлы өлеш кертү юнәлешендә зур көч куйган әдипләр арасында Фәнис Яруллин да бар. Аның иҗатында үзенчәлекле шаянлык һәм шулар белән бергә халык авыз иҗатына хас тапкырлык, сагыну-сагышларны, милләтебезгә хас булган башка асыл сыйфатларын күрергә мөмкин.
Узган гасырның алтмышынчы елларында татар әдәбиятына бер төркем яңа буын әдип һәм шагыйрьләр килде.Алар арасында Ф.Яруллин үзенең күп тармаклы һәм үзенчәлекле иҗаты белән игътибарны җәлеп итә.Аның әдәби эшчәнлеге үзенчәлекләреннән берсе – төрле жанрларда иҗат итү булса, икенчесе – авторның геройлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең тирән драматизм белән сурәтләнеп, нечкә психологик алымнар белән чишелүдә.
Фәнис Яруллинның беренче шигырьләре 1960 еллар башында матбугат битләрендә күренә башлый.Берникадәр самими, бераз моңсу, шул ук вакытта юмор чаткылары да күренеп алган әлеге әсәрләр тиз арада укучы күңеленә юл таба.Чөнки укучы аларда үз хисләрен, үз кичерешләрен күрә.Шуңа күрә әдип шигырьләрен каләмдәшләре һәм тәнкыйтьчеләр дә хуплап каршы ала.Ә беренче китабы 1964 елда Татарстан китап нәшриятында “Мин тормышка гашыйк” исеме белән чыга. Шагыйрь беренче китабын ни өчен шулай атаган соң? Әлеге сорауга җавап бирү өчен игътибарны бераз гына булса да аның тормыш юлына юнәлтү сорала.Ф Яруллин ишле гаиләдә үсә.Әтиләре Гатаулла абзый сугышның беренче елларында ук фронтка китә һәм 1942 елның гыйнварында каты яраланып кыр госпиталендә вафат була.

Әниләре Бибигафифә апа үзенең тырышлыгы белән алты баланы ач-ялангач итмичә аякка бастыра.Гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән Фәнис, белемгә омтылышы көчле булса да, сигезенче сыйныфны тәмамлагач эшкә урнашырга мәҗбүр була.
Өч елдан артык “Татнефть” берләшмәсенең элемтә конторасында монтер булып эшләгәч, ул хакыйкый хәрби хезмәткә чакырыла.Ул анда укчы-радистлар мәктәбендә укый һәм... шунда фаҗигага юлыга. Ләкин Ф.Яруллин рухи төшенкелеккә бирелмичә, палатадашлары тирән йокыга талгач күңелендәге хисләр-кичерешләрне, фикерләрне шигъри юлларга сала башлый.Шуңа күрә дә аның беренче китабы “Мин тормышка гашыйк” дип аталуы шагыйрьнең үз язмышына чакыру ташлавы дип аңлашыла.

Больница палаталары , операция бүлмәләре, йокысыз төннәр... Еллар буе шифаханәләрдә ята, әллә ничә операция кичерә, ләкин берсенең дә файдасы булмый. Күп вакытлар үткәч кенә, ул башын бора, бармакларын хәрәкәтләндерә ала. Егет яшәү өчен көрәшә башлый. Үзен канаты сынган бөркет итеп тойган егет, җаны сыеныр урынны әдәбияттан таба, аны иҗат “газабы”дәвалый, хыялларына канат куя. Башта үз авыруы, үз язмышы турында күбрәк язарга тырышып кулына каләм алган Фәнис абый шигьрият диңгезенең зур, тирән икәнен аңлый . Кечкенә балаларга багышлап язылган шигырьләрендә язучы бала күңеленең никадәр самими икәнлеген оста ачып биргән. Ул балалар әдәбиятына чума. Шагыйрь балалар, яшүсмерләр рухын тоя. Акыл өйрәтми генә балаларны тәрбияли.

Фәнис Яруллин көрәшә һәм иҗат итә. Читтән торып, Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. “Мин бәхетле,-ди ул,-чөнки тормышта таяныр өчен ике алтын баганам –әнием белән тормыш иптәшем-Нурсөям бар”.

Киңәшергә янда дус югында,
Бәргәләнгән чакта ялгыз җан –
Иң акыллы бер киңәшче була,
Әни, синең хәер-фатихаң.

Фәнис абыйның ирешкән уңышларында Нурсөя апаның өлеше зур. Ул һәрвакыт аның янында булды: газапларын җиңеләйтүче, яшәргә көч бирүче, иҗатына илһам өстәүче- олы җанлы, саф күңелле ак чәчәк. Ярты гасыр ул шагыйрь белән бергә, Нурсөя апа аның дусты да, киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә булды.

Күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллинның иҗаты югары бәяләнде. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре ”, дигән мактаулы исемгә, Муса Җәлил исемендәге комсомол, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. 1988нче елда “Халыклар дуслыгы”ордены белән бүләкләнде. “Татарстан Республикасының халык шагыйре”дигән мәртәбәле исемгә ул 2001 нче елда ия булды.

“Халыкның кадерлесе”диләр аның турында. Ни өчен кадерле икәнлеге барыбызга да аңлашыла. Ул бөтен гомерен, җанын әдәбиятка багышлый. Язмыш аны гел сынап торса да, Фәнис абый өмет белән алга карап яшәде, тормышка гашыйк, башкаларны да дөньяны яратырга чакырды. Аның иҗаты мәңгелек ут булып яна. 


Ф.Яруллин намусыбызны саф көе сакларга омтылучы әдип. Шуңа аның иҗаты, тереклек чишмәсе кебек, беркайчан да кипми.Чөнки Олуг Тәңребез аңа шундый олы миссия йөкләгән. Һәм әдип шул миссияне үтәүне үзенең вөҗдан эше,  Ф.Яруллинның бар өмете яшьләрдә,балаларда,сабыйларда.Ул үзе дә- гомер буена сабый булып кала белгән бәхетле кеше. Намус эше итеп саный,шуңа бөтен гомерен багышлый. Халык шагыйре Ф.Яруллин иҗаты адәм балаларының күңелләрен,рухларын,җаннарын тәмам бозланып катудан саклый.Шуңа күрә аның иҗаты,тереклек чишмәсе кебек,беркайчан да кипми һәм беркайчан да кипмәсен.