Рәвеш - эш-хәлнең билгесен (әкрен бара, яхшы эшли, дөрес сөйли, аз сөйли, җәяү йөри) яки билгенең билгесен (артык күп, куе зәңгәр, чиста ак, гаҗәеп чибәр) белдерә торган сүз төркеме.
Сораулары: ничек? ни рәвешле? ни төсле? кая? кайда? кайчан? күпме? никадәр? ничаклы?
Җөмләдә рәвеш күбрәк фигыльне (озак яшәү), сирәгрәк сыйфатны (аз сулы) яки башка бер рәвешне (шактый озак) ачыклый һәм хәл, аергыч, хәбәр булып килә.
Рәвеш - төрләнми торган сүз төркеме. Бары тик кайбер рәвешләр генә, сыйфатлар кебек, дәрәҗә формалары (чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре) ала: сирәк - сирәгрәк - иң сирәк, күп - күбрәк - иң күп.
Мәгънәләре ягыннан рәвешләр алты төркемчәгә буленәләр: саф рәвешләр, охшату-чагыштыру рәвешләре, күләм-чама рәвешләре, вакыт рәвешләре, урын рәвешләре, сәбәп-максат рәвешләре. Төзелешләре ягыннан исә тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булалар.