СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Раб.программа 5 класс татарсий яз

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

сыйныф (рус төркеме)  өчен татар теленнән

эш программасы

Просмотр содержимого документа
«Раб.программа 5 класс татарсий яз»


Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль берәмлегенең Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесе


“Каралды”


Метод берләшмә җитәкчесе


Протокол №____

“___”___________20 ел.


“Килешенде”

УЭ һәм МЭ буенча директор урынбасары


“____”__________20 ел.


“Раслыйм”

ГМБУ 1 нче Гимназия директоры


Приказ №______

“____”____________20 ел.





5Б сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән

эш программасы

Төзүче: Харисова Йолдыз Илхам кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы
































2017-2018нче уку елы




Норматив документлар


1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законы (Федераль ный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации" ).

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасының Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган башлангыч гомуми белем бирү дәүләт мәгариф стандартының региональ компоненты (боерык №373, 6.10.2009).

4. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан-2014. (боерык № 933/14, 24.02.2014).

5. Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесенең белем бирү программасы.

6. Дәреслек: Р.З. Хайдарова, Г.М. Әхмәтҗанова Күңелле татар теле. – Казан: Татармультфильм, 2014






































Аңлатма язуы


Урта баскычта рус телле балаларга татар теле укыту максат һәм бурычлары берничә юнәлешне үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбияви, белем бирү юнәлешләре.

Танып белү максаты: укучыларның Татарстан Республикасында яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, республиканың территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары, күренекле шәхесләр турында билгеле бер мәгълүмат алуы максат итеп куела.

Үстерү максаты: фикерләүне үстерү (логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү); хәтерне (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрен үстерү.

Тәрбияви максат: укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максаты: укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр.

Бурычлары:

Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

-Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирүне дәвам итү.

-Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.

Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.

Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.



Укыту предметы үзләштерүнең планлаштырыла торган нәтиҗәләр:

Төп гомуми белем бирү баскычында татар телен өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

















































Укыту курсының эчтәлеге


  1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.

  2. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.

  3. Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллануын кабатлау.

  4. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

  5. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.

  6. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.

  7. Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә куллана белү.

  8. Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану.

  9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  11. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

  12. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта 2нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану.

  13. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.

  14. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану

  15. . Эшләргә телим – төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  16. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.

  17. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.
















Татар теленнән тематик планлаштыру


Сыйныф: 5

Укытучы: Харисова Й.И.

Сәгать саны: барысы ___105сәг____ атнага ___3_____

Планлаштырылган контроль дәресләр ______6____


Предметның тематик эчтәлеге

Сәгать саны:

1

Без мәктәптә

Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү. Билгеләр. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту. Китапханәдә.

27

2

Мин – өйдә булышчы

Без әти-әнигә булышабыз. Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез. Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм мактау. Кем эшләми - шул ашамый.

31

3

Дуслар белән күңелле

Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту.

28

4

Дүрт аяклы дусларыбыз.

Дүрт аяклы дусларның токым нары, кыяфәтләре, гадәтләре.

8

5

Без спорт яратабыз

Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре.

Спорт белән шөгыльләнү.

11



Барысы: 105 сәг



























Календарь - тематик план


Дәрес

са

ны


Дәрес темасы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Үткәрү вакыты

план

факт

Без мәктәптә (27сәг.)

1 чирек (27 сәг)

1

Яңа уку елы котлы булсын!


Әңгәмә:исәнләшү, саубуллашу, комплимент әйтү өчен кулланыла торган сүзләр.

1.09.17


2

Исәнләшү кагыйдәләре

Әңгәмә:исәнләшү, саубуллашу, комплимент әйтү өчен кулланыла торган сүзләр.

4.09.17


3

“Мәктәп” темасына караган лексик-грамматик материал

Кирәкле мәгълүматны эзләп алу

Текстның эчтәлеген ача торган сораулар кую

5.09.17


4

Исемнәрнең төшем һәм юнәлеш килешләрендә төрләнүе

Үзеңә уку-язу әсбапларын сорый белү, Ситуатив күнегүләр белән эш

8.09.17


5

“Мәктәптә белем бәйрәме” текстындагы лексик-грамматик материал

Кирәкле мәгълүматны эзләп алу

Текстның эчтәлеген ача торган сораулар кую


11.09.17


6

МС “Без хикәя сөйлибез”,

Ситуатив күнегүләр белән эш


12.09.17


7

Кереш контроль эш.

Контроль эш эшләү

15.09.17


8

ДС “Дәүләт гимны”

Дәүләт гимнын өйрәнү

18.09.17


9

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше.

Ситуатив күнегүләр белән эш


19.09.17


10

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы

Алгоритм белән эшләү.

22.09.17


11

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше

Ситуатив күнегүләр белән эш


25.09.17


12

“Исем” темасы буенча мөстәкыйль эш. Боерык фигыль. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Ситуатив күнегүләр белән эш


26.09.17


13

Әдәпле сөйләм формалары : әйт әле, әйтче, әйтегез әле төзелмәләре. М/ДС “Әдәпле сөйләшәбез”

Ишетеп аңлау.

29.9.17


14

Әдәпле сөйләм формалары : әйт әле, әйтче, әйтегез әле төзелмәләре. М/ДС “Әдәпле сөйләшәбез”

Ситуатив күнегүләр белән эш


2.10.17


15

Исемнәр ясалышы

Ситуатив күнегүләр белән эш

3.10.17


16

ДС “Китап – минем дустым, киңәшчем”

Өй эше эшләү турында парлы сөйләшү.

6.10.17


17

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында зат-сан белән төрләнеше. МС “Без дәрестә”.

Белешмә материаллар куллану.

9.10.17


18

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында зат-сан белән төрләнеше. МС “Без дәрестә”.

Белешмә материаллар куллану.

10.10.17


19

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.


Өй эше эшләү турында парлы сөйләшү.

13.10.17


20

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.


Белешмә материаллар куллану.

16.10.17


21

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

Белешмә материаллар куллану.

17.10.17


22

“Без мәктәптә” темасы буенча Контроль эш

Контроль эш эшләү

20.10.17


23

“Без мәктәптә” темасы буенча хаталар өстендә эш.“Олегның нигә кәефе юк?”тексты буенча лексик-грамматик материал.

МС “Без хикәя язабыз”.

Өй эше эшләү турында парлы сөйләшү. Олегка бәя бирә белү. Уенга чакыра белү.

23.10.17


24

“Олегның нигә кәефе юк?”тексты буенча лексик-грамматик материал.

МС “Без хикәя язабыз”.

Текстның эчтәлеген ача торган сораулар кую


24.10.17


25

Сан төркемчәләре.


Белешмә материаллар куллану.

27.10.17


26

“Сан+исем” төзелмәсе

Дәресләр расписаниесен әйтә белү. Үзе турында саннар кулланып, мәгълүмат бирә белү –монологик сөйләм.




27

“Без диктант язабыз”, “Безнең билгеләр” текстларында лексик – грамматик материал

Ишетеп аңлау.



Мин – өйдә булышчы (31 сәг)

2 чирек (21 сәг)

28

“Иртәнге режимым” темасы буенча лексик-грамматик материал.

Текстның эчтәлеген ача торган сораулар кую




29

“Иртәнге режимым” темасы буенча лексик-грамматик материал. “Минем иртәнге режимым”

Сәгать җиде, сәгать җидедә, нәкъ сәгать җидедә, көндезге җидедә, көндезге бердә, дәресләрдән соң, сәгать җиденче яртыда. Көндәлек режимны сөйли белү



30

Сәгать ничә? конструкциясе.

Сәгать җиде, сәгать җидедә, нәкъ сәгать җидедә, көндезге җидедә, көндезге бердә, дәресләрдән соң, сәгать җиденче яртыда. Көндәлек режимны сөйли белү



31

Минем көндәлек режимым

Сәгать җиде, сәгать җидедә, нәкъ сәгать җидедә, көндезге җидедә, көндезге бердә, дәресләрдән соң, сәгать җиденче яртыда. Көндәлек режимны сөйли белү



32

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.



Чүп чыгара, тузан сөртә, кер үтүкли, идән себерә, сеңлесен карый, тузан суырта, ашарга әзерли. Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формаларынкулланып, өй хезмәте турында парлы сөйләшү




33

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формаларын кулланып, өй хезмәте турында кечкенә төркемнәрдә сөйләү



34

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Чүп чыгара, тузан сөртә, кер үтүкли, идән себерә, сеңлесен карый, тузан суырта, ашарга әзерли. Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формаларынкулланып, өй хезмәте турында парлы сөйләшү




35

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формаларын кулланып, өй хезмәте турында кечкенә төркемнәрдә сөйләү



36

Билгеле үткән заманның юклык формасын зат-сан белән төрләндерү.

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формаларын кулланып, өй хезмәте турында кечкенә төркемнәрдә сөйләү



37

“Мәктәпкә киткәнче”, “Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы”МС

Хикәяне рольләргә бүлеп уку.

Коймак, һәрвакыт, киенә, үзе, булыша, ипи кисә, һәркем, чәй әзерли.



38

Илнур, Рәсим образларына чагыштырма характеристика. “Без киңәшләр бирәбез”

Белешмә материаллар куллану.



39

“Үткән заман хикәя фигыль”темасы буенча мөстәкыйль эш. Илнур, Рәсим образларына чагыштырма характеристика. “Без киңәшләр бирәбез”

мөстәкыйль эш



40

Инфинитив. Кушымчаларның ялгану тәртибе.

Парлы сөйләмдә киңәш бирә белү, өй эшләрен эшләргә кирәклеген әйтә белү.




41

ДС“Без киңәшләр бирәбез”

Проект эше.



42

“Без нинди булышчылар?” текстында лексик – грамматик материал. Сүзлек диктанты

Сүзлек диктанты



43

“Без нинди булышчылар?” текстында лексик – грамматик материал. Мактау сүзләрен куллану. “Мин - өйдә булышчы”темасы буенча контроль эшкә әзерлек.

Партадашың белән сөйләшү.



44

“Мин - өйдә булышчы”темасы буенча контроль эш.

контроль эш.



45

“Мин - өйдә булышчы”темасы буенча хаталар өстендә эш. «Рәсим” хикәясендә лексик-грамматик материал.

хаталар өстендә эш



46

БСҮ“Без өйдә булышабыз”.

Диалогны хикәягә әйләндерә белү. Образга бәя бирергә өйрәнү



47

ДС “Рәсимнең хатасы”

Диалогны хикәягә әйләндерә белү. Образга бәя бирергә өйрәнү



48

БСҮ Без өйдә булышырга телибез

Ситуатив күнегүләрдә өйдәге ярдәмеңне әйтә, тәкъдим итә, үзеңә ярдәм сорый белү.



3 чирек (30 сәг)

49

Без - өйдә ярдәмчеләр

Ситуатив күнегүләрдә өйдәге ярдәмеңне әйтә, тәкъдим итә, үзеңә ярдәм сорый белү.




50

Өчен бәйлеге

Үзара сораулар: Предметның кем өчен икәнен әйтә белү.



51

Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

Дөрес сәнгатьле уку.



52

Ю. Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

Ярдәм итәргә уйлады, булышырга уйлады, булышырга чакырды.Диалогта булышырга чакыра белү; ничек булышканны әйтә белү.




53

“Без сәхнәдә уйныйбыз”.

Терәк схемалар буенча эш. Образларга бәя бирү



54

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

гр. күнегүләр, ситуатив күнегүләр, диалог төзү.




55

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятендәге лексик-грамматик материал.

Ишекткәннең эчтәлеген аңлап, укытучы күрсәтмәсе аша дөрес итеп бирә белү.



56

М/ДС “Ипи ничек пешә?”

Ишекткәннең эчтәлеген аңлап, укытучы күрсәтмәсе аша дөрес итеп бирә белү.



57

Без әкият сөйлибез.

Без сәхнәдә уйныйбыз.

Үзара диалог булдыру



58

Без әкият сөйлибез.

Без сәхнәдә уйныйбыз. Сүзлек диктанты

Сүзлек диктанты



Дуслар белән күңелле (28сәг)

59

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Без әкиятләр язабыз

Әкият язарга өйрәнү



60

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Без әкиятләр язабыз




Проект эше (Әкият язу)



61

“Минем дусларым” темасы буенча лексик-грамматик материал.


Ишекткәннең эчтәлеген аңлап, укытучы күрсәтмәсе аша дөрес итеп бирә белү.



62

“Минем дусларым” темасы буенча лексик-грамматик материал.


Ишекткәннең эчтәлеген аңлап, укытучы күрсәтмәсе аша дөрес итеп бирә белү.



63

Сыйфат дәрәҗәләре.

Диалог сөйләү, тәрҗемә итү, сүзлек эше Зур, зуррак, зәп-зәңгәр. Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану




64

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы

Ситуатив күнегүләрне чишә белү. Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану




65

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

Ситуатив күнегүләрне чишә белү.



66

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

Ситуатив күнегүләрне чишә белү.



67

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау

Татарча – русча сүзлек белән эшләү, җөмләләр төзү, гр. күнегүләр Кәшәкә таягы, күптән, алып чык, бозыла, ялгыз, күңелсез сузлэрен кулланып жомлэ тозу



68

“Сыйфат” темасы буенча мөстәкыйль эш.

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау

мөстәкыйль эш



69

Боеруны һәм үтенечне белдерү.

.Боеруны һәм үтенечне белдерүче җөмләләрне сөйләмдә куллану.



70

Дусларга ни өчен күңелсез?ДС

Төркемнәрдә эшләү



71

Дусларга ни өчен күңелсез?ДС

Төркемнәрдә эшләү



72

Телефоннан сөйләшү этикеты

Шалтырый, шалтырата, телефон трубкасы, күрше, чакырыгыз әле. Телефоннан парлап сөйләшү.



73

Телефоннан сөйләшү этикеты

Шалтырый, шалтырата, телефон трубкасы, күрше, чакырыгыз әле. Телефоннан парлап сөйләшү.



74

Татар халык ашлары

“Мин нәрсә яратам?”

“Дуслар белән күңелле”

Темасы буенча контроль эшкә әзерлек.

Хикәя төзү.



75

“Дуслар белән күңелле”

Темасы буенча контроль эш

контроль эш



76

“Дуслар белән күңелле”

Темасы буенча хаталар өстендә эш. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Тактадагы информация белән эшләргә



77

Без туган көнгә әзерләнәбез

Тиз-тиз, башта, хуҗабикә, аннан соң, көтмәде, пычрак, валчык.Рольле уен:табын янында үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр бирә белү.



78

“Гүзәл Ләйсәннәрдә” хикәясендә лексик – грамматик материал




4 чирек (27сәг)

79

Без табын әзерлибез

Мин салатлар ясыйм. МС

Тактадагы мәгълүмат белән эшләргә



80

Без табын әзерлибез

Мин салатлар ясыйм. МС

Тиз-тиз, башта, хуҗабикә, аннан соң, көтмәде, пычрак, валчык.Рольле уен:табын янында үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр бирә белү.



81

Туган көнгә чакыру

Онытма, очрашу, бүләк алу, кичке, тәбәнәк, биек, киң, тар. Рольле уен: туган көнгә чакыру яза белү



82

Туган көнгә чакыру

Онытма, очрашу, бүләк алу, кичке, тәбәнәк, биек, киң, тар. Рольле уен: туган көнгә чакыру яза белү



83

Татар телендә бәйлек сүзләр.


Терәк схемалар белән эш.



84

“Табын янында” хикәясендә лексик-грамматик материал.

Хикәя төзү. Бәйлек сүзләрнең килеш белән кулланылышы



85

“Без табын янында” темасы буенча сүзлек диктанты . Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышу

сүзлек диктанты



86

Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышу

Рольле уен:табын янында үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр бирә белү.



Дүрт аяклы дусларыбыз (8сәг)

87

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре

Койрыгын, болгый, күзләре ут яна, чаба, минем янда бөтерелә, шатланып өрә, күзләре ялтырый, колаклары үрә тора, тәпиен бирә



88

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре

Койрыгын, болгый, күзләре ут яна, чаба, минем янда бөтерелә, шатланып өрә, күзләре ялтырый, колаклары үрә тора, тәпиен бирә



89

Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның кыяфәтләре, токымнары Мөстәкыйль эш. “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын кабатлау


Мөстәкыйль эш.



90

Мин, син зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше


Русча – татарча сүзлек белән тәрҗемә итү.



91

Мин, син зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше

Этләрнең токымнары, кыяфәтләре, кушаматлары турында сорый, сөйли белү.



92

Х.Гардановның “Акыллы Карабодай” хикәясендәге лексик-грамматик материал “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы буенча Контроль эшкә әзерлек


Ишеткәнеңне билгеле бер эзлеклелектә бәйләнешле итеп язып бирә белү.



93

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы буенча контроль эш

контроль эш



94

“Дүрт аяклы дуслары быз” темасы буенча хаталар өстендә эш.

Җөмләләр, схемалар төзү



Без спорт яратабыз (11сәг)

95

МС Мин авырыйм.

Рольле уен:сызлый, теш табибы, салкын. Тән әгъзалары исемнәрен, кайсы җиреңнең авыртканын табибка әйтә белү;



96

ДС Мин табибта

Рольле уен:иптәшеңнәң кайсы җире авыртканын сорый белү



97

Спорт төрләре

Интервью: Нинди спорт төрләре яратканны сорый, әйтә белү.



98

“Мин нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәм?” МС

Спорт уеннарына чакыра белү, нишләргә кирәген әйтә белү. Киңәш бирү формалары.



99

Сәламәт булу өчен

нишләргә кирәк?

Диалогны тулыландыру. Сәламәт булу өчен бер-береңә киңәшләр бирү



100

“Без спорт яратабыз” темасын кабатлау.

Проект эше



101

“Без спорт яратабыз” темасын кабатлау. Йомгаклау контроль эшенә әзерлек

кабатлау



102

Йомгаклау контроль эше.

контроль эш



103

Йомгаклау контроль эше буенча хаталар өстендә эш. Фигыль формаларын ныгыту




104

Сабан туе – хезмәт туе

Рольле уен: Сабантуйга чакыра белү. Сабантуй уеннары турында сөйли белү



105

Үткән темаларны гомумиләштереп кабатлау, еллык эшкә йомгак ясау

Төркемнәр эчендә сораулар бирү.

































Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары


Эш төрләре

Сыйныф



5

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

2.

Диалогик сөйләм

5-6 реп-лика

3.

Монологик сөйләм

7-8 фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

5.

Уку

55-60сүз

6.

Язу:



сүзлек диктанты

8-10сүз


Инша

5-7 җөм-лә

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистик фәне координатив типтагы (ана телендә, өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралаша), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Безнең социолингвистик ситуациядә программа авторлары татар теленә өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында “аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р, кайда Ку – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5= 75 %. Ул “4”ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул “4”ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

Язма эшләрне бәяләү нормалары


Таләпләр

Билге

1

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә

5”ле куела.

2

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә

4”ле куела

3

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә

3”ле кула.

4

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә

2”ле куела


Язма контроль эш

Таләпләр

Билге

1

Бер хатасыз эшкә

5”ле куела.

2

Укучы үзе төзәткән бер төзәтүле, 2 хатасы булган эшкә

4”ле куела

3

3-4 хатасы булган эшкә

3”ле кула.

4

5-8 хатасы булган эшкә

2”ле куела

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирүне бәяләү

Таләпләр

Билге

1

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә

5”ле куела.

2

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә

4”ле куела

3

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә

3”ле кула.

4

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә

2”ле куела

Диалогик сөйләмне бәяләү

1

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә

5”ле куела.

2

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә

4”ле куела

3

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә

3”ле кула.

4

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда

2”ле куела


Монологик сөйләм

1

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен

5”ле куела.

2

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы монологик сөйләм өчен

4”ле куела

3

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—7 хаталы монологик сөйләм өчен

3”ле кула.

4

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда

2”ле куела









Лист коррекции рабочей программы

по татарскому языку


учителя Харисовой Й.И.



Тема

Дата по плану

Дата по факту

Причина изменения

Реализация программы