СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА 5 кл. ТАТАР ТЕЛЕ. ФГОС

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Регулятив күнекмә.

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, иң эффектив чишелеш юлын аерып ала, аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итә: булган белем нәтиҗәсен анализлый, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру;

үз проблемаларын тиңләштерү,  төп проблеманы билгеләү.

2. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү: проблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш), уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән вариантлардан таба,   белү.

3.Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү: педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү;

үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын  билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү);

үз эшчәнлегеңнең бәяләү инструментларын сайлау, тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында эшчәнлегеңә үзконтроль ясау.

4. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү: уку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү; максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү.

5. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү: бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген  күзәтә, анализлый белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык  хисе тою.

Танып-белү күнекмәсе.

6. Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба, сәбәп-нәтиҗә элемтәләрен урнаштыра, логик фикерләү  күнекмәләре: мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү;

ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату;

аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә  төзү.

7. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны  үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе: предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә  модель, схема төзү.

8. Аңлап уку: үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу.

9. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү;

экологик белемнәрне тарату,

проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

10. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү: кирәкле мөһим эзләнә  торган сүзләрне билгеләү; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау.

Коммуникатив күнекмә.

11. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү: бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү;

бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшченең  позициясен аңлау һәм кабул итә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү.

12. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру; язма һәм телдән, монологик һәм контекст сөйләм төрләрен оста файдалана белү: коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый  белү.

13.Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү: уку һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ чаралары аша  эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен,шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә компьютер технологияләрен куллана белү)