1. Кереш
Табигать ул — безнең әйләнә-тирәбез, туган ягыбыз, туган җиребез... Суларын эчеп туймас чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман-кырларыбыз. Без шул табигатьтә яшибез. Ул безне тудыра, безгә дәрт-дәрман биреп тора, көч-куәт өсти, сәламәтләндерә, матурлый, сафландыра, илһамландыра...
Табигать ул - безнең туган йортыбыз. Балыклар сусыз, җәнлекләр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый. Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, ул һәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше- табигатьнең аерылгысыз бер кисәге, дип әйтер идем мин. Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала, шуңа күрә аннан башка яши алмый. Табигатькә чыгып, без ял итәбез, кошлар җырын тыңлыйбыз, хуш исле үләннәр, чәчәкләр иснибез, күңелләребезне сафландырабыз. Мәрхәмәтлелек тамыры табигатьтән башлана. Ә мәрхәмәтлелек ул – мәхәббәт, ярату. Мәхәббәт – җәнлекләрне, кошларны, бар табигатьне ярату, саклау.
Фәнни-эзләнү эшемнең максаты булып, рус һәм татар әдәбиятында табигать темасының яктыртылуы тора. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
- әдипләребез иҗатына күзәтү ясау
- әсәрләрдә табигать гүзәллегенең бирелешен тоя белү
- күтәрелгән темаларның тәрбияви ролен ачыклау
Фәнни-эзләнү эшенең объекты булып, рус һәм татар әдипләренең әсәрләре тора. Әлеге объектны өйрәнүгә алынуның сәбәбе шунда: әсәрләрдәге төп фикерне табып, укучыга җиткеү, уйланырга мәҗбүр итү.
Фәнни-эзләнү эшенең структурасы керештән, төп өлештән, йомгаклау өлешеннән, файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Бу эшнең практик әһәмияте шунда: әлеге әсәрләр аша табтигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
2.1. Татар прозасында табигать темасының яктыртылуы
Табигать – без сулаган һава, безне иркәләгән җил, җылы кояш нурлары... Табигать –Ана, Җир-ана дибез. Беркем дә табигатькә битараф түгел. Һәр язучы, шагыйрь, рәссам, композитор табигать турында язмый калмый. Алар һәрберсе үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә. Әйе , һәркем табигатьне матур итеп , аны үз мәхәббәте белән , шигъри бизәкләргә төреп , ямьләндереп күрә. Туган җиребезнең табигатендә сокландыргыч урыннар, чыннан да, бик күп. Яшел тугайлы болыннарга ,балыклы , кош – кортлы агымсуларга , түгәрәк күлләргә бай ул.
Г.Ибраһимов – пейзаж остасы. Ул әдәби әсәрдә табигать күренешләрен тасвирлау аша үзенең геройларының табигатькә мөнәсәбәтен, туган илгә мәхәббәтен, аның матурлыгына соклануын тасвирлый. Кайсы гына әсәренә тукталсак та ("Яз башы", "Алмачуар", "Кызыл чәчәкләр", "Табигать балалары"һ.б), һәрберсе укучының күңеленә үтеп кереп, матур тойгылар уята, табигатькә мәхәббәт тәрбияли, тормышта кирәкле сыйфатларны булдыруда ярдәм итә.
Балаларның яраткан язучысы Абдулла Алиш әкиятләренең күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган. Аның әкиятләрендә аеруча күзгә ташланган нәрсә ул- язучының табигатькә булган мәхәббәте, аны яхшы белүе, матурлыкны башкаларга да җиткерү омтылышы һзм гадилек. Әдип табигатьне, хайван һәм кош- корт тормышын кайсы яктан гына алып яктыртмасын, гади һәм аңлаешлы, җиңел формада сурәтләп бирә, вакыйгаларны катлауландырмый.("Нечкәбил", "Сертотмас үрдәк", "Кем көчле" һ.б.)
Табигать – кешенең яшәү урыны. Әйткәнебезчә, ул анда туа, яши, тереклек итә. Әмма кешегә матди азык кына түгел, рухи чыганак та кирәк. Әйе, табигать кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Кеше кечкенәдән табигать кочагында үсә.
Гомәр Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә ачык чырайлы Бикә карчык образы аша балаларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияли, табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аны сакларга өйрәтә. Язучы бу әсәре белән борынгыдан килгән гореф – гадәтләргә ихтирам тәрбияләргә , табигый байлыкларның кадерен белергә, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга чакыра.
Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау иманлы кешеләрдә борчылу уята. Табигатьне саклау проблемасы Ә. Баяновның «Сәяхәтнамә» поэмасында күтәрелә. Кешелек дөньясын саклап калырга чакырып, сәяхәтнамәнең ахырын ул болай тәмамлый:
Чаң кагам мин:
— Бар халыклар!
Барлык теләк-гадәтләрне
Буйсындырып бары акылга,
Кул бирегез бер-берегезгә
Җир хакына, яшәү хакына!
Кешеләр! Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк! Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу — безнең бурыч кебек фикерне аңлап була бу юллардан.
Таулар,урманнар,авыл күренеше аша туган як гүзәллеген тасвирлаган әсәрләр бик күп. Шулар арасында М.Әмирнең “Агыйдел” әсәре. Бу әсәрдәге табигать турындагы урыннарны бергә җыйсак, тулы бер сюжет булыр иде. Әсәрдәге матурлык аша язучы вакыйгаларның чынлыгына ышандыра, кешеләрне, аларның эш – гамәлләрен ачык итеп күз алдына китерергә ярдәм итә.
Әдәбиятта пейзаж аша кеше күңеле, язмышлар тасвирланган әсәрләр шактый. Мәсәлән, Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендәге гүзәллек, якты кояш, чәчәкләр, кошлар сайравы – Хәят күңелендәге хисне ачу өчен бирелә.
Ә.Еникиның “Матурлык” хикәясендә табигать искиткеч матур итеп тасвирлана, шушы матурлыкны күреп үскән кешеләр ямьсез була алмый. Автор кеше белән табигать арасындагы гармония бозылмасын дигән фикерне җиткерә кебек укучыга.
Туган якның табигате һәркемнең күңелендә тирән хисләр уята. Табигать кешеләрне матурлыкны күрергә өйрәтә.Шуңа күрә язучылар үз әсәрләрендә туган яклары, аның табигате турында язалар, чөнки кешеләр тормышын табигатьтән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Нәбирә Гыйматдинованың барлык әсәрләре табигать белән бәйләнешле. Аларның нигезендә "кеше- табигать баласы" дигән әйтем үзәккә куела. Язучының төп геройлары- табигать балалары. Әдибә әсәрләрендә кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булганда гына адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була. Шулар белән укучылар күңеленә тагын да якыная.
Без- табигать балалары, ә табигать- безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигатьнең кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа буйсыныйк!
2.2. Татар шигъриятендә табигать темасы
Табигать безгә – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк. Шушы матурлыкны шигырь юлларына салучыларыбыз шактый.
Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче. Г.Тукай үзенең шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган шагыйрь. Ул күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Шагыйрьнең пейзажы туган туфрактан, балачагы үткән Кырлай якларыннан аерылгысыз. Пейзаж күп очракта сабыйлык хатирәләре аша үтеп тасвирлана. Тукайның туган як табигатенә балаларча мәхәббәте сизелеп тора. Шигырьләренең исемен дә күңелгә якын, үз итеп «Туган җиремә», «Туган авыл», «Җәйге таң хатирәсе» һ. б. дип атый.
Тау башында салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
(Г.Тукай “Туган авыл”)
- дип яза шагыйрь туган авылының матурлыгына сокланып. Г.Тукайның табигатькә багышланган шигърияте укучыны дөньяга гаҗәпләнеп карарга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.
Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә табигатьнең төрле җан ияләре образлары аша укучыда кешелеклелек, йомшак күңеллелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли. Читлектән чыгарылган сандугачның сайравы кызда шатлык хисе уята.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, —
Бул яхшы, рәнҗетмә,
Һәм тимә син миңа!
Килде дә бер явыз аучы
Атты үтерде аны мылтык белән
(«Фатыйма һәм Сандугач »)
- дигән юллар укучыда табигатьнең тере җан ияләренә кызганучан, мәрхәмәтле караш тәрбияли.
Табигать үзенчәлекләрен тирән аңлап язганлыктан, Г. Хәсәнов кошларны, җәнлекләрне, хәтта үсемлекләрне дә нәкъ кешеләр турында язган кебек, җанландырып, кызыксынып укырлык итеп яза. Ул табигатькә чын күңелдән соклана, хәтта аның кайбер күренешләренә гаҗәпләнә, хәйран кала, аларны эчкерсез беркатлылык белән ярата белә. «Табигать таңга калдырырга ярата, үзен һәрдаим көтелмәгән яктан ачып сала»,— ди ул.
И.Юзеев табигатькә гашыйк шагыйрь дияргә була. Аның барлык шигырьләрендә дә кыр чәчәкләредәй гади, саф рух чагыла. Ул табигатькә игътибарлы, үтә сизгер һәм күзәтүчән мөнәсәбәте белән аерылып тора.
“Каеннар” ны мин телим!
“Каеннар” ны !
Андый җыр бездә юк! Дисез?
Табыгыз! Мә - мең булсын!
Ул җыр булмаса, башкасын
Но... Безнеңчә моң булсын
Барыбер каен булсын.
(" Мәңгелек белән очрашу")
Хәзерге яшьләрдә табигатьтән читләшү, шәһәрдә яшәү омтылышы көчәйде. Балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт Галиевне тормыштагы үзгәрешләр: табигатьне саклау, авыл-шәһәр, балалар-өлкәннәр проблемалары кызыксындыра. Аның кечкенә герое табигать эчендә яши, табигатьтәге үзгәрешләргә сизгер, матурлыкны күрә белә. Шагыйрь табигатькә булган дорфа мөнәсәбәтнең төзәтеп булмаслык үкенечле хәлләргә китерү мөмкинлегенә басым ясый.
Яшел урманда, яшендәй,
Балталар ялтырыйлар.
"Быел кемгә чират",-диеп,
Чыршылар калтырыйлар.
"Яңа ел җитә" дип исемләнгән әлеге дүртьюллыкта күпме яшерен рәнҗеш салынган...
Ш.Галиев баланы бүгенге җәмгыятьнең кешелекне борчыган олы һәм тирән каршылыкларына, катлаулы күренешләренә алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән үк табигатьне саклаучы, аны яратучы, кешелекле шәхес тәрбияләргә омтыла.
Роберт Әхмәтҗановның шигъри әсәрләре тематик яктан бай һәм күптөрле. Әмма шагыйрьнең кайта-кайта мөрәҗәгать иткән даими темалары да юк түгел. Шундый “хикмәтле” темаларның берсе- табигать. Авторның иҗатында өч шигырьнең берсе турыдан-туры табигать күренешләрен тасвирлауга багышланган:
Таралды инде болытлар,
аязды һавалар.
Иделдә зәңгәр дулкыннар
ярларга кагалар:
“Саумы, кояш,
саумы, иртә,
Исәнме!” диләр...
(“Саумы кояш!”).
Табигать Р.Әхмәтҗанов өчен тематик язу объекты гына түгел. Аңардан шагыйрь башка темаларны ачуда төп җирлек, фон, шигъри бер алым буларак та файдалана. Туган авылы турында язамы ул, әти-әнисе, якташлары-игенчеләр тормышын тасвир итәме, бала чагын искә төшерәме, мәхәббәте яисә яшәү яме хакында сүз алып барамы- янәшәдә һәрвакыт табигать!
Г. Афзал табигатьне үзенчә күрә: аның һәрбер үсемлеген, агачын үзенчәлекләре белән кабул итә, шигырьләрендә зирекләре җырлый, тирәкләре төш күрә, хәтта апрель җиле бии-бии исә.
Әйе, шагыйрь туган җиребезнең матурлыгын, сихәтле көчен сурәтләгән вакытта, кеше рухын табигать сурәте аша тирән итеп тасвирлый ала, шуңа күрә дә аның лирик каһарманы − көчле ихтыярлы шәхес.
Ш.Маннур шигырьләрендә укучылар күңеленә кошлар, җәнлекләр, җир-сулар һәммәсе дә безнең дусларыбыз дигән гыйбарә салып куя. Шуның аша табигатькә сакчыл караш тәрбияли, балаларны табигатьтәге һәр мизгел белән соклана белергә өйрәтә. Автор "Җәй җыры". "Су буе", "Лагерьда", "Туган ягым", "Печән җыйганда" кебек шигырьләрендә туган якның урман-кырлары, тауларының, суларының поэтик картинасын рәсемләп, балада табигатькә, туган авылына мәхәббәт тәрбияли. Нәни герой туган якның шифалы яңгырларын, назлы кояшын, җылы җилләрен тоя, чишмә суларын эчеп көч җыя.
Табигать образларына мөрәҗәгать итү Хәсән Туфан иҗатында төп урынны алып тора. Табигать нәкъ кешеләрчә хәрәкәт итә. Табигать күренешен кеше хәрәкәте белән чагыштыра шагыйрь, шигырьнең образлылыгы үзенчәлекле төс ала. Туган иленә, туган җиренә булган тирән мәхәббәтен туган табигатькә мөнәсәбәте ярдәмендә гәүдәләндерә:
"Яшел шәлең белән күләгәләп,
Ял иттер бер, сеңлем, ак каен, -дип яза шагыйрь.
2.3. Рус әдәбиятында табигать темасының яктыртылуы
А.С. Пушкин шигърияте күпкырлы.Ул рус табигатен бик яраткан һәм кадерләгән. Табигать аны күп яңа шигырьләр иҗат итәргә рухландырган. Шундый шигырьләрнең берсе-"Көз". Шагыйрь көзне башка ел фасылларына караганда артыграк яраткан. Бу аның күңел халәте белән бәйле. Әлеге шигырендә автор һәр ел фасылын сурәтли һәм аларны ни өчен яратмаганлыгы турында аңлата.
Пушкин үзенең шигырьләрендә туган табигатенең кабатланмас матурлыгын ача, аны күрергә һәм тоя белергә мәҗбүр итә. Шигырьләрен укып, диңгезгә сәяхәт итәбез, Кавказ биеклекләреннән сокланабыз, үзебезнең уйларыбызны, фикерләребезне тәртипкә китереп, авылның тыныч почмагында ял итәбез яки ераклаша барган кыңгырау тавышы ишетеп, кышкы юлдан атлыйбыз.
Пушкин шигъриятендә табигать безнең алдыбызда бөтен матурлыгы белән җанлана. Аның иҗатында табигать- сихри авазлар белән тулган могҗизалы дөнья.
М.Ю.Лермонтов шигърияте хәтта лирик әсәрләр укырга яратмаганнарны да ваемсыз калдырмый. Аның иҗатының характерлы сыйфатларның берсе-шартлылык һәм хис. Ул кеше хәтерендә озак уелып кала торган ачык образлар барлыкка китерә. Яфраклар кыштырдавы, кызу чүл җыры, тау чишмәләренең чылтыравы һ.б. шигырьнең беренче юлларыннан ук күңелгә үтеп керә. Агачларны, җилне, тауларны, тигезлекләрне, кырларны җанлы итеп бирә белү сәләте шигырьләрен әйтеп бетергесез үткен итеп күрсәтә. Аның язу стилен йөзләгән шигъри әсәрләр арасыннан аерып алу бик җиңел.
Лермонтов шигъриятенең үрнәге итеп "Саргайган басу дулкынланганда" шигырен китерергә була. Тыныч елга агышы кебек гади һәм гадәти көзге кыр рус табигатенең символына әйләнә.
Есенин иҗаты белән таныша башлагач, аның шигырьләрендәге сүзләрнең йөрәк түреннән үтеп чыкканлыгын аңлыйсың. Чөнки үз туган ягыңның, Ватаныңның табигатен яратканда гына шундый тирән эчтәлекле шигырьләр язып була. Табигатьне сурәтләгәндә Есенин гади генә сүзләр кулланган кебек, ләкин алар җыр кебек яңгырый, кеше хисләре белән чагыштырылып, ачык итеп бирелә. Аның шигырьләрендә табигать җанлы, ул уйлый, елый, күңелсезләнә, көлә. Шагыйрь әйләнә-тирәбездәге гади генә әйберләрне дә күрергә, яратырга өйрәтә. Ул кешелек, хайваннар, үсемлекләр дөньясын туганлык җепләре белән берләштерә, аларны җанландыра ( "Каен", "Язгы кич", "Кыш", "Нарат һәм елга" һ.б.)
Есенин кешеләрнең чәчәкләрне, агачларны, хайваннарны юк итүдән туктар вакыт җитәр дип хыялланган. Аның шигырләрен укып, без кешенең ак каен, карт өрәңге, миләш куагы кебек агачлар белән туганлыкны сизәбез, алар өчен без үзебез җаваплы икәнлегебезне тоябыз. Шул хисләр безгә табигатьне сакларга ярдәм итәчәк.
Тургенев-XIX гасырның танылган пейзаж остасы. Ул Лермонтов һәм Есенин кебек табигатьне җанландырып кына калмый, ә кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтә. "Язучы язмалары"нда табигать Ватан образының мөһим бер өлеше итеп бирелә.
Автор табигатьне сурәтләп, үз героеның эчке кичерешләрен ача. Мәсәлән, "Аталар һәм балалар" романында табигатьтәге үзгәрешләрне биреп, үзенең герое Аркадийның күңел халәтен күрсәтә.
Тургенев табигатьне аңлаган, аның закончалыклары алдында баш игән. Автор күп мәртәбә табигать законнарының кеше омтылышларыннан, планнарыннан, аның тормышыннан бәйсез хәрәкәтен билгеләп үтә. Язучы әсәрләрендә табигать чынбарлыкта гади һәм ачык, әмма кеше көченә карата катлаулы һәм серле.
А.К.Тостой-XIX йөзнең танылган шагыйре. Шигырьләрендәге уңай геройлар тормышларының иң кадерле минутларында да табигать белән бәйләнгәннәр, ә тискәре геройлары беркайчан да аның белән бирелмиләр, алар элемтәдән мәхрүм.
Табигать теге яки бу геройның характер сыйфатларын тулыландырып, аның эчке дөньясын тирәнтен аңларга ярдәм итә, кәефен, күңел халәтен ачып бирә.("Төбәгем минем, туган төбәк")
Шагыйрьнең табигатькә дан җырлаган шигырьләренә бөек композиторлар тарафыннан җырлар язылган. Чайковский гади, әмма дулкынландыра торган әсәрләрен әйтеп бетергесез яңгырашлы дип санаган һәм югары бәяләгән.
Толстой үз иҗатында сүзләр ярдәмендә туган ягының матурлыгын сурәтләп кенә калмый, ә Ватанга мәхәббәтен дә җиткерә. Аның иҗаты безне тормышка өйрәтә, укучыда яхшы сыйфатлар тәрбияли.
3. Йомгаклау
Иҗатларыннан күренгәнчә, әдипләребез нинди генә өлкәдә иҗат итсәләр дә, сайлаган теманы ныклы өйрәнеп, ягъни үзләрен чолгап алган дөньяны, гомумән, тормышны өйрәнеп, бигрәк тә табигать күренешләренә мөрәҗәгать итеп, шулар аша кеше күңеле, кичерешләре белән бәйле хәл-вакыйгаларны сурәтләргә, аларга олы мәгънә салырга яраталар. Аларның әсәрләре, эстетик ләззәт бирү белән бергә, укучыга табигать турындагы белемен арттырырга да ярдәм итә. Китаплары аша без табигатьнең үзебез моңа кадәр җитәрлек игътибар итмәгән бик күп яңа серләренә, беренче карауга күзгә чалынмый торган гаҗәеп нечкә үзенчәлекләренә төшенәбез... Табигатьнең биниһая чиксез рухын, мәңгелеген, бетмәс-төкәнмәс матурлыгын, төсләр, исләр байлыгын әсәрләрдән укып беләбез.
Гомумиләштереп әйткәндә, рус һәм татар әдәбиятында табигать зур урын алып тора. Шагыйрьләр һәм язучылар, үзләренең әсәрләрендә төрле сурәтләү чаралары кулланып, туган як табигатенең кабатланмас матурлыгын ачалар, аны күрергә һәм тоя белергә мәҗбүр итәләр һәм шул әсәрләре белән кешеләргә: “Табигатьне саклагыз!” – дип әйтәләр кебек. Аларның әсәрләре безне асылыбызга кайтара, табигать дөньясы белән тагын да якынайта. Киләчәк буын вәкилләре дә әлеге әсәрләр аша гүзәллек дөньясын күреп, тоеп, киләчәктә аны кайгыртып яшәсә иде.
Файдаланылган әдәбият исемлеге:
1. Баянов Ә. - “Сәяхәтнамә”.
2. Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.- 13б.
3. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. – Татар әдәбияты. Теория. Тарих . – “Мәгариф” нәшрияты. - 2004.
4. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х.- Татар балалар әдәбияты: гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йртлары өчен уку әсбабы.-Казан:"Хәтер" нәшрияты (ТаРИХ),-2009.
5. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан: Татарстан Республикасы ”Хәтер" нәшрияты (ТаРИХ), 2002.
6. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. – Казан. “Раннур” нәшрияты. – 2001.