Тема: “Солдатта булган диләр...” ( Встреча с демобилизованными воинами, солдатами разных лет)
Цель:
1.Развитие нравственно-патриотического воспитания подростков;
2.Воспитание любви и уважения к своему народу, истории страны, бережного отношения к ветеранам, к бывшим защитникам Отечества;
3.Привитие священного чувства любви к своей Родине, постоянной готовности к ее защите, показать воинскую доблесть, несгибаемое мужество и стойкость русского народа.
Форма организации деятельности детей: общешкольное мероприятие.
Выставка: фотографии,фотоальбомы, абмундирование солдат разных лет.
Ведущий 1: Добрый день!
Ведущий 2: Исәнмесез, хормәтле кунакларыбыз, укучылар! Очрашуны башлыйбыз!
1 бала: Бер бәйрәм бар февральда
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
2 бала: Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә –
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
3 бала: Ул солдатлар бәйрәме.
Без котлыйбыз аларны,
Әтиләрне, абыйларны
Һәм бөтен солдатларны.
4 бала: Бигрәк күңелле икән
Дуслар җыелган җирдә.
Бәйрәм итәбез буген
Абыйлар белән бергә.
1 өлеш.
Солдаты - Вы незаменимы!
И долг Ваш - Родине служить.
Вы так горды, вы так красивы!
В стране надежней с вами жить!
Принять удар Солдат готовый-
Бесстрашен, волен и умен.
Непобедимый и здоровый-
Он защищать страну рожден!
Солдату так не просто там,
Вдали от дома и от мамы!
Уверенно победу брал,
Каков же дух его упрямый!
Страшно порой идти в атаку,
Ведь трудно -воевать!
За вашу смелость и отвагу
Хотим "Спасибо" Вам сказать !!!!
Песня “РОССИЙСКАЯ АРМИЯ”
Музыка Людмилы Лядовой
Стихи Ирины Гвоздевой
Ведущий1: Белгәнебезчә, тиздән безнен 23 февраль – Ватаныбызны саклаучылар көне җитә. Нинди бәйрәм соң ул безнен 23 февраль? Нәрсәсе белән соң ул данлыклы? Кем әйтә ала?
1 укучы:
23 нче февраль тарихыбызга, Кызыл гвардия отрядларының 1918 елда, Псков һәм Нарва янындагы сугышларда Германия солдатларын тар-мар итү көне итеп кереп кала. Менә шушы беренче җинүлэр, Россия илендә беренче “Кызыл армия” барлыкка килүгә беренче адым булып тора. Һәм шушы көннән башлап, безнең илебез, 23 февраль бәйрәмен уткәрә башлады.
2 укучы:
Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү ул. Ата-бабаларыбыз үрнәгендә, Ватан сагына басып илебез мөстәкыйльлеген яулаган еллардан алып бүгенге көнгә кадәр ничәмә-ничә егетебез армиядә хезмәт итеп кайтты. Аларның берсе дә солдат исеменә тап төшермәде, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәде.
Ведущий 1::
Хөрмәтле укучылар, безнең белән бүген очрашуга әле куптән түгел генә армия сафларында булып кайткан егетләребез дә килде. Алар сезгә бүген үзләренең армиядә булган вакыйгалары турында сөйләп, армия тормышы белән таныштырып үтәрләр. Безнең Кичүчат авылында алар берничә, ягъни мәсәлән, Фазлиев Ирхэт, Бикмучев Салават, Шайхутдинов Айнур, Рахимов Айнур, Мухаметситдиков Әнфәс. Шулай ук бәйрәмебезнең түрендә күптән армия сафларыннан кайткан, тормыш юлын үткән олы абыйларыбыз да утыра.Әлбәттә сүзне беренче аларга бирәбез. Үзләренең солдат хезмәтләрен искә төшереп үтсеннәр эле.
Ведущий 2: Сегодня у нас, юного поколения, воспитывают патриотические чувство и качество. Что значит быть настоящим патриотом?
У наших ребят тоже есть вопросы. Ребята задают вопросы.
Ведущий 1:
-Хөрмәтле солдатларыбыз, сез үзегезнең армия сафларында хезмәт итүегез турында бераз сөйләп утә алмассыз микән?
- Есть такая профессия «Родину защищать», считаете ли Вы, что каждый юноша или мужчина должен уметь держать в руках оружие? Или всё же это лучше делать профессионалам?
- В минуты опасности задумывались ли Вы о цене своей жизни?
- Были ли в вашем окружении люди, на которых вы хотели бы быть похожими?
- Беренче тапкыр повестка килеп төшкәч тә ниндиерәк хисләр тойдыгыз?
Солдат ашы, солдат ашы,
Солдат ашы май гына,
Кайтырга да күп калмады,
Егерме дүрт ай гына, дисәләр дә армиядә ашау мәсәләсе ничегрәк?
Ир - егетләрдә нинди сыйфатлар булырга тиеш?
Сездә ул сыйфатлар бар дип әйтә аласызмы?
Хезмәт иткән вакытта әти-әнине, туган якны, дусларны сагындыра. Ул сагынуны җиңеп буламы?
“Дезертирство” дигән сүз нәрсәне аңлата, егетләр? (частьтан качу)
Сез хезмәт иткәндә булгаладымы? Ниинди наказание бирелә иде?
Армия сезне нәрсәгә өйрәтте?
Хәзерге яшьләргә ни дип әйтер идегез. Барыргамы әллә юкмы?
Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен хәзерге яшьләр армиядән качып йөриләр?
Үзегез хезмәт иткән чорда сезнең өчен иң кыены нәрсә булды?
Бүгенге солдат хезмәте турында фикерләрегез?
- Бүгенге очрашуда кунакларыбызга тагын бер сорау бирәсем килә:
Егетләр армиягә барырга тиешме?
Булачак солдатлар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Ведущий 1:
Әйе, бүген бу сорау һәркемне борчый. Без армия тулы тәртип булсын, илләр-көннәр тыныч булсын, егетләребез өчен ул чын мәгънәсендә чыныгу, тормышка әзерлек мәктәбе булсын дигән теләктә калабыз.
Ведущий 2: Кем бүген Армия сафларында хезмәт итәргә тиеш? Россия дәүләтендә бу ничек каралган, шул турыда презентация карап үтәбез. (Презентация)
Танец “Катюша” .
Ведущий 1:
Шулай итеп очрашуыбызның ахырына якынлаштык. Бүген мәктәбебездә укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында, авыр солдат хезмәтендә булып , туган җирләренә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан солдат егетләр белән очрашу-чын күңелдән сөйләшү булды. Сезгә безне хөрмәт итеп, чакыруыбызны кире какмыйча килгәнегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә тормышыгызда, эшегездә уңышлар теләп калабыз. Якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме белән котлыйбыз. Рәхмәт сезгә!
Ведущий 2:
Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә яшәү өчен яратылган. Ә сугышлар алар безнең йөрәк яралары, мәңге төзәлмәс йөрәк яралары.
Ведущий 2: Уважаемые гости, мы благодарим Вас за то, что Вы со своими товарищами всегда отважно и стойко стоите на защите нашего Государства. За мир, благополучие, согласие – мы говорим вам СПАСИБО! Мы будем помнить о нашей встрече и обязательно ждём Вас ещё к нам в гости! От всей души хотим поздравить Вас с наступающим праздником- Днём защитника Отечества, и пожелать вам здоровья, мира, добра и благополучия!
Ведущий 1: Подходит к концу время нашей встречи. Встречи с необыкновенными людьми, которых мы порой не замечаем, проходя мимо.
Хочется сказать, что у каждого, кто был сегодня в этом зале останутся в душе гордость за земляков. И хочется выразить благодарность тем, кто выполнял долг перед страной. Низкий вам поклон!
1 чтец. Российский воин бережёт
Родной страны покой и славу!
Он на посту – и наш народ
Гордится Армией по праву.
2 чтец. Спокойно дети пусть растут
В Российской солнечной Отчизне
Он охраняет мирный труд,
Прекрасный труд во имя жизни.
Песня «Наша армия самая сильная» ( в руках флажки, шары)
Ведущий 1: Приглашаю всех участников встречи на общую фотографию.
2 часть встречи -Чаепитие.