муниципальное бюджетное дошкольное
образовательное учреждение «Детский сад села Вахитово»
Кукморского муниципального района Республики Татарстан
СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА
«БЕЗНЕҢ НЫК ГАИЛӘ»
Составитель: Низамиева Г.Р.
музыкальный руководитель
2021
Тәрбияче.
“Хәерле көн”,- диеп башлыйм әле!
“Исәнмесез”,- диеп дәшәмен.
Барлык кунакларга барып җитсен
Ямьле язның кайнар сәламе.
Балалар.
Кояш көлеп карый безгә, күзләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага диңгез ягына.
Агачка кунып, чыпчыклар чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар эй җырлашалар.
Гөрләвекләр ага, кояш елмая,
Торналар үтте тезелеп бая.
Гөрләвекләрдә уйный үрдәк, каз.
Илне яшәртеп, шаулап килә яз.
Җыр “Яз килә”
Көннәр аяз, күктә алсу, нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы – сагынып көткән яз килә.
Әйтегезче: кайсы вакыт яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам, әмма яз күңеллерәк.
Күңелләргә шатлык өстәп, ашыгып ямьле яз килә.
Бүген әниләр бәйрәме, - шуңа җырлыйсы килә!
Җыр “Әниләр бәйрәме”
Шигырь “Әниләр бәйрәмендә”
Әй ачу чыкты абыйга- Әнием мактый абыйны:
Шундый иртә торган ул. – Әй уңган улым, син, ди.
Мин торганчы бөтен эшне Бөтен эшкә өлгергәнсең,
Бетергән дә куйган ул. Минем уң кулым син,-ди.
Утыннарда кисеп керткән, Ә абыем рәхәтләнеп
Ишегалдын көрәгән. Көлеп тора бер читтә.
Аның күпме эшләгәнен Көл, әйдә, көл, синнән әле
Әнием дә күрмәгән. Үч алырмын ничек тә.
Әниләр бәйрәме тагын
Килеп җитәр бер елдан.
Шулчакта күрерсез менә-
Кем өлгер дә, кем уңган.
Тәрбияче.
Җылы ләйсән яңгыр ява
Шыбыр-шыбыр.
Йөгереп чыга бала-чага,
Ыбыр-чыбыр.
Яшен яшьни, күкләр тетри
Дөбер-шатыр!
Курыкмыйлар, кулларында
Зонтик-чатыр...
Зонтиклар белән кызлар биюе.
Шигырь “Малайлар сөйләшә”
Мин үскәч абый булам! Аннары бабай булам.
Ә мин бабай булгач та, гел әйбәт малай булам.
Мин үзем әти булам.
Ә мин дәү әти булам.
Үскәч кем буласымны мин әле әйтми торам.
Мин батыр солдат булам.
Ә мин космонавт булам.
Ә мин Третьяк булам, капкада сакта торам.
Ә мин бик озын булам, үсәм әле тагын да.
Ә мин начальник булам, йөрим “Волга”да гына.
Мин комбайнчы булам кырда иген урырга.
Ә миңа әни, үскәч, куша кеше булырга.
Шигырь “Шофёр булам”
Мин дә әтием шикелле, шофер булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт машинам белән уйныйм.
Тизрәк үсеп шофер булсам, нишләргә белер идем:
Урамдагы бар баланы утыртып йөрер идем.
Җыр “Шофёр буласым килә”
Шигырь “Әнием”
Әнием минем матур, Битләре аның кайнар,
Күзләре якты, көләч. Ә куллары йоп-йомшак.
Шундый күңелле була, Конфетта кирәк түгел,
Ул өйгә кайтып кергәч. Кирәк түгел курчак та,
Мин елышам әнигә Чөнки мин әниемне
Әни миңа елыша. Алдым инде кочаклап.
Тәрбияче.
Күрегезче нинди матур кызлар чыга бирегә,
Сезнең өчен бик тырышып өйрәнгәннәр биергә.
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр аяклары талмасын.
Безнең нәни матрёшкалар сокландыра барысын.
Балалар.
Котлыйбыз сезне, әниләр, көләч йөзле әбиләр,
Эштә уңган апала, 8 Март белән!
Әнием минем матур, күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була, ул өйгә кайтып кергәч.
Әнием, кадерлем! Син энҗе бөртегем!
Син хөрмә җимешем, син йөрәк тибешем.
Конфетта кирәк түгел, кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне алдым инде кочаклап.
Бию “Мы весёлые матрёшки”
Тәрбияче.
Кар ява да, кар ява, көчле буран котыра,
Ә мин тәрәзәгә карап, сине көтеп утырам.
Ой, снег-снежок, белая метелица,
Синең бүген килүләрең что-то мне не верится.
Бию “Ой, снег- снежок”
Уен “Принцесса на горошине”
Уен “Домохозяйки”
Шигырь “Оекбаш”
Кыш көне салкын булса да, Сарык йоны җылы була,
Һич туңмый минем аяк. Бар бит тагын шунысы-
Җылыта аны дәү әни Күчкән аңа дәү әнием
Бәйләп биргән йон оек. Кулларының җылысы.
Тәрбияче.
Моряк биюен биергә хазер чыга егетләр,
Алар шундый булдыралар, шаккатсыннар әниләр.
Раз, два, каты бас, идән сынмасын иде,
“Яблочко” биюгә генә бераз чыдасын иде.
Моряклар бию “Яблочко”
Шигырь “Әбиләрдә кунакта”
Коймагы да коймагы,
Агып тора каймагы!
Табада пешеп тора,
Табынга төшеп тора.
Кайнар! - Ялан кул тотма,
Тәмле! - Телеңне йотма.
Син телең йотсаң, Нәбирә,
Кем рәхмәт әйтер әбигә?!
Тәрбияче.
Әйе шул, әбиләр шундый оста, тәмле пешерәләр инде. Безгә кунакка да бүген әбинең йөмры икмәге тәгәрәп килеп җиткән. Менә барысыннан да качкан да киткән. Әйдәгез әле моның тарихын карап үтик.
“Йомры икмәк әкияте”
Тәрбияче.
Ай, җитез дә инде син, йөмры икмәк. Ак юллар сиңа, шулай беркемгә бирешмичә теләгән җирләргә тәгәрәп барып җит.
Балалар.
“Әни” диеп язып куйдым яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый “әни” сүзен таптарга.
Күтәренке күңелле, бар да көләч, шат бүген.
Күктә кояш елмая, яшералмый шатлыгын.
Тып-тып тама тамчылар, җырлап бәйрәм көенә.
“Бәйрәм бүген!” дип, гүя тамчылар да сөенә.
Җырлыйсы килеп кенә тора бүген безнең дә,
Көтеп алган бәйрәме бүген һәммәбезнең дә.
Җыр күтәрә күңелне, бар да көләч, шат бүген.
Бүген әни бәйрәме, сигезенче март бүген.
Җыр “Әниемә”
Тәрбияче.
Әрле-бирле йөрисен, сикереп-сикереп биисең,
Тыпыр-тыпыр тыпырдыйсың, күз тияр дип белмисең.
Татарча бию
Тәрбияче.
Татар гореф-гадәтләрен беркайчан онытмыйбыз,
Милли хазинәләр итеп күңелләрдә саклыйбыз.
Калфак белән кәләпүшнең матурлыгын күрегез.
Гел дә олы хөрмәт белән башка киеп йөрегез.
Җыр “Кәләпүшем-калфагым”
Шигырь “Бүләк”
Нәни кыз Гөлчәчәк Су сибә аларга
Салкын кыш көнендә Һәр иртә һәм кичен,
Чәчәкләр үстерә Беләмсез ул шулай
Тәрәзә төбендә. Тырыша ни өчен?
Тиздән бит әниләр
Бәйрәме җитәчәк,
Шул көнгә зур бүләк
Әзерли Гөлчәчәк.
Уен “Балаңны тану”
Уен “Кер кыстыргычлар җыю”
Тәрбияче.
Матур бию, классик бию, салмак бию – вальс бит ул.
Әнә, чыга безнең парлар тотынышып кулга кул.
Әкрен генә чайкалалар, уңга-сулга әйләнеп,
Вальс биергә тырышалар, моңлы көйгә көйләнеп.
Бию “Вальс”
Шигырь “Хәрәкәттә-бәрәкәт”
Әбием намаз укый- Иеләдә дә турая ул,
Мин читтән карап торам; Турая да иелә-
Аның һәр ым-хәрәкәтен Шуңа, ахры, әбекәйнең
Искәреп, барлап торам. Сызламыйдыр биле дә.
Өч тә түгел, дүрт тә түгел- Хәрәкәттә-бәрәкәт, ди,
Нәкъ биш мәртәбә көнгә Минем әби тапкыр ул,
Әбекәем намаз укый Көн дә физзарядка ясый-
Мин аңламаган телдә. Шуңа көләч, матур ул.
Балалар.
У меня есть бабушка, я её люблю.
Бабушке любимой песенку спою:
Тра-ля-ля, тра-ля-ля,
Бабушка хорошая, милая моя.
Минем әби бик әйбәт гел көлеп кенә тора.
Балакаем, дип, әйтеп, сөеп иркәләп тора.
Ак яулыклы, көләч йөзле, шат күңелле әлбәттә.
Кем ул, диеп сорыйсызмы? – Дәү әнием әлбәттә.
Җыр “Дәү әнигә бүләккә”
Балалар.
Бик зур үстем инде мин, әнигә булышам.
Үз ботимкамны үзем кияргә тырышам.
Йөзең синең һәрвакытта балкып тора, әнием.
Аш-суыңнан, тәмле исләр, аңкып тора, әнием.
Мин сине яратып, иркәләп торырмын.
Мин сиңа тормышта таяныч булырмын.
Әниемнең эше күп: бәйли миңа оек.
Бүген бөтен уенчыкны үзем куйдым җыеп.
Өйгә кайтсам, өй балкыган – өйгә нур иңгән!
Ерак җирне якын итеп, әбием килгән!
“Әни” диеп язып куйдым яңа яуган ак карга.
Таптамагыз! Һич ярамый “Әни” сүзен таптарга.
Тәрбияче.
Гармун уйнаган егеткә кызлар күзе төшәрлек.
Тартып җибәр әргәнеңне – моңлы көең җитәрлек.
Эх, бии итек-читекләр гармун тавышларына,
Дәртле җырыгыз күмелсен халык алкышлавына.
Җыр “Бииләр итек-читекләр”
Шигырь “Әти белән бергәләп”
Әниләрнең бәйрәмендә Әнием бер безгә карый,
Безнең өйдә бер гадәт: Бер безнең сыйга карый:
Чәй табыны әзерлибез Бу кадәрле нигъмәтләрдән
Әти белән бергәләп. Өстәл сынмаса ярый.-
Ашыгып, чәкчәк ясыйбыз,- Әй мактыйлар безгең сыйны:
Пешеп килә бавырсак. -И тәмле соң, уңган соң!-
Йә, кайсына өлгерергә, Әти белән мин пешергәч,
Бигрәкләр дә авыр чак. Нигә тәмле булмасын?!
Өйдәгеләр уянганда
Әзер инде һәммәсе,
Әти әйтә:”Булганы шул,
Ни диярсең, әнкәсе?”
Тәрбияче.
Гөлем, гөлем, гөлчәчәк, бакчада үсә чәчәк.
Кызыл, зәңгәр, ал төсле. Һәммәсе дә хуш исле.
Бу нинди хәл, яз җиткәч, яңа кар эреп беткәч.
Кулга тотып чиләкләр, болар җыя җиләкләр?
Бию “По малину в сад пойдем”
Шигырь “Минем әни иң әйбәт”
Кемнең әнисе иң әйбәт?Минем әни, әлбәттә.
Өйрәтә әни безне дә әйбәт, матур гадәткә.
Үзе бөтен эшкә оста,безне өйрәтә җайлап.
Мактый, күңелне күтәрә,иң кирәк сүзләр сайлап.
Иң чибәр әни минеке, толымнарын карачы.
Кояш кебек, нурлар сибәягымлы күз карашы.
Балалар.
У меня есть мамочка. Мамочка милая, мама моя.
Я мамочку люблю. Пусть это песенка, будет твоя.
У мамы скоро праздник, Ля-ля-ля-ля, ля-ля-ля-ля.
Я песенку спою. Пусть это песенка, будет твоя.
Җыр “Рәхмәт әниемә”
Тәрбияче.
Калфак кигән кыз баланың багып алчы йөзенә:
Нинди гүзәл татар кызы! – Күз тимәсен үзенә.
Килешеп тора түбәтәй аның күркәм йөзенә:
Нинди матур татар улы! – Күз тимәсен үзенә.
Үзе тыйнак, үзе горур, хак сүз булыр әйткәне.
Яратыр газиз Ватанны, сөяр әткәй-әнкәйне.
Дәү булгач та шулай калыр – татар баласы булып.
Әйтерләр: - Татар кызы бу! Диярләр: - Татар улы!
Бию “Татар кызлары матур”
Уен “Кер әлеп, җыярга”
Тәрбияче.
Бәхеттә, шатлыкта, исәнлектә, саулыкта,
Үтсен гомер юлларыгыз тазалыкта, байлыкта.
Җыр “Бәхеттә-шатлыкта”
Тәрбияче.
Хөрмәтле килгән кунаклар: әни, әби, апайлар,
Сезгә бәйрәм әзерләде үзегезнең сабыйлар.
Истәлекле бүләкләрне кабул итеп алыгыз.
Ялгышлыклар була калса, ачуланып калмагыз.
Бәйрәм программасы
Шигырь балалар.
Җыр “Яз килә”
Шигырь балалар.
Җыр “Әниләр бәйрәме”
Шигырь “Әниләр бәйрәмендә” Илназ
Зонтиклар белән кызлар биюе.
Шигырь “Малайлар сөйләшә”
Шигырь “Шофёр булам” Ленар
Җыр “Шофёр буласым килә”
Шигырь “Әнием”Алинә
Шигырь кечкенә балалар.
Җырлы бию “Мы весёлые матрёшки”
Бию “Ой, снег- снежок”
Уен “Принцесса на горошине”
Уен “Домохозяйки”
Шигырь “Оекбаш”Рамазан
Моряклар бию “Яблочко”
Шигырь “Әбиләрдә кунакта”Инсаф
“Йомры икмәк әкияте”
. Шигырь балалар.
. Җыр “Әниемә”
. Татарча бию (кечкенәләр)
. Җыр “Кәләпүшем-калфагым”
. Шигырь “Бүләк”Нәзил
. Уен “Балаңны тану”
. Уен “Кер кыстыргычлар җыю”
.Бию “Вальс”(кечкенәләр)
. Шигырь “Хәрәкәттә-бәрәкәт”Рания
. Шигырь Софья
.Шигырь кечкенә кызлар
. Җыр “Дәү әнигә бүләккә” (кызлар)
.Шигырь кечкенә малайлар
. Җыр “Бииләр итек-читекләр” (малайлар)
. Шигырь “Әти белән бергәләп”Кәрим
. Бию “По малину в сад пойдем”
. Шигырь “Минем әни иң әйбәт” Алия
. Шигырь Нәфисә
. Җыр “Рәхмәт әниемә” (кечкенә кызлар)
. Бию “Татар кызлары матур”
. Уен “Кер әлеп, җыярга”
. Җыр “Бәхеттә-шатлыкта”