СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценка посвященная ко дню рождения Г. Тукая

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценка посвящена ко дню рождения великого татарского поэта Г. Тукая

Просмотр содержимого документа
«Сценка посвященная ко дню рождения Г. Тукая»



Су анасы:Эх,эхм,Шүрәле,карале,син минем алтын тарагымны алмадыңмы,ә?(кесәләрен карый)

Шүрәле:Син нәрсә?Минем кулы,Былтыр кысканнан соң,һаман да авыртып йөри әле.

Су анасы(кесәсеннән такаркны алып) Шүрәле- дус,гафу ит, монда икән,кесәмә тыкканмын да онытканмын.Э-э-эх, хәтер элекеге кебек түгел инде, Габдулла әфәнде Тукаев безне үткән гасыр башында ук дөньяга тудырган иде бит инде. Шүрәле, исеңә төшер әле...

Шүрәле:Эйе шул, әйе...бик шәп вакытлар иде ул.Бәйрәмнәре генә ни тора...Тукта әле,бәйрәм дигәннән, без бүген дә монда юкка гына килмәдек бит.

Су анасы:Әлбәттә,бүген без монда бәйрәмкгә килдек.Бүген бит Бөек Тукаебызның туган көне.

Шүрәле: Балалар ә сез Тукайның кем икәнен беләсезме?

Су анасы:Сөекле шагыйребез Г.Тукай халык иҗатына зур хөрмәт белән караган.Ул : “Чын халык телен,чын рухын бездә тик халык журналыннан гына табы була”,-дигән.

Шүрәле: “Халык зур ул,көчле ул, дәртле ул, моңлы ул,әдип ул, шагыйрь ул” – дип халыкның үзенә дә югары бәя биргән Г.Тукай.Ул үзе дә халыктан өйрәнде, халкы өчен иҗат итте.Тукайның шигырьләре эчтәлекле, матур. Шуңа күрә халык аларны көйгә салган.

Су анасы:Менә тыңлап карагыз әле!( “Пар ат”)

Шүрәле:Эй, Су анасы, Су анасы дим!!!

Су анасы: Әйдүк! Тыңлыйм, Шүрәле!

Шүрәле: Су анасы, хәтерлисеңме, без яңа гына дөньяга туганда, татар халкы үз бәйрәмнәрен ничек үткәрә иде,ә!!!

Су анасы: Әйе,әйе ул Нәүрүз, Сабантуй,Сөмбелә бәйрәмнәре...Ә ул Каз өмәләре...(Шүрәле белән Су анасы күз алларына китерәләр) Нинди җыр җырлыйлар иде алар анда?

Шүрәле: “ Каз канаты” җырын җырлыйлар.

Шүрәле:ЭЭЭх, яшь чаклар, яшь чаклар...Карале, кемдер, кемдер килә түгелме?Әйдә , китик әле!

(сәхнәгә укучылар чыга)

  1. “Тукайга”

  2. “ Туры Тукай”.

  3. “Китап”

  4. “Карлыгач”

  5. “Җир йокысы”





Шүрәле белән Су анасы,бер укучы чыга.

Укучы: Хөрмәтле Шүрәле һәм Су анасы без сезгә кечкенә генә бүләк әзерләдек.

Су анасы: ООО, бу бит искиткеч!!!

Шүрәле: Без бүләкләрне бик тә яратабыз!!

Укучы: Безнең мәктәп укучылары сезгә әкият әзерләделәр.

Су анасы :Экияяя-т!

Шүрәле:УРРА!Әйдәгез! Әйдәгез тизрәк!!!



(“Кәҗә белән Сарык әкияте”)

Су анасы( күз яшьләрен сөртеп)И, балакайларым, рәхмәт сезгә!!1Булдырдыгыз!!!

Шүрәле:Су анасы, җитте сиңа, җылама инде!Я балалар бүләк ошамады дип уйларлар.

Су анасы:Гафу итегез,”яшь барган саен күңел нечкәрә”- диләр, чыннан да шулай бугай ул.

Укучы:Әллә елаттык инде без сезне” Алай булгач бераз көлдерергә дә кирәк!.

(”Тегермән”)



Шүрәле(Көлә) Ой рәхмәт! Шартлыйм дип торам,үзем кешеләрне гасырдан артык кытыклап көлдерәм, ләкин барыбер килеп чыкмый!!!

Су анасы:Шүрәле –дус, укучылар бик зурлап кунак иттеләр, әйдә инде без дә үзебезнең бүләкне тапшырыйк.

Шүрәле:Әйдә!!! Без сезгә бүләк итеп , без яшь чакта уйнаган уенны алып килдек.Ул “Без,без, без идек..” дип атала. (Уен уйнала)

(Балалар кулларын кулларына куеп әйтәләр)

Без, без, без идек,

Без 12 кыз идек.

Бер тактага тезелдек,

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык,

Таң атканчы юк булдык.

Кап та йом!

(Шүрәле балаларны көлдерергә тырышып карый. Бер кыз көлеп җибәрә.Җитте сезгз Шүрәле әфәнде,-ди)

Шүрәле:Картаелмаган икән әле!!!(Көлә) Ну кызлар, нишләтәбез аны?Шллә җырлатабызмы?

(Бер укучы җырлый)

Су анасы: Шүрәле, мин ит әле сиңа бер әйбер әйтәсем бар.

Шүрәле:Нинди әйбер инде ул?

Су анасы:Мин бит ни.. ни.. шигырь яза башладым.

Шүрәле: Нәрсә???

Су анасы:Әйе , менә тыңла әле! Көлмә, яме!

Туган тел- матур тел

Матур тел- туган тел,

Син дөньяда иң матур тел,

Син дөньяда иң туган тел!!! –Ну ничек? Шәпме?

Шүрәле:Көлүне тыярга тырыша) О-О-О, бу могҗиза ичмасам.Искиткеч!Ләкин без укчыларны тыңласак яхшырак булыр, (Читкә китә).Колак исән калыр ичмасам!



(Балалар шигырьләрен сөйлиләр)

1.”Туган телем”

2. “Бала белән күбәләк”.

3. “Читек”

4. “Мужик йокысы»

5. «Ай һәм Кояш”.



Су анасы: Эх, сөйлиләр дә соң сөйлиләршушылар!!!

Шүрәле:Сәгатенә карый) Карале, Су анасы, безгә кайтырга вакыт түгелме соң инде?

Су анасы: (урамга карап) Әйе шул, вакыт бигрәк тиз үтеп китте...Ләкин Г. Тукайның, һәр татар кешесе өчен туган тел гимны булган “Туган тел” җырын җырламыйча китмим мин моннан!!!

Шүрәле: Әйдәгез,чынлап та бергәләшеп “Туган тел” җырын җырлыйк!



( “Туган тел” җырын җырлыйм)

Укучы: Рәхмәт сезгә Шүрәле һәм Су анасы безнең янга эшләрегезне ташлап килгәнегез өчен. Сезне башка бәйрәмнәргә дә көтеп калабыз.

Шүрәле һәм Су анасы: Сау булыгыз,дусларр!!!