СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Уртанчылар катнаш төркемендә Чыршы бәйрәме

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Уртанчылар катнаш төркемендә Чыршы бәйрәме»

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе







Уртанчылар катнаш төркемендә чыршы бәйрәме





Тәрбиячеләр: Яруллина А.Р.

Хадиева Г.И.

Музыка җитәкчесе: Сафиуллина Л.А.




2019-2020

Музыка астында балалар залга үтәләр, чыршы янында калалар.

Ал. бар. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Сезгә иң изге теләкләребезне юллап чыршы бәйрәмен башлап җибәрәбез.

Ислам Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь-яшел чыршы килгән

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Рәсинә Үзебез дә матур итеп,

Бүген киенеп килдек,

Яшел чыршы, таныдыңмы,

Без дә бер яшькә үстек

Ясминә Яңа ел Яңа шул

Иске ел булмас әле

Шатлыгын да бәхетен дә

Кызганып тормас әле

Дияр Исәнме, чыршы, исәнме.            

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Айнур Наша ёлка велика,

Наша ёлка высока,

Выше папы, выше мамы,

Достаёт до потолка,

.

җыр “Чыршы янында”


Нәзирә Җырлар җырлап әйләнәбез,

Бүген синең тирәңдә,

Үзең чибәр, үзең күркәм,

Кадамый бер энәң дә.


Рүзәл Звонко песню запеваем,

Всех на праздник приглашаем.

Громче, музыка, звени,

Ёлка, ёлочка, гори!

Алинә Кунак булып яшел чыршы        

Урманнан безгә килгән.

Ел да безне шаккатыра,

Ничек матур киенгән

А.Самира Как блестит её наряд,

Как фонарик горят.

Наша ёлка с Новым годом,

Поздравляет всех ребят

 

Инсаф Нинди матур безнең чыршы!

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!


Камил Раз, два, три, четыре, пять

Будем все мы танцевать.

Ведь сегодня Новый Год,

Дедушка Мороз придёт



Бию “Вальс”



А.Б: балалар чыршыга карагыз әле. Ул тылсымлы бугай. Утлары да янмый, әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтеп карыйк әле, утлары янмас микән?

Бергә: Әй, чыршы, чыршы, чыршы!

Утларыңны кабызчы. (3 тапкыр)

Чыршының утлары яна.

А.Б:Рәхмәт сиңаЧыршыкай, чыршыбыз тагын да ямьләнеп китте. Анда төрле утлар нурларын сипте. Әйдәгез балалар чыршыга багышлап матур җыр җырлыйбыз.

Песня “Под елочкой”

Балалар, сез җайлашып утырыгыз, мин сезгә, бер әкият сөйлим. (музыка).

Борын-борын заманда яшәгән, ди апалы-сеңелле ике тавык.

Тавыклар (чыгып баш ияләр). Кыт-кыт-кыт-кытак, кыт-кыт...

Ал.бар. аларның булган ди бер энеләре, Әтәчкәй---Кызыл кикриккәй.

Әтәч (чыга, баш ия). Ки-кри-күк!


Ал.бар.
Тавыклар Әтәчкәй знеләрен бик яратканнар, саклап кына йөрткәннәр, гел бергә уйнаганнар.

Тавыклар Әтәчкәй белән уйнап алалар

1 тавык. Җырла, әтәчкәй, җырла. Тик өй яныннан гына китмә.

Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк,

Мин торам иртүк.

Апаларымны яратам,

Иртән җырлап уятам.

2 тавык. Әйдә, әтәчкәй, әйдә, караңгы төште бит инде. Йокларга вакыт. (Өйгә кереп китәләр).

Ал.бар. Әтәчкәйнең һич кенә дә йоклыйсы килми икән. Тавыклар йоклап киткәч, әкрен генә чыккан да урманга чапкан.

Әтәч качып кына өйдән чыга, чыршыны урап килә. Башта тыныч, аннан шомлырак музыка.


Әтәч. Кикрикүк, кикрикүк,

Шундый рәхәт урманда,

Тып-тыныч, һәм саф һава,

Җырлыйм әле, беркем юк,

Кикрикүк, кикрикүк!

Бу вакытта Төлке яшеренеп кенә чыршы артыннан күзәтә.

Төлке. Ай, бәхетем бар икән,

Матур да җырлый икән,

Өйгә алып кайтырмын,

Музыкасын тыңлармын.

Аннан тотып ашармын.


Бу сүзләрне сөйли башлагач , әтәчкәйне килеп эләктерә, җитәкләп үзе белән алып китә. Чыршыны урап чыгып. Чыршы алдына утыра.

Әтәч Урлады, урлады, мине Төлке урлады.

Коткарыгыз апалар,

Мин Төлкедән бик куркам.

Төлке. Әтәчкәй, син тавышланма, сине барыбер ишетмиләр, ә мин бераз йоклап алам.

Төлке Әтәчне кулыннан тотып чыршы алдында йоклый.


Ал.бар. (Тавыклар өе янына килә, шакый). Тавыккайлар торыгыз, әтәчне коткарыгыз, урлады аны Төлке, урманга алып китте.

Тавыклар (чыгалар, елыйлар). Кыт-кытак, кыт-кытак, Әтәчебез югалган. Аны саклый алмадык, тити башлар. Йокладык.


Төлке (йокы аралаш). Кем бар анда?

Алып бар. Тавыккайлар, сабыр итегез, Төлке йоклап китсен, аннары сак кына барыгыз, әтәчне коткарыгыз.

Тавыклар аяк очында гына барып, Әтәчне алып китәләр.

Төлке тора, киерелә, як-ягына карый.

Төлке. Кая киткән бу Әтәч? (Ал.бар.дан сорый). Сез әтәчне күрмәдегезме?

Ал.бар. Юк, күрмәдем, Ә менә син тыңла әле, Кем җырлый анда? (Әтәч тавышы “Кикрикүк”).

Төлке. Бу бит Әтәч тавышы.

Төлке өйгә йөгерә. Тавыклар эчтән тыпырдыйлар, кычкыралар. Төлке кача. Әтәч, тавыклар өй алдына чыгалар.

Әтәч. Рәхмәт сезгә апаларым. Сез миңа булыштыгыз. Шуның өчен мин сезне “Йолдыз балалар бакчасына Чыршы бәйрәменә алып барам. Әйдәгез.

Җитәкләшеп чыршы әйләнеп киләләр.

Ал.бар. Исәнмесез, менә барлык кунакларым да килеп җитте. Кыш бабай гына юк, Балалар, әйдәгез әле, Кыш бабайны чакырып карыйк.

Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!

Кыш бабай (ишек артыннан). Ишетәм, ишетәм, тиз генә килә алмам. Буран юлга кар салды.

Ал бар (Кыш бабайга). Борчылма Кыш бабай, без хәзер юлны чистартабыз. Кая әле безнең гномиклар? Чыгыгыз тизрәк, юлны кардан чистартыгыз.

Гномиклар бию


Ал.бар. Ай, рәхмәт сезгә, гномиклар. Кыш бабай килгәнче бер уен уйнап алыйк

Уен: “Әйе, юк”

А.Б Әйдәгез балалар бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм и нде ул, Кыш бабайсыз? Әйдәгез әле бергәләп, Кыш бабай белән кар Кызын тагын чакырып карык.

Балалар. Кыш бабай, Кар кызы ! Кыш бабай, Кар кызы!

Кыш бабай. Ишетәм, ишетәм, Тик бик караңгы, юлны начар күрәм.

Ал.бар. Борчылма Кыш бабай, без хәзер музыка уен кораллары ярдәмендә үзебезнең кайда икәнлегебезне бик тиз ирештерербез.

Музыка уен кораллары белән күренеш

КЫШ БАБАЙ (КАПЧЫК КҮТӘРЕП ) ҺӘМ КАР КЫЗЫ КЕРӘ.

Кыш бабай. Исәнмесез, балаларым,

Минем алсу алмаларым!

Зур кызларым, зур улларым,

Минем газиз күз нурларым!

Рәхмәт сезгә булыштыгыз,

Юлларны яктырттыгыз.

Тиз арада сукмагымны

Карлардан чистарттыгыз.

Узган ел сез бик кечкенә,

Хәтта елак идегез.

Быел күрәм, зур үскәнсез,

Һәм елмая йөзегез.

Чыршыгыз да балкып тора,

Кабат-кабат сокланам.

Ямьле чыршы тирәсендә

Җырлап алыйк, ичмасам.

Кар кызы:Исәнмесез балалар, килгән кунаклар!

Балалар:Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим, Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим. Бәйрәмегезгә шулхатле ашыктык, соңга калмаска тырыштык. Соңга калмаганбыздыр бит?

А.Б. Юк бабакай, сез бик вакытлы килеп җиттегез.

Кар кызы: миндә бабакаемның сүзләренә кушылам. Балалар . әти-әниләр , барчагызны да бәйрәм белән котлыйм, кадерле балалар, бәхетле, төйфиклы, сау-сәламәәт булып үсегез. Яңа еллар котлы булсын!

А.Б. бабакай, кара әле безнең чыршыны, ничек матур итеп бизәдек

Кыш бабай. Әйе шул , мин сезгә урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар сезгә чыршы ошадымы?

А.Б. Рәхмәт сиңа Кыш бабай безне сөендеергәнең өчен,бездә сиңа үзебезнең матур шигырләребезне, җырларыбызны бүләк итәбез.

Җыр “Ары баса Кыш бабай...


Кар кызы: ә хәзер әйдәгез уен уйнап алыйк

Уен “Снежок”

Кыш бабай. Сез шаян балалар икәнсез, әйдәгез, барыбыз да бергәләп җырлыйбыз. Әле монда Мәскәүдән бик зур оркестр да килгән дип ишеткән идем, карап китик әле

Уен “Оркестр”


Кыш бабай. Менэ хэзер ял итим,
Шигырьлэр тыңлап китим.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай            

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.


13 бала Ах, какой хороший
Добрый Дед мороз.
Из лесу нам елку
К празднику принес

14 бала Кыш бабай син дә,              

Нәни булдыңмы?

Безнең шикелле

Чанада шудыңмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадыңмы

Сиздерми генә

Кар ашадыңмы?


15 бала Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары


17 бала

Таудан шуганда                                        

Әй кызык, рәхәт.  

Кар тавың өчен

Кыш бабай, рәхмәт


Кыш бабай, Кыш бабай                  

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

19 бала

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,            

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Песня “Маленькой ёлочке”


А.Б Кыш бабай син үзең нәрсәләр өйрәнеп килдең безнең яңга?

Кыш бабай: бию өйрәнеп килдем


Кыш бабай бию

Кыш бабай. Уф, арыдым, әллә эрим инде.

Кар кызы Кар бөртекләре , чыгыгыз тизрәк, Кыш бабайны суытырга кирәк.

КАР БӨРТЕКЛӘРЕ БИЮЕ.

Кыш бабай. Менә рәхәт булып китте, рәхмәт сезгә, кар бөртекләрем.


Дед Мороз! Дед Мороз!

Ты нам сладости принес?
Ты в секрете не держи,
Что в мешке там, покажи?

21 бала Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Капчыгыңны чиш, бабай.


Кыш бабай. Чишәм, чишәм, карагыз,

Нәрсә алып килгән икән,

Сезгә шаян бабагыз.

Капчыгымда нидер кыштырдый . Нәрсә бар икән анда? Тычкан бит бу, нишләп утырасоң анда?



Тычкан:исемем минем яңа ел

Мин бәхет таратучы

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга

Үз телемдә, үз илемдә

Бәйрәм белән котлыймын!

Кыш бабай:..

Кадерле балалар! Менә минем кечкенә улым –яңа 2020 нче ел да илеп җитте. Мин сиңа үземнең ты лсымлы таягымны калдырам .Яңа еллар имин, бәрәкәтле, уңышлы булсын. Ә безгә кызым белән китәргә вакыт

Кыш бабай. Менә капчыгым да бушады. Миңа китәргә вакыт җитте.

Ал.бар. Кыш бабай. Син бит оныттың, ел да балаларга күчтәнәчләр алып килә идең....

Кыш бабай (Маңгаена сугып). Әй, карт җүләр, карт җүләр. Ничек баштан чыгып киткән? Хәзер. (Өч тапкыр таягы белән идәнгә суга). Бер, ике, өч!

ПЫЧКЫ ТОТЫП, ҖЫРЛАП БЫЛТЫР КЕРӘ. (“Иртә буран”)

Былтыр. Иртә буран, кич тә буран,

Урман юлыннан мин барам,

Урман юлыннан барам.

Җәй дә димим, кыш та димим,

Мичемә утын ягам. ЭХ!...

Кыш бабай. Нихәл, Былтыр дус!

Былтыр. Ярыйсы, Кыш бабай.

Кыш бабай. Кая юл тоттың?

Былтыр. Урманга утынга барам, ә син шундый буран чыгардың (буран тавышы), кем миңа булышыр икән?

Ике Тычкан чыга.

Тычканнар. Былтыр без сиңа булышабыз.

Былтыр тычканнар белән чыршы тирәли китә. Үзе җырлый.

Былтыр. Әйдә, дуслар, барабыз ла,

Утын алып кайтабыз, шул,

Утын алып кайтабыз.

Җәй дә кирәк, кыш та кирәк,

Без бит утын ягабыз.



(Чыршы артында тычканнарның җилкәсенә бүрәнә салып, үзе җырлап чыга). Җәй дә кирәк, кыш та кирәк,

Без бит утын ягабыз.

Кыш бабай. Былтыр, карале, әйдә бу утынны син балаларга калдыр. Хәзер бит газ заманы. Мин синең өеңә газны үзем кертәм. Синең өең һәрчак җылы булыр. Килештекме?

Былтыр (кулларын уып). Килештек! Нәрсә тычканкайлар, туңдыгызмы әллә?. Бу утын хәзер миңа кирәк түгел. Җылынасыгыз килсә, тотыгыз пычкыны, кисегез утынны. Хәзер учак ягып җибәрәбез.

Былтыр үзе утынны тота. Тычканнар “кисәләр”. Утын эченнән бүләкләр килеп чыга.

Былтыр. Вәт, Кыш бабай, Кыш бабай, бүләкләрне бир давай. Хәйләкәр дә инде, син үзең.

Кыш бабай. Хәйләкәр булмаса, Кыш бабай булмый бит инде ул.

Былтыр. Мине газлы иттең, балаларны бүләкле иттең. Бу сөенечтән бер биимичә булмый инде. Әйдәгез. балалар, бер заманча биеп Кыш бабайның һушын алыйк әле.

ЗАМАНЧА БИЮ “Микки маус”

Кыш бабай. Ну, биеп тә күрсәттегез, молодцы! Менә хәзер рәхәтләнеп бүләкләрне кабул итеп алыгыз.

Б Ү Л Ә К Л Ә Р Ө Л Ә Ш Ү. Балалар “Рәхмәт” әйтәләр. Кыш бабай белән Былтыр котлау сүзләре әйтеп, саубуллашып китәләр.

Кыш бабай. Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел        

Һәрбер өйгә киләчәк.

Яхшы булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк.