СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Зурлар катнаш төркемендә «Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар” темасына ачык белем бирү эшчәнлеге

Нажмите, чтобы узнать подробности

Эшчәнлек ватанны саклаучылар көненә багашланган.

Просмотр содержимого документа
«Зурлар катнаш төркемендә «Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар” темасына ачык белем бирү эшчәнлеге»

Тема: «Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар”

Максат: Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү; бәйләнешле сөйләм үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы: логик фикер йөртү, солдатлар турында күзаллауларын киңәйтү.

Белем бирү бурычы: балаларга җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар турында белем бирү, аларның мөһимлеген аңлату.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, социальләштерү, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: аңлату, әңгәмә, сораулар, слайдлар карау, уен мизгеле, мөстәкыйль эш.

Җиһазлау: рәсемнәр, таякчыклар.

Сүзлек өстендә эш: пехотачы, танкист, диңгезче, очучы, артиллерия, чик сакчылары.

Алдан үткәрелгән эшләр: солдатлар турында әңгәмә, нәфис сүз әзерләү, ата – аналар белән сөйләшү, газета чыгару, җыр һәм бию өйрәнү, бәйрәм бүләкләре әзерли башлау.

Эшчәнлек төзелеше

  1. Психологик җайлашу.

  2. К. Булатованың “Солдатлар шигырен уку.

  3. Ватанны саклаучылар турында әңгәмә.

  4. “Әйе – юк” уены.

  5. “Моряклар” биюе.

  6. Мәкальләр һәм әйтемнәр.

  7. Дидактик уен “Таякчыклардан төзе”

  8. Җыр “Солдатлар”

  9. Иҗат эшчәнлеге: “Әтиемә бүләк”

  10. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез әле исәнләшик кунаклар белән.(”Совет армиясе”турында җыр яңгырый.) Ә хәзер балалар, мин сезгә Клара апа Булатованың “Солдатлар” шигырен укып китәм. (Тәрбияче шигырь сөйли).

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган.

Зур абый да, солдат булып,

Ил чикләрендә торган.

Кече абый да солдат

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим әле аз гына.

Әңгәмә.

- Балалар, бу шигырь юллары нәрсә турында сөйли?

- Тиздән нинди бәйрәм җитә? (Ватанны саклаучылар бәйрәме)

- Әйе, без бүген сезнең белән җирне, күкне, диңгезне саклаучылар турында сөйләшербез.

- Әйдәгез Рәсәй федерациясенең картасын карап китик. Безнең илебез нинди зур.

- Әйтегез әле, балалар Ватанны кемнәр саклый? (Солдатлар саклый.)

- Тагын бер кат картаны карыйк әле, безнең илебезнең чикләрен коры җирдән дә, судан да, һавадан да сакларга кирәк.

- Коры җирдән Ватаныбызны кемнәр саклый? ( чик сакчылары)

- Судан Ватаныбызны кемнәр саклый? (диңгез флоты)

- Ә Һавадан Ватаныбызны кем саклый? (хәрби-һава флоты)

- Алар Ватанны кемнән саклыйлар? (Дошманнардан саклыйлар.)

- Сезнең әтиләрегез, абыйларыгыз армиядә кем булып хезмәт иткәннәр?

( Танкист, матрос, очучы,төз атучы, һ.б.)

  • Менә балалар безнең армия сафларында күпме һөнәр ияләре бар икән:

танк йөртүче, самолетта очучы, верталетта очучы, төз атучы, парашюттан сикерүче, матрос, чик буен саклаучы, су асты көймәсендә хезмәт итүче.

Сюрприз. Солдат керә.

- Исәнмесез балалар. Мин күптән түгел генә армия сафларыннан кайттым. Кече сержант булып хезмәт иттем. (Балалардан сорый.)

- Малайлар, зур булгач, кем булып хезмәт итәсегез килә? ( Матрос, очучы, танкист, солдат.)

- Сез ничек уйлыйсыз, солдатлар нинди булалар? ( Батыр, кыю булалар.)

Бик дөрес, балалар. Сез дә спорт белән шогыльләнегез, сәламәт булыгыз, апаларны тыңлагыз. Хәзер миңа китәргә вакыт. Уңышлар сезгә, сау булыгыз. (солдат чыгып китә.)



Тәрбияче хикәясе (хикәя слайдлар ярдәмендә).

Безнең илебез зур һәм бик матур. Илебезнең чикләре дә бик зур. Халкыбыз тыныч яшәсен өчен, аның чикләрен җирдән дә, судан да, һавадан да сакларга кирәк. Солдатларның җирне, күкне, диңгезне саклаучы төрләре була. Аларны без киемнәреннән, погоннарыннан, эмблемаларынан (билгеләреннән) һәм корал төрләренә карап аера алабыз. Солдатларның уртак бер билгесе дә бар. Алар барысы да бик кыюлар... Менә бу рәсемдә пехотачы сурәтләнгән, әйдәгез бергә кабатлыйк әле: пехотачы, танкист, диңгезче, очучы, артиллерия, чик сакчылары. (Һәрберсен бергә кабатлыйлар.)



Балалар, әйдәгез, ял итеп уен уйнап алыйк. (“Әйе – юк” уены. Балалар түгәрәккә басалар. Уен туп ярдәмендә бара.)

Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез “әйе” яисә “юк” дип кенә җавап бирерсез.

  • Самолетны кем йөртә, матросмы?

  • Самолетны кем йөртә, очучымы?

  • Танкны кем йөртә, матросмы?

  • Танкны кем йөртә, танкистмы?

  • Чикләрне кем саклый, матросмы?

  • Чикләрне кем саклый, ил сакчысымы?

  • Корабльне кем йөртә, очучымы?

  • Корабльне кем йөртә, матросмы?

Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер күңелләрне күтәрик, бер биеп алыйк әле. (Моряклар биюе.)

Әфәрин, балалар, менә ял итеп тә алдык. Хәзер әйдәгез искә төшерик әле, Ватанны саклаучылар турында без, нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләбез?

  • Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт.

  • Ил тыныч булса – без дә тыныч

  • Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.

  • Батыр егет – ил күрке.

(Эчтәлекләре буенча фикер алышу.)

Бик дөрес, булдырдыгыз. Балалар, әйдәгез, тагын бер уен уйнап алабыз. Дидактик уен “Таякчыклардан төзе”.

Солдатларның нинди транспорт төрләрендә хәрәкәт итүләрен төзиләр. (танк, ракета, корабль, самолёт һ.б.) Ясап бетергәч, хезмәтләре турында фикер алышу.

  • Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм:

Балык түгел – суда йөзә

Туктаусыз төтен бөркә,

Эченә кереп утырсаң

Су буйлап алып китә ( пароход)

Канаты бар – җилпеми,

Эче җылы – җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул. ( самолет)

“Бу хәрби кем?” уены.( слайдлар яки рәсемнәр карау.)

  • Самолетта очучы-

  • Верталетта очучы-

  • Төз атучы-

  • Минаны зарарсызландыручы-

  • Парашюттан сикерүче-

  • Танкны йөртүче-

  • Чик буен саклаучы- (балалар шул сүрәтләрне таба)

Сез солдатлар турында бик матур җыр да беләсез бит. Әйдәгез җырлап алабыз.

Җыр. “Солдатта булган диләр”

Дидактик уен:

Очучыга кирәкле предметларны сайлап ал.

Чик сакчысына кирәкле предметларны сайлап ал.

Әфәрин, бик матур җырладыгыз.

  • Балалар, без бүген нинди бәйрәм турында сөйләштек? (“Ватанны саклаучылар” бәйрәме.)

  • Бәйрәм бүләксез буламы соң? (юк.)

  • Әйдәгез, без дә әтиләребезгә, бабайларыбызга ясый башлаган бүләкләребезне төгәлләп бетерик.

Иҗат эшчәнлеге: “Әтиемә бүләк”.

Йомгаклау. Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Хәрбиләр нинди төрләргә бүленде? Дөрес, балалар. Алар бик зур эш башкаралар. Халкыбыз тыныч яшәсен өчен, хәрбиләр, җирдән күктән һәм диңгездән безне гел саклап торалар икән. Безнең шундый батыр, кыю сакчыларыбыз булганда без тыныч яши алабыз.