Тема: Мәҗит Гафури “Кыр казы” әсәреннән өзек.
Максат:
Үткән теманы ныгыту.
Диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.
Яңа теманы кызыклы, файдалы итеп аңлату.
Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү.
Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү.
Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор.
Материал: 5 нче сыйныф өчен Татар әдәбияты
дәреслеге (Ф.Ф.Исламов, Ә.М.Закирҗанова).
Дәрес барышы: Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра).
I. Дәресне оештыру:
-Хәерле көн ,укучылар!
-Хәлләрегез,кәефләрегез ничек?
Бик якшы. Шундый шәп хәлләр, күтәренке күңел белән башлыйк дәресебезне.
II. Уңай психологик халәт булдыру. (Аудиоязмада кошлар тавышы яңгырый,укытучы шигырь укый. )
Гөл,чәчәкләр өзмәдек без,
Куаклар сындырмадык.
Яшел табигать аланында
Уйнадык та җырладык.
Кояшка карап елмайдык,
Җилләргә сәлам әйттек,
Һәркем өйгә алып кайтты
Бер кочак сәламәтлек. (Р. Фәйзуллин )
-Балалар,шигырь нәрсә турында ?( табигать,ял итү турында.)
-Ул сездә нинди хисләр уятты?(шатлык хисләре уятты.)
-Сез нәрсәгә сокландыгыз, шатландыгыз? (Кошларның тавышына)
- Әйдәгез, укучылар , тәрәзәгә күз салыйк та, күк йөзен күзәтик.
- Әйе, балалар бүген күктә кояш елмая. Ягез, без дә бер- беребезгә карап елмаеп, күңелләребезне күтәреп алыйк. Сез дәрескә әзерме?(Әзер)
III. Өй эшен тикшерү:
Хәзер без сезнең белән МЭНЭДЖ МЭТ кулланып эшләрбез. Ул капма-каршы һәм җилкәгә-җилкә белән аралашу, шулай итеп өй эшен тикшереп чыгабыз. Мәҗит Гафуриның “Гөлләр бакчасында”
шигырен сәнгатьле итеп укып чыгалар. 3 һәм 1 укучы укый, ә 4 һәм 2 укучы тыңлыйлар һәм сораулар бирәләр.
4 укучы.
Лирик герой чәчәкләргә нинди сорау бирә?
1 укучы.
Әй, чәчәкләр, сезгә кемнәр дуслар? Кемнәр дошманнар? – дип сорадым.
2 укучы.
Эшсез кешеләрнең хаклары юк
Сезне түшләренә кадарга... – дигән юлларны аңлатып бир әле.
3 укучы.
Чәчәкләрне эш кешеләре үстергән, аларга су сипкәннәр, җирне казып, йомшартканнар. Алар
чәчәкләрне чын күңелдән карап үстергәннәр. Һәм эшсез кешеләрнең хаклары юк ул чәчәкләрне өзеп түшләренә кадарга. Кара эчле кешеләр матурлыкны күрми, үзләре турында уйлыйлар.
4 укучы.
Син нинди чәчәкләрне беләсең?
3 укучы.
Мин умырзая, ак чәчәк, мәк чәчәкләрен беләм.
2 укучы.
Син кемнәргә, кайчан чәчәк бүләк итәсең?
1 укучы.
Туганнарыма мин туган көннәргә, әниләр бәйрәменә һәм җәй көнне кыр чәчәкләрен бүләк итәргә яратам. Ә хәзер бер-берегезгә рәхмәт әйтегез.
Нәтиҗә:
-Әйе, укучылар бик дөрес әйттегез, ә үз кулың белән үстергән чәчәкләрне бүләк итү тагы да якшырак.
IV. Актуальләштерү:
-Укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле табышмакны һәм әйтегез, нәрсә турында сүз бара.
Суда юынып алды,
Өсте коры калды. (КАЗ).
-Әйтегез, әле укучылар казларны нинди төркемнәргә бүлеп була?
-Дөрес, укучылар. Димәк, казлар ике төркемгә бүленә. Бәлки, сез миңа дәрес темасын әйтергә ярдәм итәрсез.
V. Дәреснең темасы :
-Әйе, сүз казлар турында барачак, ә без укый торган әсәр “Кыр казы” дип атала. Ләкин дәреслектә Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” әсәре кыскартылып бирелгән, шуңа күрә китапханәдән китабын тулысынча укырга тәкъдим итәм. Бүгенге дәрестә без экология темасына кагылышлы сорауларны карап китәрбез.
-Ә укучылар дәрескә нинди максатлар куяр идегез?
Дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүгә ирешергә тырышырбыз, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, яңа теманы кызыклы, файдалы итеп үтәрбез дигән максатларны куяр идек.
Бик якшы, эшебезне дәвам итәбез.
а) Дәреслектәге әсәр өстендә эш:
1 нче бүлекне укып чыгу.
Бүлеккә исем уйлау. Ак күл буенда.
Тын гына музыка уйный (“Кыр казлары артыннан”).
б)Аңлашылмаган сүзләр өстендә эш:
Ә хәзер укучылар мин сезгә сорау бирәм, ә сез шуңа һәрберегез җавап бирерсез.
-Язучы табигатьне ничек тасвирлый?
-Ак күл матурлыгын сурәтләгән сүзләрне табып укып күрсәтегез.
-Их, шулар кебек, канатың булып, ерак җирләргә очып китсәң иде дигән юлларны аңлатып бирегез.
в)2 нче бүлекне укып чыгу һәм сүзлек өстендә эш. (87 нче бит)
-Көчсезләрне рәнҗетмәгез¸алай ярамый ул, мин аны яклармын!- дигән җөмлә буенча фикер алышу, тормыштан мисаллар китерү. (һәрбер укучы сорауга җавап бирә).
Бүлеккә исем уйлау. Яраланган кыр казы.
VI.Физкультминут: “Әпипә” көенә йөриләр.
-Музыка туктау белән сезгә сорау бирелә.
-Сораудагы җавап санына карап берләшәсез һәм туктап бер урында каласыз. Бу МИКС-ФРИЗ-ГРУП дип атала.
-Беренче сорау, авыл янында ничә күл бар?
Бер күл бар (димәк, укучылар биеп торганнан соң, музыка туктагач берешәр басып тора).
-Малай өенә ничә кыр казы алып кайта?
Малай өенә бер кыр казы алып кайта (укучылар биеп торганнан соң, музыка туктагач берешәр басып тора).
-Яз җитү белән өй янындагы сыерчык өстендәге чыбыкка ничә сыерчык куна?
Сыерчыклар парлап утырып торалар. (Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)
г) 3нче бүлек белән танышу һәм аңлашылмаган сүзләр өстендә эшләү.
-Малай кыр казын ничек тәрбияли? (һәрбер укучы соруга җавап бирә)
-Бүлеккә исем уйлау. Саубуллашу.
- Укучылар, әйтегез әле , малай саубуллашу минутларын ничек кичерә?
Нәтиҗә:
-“Кыр казы” әсәре бик мавыктыргыч итеп сурәт ләнгән. Әдәби текст бездә табигатькә, кошларга җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт тәрбияли. Кешелеклек сыйфатларын үстерергә мөмкинчелек бирә. Быелгысы ел безнең илебездә экология елы дип игълан ителде. Шуны да истә тотып табигатебезне матурлауда, саклауда без үзебезнең кулдан килгәнчә өлешебезне кертергә бурычлыбыз.
Димәк, табигатебез-безнең уртак йортыбыз гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк.Һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз! Әдәби әсәрдәге малайдан калышмагыз, кошларны яратыгыз, саклагыз! Күрүебезчә, Башкортстан һәм Татарстанның классик язучысы Мәҗит абый кошларны да бик яраткан , ул күп шигырьләрен аларга багышлаган.
Экрандагы “Хушыгыз, кыр казлары”кечкенә шигырь юллырын укып китү, фикер алышу үткәрү.
Кыр казлары бүген, җепкә тезелеп,
Җылы якка таба үттеләр.
Канатларын кагып, саубуллашып:
“Яз кайтырбыз”, - диеп киттеләр.
Хушыгыз, хуш, матур кыр казлары,
Сау- сәламәт очып барыгыз!
Ә без монда, матур мәктәпләрдә,
Рәхәтләнеп белем алырбыз.
(Кыр казлары. М. Гафури)
-Дөрес, балалар, барысында дөрес әйттегез. Бу шигырьдә автор безгә тыныч илебездә, аяз күгебезне яктырткан кояш нурлары астында матур мәктәпләребездә рәхәтләнеп белем алырга өндәгән.
VII . Дәфтәр белән эш:
Өч бүлектән аңлашылмаган, яңа сүзләрне дәфтәргә язу.
91-92 нче битләрдән берәр табышмак һәм мәкал язып алырга һәм истә калдырырга.
VIII.Төркемнәрдә эш.
-Мин сезгә бер шигырь укып ишеттерәм, ә сез сорауга җавапны төркемнәрдә телдән әзерләгез.
Җирдә безнең өчен диеп
Үсә матур чәчәкләр.
Явыз куллар өзмәсәләр,
Шулай гел үсәчәкләр.
Урмандагы агачларны
Калдырмыйча киссәләр,
Урмансыз калган кешеләр
Киләчәктә нишләрләр?
Табигатькә һәр көн шулай
Гел зыян китерсәләр,
Сайрар кошларны да әгәр
Үтереп бетерсәләр ?
Табигать бетсә әгәр дә,
Кешелек тә бит бетә,
Шуңа күрә уйлан ныклап.
Алда сине ни көтә?
-”Кешеләр,сезгә дәшәбез!”-дип әйтергә тели безгә автор.
- Шигырь нинди проблеманы күтәрә?
Укучыларның якынча җаваплары.
- Агачларны сындырмагыз
- Кош оясын ватмагыз.
- Суларны да пычратмагыз.
- Пыяла, чүп атмагыз.
- Урманда ут якмагыз.
- Табигатьне саклагыз!
-Димәк, бездән нәрсә сорала?
Нәтиҗә:
Без табигатьне сакларга, суларны ,чишмәләрне карарга, агачлар утыртырга тиешбез.Без кошларны үтермәскә, аларга ярдәм итәргә тиеш.
Без табигатне яратырга ,күп агачлар утыртырга тиеш.Без,барлык кешеләр, экологлар сакларга тиеш.Әйе, һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш.Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата бит.Киләчәк еллар өчен без хәзер кайгыртырга тиеш.
IX. Йомгаклау.
- Әйдәгез , дәрескә йомгак ясыйк.
-Дәрес сезгә ошадымы?
-Сез нинди нәтиҗәгә килдегез?
-Үзегезнең фикерләрегезне әйтегез.
Өстәлегездә түгәрәкләр бар.
-Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган, шулар яшел түгәрәкне күтәрәләр)
-Миңа авыр булды..... (зәңгәр түгәрәкне күтәрәләр)
-Мин дәресне аңладым.... (кызыл түгәрәкне күтәрәләр)
Бүгенге дәрестә без кем турында сөйләштек? Малай сездә нинди тәэсир калдырды?
-Малай урынында сез булсагыз нәрсә эшләр идегез?
-Менә шундый укучылар,малайлар булганда без табигатьне саклый алабыз.
Бүген экологик проблемалар, табигать турында күп сөйләштек. Әгәр без табигатне сакламасак,
ХХI гасырда табигать нинди булыр икән ? -дигән сорауга җаапны киләсе дәрестә ишетермен дигән өметтә калам.
X. Өй эше.
-ХХI гасырда табигать нинди булыр икән ?- кечкенә хикәя язарга.
-Кыр казы рәсемен сурәтләргә.
-Башкортстанда сирәк очраучы үсемлекләр, хайваннар, кошлар турында чыгыш әзерләргә,( кечкенә презентацияләр белән),
-Кечкенә “Кызыл китапчыклар” ясап килергә.
XI.Билгеләр кую.
Дәресебезне “ Табигатьне саклагыз! “җыры (З.Минһаҗева сүз. В.Әхмәтшин көе ) белән тәмамлыйбыз.
Укучылар җырлыйлар,экранда әкрен генә табигать күренешләре чиратлаша.