СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мәктәбем- гомерем бишеге

Категория: История

Нажмите, чтобы узнать подробности

История родной школы : основание школы, учителя, ученики достойные гордости

Просмотр содержимого документа
«Мәктәбем- гомерем бишеге»

Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы “Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы



Номинация «Лучшая история села»








Тема Мәктәбем- гомерем бишеге





Эшне башкарды: Ильясова Наилә Айрат кызы,

9нчы сыйныф укучысы

Җитәкчеләр: Гарипова Лилия Рәүф кызы,

Гарипов Расим Фаиз улы






























Эчтәлек

Кереш

Беренче бүлек Гыйлем дөньясына күз салсак.

1.Каенлыда мәктәп- мәдрәсәләр барлыкка килү.

2. Таҗетдин Ялчыгол-мәгърифәт нурын таратучыларның иң күркәме.

3. Бай тарихлы Каенлы мәктәбенең эшчәнлеге.

3.1. Инкыйлабларга хәтле белем учагын тергезү.

3.2. Совет чорында белем һәм тәрбия бирү.

3.3. Мәгарифне үстерүдә казанышлар.

Икенче бүлек. Мәктәптә тормыш гөрли.

Мәктәп корабы капитаннары.

2.Укучыларыбыз казанышлары.

Йомгаклау.

Әдәбият исемлеге.
































Кереш


Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкәтьсез мизгелләрнең берсе. Бу чынлап та бик дөрес. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра.
Бөтен кеше дә мәктәптәге беренче көнен бәлки хәтерләп тә бетермидер, ләкин һәркем соңгы кыңгырау бәйрәмен күпме еллар үтсә дә исендә тота. Чөнки бу көн шатлыклы да, моңсу да. Бу көнне укучы үзенең балачагы белән хушлаша дисәң дә була. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш.
Әлбәтта, мәктәп дигәч, бәлки, шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс, чөнки барыбызны да укымаган дәресләр, эшләнмәгән өй эшләре, яман билгеләр өчен ачуланалар, кемнәрнедер иптәшләре дә, мөгаен, кыерсытканнардыр. Бала үсеп җитеп еллар биеклегеннән үзенең мәктәп чорына әйләнеп караса, барыбер тик мәшәкәтьсез, тыныч балачагын һәм мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын гына искә аладыр. Һәркемгә үзе укыган мәктәп кадерле һәм якын.
Мин үземнең мәктәбем турындада әйтеп китәсем килә. Беренче карашка ул башка мәктәпләрдән, бәлки, аерылмыйдыр. Әмма монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар, бу хисләр мәктәпнең тупсасын атлагап кергәч та сине урап алалар кебек

Эшемнең темасы – “Мәктәбем- гомер бишегем”

Теманың актуальлеге: Соңгы елларда Россия белем бирү системасының төрле баскычларында зур үзгәрешләр бара. Ә укучыларга нигез белем бирүче мәктәпләргә аеруча зур бурыч йөкләнеп, укыту-тәрбия эшенең барлык өлкәләренә яңача якын килү, аны яңача аңлау таләп ителә. Мәктәпләргә укучыларда гражданлык хисләре формалаштыру, Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен үзләштерүгә мөмкинлек тудыру мирасын һәм мәдәни төрлелеген саклау һәм үстерү [http://минобрнауки.рф] кебек җаваплы бурычлар да йөкләнә. Һәр укучы үзенең туган мәктәбендә белем алып читкә чыгып киткәч тә онытмаска тиеш. Мәктәбе турында гомер буе җылы истәлекләр генә булырга тиеш аның күңелендә.

Хезмәтемнең максаты – Каенлы мәктәбе тарихы белән таныштыру.

Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

*Каенлы авылында белем тарату учаклары барлыкка килүне барлау;

*Авылым мәгърифәтчеләре турында мәгълүматлар туплау;

*Мәктәп тарихы турында басма әсбапларга күзәтү ясау;

*Уку йортының җитәкчеләре турында тарихны җыюны дәвам итү

*Мәктәпне тәмамлаган күренекле шәхесләр белән таныштыру.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе: Каенлы мәктәбе тарихы турында авылдашыбыз Ф. Шәрәфиев, С. Сөләйманова, Р. Галиуллиннар тарафыннан тикшерелгән, мәктәп тарихын өйрәнү дәвам ителә.

Теманы ачу юлында мин эзләнү, тикшерү, анализлау алымнары кулландым.


Фәнни- тикшеренү эше кереш, ике бүлек, йомгаклау, әдәбият исемлегеннән тора.

Кереш үз эченә эшебезнең актуальлеген, өйрәнелү дәрәҗәсен, максатын һәм бурычларын ала.

Беренче бүлектә Каенлыда мәктәп- мәдрәсәләр барлыкка килү тарихы, мәгърифәт нурын таратучыларның иң күркәме - Т. Ялчыгол эшчәнлеге, төрле чорларда мәктәпнең белем һәм тәрбия бирүе турында сөйләнә.

Икенче бүлектә мәктәп җитәкчеләре, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар бирү күздә тотыла.

Йомгакта нәтиҗәләр ясала, ачыш-табышлар бәяләнә.

Әдәбият исемлегендә хезмәтне язу барышында файдаланылган әдәби, фәнни-тәнкыйди, методик әдәбиятка мөрәҗәгать итүне дәлилләдек.





























Беренче бүлек. Гыйлем дөньясына күз салсак...

1.17нче гасырның урталарында хәзерге Каенлы авылы булган җирләргә Мамадыш районы Сөн авылы кешеләре килеп урнаша. Безнең тирәдә каен һәм зирек агачлары урманы булган, шуңа күрә халык сөйләмендә авылны Татар Зиреклесе дип (чөнки күршедә Керәшен Зиреклесе бар), ә рәсми документларда авылны Каенлы дип йөрткәннәр .

Халык ислам динен тоткан, авылдагы мәгърифәт турында авыл тарихыннан укып мәдрәсә булганын, ә муллалар килеп-китеп белем биргәннәрен беләбез.

Каенлының 17 - 19 нчы гасырларда мулла да, укытучы да булган кешеләре билгеле: Хаҗи хәзрәт, Хөсәен хәзрәт, Т Ялчыгол хәзрәт, Бохарый мулла, Мөхәммәтсадыйк мулла, Шамбазов Ибнеямин мулла.

2.18нче гасырның азагында, дөресрәге, 1792 нче елда, авылга шагыйрь, табиб, педагог Таҗетдин Ялчыгол килә. Җиде ел дәвамында Каенлыда яши, авыл халкының сәламәтлеге һәм белеме өчен кайгырта. Бу турыда мәгариф ветераны Саимә апа Сөләйманова үзенең “Зәй сулары ага тора” китабында:

“ Каенлыда җиде ел- 1792-1799 нчы елларда яши. Т Ялчыгол биредә балалар укыта, халыкка дини тәрбия бирә, буш вакытларында әдәби иҗат белән шөгыльләнә..” дип яза. [2-50бит]. Яшь язучы, галим Рөстәм Галиуллин

Т. Ялчыголга багышланган “Васыять” әсәрендә әлеге язучы- мәгърифәтченең Каенлыда яшәве турында болай дип яза: “Т. Ялчыгол Җирекле( Каенлы) авылында имам һәм мөдәррис булганнан соң, үз алдына дүрт ниятне тормышка ашырырга карар кылды...Дүртенчесе- шәкертләрен, тал чыбыгы белән суктырып, таяк белән кактырып тәрбияләмәячәк. Аларга иң зур җәза өстәмә эш булыр. Өстәмә эш дигәндә. Утын яру, кар көрәү, идән юу кебек эшләр түгел, үзе язган китапларны күчерү эше өстәлер.” [1-168б.]

3.19 нчы гасырның уртасында Каенлыда мулла булган Мөхәммәтсадыйк хәзрәткә тукталыйк. 1860 нчы елда рәсми рәвештә мәктәп бар икәнлеге билгеләнә. Бу елларда авылда менә шул кеше мулла була.

Халык бик ярлы яшәгәнлектән, балаларның күбесе, мәктәпләргә йөри алмаганнар. Уку да иң гади рәвештә, мулланың яки укытырга алынган берәүнең өендә дин сабагы ятлатудан гыйбарәт булган.

Бары 20 йөз башында гына Каенлыга Би авылыннан Илдархан морзаның хатыны алтыпочмаклы йорт бүләк итә, аны мәктәп итеп билгелиләр. Анда махсус белемле хәлфә укыта, берничә елдан мәктәп белән указлы мулла Шамбазов җитәкчелек итә башлый.

Әлеге мәктәп якын-тирәдәге мәктәпләрдән аерылып тора, чөнки игеннәр уңмаган елларда да укучыларны көнгә бер мәртәбә кайнар аш белән тәэмин итәләр. Мулланың ишек алдындагы зур таш келәт китап, дәфтәрләр белән тулы. Укучыларга китаплар бушлай бирелә.

“Балаларның кулларын язуга күнектерер өчен махсус рәвештә көйләнгән “мәшык дәфтәре” дә бушлай бирелә. Мондый дәфтәрләр гадәти мәктәп дәфтәрләре кебек булсалар да, алар инде калынчарак хәрефләр һәм сүзлек белән беленер-беленмәс итеп язылган. Син күркә каурые белән шул язулар өстеннән кара белән язып,кулыңны күнектерәсең.

Бер мәшык дәфтәрең тулгач, аны тапшырып, яңасын аласың. Күркә каурыен (күркәчне) мулланың хатыны Хәдичә абыстайдан аласың. Тик ул әйтеп бирә: “Җәй көне эшкә килерсең,”- ди. Чыннан да, җәен аларның җимеш бакчаларын чистарту, бәрәңге бакчаларын утау өчен бер-ике көн эшкә киләсең.”[4-24б.]

Бу мәктәптә дин дәресләреннән тыш дөньяви дәресләр: арифметика, өченче сыйныфтан башлап җәгъграфия (география) кебек дәресләр дә укытылган. Стеналарда зур хариталар (география карталары) эленгән. Аларга матур итеп кыйгачлап “Бәхре мохит атласый”( Атлантик океан),“Бәхре мохит шимали” (Төньяк Боз океаны), “Бәхре мохит Кәбир”(Бөек океан), “Бәхре мохит һинди” (Һинд океаны) дип язылган. Зур гына глобус та булган.

1907нче елда авылда ике мәхәллә мәдрәсәсе оештырылган. Берсендә -Мөхәммәтсадыйк мулла улы Гариф, икенчесендә Шамбазов Ибнеямин хәзрәт муллалык иткән.

Мәхәллә ике булганнан соң, халыктан иганә җыеп, икенче мәхәлләдә, Гариф мулланың бакчасы түренә, ир балалар өчен мәктәп салалар .

Шулай итеп, беренче мәхәллә мәктәбен “Ибнеямин хәзрәт мәктәбе” дип, икенчесен “Гариф мулла мәктәбе” дип атап йөрткәннәр. Бу елларда һәр ике мулланың да ишек алларында гади авыл өе зурлыгында кызлар укый торган мәктәп биналары да була.

Мәктәптә 1-2 нче сыйныф укучылары идәнгә тезләнеп укыганнар, бары 3-4 нче сыйныф укучылары гына скәмиядә утырып белем алганнар.

Укытуда таяк методы хөкем сөргән. Шулай ук борчакка тезләндергәннәр, кирпеч я авыр утын агачы күтәртеп тотканнар.

3.1 1918 нче елда укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә яңалык була. Укыйсы килгән бала 1 сентябрьгә хәтле мәктәпкә килеп язылырга тиеш була. Октябрь башында укый башлыйлар. Беренче дәрес, гадәттәгечә, Коръән дәресе була. Укытучылар Фатих мөгаллим Сәгъдиев һәм яланбаш йөруче “Габдерәүф учитель” була.

Балалар “Коръән” китабын хәйран гына күтәреп йөриләр, ләкин укымыйлар. Соңрак мәктәбенең диннән аерылуы турында хөкүмәт декреты булганлыгы беленә.

Бу елларда татар теле (морфология), рус теле, җыр,уку, арифметика дәресләрен укыйлар.

1919-20нче һәм 1920-21нче уку елларында фәкыйрь гаилә балаларына күлмәклек ситса да бирәләр.

1921-1922нче елларда ачлык ел булганлыктан укулар булмый.

1928нче елга хәтле Каенлыда ике класс комплектлы мәктәп эшләп килә. Укытучы булып Хисаметдинова Таһирә, Байчурин Газиз, Таҗетдинов Салих, Федотова Маня, Ахунов Искәндәр эшләп киләләр.

1928нче елда нарат бүрәнәләрдән биек фундамент өстенә типовой мәктәп бинасы салына. Монда дүрт класс бүлмәсе, кухня, зал, ике укытучы гаиләсе яшәрлек бүлмәләр булган. Бу мәктәпне “Үрнәк эш мәктәбе” дип исемлиләр. Мәктәп мөдире итеп тирә-якта тәҗрибәле укытучыларның берсе Хәбибуллин Фатих билгеләнә. Укучылар бик күп авыллардан килеп укыганнар.

1931 нче елда Каенлыда, 1930нчы елда гына оешкан Ширәмәт районы буенча, татар балалары өчен бердәнбер ШКМ - колхоз яшьләре мәктәбе оештырыла. Мәктәптә 1931-32 нче уку елында 104 укучы белем ала. 1962 нче елга кадәр мәктәпне тәмамлаучылар 1300 тирәсе булган.

Мәктәп 1932-33нче уку елыннан җидееллык мәктәп дип йөртелә башлый.

1935-36 нчы уку елы башына уку йорты урта мәктәп дип үзгәртелә. 1938-39 нчы уку елында унбер укучы 10 нчы классны тәмамлый, ләкин алардан имтихан алырга хокукы булган югары белемле бер генә укытучы да булмый. Аларны Чистай шәһәренә йөртеп имтиханнарын шунда тапшырталар. Бу чыгарылыш укучылардан булган Ахунов Җәмил абый күп еллар туган мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укыта.

1941-42 нче уку елына урта мәктәп Кызыл Чапчак авылына күчә, чөнки 1941 нче елның гыйнварында мәктәп янган була.

Каенлыда ТБУМ (Тулы булмаган урта мәктәп) кала.

Янганнан соң укулар 1928нче елда типовой итеп башлангыч класслар өчен салынган бинада дәвам итә. Җәйгә чыккач, бу бинага кайбер үзгәрешләр кертәләр.

3.2. 1971 нче елга кадәр Каенлы мәктәбе әнә шул бинада була. Башлангыч класслар агач мәчеттә, кайбер класслар ишек алдындагы бер өйдә, тагын калганнары ярдәмче йортларда дәрес алып барганнар. Бу елларда мәктәп җидееллык һәм сигезьеллык мәктәп исемнәрендә йөри.

1971 нче елның 1 сентябрендә 320 урынлы итеп, ике катлы кирпечтән салынган мәктәпне ачу тантанасы була.

1984-85 уку елыннан Каенлы сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп исемен ала. Соңгы 47 ел эчендә меңләгән укучы мәктәпне тәмамлый

Мәктәптә шушы еллар эчендә 70 укытучы белем биргән.

Хәзер Каенлы урта мәктәбендә 76 укучы укый, аларга 16 укытучы белем бирә.

Укытучыларның барысы да югары белемле.Мөгаллимнәр арасында “Мәгариф отличнигы”, “Мәгарифтәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе иясе, төрле грамоталар белән бүләкләнүчеләр күп.

Яхшы укытучылар белем биргән укучылар арасында сигезьеллык мәктәп булганда мәктәпне бары “5”легә генә 20 укучы тәмамлаган . Ә урта мәктәпне 20 укучы алтын- көмеш медальгә бетерде.












Икенче бүлек. Мәктәптә тормыш гөрли


Каенлыда мәктәп җитәкчеләре булып эшләгәннәр исемлеге.

1928-1931 еллар.

Фатих Хәбибуллин

1931-1933 еллар.

Гыйниятуллин Гыйльми

3. 1933-1934 ел.

Юсупов Хәсән

4. 1934-1937 еллар.

Шәйдуллин Гали

5. 1937-1940 еллар.

Миңлебаев Хуҗа

6. 1940-1941 еллар.

Заһитов Мөхәммәт

7. 1941-1942 ел.

Шәрәфиев Фәхри

8.1942 ел март-апрель.

Заһитов Мөхәммәт

9. 1942-1943 ел.

Садыйкова Мәгыйшә

10. 1943-1944 ел.

Ибраһимова Зәйнәп

11. 1944-1945 (июнь).

Филилгонов Исак

12. 1945 (июнь- ноябрь).

Шәрәфиева Мәүлиһа

13. 1945 (ноябрь)- 1953 еллар.

Шәрәфиев Фәхри

14. 1954-1964 еллар.

Миңлебаев Хуҗа

15. 1964-1974 еллар.

Садриев Фазыл

16. 1974-1977 еллар.

Муллин Рифкать

17. 1977- 1999

Гилаев Гакиф Г.

18. 1999 елдан

Муниров Рәмзин

19. 2012нче елдан

Сөләйманова Ләйсән Илдусовна





Мәктәп корабы” капитаннары


Каенлы мәктәбенең беренче директоры Фатих Хәбибуллин Кызыл Чапчакта туып ускән. Революциягә кадәр Уфада “Галия” мәдрәсәсен бетергән, Мамадышта рус мәктәбендә укый. Тамбов якларына китеп татар балаларын укыта.Гражданнар сугышыннан соң Кызыл Чапчакта укытучы да, авыл советы рәисе дә булып эшли. Каенлыга 1927 елда мәктәп мөдире буларак килә,1929 нчы елда терәк мәктәп салдыра.

“Фатих абый шәфкатьле, мәрхәмәтле, тыныч холыклы,әйбәт җитәкче, авыл халкы арасында хөрмәткә лаек кеше иде. Аның бер мәртәбә дә балаларга тавыш күтәргәнен ишеткән булмады,”- дип исендә калдырган укытучысы турында Закирә әби Касимова.

Миңлебаев Хуҗа абый Зәй районы Чубыклы авылында туып үскән.

Ул тулы булмаган югары белемле тарих укытучысы һәм директор була.

“ Хуҗа абый бик таләпчән, тәртипне, пөхтәлекне яратучы кеше иде. Ул һәрвакыт ак күлмәктән костюмнан йөрде. Сугыштан кайткач гимнастеркасы ничә еллар өстеннән төшмәде. Дәресләрне ипләп, ныклап аңлатып үткәрә иде,”- дип искә ала элеке укучысы Фаиз бабай Гарипов.

Шәрәфиев Фәхри Шәрәфи улы Каенлыда туган Мәдрәсәдә белем алган. Укытучылар әзерләү мәктәбен тәмамлый. 1941 елда мәктәп директоры итеп билгеләнә. Сугышта катнаша.Орден, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң 1945-1953 елларда яңадан мәктәп директоры булып эшли.

Пенсиягә чыккач авылыбызның һәм мәктәп тарихын җыеп туплаган шәхес тә ул Фәхри абый.

Садыйкова Мәгыйшә Садыйковна Каенлыда туган. Чистай педучилищесын бетереп, читтән торып Казанга пединститут бетергән, география укытучысы, РОНОда инспектор, райкомда пропогандист, директор булып эшли.

Мәгыйшә апа- авылыбызның беренче пионеры, комсомолы һәм мәгариф маягы.

Садриев Фазыл Садри улы Тобада туган. Каенлыда җидееллык мәктәп тәмамлый, Кызыл Чапчакта урта мәктәп бетереп АДПИ да укый.

Хезмәт юлын Төмән өлкәсендә башлый. Каенлы мәктәбенә 1964нче елда директор итеп билгеләнә. Садриев бик таләпчән, оештыручан җитәкче булуы белән аерылып тора.

1967 елда яңа мәктәп төзү турында планга кул куела. Чөнки мәктәп иске, бер катлы бинада, бүлмәләр җитми, ашханә, актлар залы, спорт зал юк. 1971 елда яңа мәктәп ачыла. Бу эштә Садриев бик күп көч куя.

Мәктәпкә 1974 елда җитәкче булып Рифкать Нурулла улы Муллин килә.

Рифкать Муллин университет бетереп, Уратма мәктәбендә ике ел эшләгәч, Каенлыга директор булып билгеләнә.

Яңа директор якты йөзле, ак куңелле, ныкиманлы, тынгысыз, милли җанлы, оста оештыручы, гаҗәеп кешелеклеге белән аерылып тора.

Аның кулында- курай, ә күңелендә халык уе, милләт гаме чагылды.

Беренче эш итеп мәктәп бакчасына җиләк-җимеш агачлары утырту, классларны җиһазлауны максат итеп куя. Муллин эшләгән чорда мәктәп алдынгылар рәтендә була.

1977нче елда мәктәп директоры итеп Гилаев Гакиф Гыйлай улы билгеләнә.

Минзәлә педагогия училищесыннан соң АДПИ да белем алып Гакиф Гилаевич Каенлы мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрелә.

Ул җитәкче итеп куелгач күп кенә эшләр башкарылды: мастерской,тир, кече спорт залы төзелде; мәктәп районда беренче булып табигый газга тоташтырылды.

Гакиф Гилаевич, 22 ел җитәкче булып эшләгән чорда,укытучыларның иҗади эшчәнлеген оста оештыручы, коллекттивның тырышлыгын иң актуаль проблемаларын хәл итүче буларак танылды. Коллективта бер-берсенә таләпчәнлек, үзара ихтирам һәм өрдәмләшү, иҗади атмосфера хөкем сөрде.

Мөниров Рәмзин Рафис улы 1963 елда Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында туган.Кызыл Чапчак урта мәктәбен тәмамлап АДПИ ның техник фәннәр бүгелендә укый. Хезмәт укытучысы булып Каенлы урта мәктәбенә эшкә кайта. 1999 елда Мөнировны мәктәп директоры итеп билгелиләр.Рәмзин Рафисович коллектив белән җитәкләгән чорда укучылар төрле ярыш - бәйге, олимпиадаларда җиңүләр яулаганнар. Мәктәп муниципаль районда гына түгел, ә республика күләмендә дә алдынгы урыннарны яулыйлар.

Сөләйманова Ләйсән Илдус кызы 1978 нче елда Зәй шәһәрендә туган. Яр Чаллы пединститутыннан башлангыч сыйныф укытучысы дипломын алып Каенлы мәктәбенә эшкә кайта. 2012нче елда Сөләйманованы мәктәп директоры итеп билгелиләр. Энергияле яшь директорның алга таба планнары зур.Коллективны оешкан төстә җитәкләп яңа үрләр яулау, мәктәп традицияләрен саклау аның максаты.

Күренекле шәхесләр сәхифәсе

Каенлы урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында төрле һөнәр кешеләре бар. Күпләр махсус урта белем һәм юагры белемгә ия булдылар. Укытучы, авыл советы һәм колхоз-совхоз председательләре, игенчеләре, медицина хезмәткәрләре, терлекчеләр, төзүчеләр булган кебек, Бөек Ватан сугышы елларында катнашкан батыр очучыларыбыз - бертуган Ибраһимов Зәкәрия, Яхья; биленә танкка каршы кулланыла торган гранаталар бәйләп танк астына ташланып геройларча һәлак булган ( Шиһабиев Фәсхи, бүгенге көндә илебез горурлыгы булган реактив самолет йөртүчеләре бездә Әхмәтов Фалих һәм башка бик күп һөнәр ияләре дә шушы мәктәпне тәмамлаган ир-егетләр һәм кызлар.

Гражданнар сугышында “ Кызыл Байран” ордены белән бүләкләнгән Фаттахов Мөслах; Бөек Ватан сугышында катнашып 2нче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, 2нче, 3нче дәрәҗә “Дан” ордены белән бүләкләнгән Гомәров Габдрахман; “Дан” орденнарының тулы кавалеры Ибраһимов Гариф абыйлар да безнең мәктәптә укыган. Әфган сугышында катнашып , күп төрле бүләкләр иясе запастагы подполковник Наил Җәлил улы Ахунов та, полковник Фоат Сәләхов, Чернобель авариясен бетерүгә үз өлешен керткән медицина хезмәте подполковнигы Раиф Ахунов, “КаМАЗ” берләшмәсенең двигательләр заводында профсоюзлар комитеты җитәкчесе-Дамир Ахунов; “Татарстанның атказанган врачы “Хәбир Шәйдуллин та Каенлы мәктәбендә белем алган.

Тыныч тормышта да мәктәбебезнең элекке укучылары үз урыннарын тапканнар. Алар арасында Түбән Кама хәкимият башлыгы урынбасары, Түбән Кама шәһәре электротранспорт оешмасы җитәкчесе- Рафаэль Исмәгыйль улы Хабибуллинны; Авыл хуҗалыгы фәннәре буенча фәннәр кандидаты- Гыйлаев Илдар Гакиф улын, “Мунча ташы” эстрада театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Әнфис Рафис улы Кәлимуллинны да әйтми мөмкин түгел.

Без мәктәпне тәмамлаган барлык укучылар белән дә горурланабыз.


Мәктәбебез горурлыгы булган укучыларыбызның кайберләре...


Әһлиуллин Факил Вәлиулла улы 1936нчы елда Ширәмәт районы Тоба авылында туа. Каенлы җидееллык мәктәбен бетергәч, Ширәмәттә урта мәктәпне тәмамлый. Лубьян урман техникумын һәм Ленинград урманчылар академиясен Кызыл дипломга бетерә һәм Мәскәүдә аспирантурада укуын дәвам итә. Ф.В. Әһлиуллин хезмәт юлын урманчы булып башлый. Аннары урманнарны саклау инспекторы, Татарстан урман хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1985-2000 елларда Йошкар-Ола шәһәрендә Мари –Эл Республикасы дәүләт техник университетының урманчылык кафедрасын җитәкләгән. Казан аграр университетында урманчылык факультетын ачучы да – Факил Вәлиулла улы .

Профессор, академик , Россия Федерациясенең атказанган урманчысы, Мари Эл Республикасының атказанган фән эшлеклесе Ф.В. Әһлиуллинның 115 фәнни хезмәте бар. Соңгы елларда “Урта Идел территориясендә урманчылык, урманнарны саклау” буенча фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнгән.

Әһлиуллин Факил Вәлиулла улы 2001нче елда вафат булган, Тоба авылында җирләнгән.

Мотыйгуллин Риян Һади улы 1940 нчы елда Тобада туа. Каенлыда җиде- еллык мәктәп бетергәч, урта мәктәпне Кызыл Чапчакта тәмамлый. 1959- 1962нче елларда армиядә була. Аннары бригадир, электрик булып эшли.

1965-1969нчы елларда Чистай авыл хуҗалыгы техникумын бетереп 18 ел дәвамында “Кызыл Зәй” совхозында баш инженер; 1988-90нчы елларда Түбән Кама сельхозтехникасында баш инженер, 1991- 95нче елларда “Тоба” хуҗалыгында директор; 1995-99нчы елларда Түбән Камада УМС та начальник; 1999нчы елдан “Каенлы” күмәк хуҗалыгы директоры булып эшли. Риян Һадиевич яхшы җитәкче буларак күп грамоталар белән бүләкләнгән. 2000нче елда “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә.










































Йомгак

Күпме кеше язмышына юнәлеш биргән,авыл үсешенә нигез салган Каенлы урта мәктәбе тарихы турында сөйләп үттек. Каенлыда мәктәп- мәдрәсәләр барлыкка килү тарихы, мәгърифәт нурын таратучыларның иң күркәме –

Т. Ялчыгол эшчәнлеге, төрле чорларда мәктәпнең белем һәм тәрбия бирүе турында сөйләнде. Икенче бүлектә мәктәп җитәкчеләре, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган күренекле шәхесләр турында мәгълүматлар бирелде. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: кайсы гына төбәктә булма, һәрберсендә “безнең мәктәп”, “безнең авыл” дигән сүзләр ишетергә мөмкин. Туган ягын чиксез яраткан, аның белән горурланып йөри торган, аны үз хезмәте белән ямьләргә тырышкан кешеләр генә шулай әйтә. Хезмәтемне шигырь юллары белән тәмамлыйм.

Гомернең билгеле көненнән

Башлана гыйлем юлы.

Агачлар ничек үсә дә

Тамчы ник ташны тишә?

Кошлар ник биек оча да

Алма ник җиргә төшә?

Ник яшел яфрак язын да

Ник соры була көздә?-

Шуларның менә барсында

Өйрәтә мәктәп безгә. [3-15б.]























Әдәбият исемлеге

1.Рөстәм Галиуллин “Васыять”, Казан, “Татарстан китап нәшрияты”, 2017,168 бит,

2.Саимә Сөләйманова “Зәй сулары ага тора”, Түбән Кама, 2013, 50 бит

3.Саимә Сөләйманова “Әй Каенлым, Каенлым, Түбән Кама, 2010, 15бит,

4.Фәхри Шәрәфиев “Каенлы авылы тарихы”, Казан, “Сүз”, 2009, 24 бит.

Интернет- ресурс

http://минобрнауки.рф




18