СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мәктәптә тәрбия чарасы буларак әкият.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Мәктәптә тәрбия чарасы буларак әкият.»

Мәктәптә тәрбия чарасы буларак әкият.

Мәктәптә татар әдәбиятын укыту балаларны белем бирүнең һәр этабында (башлангыч, урта һәм югары сыйныфларда) гомумкешелек сыйфатларын һәм милли кыйммәтләрне саклауга сәләтле тулы канлы, компетентлы шәхес формалаштыруны максат итеп куя. Бу яктан караганда, әкиятләре педагогик миниатюра буларак бәяләнергә хаклы булган Абдулла Алиш иҗаты – тәрбиячеләр өчен дә, мөгаллимнәр өчен дә, ата-аналар өчен дә зур хәзинә, баланы зур тормышка намус белән аяк басарга өйрәтүдә алыштыргысыз табыш ул. Абдулла Алиш әсәрләре матур әдәбият башкара алган иң күркәм вазифаларның берсе – әхлак тәрбиясендә дә катнаша. Әлеге сыйфат танып белү әкиятләренә хас. Мәсәлән, “Нечкәбил” әсәрен карыйк. Анда тырышып эшләүче Нечкәбил мактала, ялкау, тирәлеккә зыян салучы кигәвен, озынборыннар үлемгә лаек дип табыла. Шунысын да искәртеп китүне кирәк дип саныйбыз: хезмәтне олылап, Абдулла Алиш халык педагогикасы принципларын дәвам итә, чөнки халкыбызда хезмәт элек-электән яшәү чыганагы, тормыш яме, тәме буларак кабул ителгән, татарлар сабырлыклары һәм хезмәт сөючәнлекләре белән аерылып торганнар. Татарларга хас икенче күркәм сыйфат – тыйнаклык исә, “Мактанчык Чыпчык һәм Тыйнак Сыерчык” әкиятендә мактала. Җырлый белмәсә дә, тавышы белән мактанган, карчыгадан куркып оясында яшеренеп ятса да, “сугыштым!” дигән; хуҗаларның мәчсенең күзен чукыдым, дип мактанган Чыпчык көлкегә кала, Мактанчыкны песидән коткарган Сыерчык сокландыра. Абдулла Алиш ата-аналарны тыңлау, аларны хөрмәтләү кебек сыйфатлар үстерүгә дә игътибарлы. Монда да ул балалар дөньясына хас ситуацияләрне җәнлекләр дөньясы аша сурәтли: әнисен тыңламаган, киенмәгән Куян кызының авыруын сурәтли (“Куян кызы”), вакытында ашый, саф һавада йөри торган сау-сәламәт аккош баласы белән режим кагыйдәләрен бөтенләй үтәми торган, әнисен тыңламый торган, шушы җирлектә үсми, шуңа яңа велосипедта да йөри алмый торган каз баласы капма-каршы куела (“Каз белән Аккош”). Гомумиләштереп әйткәндә, Абдулла Алиш әкиятләре бөҗәкләр, хайваннар дөньясы турында кызыклы мәгълүмат бирәләр; балаларны әдәп-әхлак нормалары белән таныштыралар; үз-үзеңне тоту, режим турында төшенчә бирәләр, олыларны ихтирам итәргә өйрәтәләр.

Автор әкиятләреннән тыш, халык иҗат иткән әкиятләргә дә мөрәҗәгать итеп үтик. Мәсәлән, “Ак бүре” әкиятендәге образлар төрлелеге, аларның әсәрдәге вазифалары укучыларга төрле яклап тәрбия бирүгә урын калдыралар. Әкиятне өйрәнүгә багышланган дәресләрдә текст укуга гына түгел, әсәрнең чыганакларына да игътибар юнәлтергә кирәк. Әкиятнең үзенчәлеге – аның мифологик эзләрне югалтмаган әсәрләр рәтендә торуы. Билгеле булганча, татар халкының риваятьләрендә бүре хайваны мәкерле, усал рәвештә тасвирланмаган, моның сәбәбе – татар халкының үзенең борынгы бабасы дип бүрене хисаплавында. Ф.Хатипов бер мәкаләсендә ассызыклавынча, “гасырлар буе түрк халыкларына мифик Акбүре юл күрсәткән, ана бүре ике шаһзадәне имезеп үстергән, икенче ана бүре яраланган ир баланы үлемнән коткарып, аннан ун бала тапкан, шул ун баланың берсе безнең борынгы атабыз” [Хатипов, 2008: 126]. Мифологик яңгыраш образлар бирелешенә дә йогынты ясый. Әкиятнең баш каһарманы булган Ак бүре патша малайларыннан акыллырак, көчлерәк итеп сурәтләнә. Кешеләр аңа буйсынырга, аны ихтирам итәргә тиешләр. Ул – Алла дәрәҗәсендә торучы зат. Әгәр кеше аны ихтирам итмәсә, ул аны җәзага дучар итә. Кеше яхшы мөнәсәбәттә булса, Ак бүре зур ярдәм күрсәтә. Әкиятне укып, анализлап, укучылар шуны аңларга тиеш булалар: никадәр куркыныч, хәтта явыз җанвар булмасын, татар әкиятләрендә, бигрәк тә мифологиягә нигезләнгән әкиятләрдә, бүреләр яхшы көчләр яклы булып тасвирланалар. Образның бу рәвешле бирелеше борынгы чорлардагы ышануларга, инануларга кайтып кала. Әлеге инанулар бүгенге көндә яшәгән кешенең аң төпкелегендә дә сакланып кала ала. Мөгаллим укучыларга таныш булган яисә таныш була алган әсәрләрдән моны дәлилли дә ала: Муса Җәлилнең “Бүреләр” шигырендә яралыга кагылмаучы бүреләр фашистларның ерткычлыгына каршы куеп сурәтләнәләр; Туфан Миңнуллинның авыл эте Акбай турындагы пьесалар сериясендә бүреләр, авыл хуҗалыгына зарар китерүчеләр, катгый тәртипләргә буйсынып яшәүче ерткычлар буларак күзаллансалар да, иң элек урман санитарлары – авыл һәм шәһәр чигендәге урманны чит затлардан саклаучылар, усаллык белән сөйләшүгә карамастан, аек акыл белән фикер йөртүчеләре буларак тасвирланалар.

“Ак бүре” әкиятен өйрәнү дәвамында бүрегә генә түгел, башка образларга да игътибар юнәлтелә. Шундыйларның берсе – дию образы. Көтелгәнчә, балаларга бу образлар да, алар белән бәйле вакыйгалар да яхшы таныш була: алар диюләрнең өч, алты, тугыз, унике башлы булуы турында да; башны киссәң, яңасы үсүе хакында да; диюләрнең, үзләре хәлне арттыра торган су эчеп, дошманнарын хәлне бетерә торган су белән сыйлау гадәтләре турында да; аларның кызларны, хатыннарны урлап үзләрендә тотулары турында да хәбәрдар булалар. Шулай да, хәзерге баланың китап укырга яратмавы, күңел ачу өчен, әкият укымавы, бәлки медиачараларга мөрәҗәгать итүен искә алганда, боларны дәрестә яңгырату отышлы булыр, дип уйлыйбыз. Әлбәттә, әлеге әкияти фактларны укытучы түгел, балалар үзләре яңгыратырга тиеш. Мәсәлән, балаларга слайдлар күрсәтеп, шулардан дию образына хас үзенчәлекләрне атарга тәкъдим итәргә мөмкин.

Ары таба, әкияттәге уңай герой образына да тукталып китү кирәк, дип уйлыйбыз, чөнки әкиятләрнең төп идеясе – изгелекнең җиңүе, явызлыкның җиңелүе – шушы герой образына нисбәтле рәвештә чишелә. Барыннан да элек образның эш-гамәлләр аркылы ачылуына игътибар иттерелә. Укучылар шуңа төшенергә тиеш: явызлыкны, кара көчне җиңү өчен күп акчага ия булу да, көч тә (патшаның олы улы да, ике уртанчы улы да йөзләгән меңле гаскәр белән чыгып китәләр, әмма максатларына ирешә алмыйлар) төп шарт булып тормыйлар, иң мөһиме – эчке гүзәллек, күркәм холык. Бары тик, Ак бүрегә итагатьле-әдәпле кече ул гына явызлыкны җиңә ала.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк, мәктәптә әкиятләрне тәрбия чарасы буларак куллануның өстенлекләре күп. Әкиятләрдә уңай һәм тискәре геройларга бүленеш ачык сизелә һәм, кагыйдә буларак, әсәрләр изгелекнең тантана итүе белән тәмамлана. Димәк, образларны өйрәнә-өйрәнә, балаларда әхлак сыйфатлары да тәрбияләнә. Моның әһәмиятен һич тә киметергә ярамый.



Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Хатипов Ф. Тынгысыз җан // Казан утлары. – 2008. – №3. – Б. 126.