Сыйныф 7 Рус төркеме
Фән Татар әдәбияты
Дәрес темасы. М.Әлимбаев. Көчек.
Дәрес максаты.
1. М.Әлимбаевның “Көчек” шигыре белән таныштыру, йөгерек, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру.
2. Алган белемнәрне гамәлдә дөрес, урынлы куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.
3. Белем алуда эзлеклелек тәрбияләү.
Материал. Дәреслек (47-48 битләр).
Җиһазлау. Мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру моменты:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау;
- уңай психологик халәт булдыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
2. Темага караган лексик гимнастика
III. Дәрес материалын аңлату.
1. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
2. Дәреслек белән эшләү.
1нче күнегү. Рәсемне “уку” Рәсемдә урамда адашып берүзе калган көчек, аның куркуы күрсәтелә. Көчек куркып почмакка поскан, чөнки ул урамга беренче тапкыр чыккан. Төн, караңгы, ниндидер зур якты "күзле", коточкыч тавышлы машиналар йөри. Ниндидер ят кешеләрнең озын аяклары гына әле бер якка, әле теге якка тиз-тиз узалар. Көчек бик курка, чөнки беренче тапкыр урамга чыккан, ул беренче тапкыр ялгыз, барысы да таныш түгел. Ул бернәрсә дә аңламый, нишләргә белми.
2нче күнегү. һәр сорауга мөмкин кадәр күбрәк сүзләр белән җавап бирергә./презентация материалын куллану/
Кайда? - Урамда, йорт почмагында, ...
Кайчан? - Төнлә, караңгыда.
Кемнәрдән? / Нәрсәләрдән? - Кешеләрдән, машиналардан, утлардан, һ.б.
3нче күнегү. Шигырьне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә кору, фикерләрне белешү, төркемдә укучылар үз фикерләрен белдерәләр, бер төп фикергә килергә тиешләр. Шигырьне укыгач, ситуация ачыклана: вакыйга кышын бик салкын көнне бара икән. Көчек куркып кына түгел, ә бик нык өшеп утыра, чөнки бик салкын, ачы җил исә.
4 нче күнегү. Яңа сүзләрне уку, тәрҗемәләре белән танышу, дөрес әйтү. /Сүзләр үзләштерү өчен./
5 нче күнегү. Нишлисе килә? грамматик структурасын ныгыту өчен, һәр фигыль белән парларда чылбыр буенча эшләп чыгу. Җөмләләрдә көчекнең һәм аның сүзләрен куллану.
Үрнәк: 1 нче пар: - Бәлки, көчекнең ашыйсы киләдер?
Әлбәттә, аның эчәсе килә.
2 нче пар: - Бәлки, көчекнең эчәсе киләдер?
Әлбәттә, аңың эчәсе килә. / әйе, юк сүзләрен генә түгел, ә кереш сүзләрне куллану/
7-8 нче күнегү. Күнегүне кызганыч сүзен кызганам фигыле белән үзгәртеп, яңадан бер тапкыр эшләү. Русча: Жалко кого? Жалею кого? Ике сөйләм үрнәге дә бер үк килешне сорый. Татарча: Кем кызганыч? Кемне кызганам? Шулай ук зат алмашлыгы да бер сөйләм үрнәгендә ия ролендә (Мин кызганам.), икенчесендә юнәлеш килешендә килә (Миңа кызганыч.).
Миңа бу көчек кызганыч, чөнки ...
Мин бу көчекне кызганам, чөнки ...
IV. Дәрес материалын кабатлау, ныгыту, дәрескә йомгак ясау.
Рефлексия. Рефлексив кабатлау.
– Дәрестә нинди материалны кабатладык?
– Нәрсәләр турында сөйләштек?
– Нинди яңа материал белән таныштык, өйрәндек?
- Дәрескә куелган максатка ирештекме?
- Сезгә дәрес ошадымы?
V. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
VI. Өй эшен аңлату. 1) сүзләрне хәтерләргә
2) 9 күнегү, 49 бит. Сорауларга җавап бирергә.