СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мәнге яшә Тукай

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Г.Тукайнын туган көненә багышланган кичәгә сценария

Просмотр содержимого документа
«Мәнге яшә Тукай»

Әдәби уку. 3 класс


Мөхәммәтҗанова Алия Мәсгутовна ,

икенче категорияле укытучы





Тема: Мәңге яшь Тукай

Максат: 1. Укучыларны халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. 2. Шагыйрь иҗаты буенча балаларның күзаллауларын киңәйтү, тел байлыгын һәм бәйләнешле сөйләм телен, укучыларның активлыкларын үстерү. 3. Г.Тукай белән кызыксыну, аны олылау, шагыйрьгә чиксез хөрмәт, китап укуга омтылыш, рәсемнәре һәм әсәрләре аша укучыларда бу шәхескә ихтирам һәм соклану хисләре, шагыйрьнең иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, Г. Тукай портреты, Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр, призентация.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

2.Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

-Укучылар, безнең класста апрель аенда туучы бармы? (бар, Сиринә)

- Кайсы көнне? (26)

-Әйе, бу көнне без кайсы шагырьнең туган көнен билгеләп үтәбез әле?

Әйе, укучылар. Менә бүгенге дәрестә без татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. Без аның кайбер әсәрләрен беләбез, аларны сөйләрбез, ә кайберләре белән танышырбыз.

II. Актуальләштерү.

III. Габдулла Тукайның тормыш юлы турында белешмә бирү.

(экранда 1 нче слайд. Г. Тукай портреты)

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган, гап-гади бер малай дөньяга килә. Әти-әниле,тигез канатлы була ул. Аңа Габдулла дигән исем бирелә.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә хәзерге Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа.

(экранда 2 нче слайд, әтисе, әнисе, кушлавычта шагыйрь туган йорт)

(экранда 3 нче слайд, Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф мулланың кабере)

Озак та үтми, Габдуллага 5 айлык вакытта аның әтисе үлеп китә.

(экранда 4 нче слайд.)

Авылда башка туганнары булмаганлыктан, әнисе Габдулланы, вакытлыча Шәрифә исемле ярлы карчыкта калдырып, Сасна авылына кияүгә киткән. Шәрифә карчык аны бер дә тәрбияләмәгән, хәтта ачык йөз дә күрсәтмәгән. Кышкы салкын кичтә тышка чыгасым килеп ишек алдына чыгам икән дә, ишекне ача алмыйча аякларым белән бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Ә Шәрифә карчык, “кадалмас әле килмешәк, ди” дип яза Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” әсәрендә.

(экранда 5 нче слайд.)

Бераздан Габдулланы әнисе үзе янына Сасна авылына алдырта. Бер елдан соң, Габдуллага 4 яшь булганда әнисе дә үлә.

(экранда 6 нче слайд.)

Шунан соң үги әтисе Габдулланы Өчиле авылына, бабасы йортына кайтара. Бу ишле гаиләдә Габдулла, әлбәттә, артык кашык була.

Үги әбинең алты күгәрчене арасында мин бер чәүкә булганга, мине еласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым – эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган. Мине эткәннәр дә төрткәннәр,-ди Габдулла Тукай үзенең “Исемдә калганнар” әсәрендә.

(экранда 7 нче слайд.)

Бераз вакыттан соң, Габдулланы бабасы Казанга баручы ямщикка утыртып җибәрә. Ямщик Тукайны Казанга, Печән базарына алып килә дә:

Асрамага бала бирәм, кем ала? – дип кычкыра.

(экранда 8 нче слайд.)

Габдулланы Казанның Яңа Бистәсендә яшәүче Мөхәммәтвәли абый белән аның хатыны Газизә апа алып китәләр.

Монда бераз яшәгәч, яңа әти – әниләре берьюлы авырып китәләр. Алар, әгәр үлә калсак, бу бала ялгыз калыр, дип, аны кире авылга – Өчилегә озаталар.

(экранда 9-10 нче слайд.)

Шуннан Габдулланы Сәгъди абзый үзенә Кырлайга алдыра. Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра.

(экранда 11 нче слайд.)

Канатлар ныгыган вакыт... 1894 – 1907 елларда Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә яши.

(экранда 12 нче слайд.)

Бер гаиләдән икенче гаиләгә күчеп йөрергә, күп авырлыклар кичерергә туры килә аңа. Шуңа да сәламәтлеге какшый.

(экранда 13 нче слайд.)

Ул дөньяда нибары 27 ел яши. 1913 елның 17 (4) апрелендә тукайны җир куенына озаталар.

IV. Габдулла Тукайның иҗаты турында әңгәмә.

Шушы кыска гына вакыт эчендә бик күп шигырьләр, әкиятләр, мәсәлләр язып калдырган. Шагыйрь бала вакытында күргән вакыйгаларны үскәч үзенең әсәрләрендә чагылдыра. Габдулла Тукай өлкәннәрнең дә, балаларның да яраткан шагыйре. Без аның шигырьләрен яттан өйрәнәбез, аларның кайберләре көйгә дә салынган.

V. Ныгыту.

1.Г. Тукай шигырьләрен яттан белүләрен тикшерү.

(Укучылар теләгән шигырьләренә инценировка күрсәтәләр)

-Сез Габдулла Тукайның ниди әсәрләрен беләсез? (Укучылыр җавабы)

-Г. Тукайның кайсы шигырьләрен яттан сөйли аласыз?

Кызыклы шәкерт” шигыре сәхнәләштерелә.

Кызыклы шәкерт

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

Бала белән күбәләк” җыры сәхнәләштерелә.

Бала белән күбәләк

Бала: Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк: Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

Гали белән кәҗә” шигыре сөйләнә.

Гали белән кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

2. Г. Тукайның әсәрләре белән танышу.

(экранда 14 нче слайд.)

“Бәхетле бала”

”Гали белән кәҗә”

”Сабыйга”

“Безнең авыл”

“Кызыклы шәкерт”

“Бала белән күбәләк”

“Шүрәле”

“Карлыгач”

“Туган тел”

3. Г. Тукайның әсәрләре буенча сәяхәт.

(экранда 15 нче слайд.)

1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесть яза.

(экранда 16 нче слайд.)

Шагыйрь исән вакытта ук басылып чыккан повестьның беренче битләре.

(экранда 17 нче слайд.)

Шагыйрь булып җитешкәч үзенең 1907 елда язган “Шурәле” исемле иң матур поэмасын хәтерендә онытылмаслык урын алып калган Кырлай авылына багышлап язды.

(экранда 18 нче слайд.)

Безнең гаилә.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм песи,

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең лә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

(экранда 19 нче слайд.)

“Кызыклы шәкерт”

(экранда 20 нче слайд.)

Бишек җыры.

4. Тукай- халык күңелендә (экранда 21 нче слайд.)

(экранда 22 нче слайд.)

Кырлайда Тукай һәйкәле

(экранда 23 нче слайд.)

Тукай образы рәссамнар иҗатында

(экранда 24 нче слайд.)

Почиталин урамы, 66 нчы йорт, 1894 елның ахырыннан Габдулла шунда – Галиәсгар Госманов йортында яши башлый.

(экранда 25 нче слайд.)

Почиталин урамындагы Тукай яшәгән йортның ишегалды һәм урам як күренеше.

(экранда 26 нче слайд.)

Казан шәһәрендә Тукай музее

(экранда 27 нче слайд.)

Арча районы Кырлай авылында Тукай музее.

(экранда 28 нче слайд.)

Кырлай җиренә аяк басып, мемориаль комплекс ягына борылуга, килүчене Тукай үзе каршылый. Ул үзенең Кырлаена кайткан да, уйга чумган, туган як җылысына сыенган сыман.

(экранда 29 нче слайд.)

Кырлайда Габдулла Тукайның музей- комплексы.

(экранда 30 нче слайд.)

Бу наратны Габдулла Тукайның Кырлайдагы “әтисе” Сәгъди абзый утырткан. Ә бәрәңге бакчасында кечкенә Габдулла бәрәңге җыйган.

(экранда 31 нче слайд.)

Казан шәһәрендә Тукай музее

(экранда 32 нче слайд.)

Тукай безнең алгы сафларда көрәшә,
Тел яшәсә – милләт яшәр! Халкым яшәр! Дип эндәшә.

4.Сораулар өстендә эшләү.

I тур.

“Сорау нигезендә шигырьне таны!” Кайсыгыз Тукай әсәрләрен яхшы белә икән? Шуны тикшереп карыйк әле. Мин табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табып, кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә тиеш.

1.     Тукай кайсы шигырендә җырлый торган тавыклары булган авыл турында яза? (“Шүрәле”)

2.     Кыйммәтле металлдан эшләнгән чәч тарау әйбере кайсы әкият героеныкы? (“Су анасы”)

3.     Кайсы шигырендә бүре башы 12? (“Кәҗә белән сарык”)

4.     “Тырышып сабак укыгач, галим булып җитәр бу” –бу юллары кайсы шигырьдән? (“Бишек җыры”)

5.     Һәр эшне үз вакытында эшләргә чакырган әсәрнең исеме ничек? (“Эш беткәч, уйнарга ярый”)

6.     “Җен-фәлән дип сөйләнүләр

Искеләрдән калган ул;

Сөйләве яхшы, күңелле

Шагыйрәнә ялган ул.” (“Сабыйга”)


7.Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

-Былтыр кысты,- дип акыра,

Туганнарын чакыра. (Шүрәле)

8.Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның... (Кәҗә белән Сарык)

9.Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)

10.Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы,

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек? (Эт. “Кызыклы шәкерт” )

11. Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян. “Бичара куян”)

12.Тукта, тукта, и карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак! Качты бит, алтын тарагымны урлап качты. (Су анасы)

13.”Кызыклы шәкерт” әсәрендәге этнең исеме (Акбай).

14.Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? (Кәҗә белән)

15. Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? (ботка)

16.”Шүрәле” әкиятендәге егетнең исеме ничек? (Былтыр)

17.Кәҗә белән тату малайның исеме ничек? (Гали)

Бирелгән хәрефләр арасыннан Тукайның бер әсәренең исемен җый.

ӘҖӘК ЛЕНБӘ КЫСРА

ФИЗКУЛЬТМИНУТ. (Тукай сүзләренә язылган “Туган авыл” җырын җырлау)

            И, туган тел И,матур тел,

           Әткәм, әнкәмнең теле.

           Дөньяда күп нәрсә белдем,

           Син туган тел аркылы.

 

           Иң элек бу, тел белән

           Әнкәм бишектә көйләгән.

           Аннары төннәр буе

           Әбкәм хикәят сөйләгән.

III тур. Иллюстрацияләр арасыннан Тукай әсәрләренә карата ясаган рәсемне тап һәм исемен әйт.

   IV тур. Тест эшләү.

1.Кайсы юлдагы әсәрләрне Г.Тукай язган?

а) “Шүрәле”, “Су анасы”, “Бала белән күбәләк”.

б)”Сер тотмас үрдәк”, “Кәҗә белән сарык”, “Туган тел”.

2. “Безнең гаилә” шигырендә ничә кеше?

а) 6.

б)7.

3.Татарстанда 2011 нчы ел нинди ел дип игълан ителде?

а) гаилә елы.

б)спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы.

в)Г. Тукай елы.

4.Г. Тукай туган авыл.

1.Кырлай

2. Кушлавыч.

3. Өчиле.

5. Тукайның әтисенең исеме ничек?

1.Мөхәммәтгариф

2.Сәгъди.

3.Мөхәммәтвәли.

6. Тукайның әнисе ни исемле булган?

1.Мәмдүдә

2.Мәхмүзә

3.Мәүлия

7.Әкиятләрнең кайсысы Тукайныкы түгел?

1. “Шүрәле”

2.”Сертотмас үрдәк”

3.”Кәҗә белән сарык”

   IV тур. Мөхәммәтгариф сүзеннән сүзләр табарга.



VI. Дәрескә йомгак ясау.

-Без бүген нәрсә турында сөйләштек һәм укыдык?

-Тукай кайда туган?

10




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!