2 нче сыйныфта класстан тыш уку
Юнусова Розалия Ганиевна
Казан шәһәре, Киров районы , 4 нче татар гимназиясе
Тема: Йолдыз «Малай бабай»
Максат: 1. Балаларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру;сөйләмдә яңа сүзләр куллану күнекмәләре бирү; мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү; танып-белү эшчәнлеген үстерү; игътибарлык тәрбияләү.
2. Сөйләм телен үстерү, уку тизлеген арттыру.
3. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару турындагы күзаллауларын формалаштыру.
Белем чыганагы: портрет, китаплар, өстәмә материаллар.
Өйрәнелә торган әсәр: Йолдыз «Малай бабай»
Предметара бәйләнеш: татар теле, рәсем.
Метод: өлешчә эзләнү.
Алымнар:әсәрне анализлау, чыгыш ясау, техник чаралардан файдалану, әңгәмә, әсәр белән эшләү.
Яңа педагогик технология: бәхәскә корылган технология, бирем үтәү.
Дәрес формасы: дәрес-бәхәс.
Дәрес типы: класстан тыш уку.
Дәреснең барышы:
1. Орг.момент
2. Дәреснең темасын әйтү
- Балалар, мин сезгә шигырьләр әйтәм, ә сез аларны нәрсә берләштергәнен уйлагыз.
«Әбиләр мәктәпкә бара» ,«Колаклы коймаклар» , «Каен алмасы» , «Тылсымлы түбәтәй»? (Җаваплар)
-Әйе, бу матур шигырьләрне барсында безнең яраткан шагыйрәбез Йолдыз Шәрәпова язган. Ул
мәктәптә укыган елларыннан ук балалар өчен шигырьләр, гәзит мәкаләләре яза башлаган. Йолдыз Әдип кызы үзенең иҗади эшчәнлеген тулысы белән балалар әдәбиятына багышлаган. Шагыйрәнең балалар психологиясен нечкә тоеп, бала аңындагы үзенчәлекләрне үз күңеле аша уздырып язылган шигырьләрен сез дә яратып укыйсыз.
-Сез аның тагын нинди шигырьләрен беләсез? (Җаваплар)
-Ә бүген без Йолдыз апагызның яңа шигыре белән танышырбыз. Шигырьне укыганчы , малайлар һәм бабайларны күз алдына китереп, бабайлар белән малайларның уртак һәм аермалы якларын әйтеп карагыз. (Җаваплар)
-Әйе, бабайлар әкрен йөрүчән, картайган булалар, ә малайлар яшь, җитез, өлгер булалар.
-Ә синең бабайга ошаган малайларны күргәнең бармы? (Җаваплар)
-Күргәнегез булмаса шигырьне тыңлап карагыз.
3. «Малай бабай» шигырен уку
Шигырьне укытучы сәнгатьле итеп укый.
-Ошадымы сезгә бу шигырь? (Җаваплар)
-Нәрсә турында бу шигырь? (Җаваплар)
- Шигырьне күз белән генә карап, укып чыгыгыз. Аңлашылмаган сүзләрне карандаш белән билгеләп барыгыз.
- Шигырьне аерым укучылардан укыту. (“чылбырлап” уку)
4. Шигырьнең эчтәлеге буенча эш
-Малай бабайлар дигәнне сез ничек аңлыйсыз? (Җаваплар)
-Сезнең андый малайларны күргәнегез бармы? (Җаваплар)
-Алар еш очрыйлармы безнең тормышта? (Җаваплар)
- Бу шигырьгә «Малай бабай» исеме урынына тагын нинди исем кушып булыр иде? (Җаваплар)
-«Кан качкан йөзләреннән,
Нур киткән күзләреннән» дигән юлларны сез ничек аңлыйсыз? (Җаваплар)
-Аларның йөрешләре нәрсә йөрешенә ошаган? (Җаваплар)
-Нинди сәбәптән малайлар бабайга әйләнгәннәр? (Җаваплар)
-Бу малайлар сезгә кызганычмы? Ни өчен? (Җаваплар)
-Алар «малай бабай» булганына кем гаепле? (Җаваплар)
-Ә сезнең арада юкмы «малай бабайлар»? (Җаваплар)
- Андый дусларыгыз булуын теләр идегезме? (Җаваплар)
-Кызык булыр идеме сезгә алар белән? (Җаваплар)
-Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Җаваплар)
-Аларның хәлләрен ничек җиңеләйтеп була? (Җаваплар)
-Нинди киңәшләр биреп була аларга? (Җаваплар)
-Әйе, телик-видикларны күп карамаска, ялкауланып диваннарда ятмаска, хәрәкәтле уеннар уйнарга, физкультура ясарга, сәяхәтләргә йөрергә, әти-әниләргә булышырга.
-Шигырь нинди юллар белән тәмамлана? (Мин алай түгел, дисеңме?
Мин бабай түгел, дисеңме?
Ул чагында чын күңелдән
Котлыйм, дускай, мин сине!)
-Котлау чыннан да урынлымы? (Җаваплар)
-Тагын кешене нәрсә белән котлап була? (Бәйрәм белән, зур уңышларга ирешсә, яхшы кеше булып үссә.)
-Сәламәт булу бәхетме ул? (Җаваплар)
-Бәхетне сез ничек аңлыйсыз? (Җаваплар)
-Әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләгез. (Төркемнәрдә бер-береләренә түгәрәк буенча әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләп чыгалар. Һәр сөйләүчегә 2-3 минут вакыт бирелә).
5. Физминутка ясау
-«Малай бабай» булмас өчен урыннарыбыздан торып физминутка ясап алыйк әле.
(Шигырь юлларын кабатлап, хәрәкәтләр ясыйлар)
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без:
Кулларны без юабыз,
Аннан битне юабыз,
Тешләрне чистартабыз.
Аннан зарядкага басабыз.
Уңга-сулга карыйбыз
Һәм сикерә башлыйбыз
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз .
6. Мәкальләр белән эшләү
-Сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез? (Җаваплар)
-Әйе.
-Хәрәкәттә- бәрәкәт.
-Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.
-Сәламәтлек - иң зур байлык.
-Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе.
-Бу мәкальләрне сез ничек аңлыйсыз? (Җаваплар)
7. Шигырьнең эчтәлеге буенча рәсем ясау
-Шигырьдә сөйләнелгән «малай бабай»га киңәш бирерлек нинди рәсем ясар идең син? (Җаваплар)
- Аны кызыктырырлык нәрсә ясарга була? (Рәхәтләнеп суда йөзү, футбол уйнау, тимераякта шуу,
походларга бару.)
(Балалар рәсем ясыйлар.)
8. «Сәламәтлеккә яхшы- сәламәтлеккә начар» уенын уйнау
-Без барыбызда сәламәт, исән-сау,яшь һәм авырмыйча гына озак яшисебез килә. Ә шулай яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Ә нәрсәләр безнең сәламәтлеккә зыян китерә? Мин сәламәтлеккә файдалы әйберләр әйтсәм кул чабыгыз, ә зыянлыларын әйтсәм аяклар белән тыпыдагыз! Башладык: диванда яту, кар көрәү, теш чистарту, озак-озак телевизор карау, хоккей-футбол уйнау, сәяхәтләргә йөрү,зарядка ясау, чипсы ашау, чиста-пөхтә йөрү,соң йокларга яту .
9. Дәрескә йомгак ясау
Әсәр нәрсә турында? (Җаваплар)
- Әсәрнең төп идеясе нинди? ( Кечкенәдән спортны яратырга,әти-әнигә булышырга, дөнья белән кызыксынырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга)
Язучы безгә нәрсә әйтергә теләгән?(Сез «малай бабай» була күрмәгез диясе килгән ул.)
-Ни өчен шундый малайлар турында әсәр язарга уйлаган автор? (Без бу малайлар кебек булмас өчен.)
10. Билге кую