СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Малайларны котлыйбыз!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылган кичә. Мәктәпкә әзерлек төркеме

Просмотр содержимого документа
«Малайларны котлыйбыз!»

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе




ЯГЕЗ ӘЛЕ, МАЛАЙЛАР!

( Мәктәпкә әзерлек төркемендә 23 февлальгә багышланган кичә)





Төзеде: тәрбияче Исламова А.Г.

Музыка җитәкчесе: Сафиуллина Л.А.



Ямаширмә, 2022




Күңелле музыка астында кызлар кулларына пилоткалар, бескозыркалар тотып керәләр. Арткы планда тезелеп басалар.

1 кыз. Кызлар, кызлар, мин борчылам,

Кая безнең малайлар?

Беркайчан да соңга калып

Йөрмиләр иде алар.

2 кыз. Үзебездә дә гаеп бар,

Сюрприз булсын, дидек,

Әйтми генә үзләренә

Җыенып чыгып киттек.

3 кыз. Вакытын алдан сөйләштек,

Фәлән, фәлән сәгатьтә.

Очрашабыз алар белән,

Залыбызда, бәйрәмдә.

Ишек артында тавышлар.

4 кыз. Әнә, әнә килделәр,

Әле дә килеп җиттеләр.

Бәйрәмебез түрендә,

Малайлар бүген бездә.

Малайлар маршка тигез атлап керәләр. Кызлар икегә бүленеп, ике якка басалар, малайлар түрдән урын алалар. (“П” хәрефе формасында). Кызлар, баш киемнәрен артка яшерәләр.

Кызлар. Хәерле иртә, малайлар!

Малайлар. Хәерле иртә, кызлар!

5 кыз. Сез бүген шундый матурлар,

Солдатлар һәм моряклар.

Сюрприз сезгә ясыйбыз.

Бергә. Менә шундый бүләкләр! (Бүләкләрне күрсәтәләр)

6 кыз. Солдатларга пилоткалар,

Кып-кызыл йолдызлары.

Морякларга бескозырка

Җилферди тасмалары.

Марш астында, тантаналы рәвештә малайларга баш киемнәрен кидерәләр. Яртысы “Моряклар”, яртысы “Солдатлар” төркемебулалар. Кызлар урыннарына баскач.


1 малай. Менә бу иң шәп бүләк, кызлар,

Рәхмәт сезгә, зур рәхмәт.

Чып-чын солдатлар, моряклар

Булу безгә бик рәхәт.

1 малай. Рәхмәт, кызлар, зурладыгыз

Күтәрелде күңелләр.

Әмма, иң зур кунак бүген,
Алар безнең әтиләр!

3 кыз. Менә хәзер бәйрәмне
Башласак та бик ярый.

Бездә кунакта- ӘТИЛӘР,

Безнең бәйрәмне карый.

4 бала. Бу бәйрәмнең мәгьнәсе зур.

Алтынга тиң бәясе.

Илем, халкым өчен кирәк,

Бу тынычлык бәйрәме.

5 бала. Тынычлык сагында тора,

Әлбәттә, ир-егетләр.

Абыйлар да, бабайлар да,

Малайлар һәм әтиләр.

6 бала. Чын күңелдән бәйрәм белән

Ватанны саклаучылар.

Безнең кадерле әтиләр,

Сез безне яклаучылар.

ӘТИЛӘР ТУРЫНДА ҖЫР.

4 бала. Әтиләр, алар безне саклаучылар,

Яманнардан яклаучылар.

Әти булса янымда,

Мин курыкмыйм тамчы да.

5 бала. Горурланам әти белән,

Аны бар да ярата.

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата.

6 бала. Тыныч булсын илләр-көннәр,

Кояш нурларын сипсен.

Безнең һәрбер көннәребез

Әтиләр белән үтсен.

7 бала. Әтиләрне барыбыз да

Яратабыз, сөябез.

Сез бит безгә иң кадерле,

Якын кеше диябез.

8 бала. Ночью вьюга бушевала,

И метелица мела.

А с рассветом нам тихонько

Папин праздник принесла.

9 бала. И поздравить пап любимых,

Мы сегодня так спешим.

Мы желаем папам счастья,

Неба мирного для них.

П Е С Н Я П Р О П А П У.

10 бала. Без тиздән үсеп җитәрбез,

Солдатларга китәрбез.

Туган илебезне саклап

Тырышып хезмәт итәрбез.

11 бала. Ә бүген әле йөрибез,

Балалар бакчасына.

Кызлар белән без биибез,

Карагыз барыгыз да.

П А Р Л Ы Б И Ю. У Т Ы Р А Л А Р.

Алып баручы. Кадерле балалар, менә безнең көтеп алган көнебез килеп җитте. Без бүген Әтиләр белән бергә. Сез инде Ватанны саклаучылар көне турында беләсез. Без бу турыда күп сөйләштек. Тагын бер искә төшерик әле, Кемнәр алар Ватанны саклаучылар?. Дөрес, хәрби кешеләр. Әйе, бабайлар, абыйлар, гомүмән, ир-егетләр. Чын-чынлап уйлап карасаң, без барыбыз да Ватанны саклаучылар. Без балалар да үзебезнең матур гадәтләребез, тырыш эшләребез, күңелле тормышыбыз белән зурларга булышабыз. Тату гаилә, ул үзе кечкенә дәүләт бит инде. Ә әтиләребез шушы кечкенә дәүләтләрне саклап, зур дәүләтебезгә бик күп файда китерәләр. Шуңа күрә без аларны зурлыйбыз, хөрмәтлибез. Бәйрәм белән сезне, Әтиләр!

(Кызлар малайларны котлый)

1 кыз. Безнең төркем малайлары,

Менә дигән егетләр.

Бакчабызда бер малай юк,

Бездәгедәй кебекләр.

2 кыз. Иң шәп акыллы малайлар,

Сайлап җыелган кебек,

Иң тәртипле, иң әдәпле,

Һәрберсе алтын бөртек.

3 кыз. Мактаганны яратмыйлар,

Бигрәк инде тыйнаклар.

Без бит дөресен сөйлибез,

Сез безне яклаучылар.

4 кыз. Әйе, әйе, берәр малай,

Әгәр безне рәнҗетсә.

Безнең төркем малайлары,

Шунда ук килеп җитә.

5 кыз. Эшкә дисәң, өлгер алар,

Йөгергәндә җитезләр.

Җыр-биюгә оста алар,

Бергә. Менә шундый егетләр! (Баш бармак күрсәтәләр)

6 кыз. Булсын, булсын төрле чаклар,

Сез барыбер яхшылар.

Һәр көнебез бәйрәм кебек
Сезнең белән, малайлар!

Бергә. Без сезне бик яратабыз,

Бәйрәм белән, Малайлар!

Малайлар. Зур рәхмәт сезгә, кызлар!

7 кыз. Без беләбез, сез җырларга,

Бик-бик, бик яратасыз.

Игътибар, малайлар җырлый,

Әтиләр, сез карагыз.

Кызлар утыралар, Малайлар вступлениегә тигез атлап чыгалар. ҖЫР. “Солдат булам”

Алып баручы. “Ватанны саклаучы”- Ничек горур яңгырый бу сүзләр. Безнең солдатлар, офицерлар, генераллар илебезне, шулай ук сезнең белән безне һәрвакыт явыз көчләрдән, куркыныч хәлләрдән сакларга әзер. Ватанны саклау—һәр ир-атның изге бурычы. Шуңа күрә кечкенәдән үк алар көчле, сәламәт булып үсәргә тырышалар. Чөнки, аларның Армия сафларында хезмәт итәсе бар. Әйдәгез, шул кагыйдәне истә тотып, барыбыз да физзарядка ясыйк әле.

Уен “Зарядка”. Текстка туры китереп, балалар да, әтиләр дә зарядка ясыйлар. Текстны экранда бирергә була. Алып баручы укый.

Алып бар. Туры бастык, киерелдек,

Кулны өскә күтәрдек.

Як-ягыбызга төшердек,

Хәзер алга җибәрдек.

Уңга борылыш яса,

Сулга борылыш яса.

Чүгәлибез торабыз,

Кулны өстән төшереп.

Аяк очын тотабыз.

Әйдә хәзер бер урында.

Тигез, бердәм атлыйбыз.

Бер, ике, өч, дүрт,

Менә шулай: туктыйбыз.

Бар да утыралар.

Алып баручы. Дусларым, вакытлар бик тиз утәр, сез дә тиз үсәрсез, Ватаныбызны саклап хәрби хезмәткә китәрсез. Ә бүген, без сезнең белән уйныйбыз. Кызларыбыз да малайларга кушылалар.


Алып баручы. Әтиләр, бүген без сезне балачакка алып кайтабыз. Безнең белән бергәләп, уйнап-шаярып, елмаеп утырыгыз. Мин беләм, безнең балалар да, әтиләр дә туп белән уйнарга яраталар. Башта без балалар белән уйныйбыз, аннан әтиләр белән.

У Е Н “ТУП БИРЕШЛЕ” Ике команда. Эстафета. Балалар билгеләнгән урыннан йөгереп киләләр.

Алып баручы. Әтиләр, футбол яратасызмы? Бик яхшы. Сез тупны аяклар белән йөртеп бер-берегезгә бирәсез.

У Е Н “Ф У Т Б О Л” Әтиләр ике командага бүленеп уйныйлар.

Уен. “Тоннель”.

Алып баручы. Балалар, ә кайларга йөртәләр соң алар сезне. (Балаларның җаваплары; Диңгезгә, паркка, киноларга.... алып баралар. Чаңгыда чыгабыз, җиләккә йөрибез.) Әтиләр белән бергәләп телевизор карыйсызмы? Ә нәрсәләр карыйсыз? (Балалар җаваплары). Әтиләр спорт тапшыруларын яраталар инде. Хоккей карарга мин үзем дә яратам. Әйдәгез әле, шул уенны уйныйк. Башта без уйнап күрсәтик, аннан әтиләр чыгарлар.

УЕН-ЭСТАФЕТА “ХОККЕЙ”. Балалар ике төркемгә бүленәләр. Кәшәкә, алка (Шайба) кирәк. Капка урынына дуга куела. Һәрберсе кәшәкә белән шайбаны йөртеп, “Капка”га кертергә тиеш, аннан арттагы балага тапшыралар. (Шайба урынына кечкенә туп алырга да була).

Алып баручы. Балалар, бу шигырьдән соң сезнең белән бер хәрби уен уйнамыйча булмас. Уенда барлык малайлар да катнаша. Бер якта “МОРЯКЛАР” икенче якка “СОЛДАТЛАР”. Чыгып тезелдек. Бу ике өстәлдә рәсемнәр тора. Мин сезгә аларның киселгән кисәкләрен өләшәм. Минем команда буенча хәрәкәт итәбез, ахырдан “Боевая тревога” дигән команда бирелгәч, тиз генә шушы пазллардан танк, кораб рәсемен җыябыз, Кайсы команда тизрәк җыя?

УЕН “Пазллардан танкны , Корабны җый”. Алып баручы ике төркемгә үз рәсемнәренең пазлларын тарата. “На парад”-Маршка йөриләр, “Бегом марш” йөгерәләр, “Боевая тревога” –рәсемне җыю.

Алып баручы. Кызлар, сезнең өчен дә бер уеным бар. Менә шушы флагны тиз арада штабка китереп җиткерергә кирәк, ләкин безнең юлыбыз сазлык аша үтә. Түмгәкләргә генә басып хәрәкәт итәргә кирәк.

УЕН-ЭСТАФЕТА. “Флагны штабка китереп тапшыр”. Ике малай өстәл янында утыра. Кызлар ике командага бүленәләр. Иң ахыргы кызлар флагларын аларга тапшыралар.