СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мама - самое дорогое, что есть у меня.

Нажмите, чтобы узнать подробности

У каждого человека есть свой близкий человек. Обычно это его мама. Каждый считает что его мама самая лучшая на свете, но моя мама по настоящему самая лучшая, единственная и неповторимая. Сейчас я расскажу вам почему я так считаю.

Просмотр содержимого документа
«Мама - самое дорогое, что есть у меня.»

Әниләрне сөендереп яшик!





Күкнең хәтта кояшы да,

Ае да, йолдызы да,

Тиңләшә алмый, Әнкәй

Син гади җир кызына.



Әйе, әниләр алар тормышны балкытып, яктылык сибүче, җылытучы, назлаучы...

Минем әни тирә-як авылларда хөрмәткә лаек, безгә ана мәхәббәте биреп, язмышның ачы җилләрендә сынатмыйча, сыгылмыйча, безгә тәрбия бирүче мөхтәрәм изге зат.

Бу җиһанда ике генә газиз төшенчә бар. Ана һәм Ватан! Ана да, Ватан да берәү генә була ала. Шулай да, Ана, мина калса, өстенрәк. Чөнки тормыш анадан башлана.

Әнкәй, Әни, Нәнә, Инәй... Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала. Син – Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен безнең өчен борчылып йокыларын калдырган.

Минем әнием-Факия. Әни безне (абыйларым белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең. Синнән еракта яшәү сәбәпле, сине көн саен күрү мөмкинлегем юк, ләкин алай да, кайткан саен җылылыгыңны тоеп, яшәргә дәрт һәм көч җыеп китәм. Нинди генә авыр очрак булмасын, син минем өчен һәрчак тормыштагы иң зур терәк, иң зур ярдәм. Һәрвакыт акыллы киңәшең, кирәкле сүзең белән күңелне күтәрәсең, яшәүгә, тормышка мәгънә өстисең. Рәхмәт сиңа шуның өчен! Синең алдыңда мин һәрвакыт бурычлы!

Әниләр гомер буена безнең юлдашыбыз, терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз. Үсеп, балигъ булгач та, картайгач та без ана өчен барыбер бала булып калабыз. Әни кеше олыгаеп бара торган кызына да, улына да “балам” дип эндәшә һәм алар турында кайгырта. Әйе, дөньяга килгәч, үбеп-үбеп сыйпаган, бар булмышын биреп үстергән, кәефсез чакларыбызда юаткан, тынычландырган, мәшәкатьләребезне бүлешкән, үзе ашамыйча безне ашаткан, үзе киенмичә киендергән, ачлыгыбызны-туклыгыбызны күңелендә тоеп яшәгән.

Безнең һәрберебезне, кем генә булсак та, ана тудырган, күз карасыдай саклап ана үстергән, ана кеше иткән. Без алар алдында мәңге бурычлы. Алар бездән игътибар, җылы көтә.

Тырышып укып, тәртипле булып, әниләрне сөендереп яшик.

Тибрәтеп йөрәгең түрендә,

Кадерләп үстердең син безне.

Син бүләк иттең бит безгә:

Бу кояшны, бу күкне, бу җирне.




























Язгы матурлык.



Табигатьнең ямьле, матур чагы

Тирә-якка иңә яшеллек.

Ә кояшның җылы нурлары,

Күзләреңнең явын алырлык.


Басу-кырлар инде кардан чистарган,

Игенчеләр язгы эшкә чыга...

Кыр казлары кайта җылы яктан.

Елгаларга сулар җыела.


Һәр ел саен шулай язлар килә

Яшел төсләр белән бизәнеп,

Урамнардан гөрләвекләр аккан чакта

Тик күңелләр кала узгәреп.

























Бакчада үсте кабак.

Җәйләр үтте, коз җитте

Бакчада үсте кабак

Иртә торып чыгам да,

Кабакка торам карап.

Яшелчәләр арасында

Бик матур үскән кабак.

Үзе сары, үзе татлы

Кояшка тора карап.

Өлгергән кабакны алгач та

Пешерәм тәмле бәлеш.

Кабактан пешкән бәлештән

Сезгә дә бирәм өлеш.

Кабак - файдалы яшелчә,

Файдасы тия һәркемгә.

Кабак утыртыгыз, дуслар,

Ишелеп уңсын һәркемдә!



























Хуш киләсең, әй Яна ел!

Хуш киләсең, Яңа ел!

Салкын җилле бураннарың,

Ап-ак карларың өеп,

Сөендер син Җир шарын.


Хуш килэсең, Яңа ел!

Изге гамәл белән йөрисең.

Бәхет-шатлыклар төяп

Илебез түренә үт син.


Хуш киләсең, син Яңа ел!

Нәниләрне сөендер.

Кыш бабай, кар кызын алып

Сәламәтлек төяп кил!


Хуш килэсең, Яңа ел!

Күгебез аяз булсын,

Илебез тыныч торсын,

Кояш гел балкып янсын!


Хуш киләсең, өр Яңа ел!

Ат елына керәбез.

Бүләкләрең күп булсын

Сөенсен нәниләребез.


Шатлыкларың мулдан булсын,

Кадерлерәк булсын, Яңа ел!

Илебез түренә үтеп

Хуш киләсең, әй, Яңа ел!






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!