СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Марат Кәбировның "Мәхәббәттән җырлар кала" әсәре буенча технологик карта

Категория: Литература

Нажмите, чтобы узнать подробности

Марат Кәбировның "Мәхәббәттән җырлар кала" әсәре буенча 10 сыйныфлар өчен технологик карта, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, белем  бирүдә федераль дәүләт стандартларын исәпкә алып төзелде. Технологик карта нигезендә Альберт Яхин концепциясе ята. Дәрес Ә. З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган.

Просмотр содержимого документа
«Марат Кәбировның "Мәхәббәттән җырлар кала" әсәре буенча технологик карта»

ШӘРӘФЕТДИНОВА ЛӘЙСӘН ВАЗЫЙХ КЫЗЫ

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре


3 сәгать

Бүлек темасы (Әсәр исеме, авторы)

М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повесте

сәгатьләр саны

3 сәгать

Планлаштырылган дәресләрнең темалары


1нче дәрес темасы: М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестеның сюжеты

2нче дәрес темасы: “Мәхәббәттән җырлар кала” повестена анализ

3нче дәрес темасы: “Мәхәббәттән җырлар кала” повестенда бүгенге көннең хатын-кыз образы

Максатлар

1) дидактик: Укытучы белән укучы мөнәсәбәте аша эчтәлекне үзләштерү (сюжет сызыгы буенча вакыйгаларны аерып алу, уку мәсьәләсен куеп, повестька анализ ясарга өйрәнү. Күтәрелгән проблеманы, идеяне, чишелешне укучылардан таптыру. Өйрәнелгән әсәрдә бүгенге көннең хатын-кыз образының бирелешен аңлау). М. Кәбировның биграфиясе белән танышу;


2) үстерешле: фикер эшчәнлеге өчен гомуми җирлек булдыру (анализ вакытында туган фикерләрне таркатырга, чагыштырыга өйрәнү. Иҗади фикерләүне үстерү);


3) тәрбияви: тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык, хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү. Сәнгать әсәре тудырган М. Кәбировка ихтирам хисләре тудыру.


Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет буенча:

Әсәргә анализ ясау ысулларын үзләштерү, әсәрнең сюжетын синтезлый белү, автор кулланган алымнарны табарга өйрәнү, әсәрнең темасын,идеясен, проблемасын, автор фикерен билгеләргә өйрәнү. Әсәрне укый белү, укыганны үз сүзләре белән сөйләп бирү һәм әсәрнең катнашучыларын табу, персонажларын, төп персонажны аерып ала белү күнекмәләрен үстерү.

Метапредмет:

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Дөрестән дөрес түгелне аера белү, нәтиҗәләр формалаштыру, укыганны анализлау.

Шәхескә кагылышлы: Тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык, хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү.

Төп ресурслар


ХХ һәм ХХ1 гасыр такталары, ноутбук, Марат Кәбиров эшчәнлеге буенча презентация, китап күргәзмәсе

Уку эшчәнлеген оештыру

Дәресләрдә танып-белү эшчәнлеге академик Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корыла.

Ягъни дәрестә танып белү эшчәнлеген оештыруның

  • формасы – нигездә, төркемнәрдә;

  • методы – нигездә, тикшерүле;

  • контроль,бәя–нигездә,үзконтроль,үзбәя;

  • чаралар–нигездә, белем чыганаклары, такта, укучының эш дәфтәре;

  • нәтиҗәлелек - махсус белем күнекмәләр генә түгел, универсаль гамәлләр формалашуы өчен дә җирлек тудырылу;

  • максат - дидактик максат, ягъни нинди махсус белем ни дәрәҗәдә күнекмәгә әйләнергә тиешлеге конкретлаштырыла.

Татар төр




Дәрес

нең т\с, темасы

Дәрес

Этабы һәм башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

1

2

3

4

5

6



1нче дәрес:

М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестеның сюжеты














I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.

Өй эшләрен тикшерү (повестьны укырга, вакыйгаларны аерырга)


Төркемнәргә бүленеп өй эшләрен искә төшерәләр, системалы итеп сөйлиләр

Эчтәлекне аңлап сөйләү, вакыйгаларны аерып күрсәтү, модельләштерү

регулятив гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле – нәрсә эшләвеңә карамастан ысул аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)


2. Актуальләштерү,.

Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, әдәби әсәрне укыганда беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәбез?

Көтелгән җавап: Әсәрнең сюжетына игъ тибар итәбез

3. Уку мәсьәләсен конкретлаштыру ситуациясе процессы


Сюжет сызыгы нәрсәләрдән тора соң?

Көтелгән җавап:

Сюжет сызыгы вакыйгалардан тора

4. Үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.


  • терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;

  • терәк конспекттан файдаланып сөйләп

бирә алса - «3»;

  • терәк конспектка бераз гына карап сөйли алса - «4»;

  • терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».


II. Уку мәсьәләсен

(УМ) чишү этабы.

1. Уку мәсьәләсен

адымлап чишү


Әсәрдә нинди вакыйгалар турында сөйләнә? Вакыйгалар бер-берсенә охшаганмы?

Көтелгән җавап:

  • Гөлзиләнең балачактан үги ана янындагы михнәтле һәм шул ук вакытта рәхәт тормышы

  • Гөлзиләнең мәхәббәте

  • Ата-анасының үлеме

  • Студент булу теләгенең чәлпәрәмә килүе

  • Гөлзиләнең үз-үзендә көч табып, авыр шәһәр тормышына яраклашуы

  • Алга китә башлаган тормыш

  • Таһирның үлеме

  • Гөлзиләнең танылуы

Вакыйгаларны Гөлзиләнең бәхетле һәм бәхетсез булу мизгелләре буенча ике төргә аерып була

2. Модельләштерү

Эшчәнлек барышы схемада чагылдырыла

эш дәфтәрләренә теркиләр

вакыйгаларны аера белү, модель төзү күнекмәләрен булдыру

-регулятив гамәлләр

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)


Уги ана белән җайлана башлаган тормыш

Гел игътибарсыз калу

Таһир белән Гөлзилә арасындагы мәхәббәт

Таһирның армия хезмәтенә китүе

Кечкенә сеңел яки энекәш көтү шатлыгы

Ата-ананың үлеме

Авылдан китеп укырга керү шатлыгы

Авыр тормыш белән очрашу

Акчалы эш табу

Вөҗдан газабы кичерү

Максатка ирешү-халык арасында җырчы булып танылу

Гөлзиләнең мәхәббәтен мәңгегә югалтуы



III. Рефлексия,

бәя этабы.

1.Рефлексия.

.


дәрестә узган юлны кире узу; ягъни

  • нәрсә эшләргә тиеш идек?;

  • ничек эшләдек?

  • нинди нәтиҗә ясадык?



Сюжетны өйрәндек, вакыйгаларны аерып алып, төп геройның язмышында бәхетле һәм бәхетсез вакыйгаларга калдырдык




-регулятив гамәлләр Укучының үз эшчәнлеген анализлый белүе, нәтиҗә ясарга өйрәнү сәләте булдыру

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2.Дәрестәге эшчәнлеккә

үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.


Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып сөйләп бирә алса - «3»;

б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме) үз-үзенә сөйли алса - «5».




3. Өйгә эш алу.

эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив эшчәнлеккә:

Повестьне тулысынча укып килергә, тел-сурәтләү чараларын табарга

  • конструктив эшчәнлеккә:

Модельне презентация итеп ясарга

  • иҗади эшчәнлеккә: авырлыклар кичергән Гөлзилә исеменнән Таһирга хат язарга

Үзенең мөмкинлегеннән чыгып – көче җитәрдәй эшне сайлый.













Дәреснең т\с, темасы

Дәрес этабы һәм башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

2нче дәрес темасы: “Мәхәббәттән җырлар кала” повестена анализ


I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

Дәрестә уңай психологик халәт тудыру. Өй эшләрен тикшерү

(Повестьне тулысынча укып килергә, тел-сурәтләү чараларын табарга,

Модельне презентация итеп ясарга,

авырлыклар кичергән Гөлзилә исеменнән Таһирга хат язарга)

Дәрескә игътибарлы булу. Укучылар өйгә бирелгән эшләрне сөйлиләр, тел сурәтләү чараларын саныйлар, презентацияләрне күрсәтәләр

Повестька анализ ясый белү, проблема, идея, чишелешне табу, теманы аеру, автор фикере белән килешү яки килешмәү

регулятив гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле – нәрсә эшләвеңә карамастан ысул аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2. Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе



Узган дәрестә без сезнең белән М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестен вакыйгаларга таркаттык, сюжетын өйрәндек,төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, эшне ничек дәвам итәрбез?

Бу гамәлебез ничек дип атала?

Көтелгән җавап: Повестьнең темасын билгелибез, идея, проблеманы табабыз, автор әйтергә теләгән фикерне ачыклыйбыз. Гомумән, повестьне анализлыйбыз.

Шулай ук персонажларга бәя бирәбез, әсәрнең эчтәлен (темасын) ачабыз, әсәрнең мәгънәсен(идеясен), автор куйган проблеманы һәм язучының проблемага карашын билгелибез

Үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.


  • терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;

  • терәк конспекттан файдаланып сөйләп

бирә алса - «3»;

  • терәк конспектка бераз гына карап сөйли алса - «4»;

  • терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».


II. Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.Уку мәсьәләсен адымлап чишү


Узган дәрестә без авторны каршы кую принцибына таянган дидек. Әсәрдә капма-каршы образлар бармы? Тагын капма-каршылыкны кайда күрәбез? Автор нинди проблеманы күтәрә? Укучысына нәрсә әйтергә тели?

Көтелгән җавап: Гөлзилә намуслы кыз. Аның максаты югары-җырчы булу, ләкин үзенең сафлыгын саклый белүе, аңа бу хыялыннан баш тартып, авырлыклар белән көрәш юлына китереп бастыра. Аның ахирәте Нурия исә, җырчы буласы килеп, кемгәдер сатыла, намусын, сафлыгын сакламый. Ахырда начар юлга баса. Гөлзиләнең сөйгәне Таһирның капма-каршысы булган Гыйльман шулай ук әхлак нормаларыннан тайпылып, тормыштан китә. Үзенең хыялын тормышка ашырасы килеп янган Гөлзилә аракы сатуга да барып җитә, кереме яхшы булса да, зур вөҗдан газабы кичерә ул. Эш сөюе, авырлыкларга каршы тора алуы Гөлзиләне тиздән уңышлы юлга чыгара. Ләкин бәхет тагын кул җитмәс ераклыкка күчә-Әфган сугышыннан тулысынча гарипләнеп кайткан Таһир мәңгегә күзләрен йома. Гөлзилә таныла, аны халык ярата, тик ул “мәхәббәттән җырлар кала...” дип йөрәк әрнүен җырлый.

2. Модельләштерү














Повестьтә образларга, вакыйгаларга бәя бирелә, аларны чагыштырып, әсәрдәге капма-каршылык табыла,әсәрнең темасы, идеясе, проблемасы язучының проблемага карата фикере билгеләнә.



III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.


Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә); нинди нәтиҗә ясадык?


Повестьне анализлап бүгенге көн өчен актуаль булган проблемаларны, идеяне, теманы ачыкладык, тел-сурәтләү чараларын таптык. Йөрәгебез һәм сафлыгыбызга тугры була белергә өйрәндек

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.


Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып сөйләп бирә алса - «3»;

б) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме) үз-үзенә сөйли алса - «4»;

в) терәк конспекттан файдаланмыйча, әсәрнең темасын, идеясен, проблемасын ачып сөйли алса - «5».



-регулятив гамәлләр

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)


3. Өйгә эш алу.

1) М. Кәбировның тормыш юлы һәм биографиясен өйрәнергә;

2) Тел-сурәтләү чараларын дәфтәрләргә язарга

3) М. Кәбиров эшчәнлеге турында презентация ясарга




-регулятив гамәлләр Укучының үз-үзен бәяли белүгә, мөстәкыйльлеккә өйртәтү

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)




Дәреснең тәртип саны, темасы

Дәрес этабы һәм башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

3 нче дәрес

Мәхәббәттән җырлар кала” повестенда бүгенге көннең хатын-кыз образы

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

Уңай психологик халәт тудыру.

Өй эшләрен тикшерү.

(1) М. Кәбировның тормыш юлы һәм биографиясен өйрәнергә;

2) Тел-сурәтләү чараларын дәфтәрләргә язарга

3) М. Кәбиров эшчәнлеге турында презентация ясарга)


Дәрескә игътибарлы булу. Укучылар өйгә бирелгән эшләрне сөйлиләр, эшләрен күрсәтәләр.


регулятив гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле – нәрсә эшләвеңә карамастан ысул аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

Үзбәя:

Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.


  • Әзер материалдан файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;

  • Әзер материалдан файдаланып сөйләп

бирә алса - «3»;

  • Әзер материалдан бераз гына карап сөйли алса - «4»;

  • Әзер материалдан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».


2. Актуальләштерү.

Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, без укыган повестьта төп герой кем ул? Аның белән нәрсәләр булды?

Көтелгән җавап: Гөлзилә. Ул тормышының яңа чзчзк ата башлаган чорында ата-анасыз калып, замананың коточкыч фаҗигаләре белән ялгыз торып кала

3. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе


Димәк. бүгенге дәрестә без хатын-кыз буларак Гөлзиләнең бүгенге көн проблемалары белән япа-ялгыз калып, чишелеш юлларын эзләвен өйрәнербез. Эшебезне ничек оештырабыз?

.


Көтелгән җавап: Төркемнәргә бүленеп фикер алышу рәвешендә эшлик. Авторның көн проблемаларын ничек итеп чишүен табыйк


II. Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.Уку мәсьәләсен адымлап чишү


Укучылар, төркемнәрдә киңәшегез, бүгенге көндә тормышыбызда нинди проблемалар бар? Кайсылары Гөлзилә язмышында чагылыш тапкан?

Чын татар кызы нинди булырга тиеш соң?

Повестьта күтәрелгән проблемалар Гөлзиләне шәхес буларак формалаштыра. Ул сафлыгын югалтмый, сөйгәненә тугры, мәхәббәтен саклап калу өчен төннәр буе авыр хезмәт белән җыйган малын да сатарга риза бу кыз. Фәхишәлек проблемасын автор әсәрдә төп геройның намуслы булуы белән чишә. Тик болардан тыш повестьта бугенге заманнның явызлыгы- сугыш темасы да күтәрелә. Аянычлы язмышка дучар ителгән Таһир сөйгәне Гөлзиләнең ни генә булса да, үзен бик нык яратуын аңлап үлә.



2. Модельләштерү


III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.


Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);

нинди нәтиҗә ясадык?


“Мәхәббәттән җырлар кала” повестенда хатын-кыз образының бирелешен аңладык. Әхлаклы. Намуслы булуны кеше өчен югары сыйфат дип билгеләдек.


-регулятив гамәлләр

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)


2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.


Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

  • терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып сөйләп бирә алса - «3»;

  • терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

  • терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме) үз-үзенә сөйли алса - «5».



-регулятив гамәлләр Укучының үз-үзен бәяли белүгә, мөстәкыйльлеккә өйртәтү

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

3. Өйгә эш алу.

1) Киләсе дәрестә укылачак әсәрне өйдә укып килергә.

2) М. Кәбировның тормыш юлын сөйләргә өйрәнеп килергә

3) “Мәхәббәттән җырлар кала” темасына теләсә нинди иҗдаи эш язарга












Кулланылган чыганаклар:

  • Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе – Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова – М.: Просвещение, 2009.

  • Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе- Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009.

  • Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлаки үсешен тәэмин итү концепциясе - Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков. – М.: Просвещение, 2009.

  • Гомуми башлангыч белем бирүдә өлге программа эчтәлеге (М.Просвещение, 2009, 2010).

  • Гомуми төп белем бирүдә өлге программа эчтәлеге. Әдәбият- Литература (М.Просвещение, 2010, 2011)

  • Татар әдәбиты: Теория. Тарих/ Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Тутыл.2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. - Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1981 ел.

  • Мозаффарова М.Г. “Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. Казан. ТРМҮИ. 2014

  • Яхин А.Г. “Әдәбият дәресләре: Укытучылар,югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. - Казан:Мәгариф, 2003. – 159 б.

  • Кәбиров М. Р. Мәхәббәт яңгыры: Повестьлар.-Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 431 б.