СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мастер-класс "Бәхет нәрсә ул?"

Нажмите, чтобы узнать подробности

мастер класста катнашучыларда бәхет турында этик күзаллау булдыру, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, төрле биремнәр аша бәхет төшенчәсен аңлауларына шартлар тудыру

Просмотр содержимого документа
«Мастер-класс "Бәхет нәрсә ул?"»

Мастер класс “Бәхет нәрсә ул?”.

Максаты: мастер класста катнашучыларда бәхет турында этик күзаллау булдыру, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, төрле биремнәр аша бәхет төшенчәсен аңлауларына шартлар тудыру.

Бурычлар: проблемалы ситуация аша УУГ булдыру, мастер класста катнашучыларның актив булуына, үз фикерләрен әйтә алуларына ирешү.


Мастер классның барышы:

-Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Мин сезне мастер класста күрүемә бик шатмын.

Бездә хәзер информатизация, технологияләрнең еракка киткән заманы. Хәзер инде велосипедта йөрүче, аш бүлмәсендә эшләүче роботлар белән беркемне дә шаккатырып булмый. Әйдәгез әле, күз алдына китереп, хыялланып алыйк. Берничә елдан галимнәр кешенең кәефен күтәрүче, дөньяның матурлыгын гына күрүче, яхшы мизгелләрне генә хәтердә тотучы күзлек уйлап чыгаралар. Без дә хәзер сезнең белән әлеге күзлекләрне киеп карыйбыз. Күзлекләрне киегез дә, үзегезнең тормышыгызда булган иң матур һәм шатлыклы мизгелне исегезгә төшерегез, кыскача аның турында сөйләгез.

Нәтиҗә: ни өчен нәкъ менә әлеге мизгелне исегезгә төшердегез?

(укучылар җавабы)

Димәк, безнең мастер классыбызның темасы нәрсә турында булачак?

(укучылар җавабы)

Күптән түгел мин нәфис фильм караган идем. Анда ата белән бала бер - берсен яратулары турында фикер алышалар һәм шунда кечкенә генә бала үзенең әтисен ни дәрәҗәдә яратуын болай диеп аңлата “Әлеге урыннан айга кадәр”, ди ул. Баланың әлеге сүзләре мине уйланырга мәҗбүр итте. Без дә сезнең белән әлеге бала кебек бәхетнең нинди икәнен күзаллап карыйк.

Бәхет ул инди төстә?

Бәхет ниди формада?

Бәхеткә кагылгач, нәрсә тоясыз?

Аның тәме нинди?

Бәхет ниди авызлар чыгара?

Температурасы нинди? (Фикерләрне тыңлау)

Хәзер без сезнең белән бәхетнең нинди икәнен күз алдына китердек. Ләкин һәр кешенең үз бәхете.

Бирем №2. Парларда эш.

Мин сезгә сүзләр өләшәм һәм сез әлеге сүзләрне мөхимлеге буенча өстән аска таба тезеп чыгыгыз.

Карьера

Акча

Җәмгыятьтәге урын

Гаилә

Балалар

Матур тормыш иптәше

Сәламәтлек

Нәрсә сезнең туры килде? (Фикерләрне тыңлау)

Бирем №3

Мин хәзер үзем яныма бер кешене чакырам һәм сезгә тасма бирәм. Сез шушы тасмадан зур түгәрәк ясарга тиешсез.

Сезнең түгәрәк килеп чыктымы? (Фикерләрне тыңлау)

Ә хәзер әйдәгез әлеге биремне бергәләп эшләп карагыз. Түгәрәк килеп чыктымы? Ни өчен? (Фикерләрне тыңлау)

Әйтегез әле, кайсы очракта бәхеткә ирешеп була, кеше ялгыз булсамы яисә чит кешеләр ярдәмгә килергә әзер булгандамы? Әгәр дә тирә - юнебездә ярдәмгә килергә әзер кешеләр булса, безгә мондый күзлекләр кирәкме икән?

Яңадан схемага әйләнеп кайтыйк әле. Димәк, бәхет өчен мондый ... җәмгыятьтә кешеләрнең бер - берсенә мөнәсәбәте дә бик мөһим.

Менә без сезнең белән бүген бәхетнең формуласын чыгардык.

-Хөрмәтле укучылар! Мастер класста катнашуыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәтләремне җиткерәм. Бәхетле, сәламәт булыгыз! Һәр көннән ямь табып яшәгез!


Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!