СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мастер-класс (выступление)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: туган тел дәресендә укучылар эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән педагогик технологияләрне үзләштерү,эзләнү күнекмәләрен куллану.

Кулланылган технологиясе:  уен технологиясе, мультимедия технлогиясе, аралашу технологиясе.

Алымнар: ”Кәрзин” ысулы, ”Акыл штурмы”, “Сорау-җавап”.

Үткәрү формасы: мастер-класс.

Просмотр содержимого документа
«Мастер-класс (выступление)»

Менделеев районы Ижевка урта гомуми белем бирү мәктәбенең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Төхбәтова Чулпан Илдар кызының осталык дәресе.


Максат: туган тел дәресендә укучылар эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән педагогик технологияләрне үзләштерү,эзләнү күнекмәләрен куллану.

Кулланылган технологиясе: уен технологиясе, мультимедия технлогиясе, аралашу технологиясе.

Алымнар: ”Кәрзин” ысулы, ”Акыл штурмы”, “Сорау-җавап”.

Үткәрү формасы: мастер-класс.

Кереш

Укытучы сүзе: Хәерле кон, коллегалар. Кәефлэрегез ничек? Бүген мин үземнең эшемдә, дәресләремдә куллана торган технологияләрне сезгә дә тәкъдим итәсе килә.

Яңа буын федераль белем бирү стандартлары шартларында мәктәп алдында ныклы, тирән белемле, иҗади фикер йөртүче, рухи яктан бай, физик сәламәт, үз позициясендә нык торучы конкурент булырлык шәхес формалаштыру максаты тора. Рус телле укучыларны аралашырга өйрәтүдә педагогик технологияләрнең роле зур.

Мастер-класс барышы

Тема: Милли ризыклар.

Укытучы: Мисал итеп сезгә 3 нче сыйныфта “Милли ризыклар” темасын китерәсем килә. Бу теманы ачыклаганда дәрес башында укучылар белән әңгәмә уздырам.

Әйдәгез әле, сезнең белән аралашыйк. Милли ризыклар дигәч, сез нәрсәне күз алдына китерәсез? Нәрсә ул милли ризык? Сезнең алдыгызда стикерлар, ручкалар бар. Үз фикерегезне шунда языгыз (1 мин). (Үзеңнең милләтеңә туры килә торган ризыклар. Безнең татар милләтен бәлешсез, чәкчәксез, гөбәдиясез күз алдына китереп булмый). Сезнең алдыгызда кәрзин бар. Һәркайсыбыз фикерләрен әйтеп, язган стикерларны шунда сала барабыз. Шулай итеп, без сезнең белән “Кәрзин” ысулына идеяларыбызны тутырабыз. Бу ысул белән балаларга темага кереп китергә эмоциональ яктан мөмкинлек тудырабыз.

“Милли ризыклар” темасы белэн танышып киткәч, сезгә, хөрмәтле коллегалар, парлашып бүленергә тәкъдим итәм. (Кеше саны күп булса, группаларга бүләм). Парлашып бүленгәч, укытучы аудио язманы кабыза. (Җыр “Татар ашлары”). Һәр пар шул җырдан күпме күбрәк татар ашларын исеңдә калдырырга тиеш (язып барырга була).

Әйткәнемчә, рус телле укучыларны аралашырга өйрәтүдә педагогик технологияләрнең роле зур. Үз эшемдэ мультимедия технологияларын бик еш кулланам: аудио язмалар, видео язмалар, презентациялар. Видео язмаларга килгәндә, балаларга татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнарны күрсәтәм. Мәсәлән, экранга игътибар. (Видео “Фиксилар”). Караган фрагмент буенча сорау –җавап өстендә эш алып барыла. Бу фрагменттан нәрсә аңладың? Геройлар нәрсә турында сөйләшәләр? Әңгәмәдән соң, укытучы шул ук роликны тавышсыз кабыза һәм балалар нәрсә турында барганны туган телдә аңлатып бирергә тиеш.

Тагын бер кызыклы ысул “Филворд” уены. Сезгә бирелгән битләрдә шакмаклар эчендә хәрефләр язылган. Сез шул шакмакларны тоташтырып, безнең темага кагылышлы сүзләрне табарга тиеш.

Менә шулай гади төргә караганда, кызыклы, эчтәлекле дәрес килеп чыга.Бу ысуллар туган тел дәресен гамәли эшчәнлектә үзләштерергә ярдәм итә.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!