СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мастер-класс Драма әсәрләре белән эшләү.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

  Димәк,   дәреслекләрдә бирелгән  драма әсәрләрен имтихан бирүче укучы башка эпик әсәрләрне анализлый белгән кебек анализлый белергә,төрле чорлар, вакыйгалар агышы, аларның әдәбият һәм сәнгать үсешенә йогынтысы турында мәгълүматлы булырга, Һәр әсәрнең театр тарихы һәм драматургиядә тоткан урынын аңлатырга, теоретик белемнәр формалаштырырга тиешләр. Шуны да онытмаска кирәк, без укучыларны мәдәни байлыкларыбыз белән кызыксындырырга, профессия сайлау юнәлешендә эшләргә һәм югары зәвыклы тамашачы да әзерләргә тиешбез.

Просмотр содержимого документа
«Мастер-класс Драма әсәрләре белән эшләү.»

Драма әсәрләре белән эшләү.

Мастер- класс

-Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар. Әйдәгез, 30 минутка гына үзебезне укучылар итеп хис итик һәм эшләп алыйк.

(Слайд1). Игътибар белән слайдка карагыз. Сез рәсемдә кемне күрәсез?

-Сезне.

-Яхшы, Минем артта стенада кем портреты эленеп тора? Кайсыгыз әйтә?

-Кәрим Тинчурин.

- Бик дөрес, ә кем соң ул Кәрим Тинчурин?

- Драматург.

-Әйе, бу күренекле драматургыбыз Кәрим Тинчурин.

- Кем соң ул драматург?

- Драматург ул сәхнә әсәрләре яза.

- Сәхнә әсәрләре кайда уйнала?

-Театр сәхнәсендә.

( Слайд2-3)

-Ә хәзер алдагы слайдларны карагыз. Сез нинди биналарны күрәсез?

-Театр биналарын.

-Әйе, бу Казаныбыздагы театр биналары.

- Ә К.Тинчуринның бу портреты кайсы театр бинасына куелган?

- К.Тинчурин исемендәге татар тәүләт драма һәм комедия театрына.

-Бик дөрес. Кайсы бина бу театр бинасы? Кайсыгыз күрсәтә

Слайд4-5

- Алдагы слайдларны карагыз әле. Сез нәрсәләр күрәсез?

- Спектакльләрдән өзекләр.

- Дөрес. Бу спектакльләр нәрсәгә нигезләнеп куела?

- Драма әсәрләренә.

- Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

- Драма әсәрләре турында

- Әйе, безнең бүгенге дәресебезнең темасы: Дәрестә драма әсәрләре белән эшләү. (слайд6-7)

Минем бүгенге мастер классымның максаты:

  • Драма төренең үзенчәлекләре белән таныштыру;

  • Драма әсәрләрен өйрәнгәндә, укучыларның татар әдәбияты белән кызыксынучанлыкларын арттыру өчен, төрле эш алымнары үрнәкләре тәкъдим итү;

  • Драма әсәрен өйрәнү дәвамында эшне оештыру һәм башкару эшләре белән таныштыру.

Белгәнегезчә, татар әдәбиятыннан республика имтиханнарының беренче бүлеге тәкъдим ителгән текстларга эчтәлек һәм форма ягыннан анализ ясауны күздә тота. Мәктәптә өйрәнелә торган драма әсәрләре әдәби жанрларның башка төрләренә караганда азрак бирелә. Чөнки драма әсәрләрен өйрәнү өчен вакыт иркенлеге кирәк. Ләкин алар бердәм республика имтиханнары сорауларына кертелгән. В һәм С вариантының С1, С2,С3, С4 биремнәренә җавап биргәндә, укучыларның теоретик яктан әзерлекле булуы, өченче бүлекне эшләгәндә теге яки бу чорга хас үзенчәлекләрне һәм шуңа бәйле рәвештә әдәбиятка күзәтү ясый белүне, әдәбиятның төп юнәлешләрен, әдип иҗатының төп үзенчәлекләрен билгели белүне таләп итә.

Димәк, дәреслекләрдә бирелгән драма әсәрләрен имтихан бирүче укучы башка эпик әсәрләрне анализлый белгән кебек анализлый белергә,төрле чорлар, вакыйгалар агышы, аларның әдәбият һәм сәнгать үсешенә йогынтысы турында мәгълүматлы булырга, Һәр әсәрнең театр тарихы һәм драматургиядә тоткан урынын аңлатырга, теоретик белемнәр формалаштырырга тиешләр. Шуны да онытмаска кирәк, без укучыларны мәдәни байлыкларыбыз белән кызыксындырырга, профессия сайлау юнәлешендә эшләргә һәм югары зәвыклы тамашачы да әзерләргә тиешбез.

Мәктәптә драма әсәрләрен өйрәнү 3 этапка бүлеп карала.

  • Беренче этап – кереш дәресләр- драматургның биографиясен һәм иҗатын өйрәнү, теоретик белемнәр формалаштыру;

  • Икенче этап –драма әсәрләрен анализлау.

  • Өченче этап – йомгаклау.

Халыкның талантын, рухи дөньясын билгели торган театр сәнгате – милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Рус драматургы А.Н.Островский фикере белән әйткәндә, театр оешу – милләтнең камиллеген, өлгереп җиткәнлеген раслаучы зур тарихи вакыйга ул. Россиядә театр сәнгатенең 18 нче йөз урталарында мәйданга чыгуын искә алсак, империя биләмәләрендә туган милли театр өчен 100 ел вакыт аз тарих түгел. Гәрчә үткәнебезне барлаганда, без, халкыбызның бай мираслы, әдәбиятлы булуы белән бергә, асылда бик борынгыдан җор, тапкыр, үткен һәм шук телле, җорга-моңга, уен-тамашага һәвәслеген дә күрербез. Аулак өйләр, сабантуйлар- моның ачык мисалы. Кереш дәресләрне укучыларга менә шуны җиткерүдән башларга кирәктер. Дәреснең формаларына килгәндә, аларны мин төрлечә оештырам:



  • Дәрес-лекция.”Татар драматургиясенең барлыкка килүе”, . Бу дәрестә укучылар чор, шул чордагы тарихи вакыйгалар, аларның драматургия үсешенә йогынтысы турында информация алалар;

  • Дәрес-экскурсия. Татар театрлары һәм аларның барлыкка килү тарихы;

Бу дәрестә мин укучыларны татар театрлары, күренекле артистлар белән таныштырам. Спектакльләргә экскурсияләр оештырам.

  • Биография файдаланып үткәрелгән дәресләр. Бер драматург исеме программада ике тапкыр кабатланмый, шуңа күрә әдипнең тормыш юлын, иҗатын, аның драматургиядә тоткан урынын җентекләп өйрәнү кирәк .

  • Анализга юл күрсәтүче, ягъни теоретик белемнәр формалаштыручы дәресләр.

Кереш дәресләрдән соң өй эше итеп реферат язу(урта һәм өлкән сыйныфларда), берәр артист турында проект-презентация эшләү, каралган спектакльгә рецензия язу кебек эшләр тәкъдим ителә.

Программа белән барыгыз да яхшы таныш. Драма төрен өйрәнү 6 нчы сыйныфтан башлана. Укучыларда беренче теоретик белемнәр формалаштыру да шушы сыйныфта бирелә һәм 11 нче сыйныфта ныгытыла,эзлекле дәвам иттерелә. Чын-чынлап драма төрен өйрәнү, драматург төшенчәсе белән укучылар 8 нче сыйныфта гына таныша башлыйлар. Театр барлыкка килү һәм аның тарихы турында мәгълүматлар да шушы сыйныфта бирелә. Мин шушы сыйныфта хронологик таблицалар белән эшли башлыйм.

Хронологик таблицада укучыларга драматургиянең барлыкка килү һәм үсеш юлларын күрсәтергә мөмкин һәм ул укучыларның белемнәрен системалаштыру өчен бик кулай эш, ел саен дәвам иттерелә.(слайдларга карагыз.8,9,10,11)

этаплар

драма жанрлары

драматурглар

әсәрләр

үзенчәлекләре



Октябрь борылышына кадәрге чорда драматургия

1.1887-1905 нче еллар

драма

Габдрахман Ильяси

Фатих Халиди

Галиәсгар Камал

Гаяз Исхакый

“Бичара кыз”

“Рәдде бичара кыз”

“Бәхетсез егет”

“Өч хатын белән тормыш”

Тамырлары белән халык авыз иҗатына барып тоташуы;тәнкыйтьчел эчтәлекнең өстенлек алуы; әсәрләрнең сәнгати яктан йомшаклыгы

2.1906-1911 нче еллар

Тарихи-революцион

Фәлсәфи драмалар, комедия, трагедия

Ф.Халиди

Г.Карәм

Г.Камал



Г.Колахметов

Ф.Әмирхан

Г.Исхакый

Морад Сәлимов.

Гыйшык бәласе. Беренче театр. Безнең шәһәрнең серләре.

Ике фикер.

Яшьләр.

Тартышу. Алдым-бирдем. Мөгаллим, Зөләйха.

Тормышка якыная, искелек-яңалык тартышы, югары әхлак тәрбияләү, феминистик мотивлар, кеше һәм аның яшәешен сәнгатьчә тасвирлау алымнары арта

3. 1912-1917 нче еллар

Психологик,сатирик, тарихи, музыкаль,

Сентименталь, романтик драмалар. мелодрамалар водевиль,фарс трагикомедия, комедия

Г.Исхакый, Ф.Әмирхан,

М.Фәйзи

К.Тинчурин

Ф.Бурнаш

Ф.Сәйфи-Казанлы

Мөгаллимә.

Тигезсезләр.

Кызганыч,Галиябану

Соңгы сәлам

Тормышны тасвирлауның романтик төре калыплаша.әсәрләр сентиментализм, модернистик агымнарның аерым билгеләре, сыйфатлары белән баетыла

1917 нче елдан соңгы драматургия


20- 30 нчы еллар

Фаҗигале драма, либретто,

Тарихи трагедия

Социаль драма

Сатирик комедия

Шигъри трагедия

Романтик драма

Фәлсәфи трагедия

Мелодрама

К.Тинчурин


М.Җәлил

Н.Исәнбәт


Ф.Бурнаш


К.Тинчурин


Ф.Бурнаш


М.Фәйзи


Һ.Такташ


К.Тинчурин

Сүнгән йолдызлар.

Алтынчәч.

Спартак, Идегәй.


Камали карт.


Җилкәнсезләр,

Американ.


Таһир- Зөһрә.


Асылъяр.


Җир улары трагедиясе.

Зәңгәр шәл.

Жанр,форма-алымнар төрлелегенә, сурәт чаралары байлыгына омтылу, тематик төрлелек, сыйнфый көрәш; Үткән тарихка мөрәҗәгать итү; искелек һәм яңалык каршылыгы, өлкән буын белән яшьләр, шәхес белән җәмгыять арасындагы каршылык, шәхес иреге, мәхәббәт, милләт язмышы темалары

40 нчы еллар

Драма, тарихи- биографик драма, фольклорга нигезләнгән пьеса

Т.Гыйззәт

Н.Исәнбәт

Р.Ишморат

М.Әмир

Д.Аппакова

Х.Уразиков

Төнге сигнал

Мәрьям, Мулланур Вахитов,

Түләк, Җирән Чичән белән Карачәч сылу

Кайту, Дошман лагерында


Халыкның героизмы, партизаннар хәрәкәтен , тылдагы халыкның фидакарь хезмәтен чагылдырган әсәрләр; олы шәхесләрнең образларын тудыру

Сугыштан соңгы драматургия

50 нче еллар

Комедия, трагедия,драма, психологик драма, водевиль

Ш.Хөсәенов

Н.Исәнбәт

Ә.Фәйзи


Р.Ишморат

Н.Исәнбәт

Ә.Фәйзи

Г.Насыйри

Профессор кияве.

Зифа.

Күршеләр.

Үлмәс җыр.

Муса Җәлил.

Рәйхан . Гүзәл.

Рәүфә

Яшел эшләпә

Яңа әдәби герой-фронтовик образы алгы планга чыгу; үхлакый кыйммәтләрнең сакланышы; М.Җәлилнең әдәби образын тудыру; замандашларның югары әхлак сыйфатларын тасвирлау

1960-1980 нче еллар


Тарихи-биографик, монодрама, лирик драма, социаль-психологик драма, публицистик драма, интеллектуаль драма, лирик комедия, иҗтимагый комедия, сатирик комедия, водевиль, моңсу комедия, музыкаль комедия, трагикомедия, трагедия, тарихи трагедия

Т.Миңнуллин.

Р.Батулла.

Р.Хәмид.

Ш.Хөсәенов.

Ә.Гаффар,

А.Гыйләҗев.

Х.Вахит.

Р.Вәлиев.

Ю.Әминев.

Н.Фәттах.

И.Юзеев

Без китәбез, сез каласыз; Дуслар җыелган җирдә, Бәйләнчек, Моңлы бер җыр, Диләфрүзгә дүрт кияү, Әлдермештән Әлмәндәр;

Сират күпере, Кичер мине. әнкәй.;

Олы юлның тузаны, Кайтыр идем;

Әни килде, Зөбәйдә-адәм баласы;

Көттереп искән җил, Өч аршын җир;

Күк капусы ачылса, Беренче мәхәббәт;

Әй машина, машина...; Кошның үз канаты була; Сандугачлар килгән безгә; Кол Гали

Социалистик реализм иҗат методы җитди үзгәрешләр кичерә; тормыш-яшәеш бутен катлаулыгында чагылдырыла,сәнгати сурәтләү чараларыннан шартлылыкка, символларга киңрәк нигезләнәләр; конфликтның төрле формалары чагылыш таба, драматик хәрәкәт җанлана; халыкчан образлар, замандаш сыйфатларын үзенә туплаган типлар туа

Хәзерге драматургия

1980 нче елларның икенче яртысы-2000 нче еллар

Иҗтимагый, публицистик, психологик драма, мелодрама;

Трагедия, трагедия-реквием, трагифарс;

Лирик, сатирик, музыкаль, иҗтимагый , көнкүреш комедиясе; водевиль; балалар өчен пьесалар

Р.Хәмид, Д.Салихов, Ф.Бәйрәмова,Р.Мингалим, Т.Миңнуллин, Г.Каюмов, Ф.Яруллин, Аманулла, З.Хәким, М.Гыйләҗев,

Көзнең соңгы яфраклары;

Узып барышлый. Туй күлмәгем-соңгы бүләгем. Әле кичә генә яз иде.

Хушыгыз. Эзләдем, бәгърем, сине. Йөрәк маем.Илгизәр+Вера;Упкын өстендә уен. Кылый Кирам балдагы;

Килә ява, килә ява. Чапты атым Казанга. Безне онытмагыз. Сандугачның балалары. Бер күрешү – үзе бер гомер; Казан егетләре.

Жанр һәм форма төрлелегенә омтылу, фарс элементлары, пародия алымнары куллану; шартлылыкның абсурд дәрәҗәсенә җиткерелүе; Көнбатыш әдәбиятлары үрнәгендә “явызлык театры”, “абсурд театр” үрнәкләре; милләт язмышы, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр сакланышы, катнаш никахлар, әхлакый түбәнлек, кеше шәхесе, чорның рәхимсезлеге; яшь буынның тормышка килүе.

21 нче йөз башы драматургиясе

Музыкаль комедия, мелодрама, театр өчен роман, драма музыкаль драма

Т.Миңнуллин.

З.Хәким. И,Зәйниев.

З.Зәйнуллин.

М.Гыйләҗев, Р.Хәмид.

Р.Зәйдулла


Диләфрүз –Remake. Җанкисәккәем.Боскетболист. Гөргери кияүләре; Мылтык; Телсез күке; Саташкан сандугач;

Люстра. Шулай булды шул; Бәби

41 нең арбалы хатыннары.

Курчак туе

Комедия жанрының өстенлек итүе, классикага кире кайту, шәхес, яшәү рәвеше.

Мин укучылар алдына Сез ничек уйлыйсыз, драматургиянең иң нык үсеш алган “алтын дәвере” дип кайсы елларны саныйсыз? дигән сорау куям, елларны үсә бару тәртибендә баскыч төзегез дигән эш бирәм. Шулай ук мультимедиа басма белән таныштыру һәм спектакльләрдән өзекләр карау да оештырыла

Программада бер драматург исеме ике тапкыр кабатланмый да диярлек. Димәк биографик материаллар кереш дәресләрдә һәрвакыт кирәк. Драматург турында күбрәк белү өчен татарча электрон китапханәгә керергә һәм материаллар табарга мөмкин. Шулай ук аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест үткәреп була. Әйдәгез, безгә яхшы таныш булган К.Тинчурин иҗаты буенча тест эшләп карыйк.

Әлбәттә, драмалар белән таныша башлаганчы ук кайбер төшенчәләргә аңлатма бирү зарур. Әдәби төр буларак драма, аның максаты,драманың үзенчәлекләре, драманың жанрлары турында аңлатма бирәбез.

Нәрсә соң ул драма? Аның максаты һәм эчтәлеге ниндән гыйбарәт?

Слайд 12, 13,14

- Драма –матур әдәбиятның мөстәкыйль бер төре; тормышчан конфликтка, вакыйгаларны геройларның эш һәм хәрәкәтләре аша ачуга корылган диалог һәм монолог формасында язылган сәхнә әсәрләре.

Максаты

- геройны хәрәкәттә, каршылыкларда күрсәтү

Тормыш конфликтында герой холык-фигыленең ачылуын тасвирлый.

Эчтәлеге

  • Тормышның бер кечкенә аралыгы аша кеше характерларын ачу. Хәзер бара торган хәлләрне сәхнәдә уйнау кебек иҗат ителә.

  • Диалог-монологлар автор репликасы белән ныгытыла. Син, сез исеменнән сөйләнә.

  • Сюжетлылык хас, ләкин аерым сюжет элементлары киңәйтеп алына.

  • Драманың үзенчәлекләрен әйтегез.

Драманың үзенчәлекләре.

  • сәхнә өчен языла, ягъни тормышны хәрәкәттә күрсәтү;

  • драма әсәренең нигезендә каршылык ята;

  • драмада хис-кичерешләр дәвамлы, вакыйгалар эчендә күрсәтелә;

  • драма әсәрендә кеше образлары гына хәрәкәт итә .

Драма әсәренә хас элементлар -Сәхнә, пәрдә, күренеш, катнашучы, реплика, ремарка, каршылык, ярдәмче каршылык, сөйләү, сөйләшү, пьеса, спектакль, актер, мимика нәрсә ул һәм аларның автор идеясен, образларны ачудагы роле аңлатыла. Боларның барысы да әдәбият сүзлегенә язып куела.

Бераз ял итеп алыйк. Мин сезне 2 төркемгә бүләм һәм эш бирәм.

1 нче төркем Асыл, Морадбаева, Җаһилов, Бәллүр, Артур, Хикмәтов. Шушы геройларның тышкы һәм эчке портретларын бирегез;

2 нче төркем - стенада солдат рәсеме, вазада кипкән роза, өстәлдә фотоалҗбом, шкаф башында гармун. Шушы предметларны хәрәкәткә китерегез, шулай итеп аларның әсәрнең темасын ачуда ролен билгеләгез.

Әлбәттә, дәрестә төп этап – бу драма әсәрен анализлау. Әдәби әсәрне анализлауның нигезендә һәрвакыт әдәбият белеме эшләгән анализ, теоретик материал ята. Драма әсәрләрен анализлау тәртибе исә автор артыннан баруны кулай күрә. Мин үзем Д.Ф.Заһидуллинаның “Әдәби әсәргә анализ ясау” дигән кулланмасыннан файдаланам.

1 нче анализ. Образлар системасын анализлау.

Нәрсә ул әдәби образ?

- Әдәби образ-кеше күңелендә уелып калган кемнеңдер, нәрсәнеңдер тышкы кыяфәте, рәвеше, сыйфатлары.

Әсәрдә катнашучы образларны ничек дип атыйлар?

Персонаж, әдәби герой.

Төп геройлар, ярдәмче геройлар, эпизодик образлар, аталып үтүче образлар, әйбер образлары.

2 нче анализ. Сюжет, тема, идеяләр дөньясы.

Сюжет-вакыйгалар эзлеклеге. Сюжет сызыгы-төп һәм ярдәмче

Конфликт-хәрәкәт барлыкка китерүче каршылык. Каршылык 2 төрле эчке һәм тышкы каршылык.

Төенләнеш

Хәрәкәт үстерелеше

Перипетияләр

Кульминация

Чишелеш.

Тема- әсәрнең нигезендә ята торган вакыйгалар, күренешләр , предметлар бөтенлеге.

Идея- әсәрдәге төп фикер

Пафос – әсәрне чолгап ала торган поэтик идеянең төп асылы

Автор идеалы – язучының кеше нинди булырга тиешлек хакындагы хыялын сыйдырган, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр нормасын күзаллавы.

3 нче анализ - Композицияне ачыклау

Сюжет композициясе-әсәр сюжетының өлешләрен урнаштыру

4. Психологизм бирелешен тикшерү

5. филологик анализ, ягъни стиль, тел-сурәтләү чаралары.

Ш.Хөсәеновның “Әни килде” драмасына анализ.

- Әсәрнең жанры?

- Драматург 3 пәрдәле драма дип бирә.

- Драмада төп геройлар кемнәр?

- Ана

-Әйе, Ана характер буларак ачылган. Ул бар яктан да идеаллаштырып тасвирлана.

- Ананың портреты аның эчке дөньясые ачарга ярдәм итәме? 159б

- Әйе, чөнки аның киемнәре ак төстә: ак күлмәк - күңел сафлыгын күрсәтә, ак ефәк яулык һәм ефәк шәл – Ананың уйлары гомер буе саф, керсез. Читек һәм камзул – татар хатын-кызларына гына хас миллилекне, затлылыкны күрсәтә.

- Ананың тышкы кыяфәтен һәм холык-фигылен сурәтләүдә драматург башка геройларның да бәяләрен кулланганмы?

- Әйе, Саймә һәм Максуд репликаларыннан күрәбез.

- Ана образы архетипмы? Ни өчен Ананың исеме әйтелмәгән?

- ул архетип образ. Чөнки барлык аналарны үзендә чагылдыра.

- Ярдәмче образларны атагыз.

- Ананың балалары һәм киленнәре. Зөләйха һәм Әлмөхәммәт карт.

- Аларның эш-гамәлләре Ананы ничек характерлый?

- Төрлесе-төрлечә.Сөйләмнәре, тупаслыклары, байлык артыннан куарга яратулары, кешелексезлекләре белән Ислам һәм Расиха аерылып тора. Ана ирен яратып торган, характеры белән көчле. Римманың Сәйәрне яратуы шик тудыра. Инсаф Анага якын характерлы. Сабыр,икесенең дә авыру булулары аларны тагын да якынайта. Аларның биюләре Ананыкына капма-каршы куела. Аларныкы тупас һәм килешсез, Ананыкы салмак, тыйнак бию.

-Әсәрдә эпизодик образлар бармы?

-Әйе. Гөлсем һәм баянчы егет.

- Зөләйха белән Әлмөхәммәт тормышы һәм язмышы Ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтне ачарга ярдәм итәме?

- Әйе, бөтенләй чит кешеләр Ананың балаларнына караганда күпкә мәрхәмәтлерәк һәм саф күңеллерәк һәм ярдәмчелрәк.

-Аталып үтүче образлар бармы?

- Әйе, бу Ананың читтә яшәүче улы Хафиз,Таһир һәм Мәйсәрә, Әлмөхәммәт картның әнисе.

- Драмада әйбер образлары ниндиләр?

- Инсаф бүләк иткән чәчәк, Зөлхиҗҗә чишмәсе, ак яулык, туган як табигате, туган нигез, машина. Алар әсәрнең драматик яңгырашын көчәйтә.

2 нче анализ. Сюжет һәм тема, идеяләр дөньясы.

Экспозиция- Сәйәрнең өйләнүе. Туганнарының аларны котларга килүләре, бәйрәм күренеше; Ананың шәһәргә килә һәм кече улы Сәйәрнең өйләнгән вакытына туры килә.

Төенләнеш – Гөлсем Ананың авыру икәнлеген һәм хәле өметсез икәнлеген әйткәч, Ананы кем карарга тиеш дигән сорау конфликт китереп чыгара.

Вакыйгалар үстерелеше – Ананы Зөләйха больницага урнаштыра. Ислам һәм Расиханың башка туганнары белән конфликты. Сәйәр һәм Римма арасында каршылык туа, Римма китеп бара. Рәйханны Ана янына җибәрмиләр. Ананы больницадан чыккач кем карага тиеш дигән бәхәс. Хафизның үлем хәбәре.

Перипетияләр – Римманың китеп баруы, Ананың авыруы аркасында балалар тормышындагы ыгы-зыгы, Ананың авылдан шәһәргә килүе, Хафизның үлеме, Максудларның фатир алуы

Кульминация – Зөләйханың балаларны куып чыгаруы.

Чишелеш – Ананың барысын да белүе турында әйтә. Конфликт Ананың үлеме белән чишелә.

Тема – балаларның Аналар алдындагы бурычы мәсьәләсе.

Проблемалар

Идеясе

3 нче анализ.

Драмада психологизм үзенчәлекләре