СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мастер-класс "Татар йорты"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мастер –класс барышы:

         Һәр халыкның  рухи дөньясы,тормыш-көнкүреше гаять бай. Татар халкының  яшәү рәвешен өйрәнү әдәбият дәресләрендә аерым урын алып тора, чөнки нинди генә әсәрне өйрәнә башласак та, бар бөтенебез белән татар мөхитенә , шул дөнья эченә чумабыз. Бүген куелган максатларыбызның  берсе,  укучыларны  татар яшәешенең бер өлеше булган татар йорты белән таныштыру. Йорт, өй моделен укучы үзе төзергә тиеш була.  Алдагы көндә атрибутлар турында сөйләргә әзерләнергә кушылган була. 

Просмотр содержимого документа
«мастер-класс "Татар йорты"»

Мастер –класс “Татар йорты”

Мастер-классны оештырганда үз алдыма түбәндәге максатларны куям:

• Укучыларды да татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек

дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;

• Балаларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен

тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;

дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

• Халкыбызның бай рухи дөньясы белән танышуны дәвам итү;

Мастер- классның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә

юнәлтелә:

- Укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы

буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

-аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

-аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;

-укучыларның образлы, логик фикерләү сәләтен үстерү, аларда аралашу

культурасы күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Тәрәзә кашагасы пәрдәләре, каба, орчык, чүлмәк, пар мендәрләр, пар чиләкләр , интерактив такта һ.б

Мастер –класс барышы:

Һәр халыкның рухи дөньясы,тормыш-көнкүреше гаять бай. Татар халкының яшәү рәвешен өйрәнү әдәбият дәресләрендә аерым урын алып тора, чөнки нинди генә әсәрне өйрәнә башласак та, бар бөтенебез белән татар мөхитенә , шул дөнья эченә чумабыз. Бүген куелган максатларыбызның берсе, укучыларны татар яшәешенең бер өлеше булган татар йорты белән таныштыру. Йорт, өй моделен укучы үзе төзергә тиеш була. Алдагы көндә атрибутлар турында сөйләргә әзерләнергә кушылган була. Безнең халкыбыз борын-борыннан хезмәт сөючән булган, эшне җиренә җиткереп башкарган. “Көн үтсенгә эшләмә, булсынга эшлә” дип, хезмәттә эленке-салынкылыкны, масаю һәм урынсыз мактануларны элек-электән кабул итмәгән. Хәзер сезне эш кораллары һәм өй бизәкләре белән таныштырып үтәрбез.

1-Татар халкында өй җиһазларының иң кирәге һәм түрдә урын алып торганы .Көндез өстәл булса, төнлә ятак ролен башкарган. Күп санлы балалар сәке өстендә төрле уеннар уйнаганнар.

2- Тәрәзә кашагасына эленә торган пәрдәләр. Тәрәзә пәрдәләре өйгә ямь биреп торучы бер элемент. Татар орнаментлары н төсле җепләр белән чигеп бизәгәннәр.Чигү өчен төрле материаллар – үзләре суккан һәм сатып алынган тукымалар, йон һәм ефәк җепләр, мулине, кәнитил, сәйлән файдаланганнар. Татар хатын-кызларыбыз шома (гладь), алтын җеп, сәйлән белән һәм башка чигү ысулларын киң кулланганнар.

Кул эшләре белән шөгыльләнүче хатын-кыз үзендә хатын-кызга гына хас сыйфатларны саклый ала: ул – нәфислек, нәзакәтлелек, иҗадилык. Кул эше кешедә танып-белү активлыгын үстерә, матурлыкны күрә белергә, аны тудырырга өйрәтә, сабырлык, түземлелек, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. Бармаклар хәрәкәте, өзлексез иҗатка тартылу кешенең интеллектын да үстерә. Мин бу фикерләрнең дөреслегенә кул эшләрен яратып, күңел биреп эшләү нәтиҗәсендә инандым.

Хәзерге көндә дә чигү үзенең популярлыгын югалтмый, киресенчә, актуальләшә генә бара. Оешмалар барлыкка килә, шәхси эшмәкәрләр үз эшләрен башлыйлар, аерым шәхесләр чигү эше белән шөгыльләнәләр.

Бу мендәр тышларында, кулъяулыкларда, япмаларда чәчәк мотивлары – дала, болын, бакча үсемлекләре. Халыкның иң яратып төшерә торган чәчәге – лалә, ул безнең гербта да сүрәтләнгән.

Ә имән яфрагы – ныклык билгесе. Ир-егетләргә армиягә киткәндә кызлар чиккән яулыклар биргәннәр.

Тасма бизәк белән дулкын бизәк – татар җиренең елга-күлләгә байлыгын тасвирлый.

3-Пар мендәрләр. Сәке түрендә ап-ак мендәрләр кергән кешене һәрвакыт елмаеп каршы алган. Татар интерьерының аерылгызыз өлеше чигелгән мендәрләр. Әниләр кызлары туу белән бирнә малы җыя башлыйлар. Бирнәдә чигелгән мендәрләрне аерым урын каралган. Бу йола бугенге көндә дә актуаль , чөнки яшь киленнәр кияү йортына пар мендәрләр белән киләләр, һәм беренче адымнары да каз мамыгыннан эшләнгән, чигүле мендәрләргә басу.

4- Пар чиләкләр. Пар сүзе бездә пар канатлар, ягъни тулы гаилә дигәнне аңлата. Татар кызлары пар чиләкләрен көянтәләргә асып чишмәгә суга барганнар, шунда булачак ярлары белән танышканнар, бер-берсенә сүз катканнар. Чиләкләрне бизәкләп ясау үзе бер матур күренеш булган, чөнки кызлар урамнан узганда һәркем аларга сокланып караган. Чиләкләрдәге суны чайпалдырмыйча, түкмичә кайтарып җиткерү үзе уңганлык билгесе булган. Әниләр улларына кызларны шушы йола буенча да сынап, сайлый торган булган.

5- Чүлмәк . Чуен кою серләре Борынгы Болгар чорыннан ук билгеле. Көнкүрештә чуен һәм балчык чүлмәкләр йөргән. Балчык чүлмәкләрдә сөт, катык ише ризыклар саклаганнар, аларда сөт озак вакыт әчемичә тора алган. Ә чуен чүлмәкләр казан астында, кайнар тәгамнәр әзерләү өчен кулланылган. Чүлмәк тулы табын, тәмле ризык җыелмасын тулыландыра.

6- Каба(прялка). Җеп эрләү өчен йон, сүс, мамыкны беркетә торган тараклы такта. Бу коралсыз бер генә татар өйе дә булмаган, чөнки хатын-кызның төп вазифаларының берсе,гаиләдәгеләрне кием-салым белән тәэмин итү булган. Сарык, кәҗә йоннарын эрләп, бияләй, оекбашлар бәйләгәннәр. Эрләнгән йоннан бәйләнгән оекбаш-бияләйләрне бүген дә яратып киябез.

7-Орчык.  Кул белән җеп эрләү өчен бер башы тупыйк, икенче башы нечкә очлы, ә уртасы юантык итеп эшләнгән агач таякчыктан торган корал. Аулак өйләрдә кич утырганда кызлар ничә орчык җеп эрли, ул шулкадәр уңган саналган. Орчыклар бөтерелеп кенә торган. Орчык кебек ботерелә дигән гыйбарәдә шуннан чыгып, сөйләмгә кереп киткән.

Элек-электән үк татар гаиләсендә балаларны иҗади шәхес итеп тәрбияләргә тырышканнар. Барлык татар хатын-кызлары дип әйтерлек кул эшләрен белгән: эрләү, тегү, чигү, бәйләү, сугу һ.б. Әниләр кызларын матурлыкны күрә, аңлый белергә генә түгел, аны тудыра белергә дә өйрәткәннәр. Кечкенәдән кызлар, үзләренең күңел җылысын кушып, кияүгә чыгар өчен, бирнә әзерләгәннәр. Бу матур традиция аларда пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек, булачак гаиләсенә, иренә хөрмәт тәрбияләгән. Кул эшләре арасында төп урынны, билгеле, чигү алып торган, чөнки татар халкы һәрвакыт бизәргә ярата. Аның кәләпүше дә, алъяпкычы да, читеге дә чигелгән. Өй эчендәге чаршау-пәрдәләр, карават өсләре, сөлгеләр – барысы да күз явын алырлык матурлар





Йорт,өй эчендәге җиһаз, савыт- саба исемнәре татар халык авыз иҗаты әсәрләренә дә кергән. Мәсәлән, алар турында табышмаклар эчтәлекле дә, кызыклы да.

Буй-буй күлмәк кигән, аягы җиргә тигән (сәке)

Бар бер матур агач сарай, Әйләнәсе суккан калай(сандык)

Аяксыз-кулсыз - мал җыя (сандык)

Дүрт колаклы, Ике корсаклы, Идәнгә төшмәс, Түрдән китмәс(мендәр).

Кеше түгел, яңа күлмәк сорый(мендәр).

Иртә белән тау була, Кич белән болын була.(мендәр)

Бәләкәй генә әби
Йөгерә-йөгерә йон җыяр.
(Орчык)

Йөгерә-йөгерә йөк җыяр.
(Орчык)

Үзе йөри − атламый.
Өерелүдән туктамый.
(Орчык)

Бер әйләнсә һаман әйләнә,
Әйләнгән саен байый һәм калыная.
(Орчык)



Озын-озын озарган, Ике башы кызарган.(сөлге)

Ике туган суга бара, Берсен-берсе уза бара.(пар чиләкләр)

Ике туган суга бара,
Берсен-берсе уза бара.
(Чиләкләр)

* Ике агай су коена:
Берсе чума, берсе көтеп тора.
(Чиләкләр)

Мәкальләр:

Өе барның көе бар, көе барның өе бар.(өй булдырган кеше, бар эшне дә булдыра ала)

Өендә рәхәт тапмаган урамда тапмас.( үз өендә кадере булган кешенең, бар җирдә үз урыны бар)

Һәр өйнең үз гадәте бар.

Кырын-кырын ятсаң, кырык кеше бер сәкегә сыя.(азны да бүлешә белергә кирәк)

Утыр урыннан - сәке түреннән.( ктатар йортына кергән һәр кешенең урыны түрдә, кунакны зурлап каршы алалар)

Нинди әсәрләрдә татар халык йолаларына, йорт күренешләренә урын бирелә?

Г.Бәширов “Туган ягым-яшел бишек” , Ә.Еникнең “Матурлык”, “Әйтелмәгән вәсыять”, “Туган туфрак”.



  • Йорт образы нинди символ булып килә? (тыныч тормыш, тулы гаилә, ата-ана йорты,туган нигез,хуҗалык эшләре ,табынһ.б.)

  • Йорт образының вазифалары нинди? (балачак хәтирәләрен яңарту, тынычлыкта яшәү, әти-әнине, ата-бабаларны искә төшерү,йолалар белән таныштыру, тарих белән кызыксындыру һ.б.)

Йорт дөнья моделен хасил итә. Ул элек-электән үк йорт үзендә «гаилә учагы, нәсел» кебек мәгънәләрне саклаган. Барыннан элек ул – гаилә яши торган урын. Куышлар, патша сарайлары һәм хәерчеләрнең җимерек өйләре, бүгенге җәмгыятьтәге шулай ук төрлелеге белән аерылып торган йортлар яки түбәләре күккә тигән күпкатлы биналар – бар да кеше өчен кадерле, аның яшәү һәм эшләү урыны буларак, тормышының аерылгысыз ягы. Йорт туган ил, туган җир белән дә тиңләшә.

Димәк, мондый йортлар белән кайларда очраша алабыз? (Рәсем-картиналарда, спектакльләрдә, әдәби әсәрләрдә, музейларда).



Туган як, туган нигез турында язылган әсәрләрне өйрәнә башлау алдыннан татар йорты белән таныштыруның әһәмияте зур дип уйлыйм. Чөнки бүгенге көн укучысы халкыбызның көнкүреше, яшәеше белән таныш түгел . Әйткәнебезчә, укучы аларны ишетеп яки укып кына күз алдына китерә. Аларның күзаллавы бөтенләй икенче төрле булырга мөмкин. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшы икәнне дә онытмыйк. Үзләре күреп, ишетеп аңлау бөтенләй икенче нәтиҗәләр бирә. Проект дәресләр яңа белем бирү стандартлары тарафыннан яклана һәм хуплана. Мәктәбебезнең һәм үземнең дә методик темам проект дәресләр эшчәнлеге белән бәйле. Проект дәресләргә әзерләнгәндә нинди авырлыклар белән очрашабыз, һәм аларны бетерү өчен нәрсәләр эшлибез соң? Беренчедән, укучыларның сөйләм телләре бик ярлы, аксый; икенчедән татарча, гомумән, башка тел китапларын уку юк дәрәҗәдә. Өченчедән, өлкән буын вәкилләре белән аз аралашалар ,һәм тагы эзләнүләре пассив, аз. Шуңа күрә, мондый дәресләрдә алар үзләре кирәкле мәгълүматны эзлиләр, әби-бабалары белән аралашалар, тарихны өйрәнәләр, ата-баба гадәтен, йолаларын өйрәнәләр. Чыгышлар ясыйлар, сүзлек запасларын баеталар, бер-берсен тыңларга һәм ишетә белергә өйрәнәләр. Театр-спектакльләр белән танышу теләге арта. Мәктәбебездәге туган якны өйрәнү һәм XX гасыр мәктәбе дип аталган музейлар , бу проект эшчәнлекләренә әзерләнгәндә зур ярдәм булып тора. Укучыларны китап уку белән “чирләтү” йөзеннән мәктәпләрдә ачык киштә проектлары эшли башлады,һәм бу бездә дә уңышлы гына үз эшен башлап җибәрде.








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!