СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

МАСТЕР-КЛАСС . «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар теле  һәм  әдәбиятын  укытуда  кулланылучы  инновацион  технологияләр  арасында  проектлар  методы  әһәмиятле  урын  алып  тора. Бу  методлар  белән  эшләгәндә, укучылар актив рәвештә  уйлау,  фикерләү  эшчәнлегенә  тартылалар.

  Элек  проект  сүзе  техника  өлкәсендә  генә  кулланылган  булса,  хәзер  музыка, театр, әдәбият, бизнес  өлкәләрендә  дә  теләгеңне  тормышка  ашыру  планы  буларак  кулланыла.

Просмотр содержимого документа
«МАСТЕР-КЛАСС . «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»»

МАСТЕР-КЛАСС

«Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу методлар белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.

Элек проект сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса, хәзер музыка, театр, әдәбият, бизнес өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла.

Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.

20нче гасырның 20нче елларында америкалы Джон Дьюи нигез салган дип саналучы “ проектлар методы” Россиядә гасыр башында ук билгеле була. Ләкин Совет власте елларында әлеге технология үсеш ала алмый, 1931 елда бөтенләй тыела. 90нчы елларда кире әйләнеп кайткан бу технология “ 21нче гасыр технологиясе” дигән исем ала.

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.

Укучы өчен проект нәрсә ул?

  • иҗади мөмкинлекләрен ачу;

  • төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;

  • үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;

  • үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);



• предметара (берничә предметка нигезләнү).

Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.

Проект эшчәнлегенең бурычлары:

- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;

- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.

Проектның темасын укучылар мөстәкыйль рәвештә яки укытучы кушуы буенча сайлыйлар. Проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләргә мөмкин.

Проект буенча эшләү эзлекле алып барыла.

1. Әзерлек этабы:

а) тема сайлау;

ә) күләмен билгеләү;

б) укытучы белән бергә эш планы төзү;

в) укучыны чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.

2. Проектны төзү этабы:

а) план буенча эш башкару;

ә) чыганаклар белән эшләү, күргәзмә материаллар туплау.

3. Проектны тормышка ашыру этабы (эшне төгәлләү һәм тикшерү).





4. Йомгаклау этабы (проектны яклау, башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).

Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү.

Проект методын кулланып белем бирүнең бурычларын мин түбәндәгеләр дип уйлыйм :

-укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту,

-укучының танып белү активлыгын үстерү ,

-иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү,

-белемнәрен тирәнәйтү.

Мастер –класс барышы

Проект темасы: XVIII гасыр мәгърифәтчесе, якташыбыз,

Габдулла Галиев Батырша

  • Проект максаты: 1.Батыршаның тормыш юлы турында тулырак мәгълүмат алу.

  • 2.Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

  • 3. Үз төбәгеңнең күренекле шәхесләренә карата хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү. .

_ Хөрмәтле укытучылар! Ни өчен темага Г.Галиев Батырша алынган? Чөнки 2012 ел – Габдулла Галиев Батырша тууына 300 ел, шаһит булуына 250 ел. иде

Без сезнең белән 4 төркемгә бүленәбез. Һәр төркем үзенә йолдыз ала.(Кызыл,сары,яшел,зәңгәр,зәңгәрсу)

Проектның эш төрләре: 1 төркем ( кызыл йолдыз төркеме)-

1.Г.Галиев Батырша биографиясе белән таныштыру.





2.Презентация “Бөек якташыбыз –Габдулла Галиев Батыршаның тууына 300 ел”

2 төркем( яшел йолдыз): Г. Галиев Батыршага багышланган стенгазета чыгару.

3 төркем( зәңгәр) : Г.Галиев Батыршаның шәҗәрәсен төзү.

4 төркем: (сары) Г.Галиев Батырша образына керү

Проектны яклау: Сүз бирәбез беренче төркемгә - Презентация “Бөек якташыбыз –Габдулла Галиев Батыршаның тууына 300 ел” (нәтиҗә)

Һәр төркем үз эшләрен күрсәтәләр.

-Нинди нәтиҗә әйтеп була?Нинди кыенлыклар булды?

-Сез укытучылар бик зур эш башкардыгыз. Хәзер һәр төркем үз эшен билгели.

ЙОМГАКЛАУ

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.

Рефлексия.

Сезнең алдыгызда кәгазь битләре бар.Анда җөмләләр язылган.Үзегезгә охшаганны алып, җөмләләрне дәвам итегез.

Бүген мин белдем ( Сегодня я узнал...).....

Миңа ошады ( Мне понравилось….)….

Мин биремне эшләдем( Я выполнила задание).....



Мин аңладым ( Я поняла ,что....

Хәзер мин эшли алам(Теперь я могу…)....

Мин өйрәндем (Я научился…)....

Мин эшләп карыйм(Я попробую…)...

( Меня удивило...)...