Математик экият
Математика патшасы:
Туган елым ин борынгы
Заманнардан башлана.
Декарт белән Пифагорлар
Нигез салганнар миңа.
Шунда ук мин кирәк булган
Тормыштагы бар эштә,
Исэплэудэ, жир улчэудэ,
Хэм гади тозелештэ.
Акыл талэп иткэн миннэн
Усэргэ халкым очен.
Тойганнар алар хэр эштэ
Математика кочен.
Фэн- техника усеш алган
Сез яшэгэн заманда.
Мин дэ ныклы адым белэн,
Алга барам hаман да.
Яхшы укы мэктэбендэ,
Бел математиканы!
Алда- зур тормыш юлында
Кулланырсын син аны.
Моннан бик-бик еракта
Моннан күренми хәтта,
Математика патшасы
Яшәп яткан төбәктә,
Цифроград дип аталган
Бар цифрлар шәhәре.
Үзем барып күреп кайттым
Мин андагы хәлләрне.
Сөйләп китәм , балалар,
Үзем күргән –белгәнне
Сорау миннән, җавап- сездән,
Ярдәм итәрсез, яме.
Ә хәзер, балалар, Цифроград шәhәренең адресын ачыклап китик. Әйтегез әле, математика дәүләте составына нинди республикалар керә ? (Алгебра, геометрия, логика, статистика ...). Математика дәүләтенең ут күршеләре кайсы дәүләтләр? (Физика, химия, информатика, астрономия). Алгебра республикасының Арифметика районында урнашкан инде ул Цифроград шәhәре. Менә шунда борын- борын заманнардан ук борынгы бабалары римлылар булган рим цифрлары (рим цифрлары кайларда кулланыла ) hәм борынгы бабалары гарәпләр булган гарәп цифрлары яши икән.( гарәп цифрлары ничә ? ) Шулай матур гына яшәп ятканда бу цифрлар арасында низаг чыккан.
Цифрлар 0 не әле тегеләй, әле болай кимсетәләр, “Синең ни исемең, ни җисемең юк бит, синнән ни файда ”,- дип үчекләр ди . 0 нең дә бик ачуы чыккан, моңа җавап итеп тапкырлау гамәлен эшләгәндә цифрларны, хаттә зур-зур саннарны да йота башлаган. Моны ишетеп Математика патшасыприказ чыгарган
Математика патшасы:
0 цифрын армиягә җибәрергә.
0 “самая горячая точкага- уңай, тискәре саннар арасындагы чик буена эләккән” Эле хәзер дә шунда хезмәт итеп ята ,ди.
Шулай матур гына яшәп ятканда рим белэн гарәп цифрлар арасында низаг чыккан.
Хәркайсы үзенең кешеләргә иң кирәкле, иң яхшы булуын күрсәтергә тели икән. Шуннан болар бер-берсен сораулар биреп сынап карарга булганнар. Рим цифрлары биргән сорауларга гарәплеәр дөрес җавап биргәннәр. Менә, балалар, сез дә үзегезне сынап карагыз әле (Биремнәр). Әмма ләкин римлылар гарәп цифрлары биргән сорауларның кайберләренә җавап таба алмаганнар. Шулай итеп гарәп цифрларының өстенлеге ачыкланган. Моны ишеткән математика патшасы
Математика патшасы:
-Фәндә, кешеләрнең тормыш –көнкүрешендә, исәпләүләрдә гарәп цифрларын куллану турында указ чыгарчакмын. Ләкин җиңүчеләрне үзем дә сынап карарга телим. “Цифрлар, минем янга !” “Дважды два- четыре”музыкасы яңгырый, сикергәләп гарәп цифрлары керә ).
Математика патшасы:
Ягез әле, миңа үзегезнең чыннан да иң яхшы цифрлар булуыгызны исбатлагыз. Әйдәгез, иң зур сан килеп чыгарлык итеп тезелеп басыгыз. Нинди сан алсагыз , шул суммада премия бирәчәкмен.
Мин беренче, мин икенче булырга тиеш,- дип тагын бәхәс купкан, болар этешәләр дә, төртешәләр икән.
Балалар, эш болайга китсә, цифрларның патша алдында бөтенләй оятка калулары да мөмкин бит. Зинhар, сез дә булышыгыз.(987654321)
- Иптәшләр, бу сумманы тагын 10 тапкыр арттырырга мөмкин бит. Әйдә, 0 не чакырып кайтарабыз.
- 0 тизрәк кайтып җит( колесо ясап килеп керә)
. Менә аңладыгызмы хәзер минем көчемне , мин сезне секунд эчендә10 тапкыр кечерэйтэ дэ, 10 тапкыр зурайта да алам.
Цифрлар:
_Гафу ит инде безне 0 саны. Без хәзер гел бергә, тату яшәрбез.
Математика патшасы
Яхшы, бу биремне үти алдыгыз. Ләкин сезгә укучылар ярдәм итте. Димәк, акчаның бер өлеше аларга булачак. Ә күпмесен бирәсез- тагын үзегездән тора. Хәзер инде нинди иң кечкенә сан този аласыз, премиянең шулкадәр өлешен укучыларга бирәсез.
Хэзер инде цифрларның берсенең дә беренче басасы килми, шулай ук акчаны да кулдан ычкындырасылары килми икән . (цифрлар тезелеп басалар 1023456789 )
Математика патшасы: Ә хәзер hәрберегез үзенең осталыгын күрсәтсен
Берле
Бу –мин, берле, беренче,
Иң нәни hәм иң кчле
Натураль сан -шушы инде.
Нигә көчле?- дисезме,
Шуны да белмисезме?
Алай булса, тыңлагыз:
Иң зу-ур-р дигән санга сез,
Әгәр мине кушсагыз,
Килеп чыга яңа сан.
Мине кушсаң яңадан
Тагын чыга яңа сан!
Шуңа күрә, белегез:
Саннар күплеге -чиксез.
Икеле:
2 дигән билгене
Яратмыйлар, билгеле.
Ләкин шунсы бәхәссез:
Минсез яшәү- мәгънәсез.
Табигатьтә бар җаннар
Пар-пар яратылганнар.
Өчле:
Борын-борын заманда,
Әле сез тумаганда...
Әкият шулай башлана,
hәр экияттә ,hәр нәрсә
3 тапкыр кабатлана.
Өченчесе hәрвакыт
Унышлы тәмамлана.
Балалар,цифрлар арасында акробат цифрлар да бар,бернинди математик исәпләүләр эшләмичә дә 1,5 тапкыр зурая, 1,5 тапкыр кечерәя ала торганнары да бар. Кайсы цифрлар алар? (6;9 цифрлары колесо ясыйлар)
Ә бер цифрыбыз, гомумән, акробат, аны хаттә йөзтүбән әйләндерсәң дә үзен югалтмый ( 8 саны кулда йори).Ул бернинди математик исәпләүләр эшләмичә дә чиксез зур санга әйләнә ала.
7 саны элек-электән серле сан булып исәпләнгән. Аны торле юрауларда, багуларда кулланганнар. Аның мәкальләрдә, табышмакларда еш очравы сезгә дә билгеле. Хәзер 7 цифры ярдәмчеләре белән математик фокуслар күрсәтер.
Дүртле белән бишлеләр
Сез яраткан билгеләр.
Ә хәзер сынап карыйк:
Ничек икән белемнәр!
Табышмаклар әйтәбез,
Сездән җавап көтәбез
Мәкальләр, әйтемнәрне
Бераз дәвам итәрсез.
Чәчү чәчте 5 малай,
Җыеп алды ике агай.
(Язу-5 бармак
Уку-ике күз)
Ул кешедә дә бар,
Ул үсемлектә дә бар,
Ул тигезлзмәздә дә бар.
Ул нәрсә ?
(Тамыр)
Кешедә икәү генә,
Үсемлектә мең данә
(колак яфрагы, агач яфрагы)
Бер колгада -бер янчык
Шул янчыкта- 1000 борчак
(мәк чәчәге орлыклары)
1000 сум акчан булганчы,....(100 дустың булсын)
7 кат улчэ...(1 кат кис)
Егет кешегэ ....(70 төрле hөнәр дә аз.)
Беләге юан берне егар,....(белеме булган 1000 не егар)
Математик фокуслар:
Мебиус тасмалары
Юкка чыгучы йөзләр
Стаканны күтәреп торучы кәгазь
Туган көнне табу
5 сум акчаны берсе 2 сумлык булмаган ике акчага вакларга.
Математика патшасы:Тыңлагыз! Тыңлагыз! Математика патшасы указы белән: Гарәп цифрлары фәндә, кешеләрнең тормыш-көнкүрешендә кулланылырга иң лаек цифрлар. Барыгыз, армый- талмый кешеләргә хезмәт итегез
Дүртле белән бишлеләр
Сез яраткан билгеләр.
Ә хәзер сынап карыйк:
Ничек икән белемнәр!
Табышмаклар әйтәбез,
Сездән җавап көтәбез
Мәкальләр, әйтемнәрне
Бераз дәвам итәрсез.
Чәчү чәчте 5 малай,
Җыеп алды ике агай.
(Язу-5 бармак
Уку-ике күз)
Ул кешедә дә бар,
Ул үсемлектә дә бар,
Ул тигезлзмәздә дә бар.
Ул нәрсә ?
(Тамыр)
Кешедә икәү генә,
Үсемлектә мең данә
(колак яфрагы, агач яфрагы)
Бер колгада -бер янчык
Шул янчыкта- 1000 борчак
(мәк чәчәге орлыклары)
1000 сум акчан булганчы,....(100 дустың булсын)
7 кат улчэ...(1 кат кис)
Егет кешегэ ....(70 төрле hөнәр дә аз.)
Беләге юан берне егар,....(белеме булган 1000 не егар)