Балаларны математика фәне белән кызыксындыруда, аларның алган белемнәрен ныгытуда һәм класстан тыш чаралар үткәргәндә кызыклы сораулардан файдалану әйбәт нәтиҗә бирә.
Биредә мин "Көчсез буын" дип аталган уен язмасы тәкъдим итәм.
Уен тәртибе.
9 укучы катнаша. Кәгазьгә очколар язылган: 1,2, 5,10,15,20,25. Дөрес җавап бирсәң очколар күтәрелә. Әгәр уйнаучы сорауны биргәнче "журнал" дисә, очколар кассага салына. "Журнал" димәсә һәм дөрес җавап бирмәсә, очколар "яна." Уенчы "Журнал" дисә, очколар кабат 1дән башлана. Уенчы җавапны белмәсә, "ял" дияргә тиеш.
9 тур уйнатыла, һәр турда иң аз дөрес җавап бирүче уеннан чыга. Әгәр иң аз дөрес җавап бирүчеләр (дөрес җаваплар бер үк санда) 2 яки
күбрәк булса, команда кемне чыгарасы килә, шул уеннан чыга (иң аз дөрес җавап бирүчеләрнең берсенең генә исемен язарга ярый). Исемнәр кәгазьгә языла. Әгәр дә кәгазьдә дә исемнәр тигез язылган булса, кем бу турда иң күп дөрес җавап бирүче булса, шул кемне уеннан чыгаруны сайлый.
Уенга катнашучылар үзләре белән катыргыдан 10ышар фигура кисеп алып килә.Уенчы дөрес җавап биргән саен аңа шушы фигураларның берсе биреп барыла. Тур 3 минут дәвам итә. Вакыт үткәч, кыңгырау шалтырый, һәр тур беткәч фигуралар санала һәм кире алына.
Очколар кәгазьгә язып барыла.
"Журнал"га киткән очколар кисмәккә салып барыла.
Уен беткәч очколар санала. Очколарны соңгы 2 уенчы бүлешә. Җиңүчегә 2/Зсе.
9 нчы турда очколар икеләтелә. Җыйган очколар буенча җиңүчеләргә класс журналына "5"ле билгесе куела. 1 "5"ле өчен 50 очко кирәк.
Җиңүчеләргә грамота, медаль тапшырыла.
Сораулар
1. Бер ярым балык 1 сум 50 тиен тора, 1 балык күпме тора? (1 сум)
2. 5 ярым таякның ничә башы бар? (12) .
3. 'Мотоциклчы авылга бара. Юлда аңа 3 җиңел машина һәм 1 Камаз очрый. Авылга барлыгы ничә машина барган? (1)
4. 1 йомырка 4 минут пешә. 5 йомырка пешерү өчен ничә минут вакыт кирәк? (4)
5. Бер кешедә 4 аяк, дүртесе дә пар аяк. (өстәл)
6. Кеше караңгы бүлмәгә керә. Анда керосин лампасы һәм шәм тора. Кеше башта нәрсә кабызган? (шырпы)
7. Аркасында теле, ул нәрсә әйтсә, кеше шуңа ышана, (үлчәү)
8. 5 амбар, 1 ишек. (перчатка)
9. Кушуның нәтиҗәсе (сумма)
10. Сез ничә цифр беләсез? (10)
11. Иң кечкенә 3 урынлы сан. (100)
12. Кыйммәтле ташлар үлчәү берәмлеге, (карат)
13. Туры почмактан кечкенәрәк почмак, (кысынкы)
14. Күппочмакның яклары суммасы, (периметр)
15. Бер башы чикләнгән туры. (НУР)
16. Санның 1/100 өлеше (процент)
17. Почмак зурлыгын үлчәү приборы, (транспортир)
18. 2 м. да ничә см. ? (200)
19. 2 сәг. ничә минут? (120)
20. Бүлү гамәленең нәтиҗәсе. (өлеш)
21. 1 гасырда ничә ел? (100)
22. Иң кечкенә гади сан? (2)
23. 1 млн санының язылышында ничә нуль? (6)
24. 7 гади санмы, төзелмәме? (гади)
25. Туры почмак ничә градуска тигез? (90)
26. Кайчан тапкырчыгыш 0 гә тигез? (берсе =0)
27. 2м зурмы 201 см мы? (201 см)
28. 2/5 кечкенәме, 0,5? (2/5)
29. 20 минут сәгатьнең күпме өлешен алып тора? (1/3)
30.1м ның 1% күпмегә тигез? (1 см)
31. Алуның нәтиҗәсе, (аерма)
32. Нинди санга бүләргә ярамый? (0)
33. Иң зур ике урынлы сан? (99)
34. Әйләнә сызу өчен кулланыла торган ирструмент. (циркуль)
35. 1 кг да ничә г? (1000)
36. 1 сәг ничә минут? (60)
37. Тапкырлауның нәтиҗәсе, (тапкырчыгыш)
38. 1 елда ничә көн? (365 яки 366)
39. Иң кечкенә натураль сан. (1)
40. Млрд та ничә нуль? (9)
41. Җәелгән почмак ничә градуска тигез? (180)
42. Кайчан өлеш 0 гә тигез? (бүленүче =0)
43. Тоннаның 10% ? (100 кг)
44.15 секунд минутның күпме өле-
шен алып тора? (1/4)
45. Сез укыган алгебра китабының авторы?
46. 1 тәүлектә ничә сәгать? (24)
47. 1 әчмуха ничә л? (1,5л)
48. 1 кашыкка ничә г су сыя? (25г)
49. 1 мичкәгә ничә чиләк су сыя? (40)
50. Кисмәккә ничә чиләк? (12)
51. Өстәлдә 3 стакан җиләк тора. Роза 1 стаканын ашады, өстәлдә ншчә стакан калды? (3 стакан)
52. Алсуның 1 бөтен, 2 ярты, 4 чирек алмасы булган. Аның барысы ничә алмасы булган? (3)
53. Батонны 3 өлешкә бүлгәннәр. Батонны ничә тапкыр кискәннәр? (2)
54. Көннәрнең исемнәрен әйтмичә 5 көнне рәттән санарга, (өченчекөн, кичә, бүген, иртәгә, берсекөнгә)
55. Нинди сәгать тәүлеккә 2 генә тапкыр дөрес күрсәтә? (ватык)
56. Ел башындагы 8нче ай. (август)
57. Сәгать циферблатында рәттән торучы нинди 2 санның суммасы 9га тигез? (4,5)
58. Ике малайның бергә 10 грушасы бар иде. Берсе берне, икенчесе Зне ашагач аларда грушалар тигез калган, һәрберсендә ничә груша булган? (4,6)
59. Җиде балыкчы җиде көндә җиде сазан ашап бетерә. Йөз балыкчы йөз көндә ничә сазан ашый? (100)
60. 15 басмалы баскычның урта-дагысы ничәнче? (8)
61. Түтәлдә 6 чыпчык утыра иде. Тагын 5 чыпчык килеп кунды. Мәче сикерде дә берсен эләктереп алды. Ничә чыпчык калды? (1)
62. 3 шоферның энесе бар, ә энесенең абыйлары юк. Бу ничек була ала? (шофер хатын-кыз)
63. 35 так санмы, җөпме? (так)
64. Нинди сан барлык саннарга да калдь1ксыз бүленә? (0)
65. Нинди ике бөтен санның суммасы тапкырчыгышыннан зуррак? (1,3)
66. Китап өчен 1 сум һәм китап бәясенең яртысын түләделәр. Китап ничә сум? (2 сум)
67. 8/25 ялгыз вакланмамы, аралашмы? (ялгыз)
68. Бер аягында басып торган тавык 2 кг, ә ике аягында басып торса күпме авырлыкта була? (2кг)
69.1кг тимер авырмы, 1 кг мамыкмы? (тигез)
70. Бертөрле цифрлардан торган барлык ике урынлы саннар*ничә? (9)
71. Минут стрелкасы секунд стрелкасын көнгә ничә тапкыр
куып җитә? (22)
72. Нинди сан нар кирегә әйләндергәч 1,5 тапкыр арта? (6, 66...)
73. һәр ай 30 яки 31 санына бетә, кайсы айда 28 саны бар? (бар айда да)
74. Бернәрсә белән дә үлчәмичә ничек су белән тулы кастрюльнең яртысын түгәргә?
75. Нинди ай иң кыскасы? (май)
76. Нинди ел бары бер көнгә генә сузыла? (яңа ел)
77. 2 ат бергә 40 км юл үткән, һәр ат ничә км юл үткән? (40)
78. Профессор кичке 8 дә йокларга яткан һәм 9 га сәгатьне шалтырарга куйган. Ул ничә сәг йоклаган?
(V
79. Кәрзиндә 5 алма бар, 5 кешегә ничек тигез итеп бүләргә, 1сө кәрзиндә калсын, (берсе кәрзин белән ала)
80. Бүлмәдә 7 шәм яна иде, шулерның 4 сен сүндерделәр, ничә шәм калды? (4)
81. 1,5 балык 1сум 50 тиен тора. 10 балык күпме тора? (10)
82. Ике кыз шәһәргә китәләр, аларга юлда 5 кыз очрый. Шәһәргә ничә кыз бара? (2)
83. 3 минут эчендә бүрәнәне яртышар метрлы кисәкләргә кистеләр. Әгәр һәр кисүгә 1 минут вакыт китсә, бүрәнәнең озынлыгы күпме? (2м)
384. Кайчан өлеш бүленүчегә тигез? (бүлүче=1)
85. Сәгать 1 секундтан соң суга, ничә секундтан соң 10 тапкыр сугар? (9 сек)
86. 1001 санын икенче төрле ничек атыйлар? (шахрезада)
87. Кайсы сүз артык: тизлек, вакыт, юл, мәйдан, метр, секунд? (мәйдан)
88. Борын очыннан кул бармакларына кадәр ераклык, (ярд)
89. Чиктәш почмакларның суммасы. (180)
90. Бер пачкада 100 конверт. Сатучы ун конвертны 10 секундта саный, 80 конвертны ничә секунд санар? (20)
91. Ике ягыннан да чикләнгән туры. (кисемтә)
92. Алтынчы этажга менә торган баскыч икенче этажга менә торган баскычтан ничә мәртәбә озын? (5)
93. Ике кулда ун бармак, ун кулда ничә бармак? (50)
94. Сез укый торган геометрия китабының авторы.
95. Математика укытучысының отчествосы?
96. Бер айда 5 якшәмбе була алмы? (әйе)
97. 133 санының цифрларын күчереп ничә сан тезеп була? (3)
98. 2 бөтен санның суммасы так. Ал арның тапкырчыгышы җөпме, такмы? (җөп)
99.4 килеп чыксын өчен икене нинди санга бүләргә кирәк? (1/2)
100. Җәп булган гади сан бармы? (2)
101.1/3 нең яртысы йөз, бу сан нинди сан? (600)
102. Бер гаиләдә ике ата, ике ул бар. Барлыгы ничә кеше? (3)
103. Алу гамәлендә урын алыштыру үзлеге үтәләме? (юк)
104. Тәүлекнең калган өлеше үткәненнән ике тапкыр артык булса, хәзер сәгать ничә? (8)
105. Кайсы зуррак: 1 урынлы саннар суммасымы, тапкырчыгышымы? (сумма)
106. Ягы 5 см булган квадратның периметры. (20 см)
107. 1 км мм дан ничә мәртәбә зур? (млн)
108. Шоколад 10 сум һәм тагын шоколадның яртысы кадәр тора. Шоколад күпме тора? (20)
109. 2 м. тирәнлектә, 2 м. киңлектә, 2 м. озынлыктагы чокырда күпме туфрак бар? (юк)
110. Китапның 60 табагы 1 см калынлыкта. Әгәр китапта 360 бит булса, ул нинди калынлыкта? (Зсм)
111. Кем елга 4 тапкыр гына киемен алыштыра? (җир)
112. 225 Зкә калдыксыз бүленәме? (әйе)
113. Туннан нәрсә җылырак? (2 тун)
114. Иң кечкенә 4 урынлы сан. (1000)
115. Өстәл өстенең 4 почмагы бар. Бер почмагын кискәннәр. Өстәл ничә почмаклы булды? (5)
116. Кайсы хәреф латин алфавитындагы тәртиптә бирелмәгән: а,Ь,с,в,б (в)
117. Самолетта А шәһәреннән В шәһәренә 1 сәг. 20 минут оча. Кайтканда 80 минут кына оча. Ничек аңлатырга ? (1 сәг. 20 минуг=80 минут)
118.3 баш, 6 аяк, 2 койрык (ат, ат өстендә кеше балык тоткан)
119. Дәфтәрнең буе, иңе ничә см? (20,5; 16,5)
120. 1 м квадратта 25 смлы квадратлар ничә? (16)
121. Әгәр саннан аның яртысын алсак, ничә тапкыр кечерәер? (2)
122. Киметүче кимүчедән ничә
тапкыр кимрәк? (киметүче күпме булса шулкадәр)
123. Кайсы кыйммәтрәк: 2 кг 10 тиенлекме, әллә 1 кг 20 тиенлекме? (тигез)
124. Кимүче киметүчегә тигез булганда калдык күпмегә тигез ? (0)
125. Урамның озынлыгы 800 м. Планда ул нинди зурлыкта булыр? Масштаб 1:200. (4 см)
126. Тапкырчыгышлары да, зуррак санны кечерәгенә бүлүдән килеп чыккан өлеш тә 12 булган ике сан? (12; 1)
127. Санны ике тапкыр арттырсаң, ул пичәгә арта? (шул санга)
128.1 ц1т ничә мәртәбә кечерәк? (10)
129. Автомат 1 сәг. 1800 котлет әзерли. 10 сек. та ничә котлет әзерли? (6)
130. Сукыр булып керерсең, күзле булып чыгарсың, (мәктәп)
131. 666 санын бернинди сан кушмыйча һәм бернинди санга тапкырламыйча 1,5 тапкыр арттырырга (999)
132. Нәрсәнең башын да, ахырын да табып булмый? (боҗраның, түгәрәкнең)
133. Бер урынлы сан янына шул ук санны яздылар. Сан ничә тапкыр зурайды? (11)
134. 2 гә бүленә торган иң зур 2 урынлы сан (98)
135. Врач кызга эчәргә 3 таблетка бирде. Даруларны һәр 4 сәг. соң эчәргә. Күпме вакыт китәр? (8сәг)
136. Көннәр арта, ул кими. (стена календаре)
137. Никадәр күбрәк алсаң шулкадәр күбрәк зурая, (чокыр)
138. 0 һәм 1 цифрларын кулланып ничә 2 урынлы сан язып була? (2)
139. 14*15*16*17 саннар тапкырчыгышы нинди цифрга бетә? (0)
140. Марат лагерьда 15 июльдән 7 авгусЬжа кадәр булды, 7 августны кертеп. Үл лагерьда ничә көн булган? (24)
141. Ике йозак һәм ике ачкыч бар-.Бер генә ачкычны алып аның кайсы йозакныкы икәнен белеп буламы? (була)
142. Бүлмәдә 7 лампочка яна иде, 3 сүнде, ничә лампочка калды? (7)
143. 5 кеше 5 сәг тә 5 м канау казый. 100 сәг тә 100 м канау казу өчен ничә кеше кирәк? (5)
144. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)
145. 8 таякның 4 сен сындырдылар. Ничә таяк калды? (12)
146. Төнге сәг 11 дә яңгыр ява, 48 сәг тән соң кояшлы көн булырмы? (юк, 48 сәг тән соң төн була)
147. Бер нәрсә дә ашамаган килеш ничә йомырка ашап була? (бернедә ашап булмый)
148. 40 м озынлыктагы ихатада 2 м саен багана кирәк. Ничә багана кирәк? (21)
149. Юлдан үрдәкләр бара. Икесе берсенең артыннан, икесе берсенең алдыннан, берсе уртада. Ничә үрдәк бара? (3) [
150. 3 урынлы иң зур сан белән'2 урынлы иң зур санның аермасы. (900)
151. 2 көн рәттән яңгыр ява аламы? (юк, төн бар)
152. 2, 3
153. Бу математик җөмләдә нинди сүз артык: турыпочмаклы өчпочмакта 2 кысынкы почмак суммасы 90 градуска тигез, (кысынкы)
154. Иң зур 3 урынлы санга иң кечкенә бер урынлы санны кушкач, ничә була? (1000)
155. Цифрлар ярдәмендә нәрсә языла? (саннар)
156. Без кайчан 2 санына карап 10 дип әйтәбез? (5нче 10 минут)
157. 3 ат җигелгән экипаж 1 сәг. тә 15 км юл үткән, һәр ат нинди тизлек белән барган? (15км/сәг)
158. Барлык яклары тигез булган ромб (квадрат)
159. Нинди сан бернинди дә математик гамәл кулланмыйча чиксез-леккә әверелә? (8)
160. Кошларны куркытмыйча ничек ботакны кисеп алырга? (кошлар очып киткәч)
161. Табышмак сүзен ничек укырга? (сулдан уңга)
162. Бу дөресме: сан 2 гә төгәл бүленсен өчен ул 0 гә бетәргә тиеш? (юк)
163. 2 ата, 2 ул 3 апельсинны һәрберсенә 1 апельсин тиярлек итеп бүлгәннәр. Бу ничек алай? (малай, әтисе, әтисенең әтисе)
164. Икәү киткәннәр 5 гөмбә тапканнар, 4 китсәләр ничә гөмбә табарлар? (5)
165. Очланмаган карандашның ничә кыры бар? (8)
166. 5 үрдәк очып бара иде, 1 сен атып төшерделәр. Ничә үрдәк калды? (1)
167. Яссылыктагы төп фигуралар, (нокта, туры)
168. Геометрик фигураларны өйрәнә торган фән (геометрия)
169. Геометриянең яссылыктагы фигураларын өйрәнә торган бүлеге (планиметрия)
170. Бер ноктадан чыккан төрле
2 ярымтурыдан торган фигура (почмак)
171. Яссылыктагы кисешмәүче 2 туры (параллель)
172. Почмак зурлыгын үлчи торган инструмент (транспортир)
173. Өчпочмакның бирелгән түбәсе белән каршы ятучы ягының уртасын тоташтыручы кисемтә ( медиана)
174. Каршы ятучы ике ягы гына параллель булган дүртпочмак (трапеция)
175. Юнәлешле кисемтә (вектор)
176. Барлык яклары тигез булган параллелограмм (ромб)
177. Әйләнә ноктасыннан аның үзәгенә кадәр ераклык (радиус)
178. Өчпочмакның почмаклары суммасы (180 градус)
179. Почмак түбәсеннән чыгып, аның яклары арасыннан үтүче һәм почмакны урталай бүлүче нур (биссектриса)
180. Туры почмак ясап кисешүче турылар (перпендикуляр)
181. Бер туры өстендә ятмаган 3 ноктадан һәм шул нокталарны парлап тоташтыручы 3 кисемтәдән торган фигура ( өчпочмак)
182. Чиктәш почмаклар суммасы (180 градус)
183. Геометрик фигураның үзлеген аңлата һәм исбат итә торган
җөмлә (теорема)
184. Өчпочмаклар тигезлегенең беренче билгесе. (2 як һәм почмак)
185. Ике так санны суммасы так сан була аламы? (юк)
186. Кубның кабыргасы 1 м. Күләме күпме? (1 м куб)
187.1 га да ничә квадрат метр?(10000)
188.1 ар ничә кв. м га тигез? (100)
189.1 гектолитрда ничә литр?
(100 л)
190. Турыпочмаклыкның буе 5 см, иңе - 3 см. Мәйданы күпме? (15 см. кв.)
191. Дүрт туганның икесе алдан бара, икесе куып бара. (арба тәгәрмәчләре)
192. Малай уннан унны алып ташлаган, ун калган. Ничек алай булган? (перчаткаларын салган)
193.1 ц да ничә г? (100000)
194.1 км да ничә см? (100000)
195. һәр читлеккә 1әр куян япканда 1 читлек җитми, ә 2 шәр куян япканда 1 читлек буш кала. Ничә куян һәм читлек? (4 куян, 3 читлек)
Финал өчен сораулар.
1. Әгәр урамда өйләрнең 1дән 50 гә кадә нумерласаң, 4 цифры ничә тапкыр кабатлана? (15)
2. Нефть күләмен үлчәү берәмлеге, (баррель)
3. Җирне үлчәү турындагы фән. (геодезия)
4. Цифрлары төрле булган иң зур 10 урынлы сан (9876543210)
5. Кайсы рус язучысы универитет-ның физика- математика факультетын тәмамлаган? (Грибоедов)
6. Кайсы рус язучысы арифметикадан мәсьәләләр җыентыгы төзегән? (Толстой)
7. Сәгатьнең минут стрелкасы сәгать теле очыннан ничә тапкыр тизрәк хәрәкәт итә? (12)
8. Ике сан әйтергә, аларның һәрберсендәге цифрлар саны исемнәрендәге хәрефләр санына тигез булсын. (100; 1000000)
9. Бездә 12 нче ай декабрь дип атала. Бу грек сүзе "дека"- десять, уннан алынган. Шушы сүздән декалитр- 10 л., декада-10 көн һ.б. сүзләр алынган. Димәк, декабрь "унынчы" ай дигәнне алата. Сорау: бу туры килмәүчелекне ничек аңлатырга? ( элек ел марттан башланган)
10. Мең миллион - биллион ( без аны миллиард дип йөртәбез ), мең биллион - триллион, аннан соң квадрилион, квинтилион һ.б. "Би", "три", "квадра", "квинта" нәрсәне аңлата? (Би - 2, три- 3, квадра-4, квинта-5)