Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының
“Гомуми төрдәге № 23“Золотой колосок” балалар бакчасы”
муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе
“Математика осталары”
Оештырылган белем эшчәнлеге конспекты
мәктәпкә әзерлек төркеме
Әзерләде һәм күрсәтте ММО:
Забирова Гөлгенә Альбертовна
Зеленодольск, 2016 ел
Максат: информацион – коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләре, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру.
Белем бирү бурычлары: предметларны төрле алымнар белән чагыштыра белүне ныгыту, 1-10 га кадәр һәм кирегә санауда,“ничәнче?” дигән сорауга дөрес җавап бирүдә күнектерү.
Үстерү бурычлары: логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын, бармакларның вак моторикасы хәрәкәтләрен үстерү.
Тәрбия бурычлары: математика фәненә карата кызыксыну, ярдәмчеллек тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедия проекторы, “Теремкәй” әкиятеннән слайдлар, бер сутка моделе өчен һәр балага кара, кызыл, ак, зәңгәр төсле түгәрәкләр, цифрлар язылган түмгәкләр, һәр балага теремкәй сүрәте белән кәгазь, яшел, кызыл төсле карандашлар, “Танграм” уены өчен фигуралар, таякчыклар, бака маскалары, тартмасы белән геометрик фигуралар, шартлы билгеләр белән полоска..
Белем бирү өлкәләре: танып-белү (математика), сөйләм үстерү, матур әдәбият белән танышу, конструкцияләү, физкультура, социальләштерү.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунаклар килде. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз, алар белән елмаеп исәнләшик. Балалар әйдәгез телебезне шомартып алыйк әле.
Тел шомарткычлар
Җы-җы-җы-җы
Яз килә җылы.
Тәрбияче балалар игътибарын экранга юнәтә (Яз турында слайд)
1 нче бирем Балалар, ел фасылларын әйтегез әле.
– Хәзер нинди ел фасылы?
-Язга нинди айлар керә?
– Хәзер кайсы ай?
– Бер елда ничә ай? (12)
– Ай исемнәрен атап чыгыгыз.
– Бер атнада ничә көн? (7)
– Бүген атнаның кайсы көне?
– Атнадагы көн исемнәрен атап чыгыгыз.
2 нче бирем Тәүлекнең нинди өлешләре бар? Модельләр белән тәүлек өлешләрен күрсәтәбез. Нинди төсләр белән билгеләүне искә төшереп үтик, кара төс-төн, кызыл төс-таң, ак төс-көн, зәңгәр төс –кич. Тәрбияче тәүлек өлешләрен әйтеп тора, балалар күрсәтәләр һәм әйтәләр.
Тәрбияче Балалар, бүген мин сезне математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә кунакка алып барам.
Менә без сезнең белән урман аланында (Слайд №1). Шушы матур аланда бер теремкәй бар икән.
2 нче бирем Күләмне, ераклыкны чагыштыру “биек, тәбәнәк”
(Теремкәйне янында үсеп утыручы биек агач белән чагыштыру)
Тәрбияче - Әйтегез әле, теремкәй нинди?
Балалар җавабы -Тәбәнәк
- Кайдан белдегез?
Балалар җавабы - Янындагы агач белән чагыштырып
Тәрбияче -Әйе, бик дөрес: агач биек, ә теремкәй тәбәнәк. Сезнең кулыгызда бернинди дә үлчәү юк, ә дөрес җавап бирдегез, ничек үлчәдегез?
Балалар җавабы - күз белән чамалап
Тәрбияче – Әйе балалар, бөтен нәрсәне үлчәп була. Без тагын нинди үлчәүләр белән таныш?
Балалар җавабы - Линейка белән үлчәп була, метр белән, адымнар белән, бизмән, кибет үлчәүләре, электрон үлчәүләр, төрле саывтлар, стаканнар белән үлчәп була.
Тәрбияче - Дәвам итәбез, бервакыт, тычкан үтеп барганда, шул теремкәйне күреп алган һәм шунда кереп яшәргә уйлаган (Слайд №2).
Теремкәйгә бару өчен 2 юл бар, берсе озын, ә икенчесе кыска юл. “Кайсы юл белән барсам тизрәк барып җитәрмен икән?”, – дип уйлаган тычкан. Балалар, әйдәгез тычканга ярдәм итик. (Өстәлдә кәгазьдә теремкәй сүрәте һәм ике юл ясалган, берсе озын, берсе кыска)
3 нче бирем
Тәрбияче - кызыл һәм яшел карандашлар ярдәмендә тычканга кыска юлны сайларга булышабыз. Кыска юлны яшел, озын юлны кызыл төс белән йөртеп чыгабыз. Кызыл төс бу юлдан барырга кирәкми дигәнне аңлатыр.
Балалар эшли.
Әйдәгез, карыйк әле, тычкан безне тыңладымы икән? (Слайд №3). Әйе, тыңлаган, теремкәй янына барып та җиткән. Караса, ишектә йозак эленеп тора, икән. Балалар, йозакны ачарга да ярдәм итик инде тычканга.
Бармак уены “Йозак”
(бармаклар белән хәрәкәтләр эшлибез)
Аланда бар теремкәй (бармакларны бер-берсенә терәп куябыз)
Ишегендә аның йозак (бармакларны берсе арасына икенчесен тыгабыз)
Тычкан ишекне шакый (уч төпләрен бер-берсенә кагабыз)
Ачкычны бора (кушылган учларны боргалыйбыз)
Йозакны тарта (Кулларны акрын гына аерабыз)
Ишекне ача (Кулларны төшерәбез)
Шулай итеп тычкан теремкәйдә яши башлаган (Слайд № 4).
Бу аланнан ерак түгел сазлыкта бер бака яши икән. Аның да матур теремкәйдә яшисе килгән. Сазлыктан чыгу өчен ике юл бар икән, түмгәкләргә басып чыгу. Ләкин түмгәкләр гади түгел тылсымлы, үсә һәм кимү бару тәртибендә 10 га кадәр саннар куелган, дөрес басмасаң кире сазлыкка чумасың. Без бакага булышабызмы? Без бит цифраларны таныйбыз, ә бака танымый. Моның өчен ике төркемгә бүленәбез, теләк буенча. Бер төркем саннарга үсә бару тәртибендә баса, ә икенче төркем ими бару тәртибендә. Бу бик катлаулы бирем, игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез.
Хәрәкәтле уен “Түмгәктән-түмгәккә” балалар бака маскасын киеп, тәртип буенча сикереп баралар).
-Балалар, карыйк әле, бака-бакылдык чыгып җитә алдымы икән? (Слайд № 5). Шулай итеп бака да теремкәйдә яши башлаган.
Тәрбияче - Көннәрдән бер көнне теремкәй янына җырлый-җырлый бер куян килеп чыккан (Слайд №6). Ул шатлана-шатлана дуслары яныннан кайтып килә икән. Ничек уйлыйсыз ник шатлана икән ул?
Балалар җавабы - Дуслары аны кишер белән сыйлаган.
4 нче бирем
Тәрбияче – Аның ничә дусты бар икән, саныйк әле (экранда 6 куян колагы күренеп тора).
Балалар җавабы
Тәрбияче нәтиҗә ясый. Әйе, барлыгы ике дусты бар икән.
Бу мәсәләне чишсәк ничә кишер ашаганнарын белербез
(Рәсемнәр белән күрсәтелеп барыла).
Куянкай бүген кунакка,
Дуслары янына барган.
Утырып агач төбенә
Икешәр кишер ашаганнар.
Я, әйтегез, кайсыгыз белә,
Ничә кишер өчесенә
Ашаганнар куяннар?
-Әйдәгез әле, балалар, бергәләп чишеп карыйк.
Балаларның җаваплары: барлыгы 4 кишер ашаганнар.
Менә шулай итеп, куян да теремкәйдә яши башлаган (Слайд № 7).
Тәрбияче – Шулай бервакыт төлкенең дә юлы теремкәй аша үткән (Слайд № 8)
Ул үзе белән биремнәр алып килгән. Укып карыйк әле.
5 нче бирем
Таякчыклар белән эш
Һәрберегез 7 шәр таякчык алыгыз.
а) 4 таякчыктан квадрат төзергә.
б) 2 өчпочмак чыгарлык тиеп,бер таякчык өстә.
в) 7 таякчыктан ике квадрат төзе.
г) Турыпочмаклык чыгарлык итеп бер таякчыкны ал.
“Танграм” уены белән “Төлке” фигурасын төзү
Тәрбияче – Шулай итеп, төлке дә теремкәйдә яши башлаган. (Слайд № 9)
Шуннан бер көнне теремкәй яныннан бүре узып бара икән (Слайд 10) һәм ул шунда туктала (Сдайд 11). Теремкәйгә керү өчен берничә сорауга җавап бирергә кирәк. Бүрегә булышабызмы? Игътибар белән тыңлагыз, сораулар катлаулы, уйлап җавап бирегез.
6 нче бирем
- Өчпомакның..... ничә почмагы бар?
- Туган көн елга ничә тапкыр була?
- 5 малайның ничә борыны бар?
- Бер кулда ничә бармак?
- Ике песи баласының ничә колагы бар?
- Ике конфетны икегә бүләм, мин ничә кешене сыйлый алам?
-Ике алманы тигез икегә бүлсәм, мин ничә кешене сыйлый алам.
- Бер грушаны 4 кисәккә бүлеп, мин ничә кешегә бирә алам?
Тәрбияче - Матур гына яшәп ятканда теремкәй янына аю килеп чыга (Слайд № 12). Аның да теремкәйдә яшәп каласы килгән. Аю теремкәйнең бер алдына, бер артына чыгып караган. Ләкин берничек тә керә алмаган. Түбәгә менеп, морҗадан төшмәкче булган. Менүе генә булган, теремкәй ишелгән дә төшкән. Хайваннар көчкә чыгып өлгергәннәр. (Слайд № 13) Теремкәй җимерелде.
Бу җанварларга без булышмасак кем булыша инде балалар.
7 нче бирем
Без аларга матур теремкәй төзеп бирик. Геометрик фигуралардан өй төзү. Балалар күпме теләсәләр шуның кадәр өчпочмак, яки квадрат кулланып эшлиләр. Тәрбияче карап йөри һәм балалардан ничә фигура куллануларын сорый.
Экранда теремкәй янында торучы җәлекләр (Слайд № 13).
Тәрбияче - Балалар, ачыклыйк әле, теремкәй янына кем ничәнче булып килде (Слайд № 14 анимация белән).
8 нче бирем
Балалар җавабы - Тычкан теремкәйгә беренче килде? Бака икенче, төлке өченче, бүре дүртенче, аю бишенче килде.
Тәрбияче – без җәнлекләргә булыштык, шуның өчен безне хәзинә көтә. Тик аны эзләп табарга кирәк. Бер баланы чакырып ала да бирем әйтә: ике адым алга, 3 адым уңга атла һәм конфет табыла.
Рефлексия
-Балалар, әйтегез әле, сезгә бүгенге эшчәнлегебез ошадымы? Шартлы билгеләрегезне күрсәтегез. Яшел – бик ошады, сары – уртача, кызыл – ошамады.