СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Математик табышмаклар

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Башлангыч сыйныфларда математика дәресендә  файдалану өчен математик табышмаклар

Просмотр содержимого документа
«Математик табышмаклар»

Математик табышмаклар



1.Кайвакытта була сан-

Юк әйберне санасаң.(0)



2.Алсу,Сәйфи, Гөлгенә

Гөлләргә сулар сибә.

Китеп бара өчебез,

Ничәү калдык икән без(0)



3.Өянке, өянке,

Ботак саны 12,

Һәр ботакның 7 яфрагы,

Кара булыр бер ягы,

Ак булыр бер ягы.(ел, айлар, тәүлекләр, төн, көн)



4.Лилия бакчага керде,

Биш кызыл алма күрде.

Бишесен өзеп алды,

Ботакта ничә калды(0)



5.Шәм яндырып куйды әни,

Сүндерергә онытты.

Шәмнең һич исе китмәде-

Янды да юкка чыкты.

Ничә шәм калды икән,

Кайсыгыз әйтер микән(0)



6.Илсур, Марат һәм Динә

Бер песнәккә җим сибә.

Килде тагын бер песнәк,

Ничә песнәк булды, әйт(2)



7.Түтәлдә 5 чыпчык,

Берсен песи эләктерде,

Түтәлдә ничәсе калды(берәү дә калмады, песидән куркып очтылар)



8.Ун карлыгач тезелгән

Телефон чыбыгына,

Тагын өчәү өстәлде

Көткәндәй шуны гына.

Бераз сайрап утыргач,

Очып китте бишәве.

Саныйм әле, чыбыкта

Калды икән ничәве(8)



9.Чакта, чакта,

Әти утыз икедә чакта,

Миңа сигез яшь иде ул чакта.

Хәзер әти миннән ике тапкыр олырак,

Миңа ничә яшь Аңа ничә яшь(24 ёщм 48 яшь)



10.Балыкчылар утырып

Көтә балык капканын,

Кәрим дигән абзыйга

Эләкте 13 табан,

Ибрай- 4 кызылканат,

Ә Идрис дигәне

Тотты 2 җәенне.

Барлыгы ничә балык

Киткәннәр тотып( 19 )



11.Егерме чиянең

Өчесе энемә,

Бишесен ашатсам

Бәләкәй сеңлемә,

Дусларга өләшсәм

Әгәр дә сигезен,

Чиясез калмыйммы

Шуннан соң мин үзем(4 чия кала)



12.Ике сигез-уналты,

Тагы сигез, тагы алты.(30 )



13.Өчәү-өчәү өч төштә,

Берәү генә бер тәштә.(10 )



14.Без ун агай,уныбызда бер исем.(бармаклар)