Квест-уен
Квестның темасы: “Матурлык сере” (Әмирхан Еникиның “Матурлык” әсәрен кабатлау)
Предмет: Татар әдәбияты
Сыйныф: 6
Квестның максатлары: Белем бирү максаты. Әмирхан Еникинең “Матурлык” әсәре буенча белемнәрне ныгыту.
Күнекмәләр үстерү максаты. Хикәя жанрының үзенчәлекләрен аера белү, иҗади фикерләү сәләтен, төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү, игътибарлылык сәләтен арттыру.
Тәрбия бирү максаты. Укучыларда ихтирамлылык, мәрхәмәтлелек, күңел матурлыгы һәм ата-анага хөрмәт тәрбияләү.
Квест бурычлары: 1) укучыларны төркемнәргә бүлү;
2) укучыларны төркемнәрдә үзара аңлашып эшләргә өйрәтү;
3) укучыларда иҗади күзаллауга, сәнгать эшчәнлегенә кызыксынучанлык уяту;
4) укучыларның квест-уен вакытында укуга кызыксыну дәрәҗәсен арттыру;
5) укучыларның бирелгән биремнәрне төгәл итеп башкаруы.
6)
Күрсәтмәлелек: Ә.Еникикинең “Ана һәм кыз”, “Әйтелмәгән васыять, “Бала”, “Матурлык” әсәрләреннән алынган өзекләр карточкалары, биремле карточкалар, таблица, әсәрдән өзекләр, пазллар.
Файдаланылган әдәбият:
Камаева Р.Б., Мөхәммәтҗанова А.Х. Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм / төз.: – Казан: ТРМүи, 2015. – 110 б.
Хәсәнова Ф.Ф. Татар әдәбияты : рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк / Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина; [рәссамы Фәридә Ризаева]. – Казан : “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2017. – 151 б.: рәс. б-н.
Мәкаль: Тышкы матурлык (1) белән - х2 (2) масайма (3), эчке матурлыгың (4) белән горурлан(5)
Яшәгән ди Матурлык илендә бер тылсымчы. Һәм үзенең игелекле тылсымы белән гел бәлагә, начарлыкка юлыккан кешеләргә ярдәм иткән. Аның яхшылыгы бар илгә таралган. Ләкин еллар үтеп ул картайган һәм үзенең тылсымлы сүзләрен оныта башлаган, Менә бер көнне, ярдәм сорап анын янына куркыныч карачкы килгән. Ләкин бу карачкы гел шундый булмаган, бик күп еллар элек ул бик гүзәл кыз булган, ә бер явыз сихерче аны шундый карачкыга әйләндергән. Тылсымчы бу кызны тынычландырган, мин сина ярдәм итәрмен дигән. Менә тылсымчы тылсымны укый башлый, ә иң кирәкле иң мөһим булган тылсымлы сүзләрне оныткан икән. Укучылар, сезгә бүген шушы әфсеннне табарга һәм тылсымчыга әйтергә кирәк булыр.
Укытучы: Хәзер сезгә 3 төркемгә бүленергә кирәк булыр. Алдыгызда бизәкле тартма бар аның эченнән сез төрле фигуралар сайлап аласыз (тартма эчендәге фигуралар: түгәрәк, шакмак, өчпочмак. Һәр фигура артына төркем саны язылган) һәм төркемнәргә бүленәсез. Сезгә биремнәр үтәргә кирәк булыр, әгәр биремне дөрес үтәсәгез, сезгә станцияләрдә тылсымның өлешләре бирелер һәм шул сүзләрне сез берләштереп, тылсымлы сүзләрне таба алачаксыз. Шул вакытта гына тылсымчы кызны коткара алачак. (Укытучы тарафыннан квестның маршрут бите бирелә һәр команда үз станциясенә юнәлә һәм алга таба төркемнәр киләсе станциягә үз маршрут бите белән күчә. Һәр станциядә укучыларга мәкальдән бер сүз бирелә, соңыннан алар шул мәкальне дөрес итеп төзергә тиеш булалар һәм шул мәкаль тылсымчыга кызны коткарырга ярдәм итә. Барлыгы 3 төркем һәм 5 станция.)
1 станция - “Калейдоскоп”. Укучыларга берничә әсәр өзеге бирелә (Ә.Еники “Ана һәм бала”, “Әйтелмәгән васыять, “Бала”, “Матурлык”), шулар арасыннан укучылар “Матурлык” әсәреннән бирелгән өзекне табырга тиешләр.
ӨЗЕКЛӘР:
"Ана һәм кыз"
Шушы минутта Рәхилә почта таратучы Маһирәнең килгәнен күрде. Әнисенең нәрсә сөйләгәнен онытты, урыныннан торды һәм ашыга-ашыга ишеккә таба юнәлде. Гадәттә сипкелле Маһирә кычкырып исәнләшә һәм:
– Менә, Хәмидә апа, улыңның үз кулыннан алдым, – дип, хатны ананың күкрәгенә куя иде.
Бүген Маһирә Рәхиләне күрде дә, "әһә, Рәхилә апа, күңеле сизеп, көтеп торган икән!", дип кычкырып куйды. Иске күн букчасыннан бер бәйләм хатлар чыгарды һәм бер ак конвертны Рәхиләгә сузды. Язган кул һич таныш түгел һәм конверт бик юка иде.
" Бала"
Баланың кулыннан шикәре төшеп китте. Кемнәрдер алар янына җыела башлады.
Зариф баланы тапшыруга тирән итеп бер сулады, тирдән елтыраган маңгаен кулының сырты белән сыпырып куйды һәм ана белән баланың кавышу күренешенә бары соклану тулы караш кына ташлый алды. Бәлкем, шул секундта аның ана белән балага назлау сүзе әйтәсе, үзенең исә мактау һәм рәхмәт сүзе ишетәсе килгәндер. Ләкин ана беренче тетрәнүеннән айнырга өлгермәс борын ук, Зариф тимер юл буйлап йөгерә-йөгерә китеп тә барды.
Хатын, баласын күтәргән килеш, аның артыннан омтылып нәрсәдер кычкырды. Зариф артына карап бары кулын гына селкеде. Хәзер аның башында бер генә уй иде: ничек итеп ротаны тизрәк куып җитәргә, ничек итеп командиры алдына барып басарга һәм нәрсә дип әйтергә?
" Әйтелмәгән васыять"
— Нихәл, арумы, Миңлебай агай? — диде, авызын учы белән генә каплый төшеп.
— Ә, синмени әле бу, Акбикә килен? Шөкер! — диде карт, тукталып. Җитмештән узган карчык аның өчен һаман да килен иде әле, һәм Акбикә дип тә бары ул гына дәшә, югыйсә авыл халкы карчыкны күптән инде Акъә-би дип кенә йөртәләр.
— Каян кайтып киләсең болай? — диде карт.
— Менә кизәк җыярга чыккан идем.
— Ә, и ярый, ярый... Казан астында утның өзелмәве яхшы. Йә, үзең ару гынамы соң?
— Шөкер иде әле, тик менә бу көннәрдә генә әллә нишләп хәлем китеп тора,— диде карчык һәм тирләгән битен яулык очы белән сөртеп алды.
— Авырма инде, син — ялгыз кортка, карар кешең юк.
— Алладан вакыт җитмәгән булса, үтәр әле.
Акъәби, үзенең җилкапкасына җиткәч, туры читән алачыкка узды. Бу эчтән балчык белән сылаштырылган җир идәнле алачыкта аның барлы-юклы савыт-сабасы да тора, шунда аш-суы да пешә иде.
"Матурлык"
Бераздан чаршау эченнән әкрен генә: «Булды, улым!» — дигән сүз ишетелде. Бәдретдин, кереп, самоварны алып чыкты. Бу самоварның да борын һәм колак төпләре кургашын белән ямалып беткән иде.
Бәдретдин безгә сәкегә менеп утырырга кушты. Без, менеп, аякларны бөкләп утырдык. Шуннан соң алдыбызга өчаяк белән йомырка тәбәсе килде. Без әле ашка сузылмыйча хуҗаларның утырганын көтә идек. Ләкин бабай да урыныннан кузгалмады, абзый кеше дә бүкәненнән тормады. Шул чагында Бәдретдин, йомшак кына, чаршау эченә дәште:
— Әнкәй, чәй ясарга үзең чык инде.
— Әткәң соң? — диде чаршау эченнән әнисе, акрын гына.
— Әткәйме?.. Юк, син үзең яса инде безгә,— диде Бәдретдин, ничектер бик ихластан үтенгәндәй итеп.
Чаршау эче бераз тынып торды, аннары киндер күлмәк өстеннән шундый ук киндер алъяпкыч буган, оек-чабаталы хатын ситсы яулыгының читләрен битенә тартып һәм башын иеп кенә чыкты да самовар артынарак килеп утырды.
Көтелгән җавап: "Матурлык". Бераздан чаршау эченнән әкрен генә: «Булды, улым!» — дигән сүз ишетелде. Бәдретдин, кереп, самоварны алып чыкты. Бу самоварның да борын һәм колак төпләре кургашын белән ямалып беткән иде.
Бәдретдин безгә сәкегә менеп утырырга кушты. Без, менеп, аякларны бөкләп утырдык. Шуннан соң алдыбызга өчаяк белән йомырка тәбәсе килде. Без әле ашка сузылмыйча хуҗаларның утырганын көтә идек. Ләкин бабай да урыныннан кузгалмады, абзый кеше дә бүкәненнән тормады. Шул чагында Бәдретдин, йомшак кына, чаршау эченә дәште:
— Әнкәй, чәй ясарга үзең чык инде.
— Әткәң соң? — диде чаршау эченнән әнисе, акрын гына.
— Әткәйме?.. Юк, син үзең яса инде безгә,— диде Бәдретдин, ничектер бик ихластан үтенгәндәй итеп.
Чаршау эче бераз тынып торды, аннары киндер күлмәк өстеннән шундый ук киндер алъяпкыч буган, оек-чабаталы хатын ситсы яулыгының читләрен битенә тартып һәм башын иеп кенә чыкты да самовар артынарак килеп утырды.
2 станция - “Серле тартма”. Укучыларга аңлатмалар бирелгән һәм алар шул аңлатмаларның нәрсә аңлатканын бер сүз белән генә әйтергә тиешләр ( Авыл исеме, Бәдретдин, әни, мәдрәсә, скрипка, шәкерт, тургай сүзе).
....... - ул Бәдретдиннең үз кулы белән эшләнгән музыка коралы. «Кулдан гына ясалган, буялмаган, хөрти генә бер ... иде. Болай да тын торган өй эченә зәгыйфь кенә тавыш чыгарып авыр сагышлы моң тарала. Аны тын да алмый тыңлыйлар.
........ – юл өстендә урнашкан, мәдрәсәдән 30 чакрым ераклыкта булган, Бәдретдиннең авылы.
.....- мәдрәсәдә укып йөрүче укучы бала.
..... - һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклыклы минутларыбызда да без аларның җылы кочагына сыенабыз. Җәннәт –аларның аяк астында, - диеп язалар шагыйрьләр.
...... – шәкертләр укый торган, урта белем бирүче мәктәп һәм мөселман дини белем бирүче уку йорты.
....... - табигате белəн шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмəс, масая да белмəс, яхшы белəн яхшы, ə яман белəн алыш-биреше юк – андыйлардан үзен ничектер бөтенлəй читтə тота белə иде.
...... - “Ә шулай да алар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биегрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!”.
Көтелгән җавап: Скрипка - ул Бәдретдиннең үз кулы белән эшләнгән музыка коралы. «Кулдан гына ясалган, буялмаган, хөрти генә бер ... иде. Болай да тын торган өй эченә зәгыйфь кенә тавыш чыгарып авыр сагышлы моң тарала. Аны тын да алмый тыңлыйлар.
Ишле авылы – Юл өстендә урнашкан, мәдрәсәдән 30 чакрым ераклыкта булган, Бәдретдиннең авылы.
Шәкерт - мәдрәсәдә укып йөрүче укучы бала.
Әни - Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклыклы минутларыбызда да без аларның җылы кочагына сыенабыз. Җәннәт –аларның аяк астында, - диеп яза шагыйрьләр.
Мәдрәсә – шәкертләр укый торган, урта белем бирүче мәктәп һәм мөселман дини белем бирүче уку йорты.
Бәдретдин - Табигате белəн шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмəс, масая да белмəс, яхшы белəн яхшы, ə яман белəн алыш-биреше юк – андыйлардан үзен ничектер бөтенлəй читтə тота белə иде.
Тургайлар - “Ә шулай да алар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биегрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!”.
3 станция - “Әкияти утрау”. Укучыларга әсәрдән өзекләр төрле тәртиптә бирелә, ә аларга аны дөрес тәртиптә урнаштырырга кирәк.
1. Иптәшебезнең әнисе үзе йөзен самавыр артына яшерде, үзе безгә чәй ясады.
Без тәбәдән авыз иттек, чәй эчтек тә тордык. Бәдретдин:
– Булмаса, мин сезгә үземнең китапларымны күрсәтим әле,- диде һәм безгә китапларын алып килде. Алар арасында "Бүз егет", "Тутыйнамә", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Каһарман катыйль" кебек әсәрләр бар иде.
– Минем бит әле сезгә, шәкертләр, тагын бер күрсәтәсе нәрсәм бар, – диде Бәдретдин һәм кечкенә генә скрипкә алды. Бу кулдан гына ясалган, буялмаган скрипкә иде.
2. Бәдретдин безнең мәдрәсәдә иң ярлы шәкерт иде. Аңа авылыннан бернинди дә ярдәм килми иде. Бик сирәк кенә аңа әнисе тары ипиен яки май җибәрә иде. Бәдретдин шуны да бик кыенсынып: "Нигә инде бу? Әнкәйгә әйтегез, мин ач түгел, үзеннән өзеп җибәрмәсен!" - дип ала иде. Бәдретдин, бик интегеп, ач булса да, укуын калдырмады. Һәм бик яхшы укый иде ул
3. Юынгач, өйгә кердек. Бәдретдиннең әтисе безне гади генә: "Әйдәгез, шәкертләр!" – дип каршы алды. Өйнең эче дә иске иде. Түрдә зур сәке, ике урындык, бер эскәмия, мич янында бер бүкән тора. Бөтен җиһаз шул иде. Сәкедә диварга терәлеп бар бабай утыра иде. Без күрештек. Әмма ул селкенмәде. Бәдретдиннең әтисе өстәлгә иске кәҗүлле ашъяулык җәйде. Китек, ватык чынаяклар китерде. Ярты ипи, сөт алып килде. Аннары сандык өстенә утырды.
4. Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең әсәре дә юк икән Бәдретдиндә!.. Кайда ул уңайсызлану! Ул әнисенең йөзенә карап уйнады. Аның моңсу, кызганулы, җылы карашында әнисен ярату гына түгел, аны аңлау, юату сизелә иде кебек. Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт булырга тиештер?! Әллә бу шулай бик ямьсез ана белән бик матур бала яки, киресенчә, бик матур ана белән бик ямьсез бала арасында гына буламы икән? Соңгысы, ихтимал, еш очрый торгандыр, әмма беренчесен ишеткән дә, күргән дә юк иде... Минем кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!
5. Менә Ишле авылына якынлаштык. Бәдретдин безне чәй эчәргә чакырды. Без ялындырмадык. Без ялгыз гына торган бер өй каршысында туктадык. Без фәкыйрь кешеләргә керәсебезне белдек. Әмма бу кадәр ярлы хуҗалыкны күрербез дип һич тә көтмәгән идек. Моның хуҗалык дип атар җире дә юк иде. Иске йорт яртылаш җиргә кергән. Салам түбәсе череп, каралып, тирескә әйләнә башлаган. Ишек-тәрәзәләре кыйшайган. Капка юк, койма юк... Ишегалдын кыр үләне баскан. Анда чикерткәләр сикерешәләр. Димәк, бернинди мал юк.
Көтелгән җавап: 2, 5, 3, 1, 4
4 станция - “Алтын каләм”. Укучыларга образлар язылган таблица бирелә, анда төшеп калган сүзләрне укучыларга табып язырга кирәк була.
| Образ | Цитата | Характеристика |
| Бәдретдин | «Табигате белəн шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмəс, масая да белмəс, яхшы белəн яхшы, ə яман белəн алыш-биреше юк – андыйлардан үзен ничектер бөтенлəй читтə тота белə иде» | Ярдәмчел, тәртипле, яхшы күңелле. |
| Бәдретдин | «Никадəр генə ярлы булмасын, ул берəүдəн дə бернəрсə дə сорарга яратмый иде. Гадəттə, шəкертлəр аңардан гел анысын-монысын сорап торалар…» | Уңган, тырыш, эш сөючән |
| Бәдретдин | “...бик ярлы гаилəдə үскəн малай, горур табигатьле, ярдəмчел, бик тырыш, “кешегə бер дə йөк булырга яратмый”, | Әти-əнисенə ихтирамлы, үзен бер дə кызгандырмый, шигырь яза, яңа əдəбият белəн мавыга, скрипка ясавы эшсез тормавын дəлилли. |
| Бәдретдиннең әтисе | “Өйдəн кечерəк буйлы, ак чырайлы, җирəн сакаллы, арык-өшəн генə бер абзый чыкты. Аның өстендə киндер күлмəк, тез башларына зур ямаулар салынган киҗеле ыштан, башында мескен бүрек, аякларында тула оек белəн тузган чабаталар иде”. | Тышкы кыяфәтен сүрәтли |
| Бәдретдиннең бабасы | Ильяс төсле ап-ак сакаллы, ап-ак күлмəк-ыштаннан иде. Бары тик башындагы беленгə əйлəнгəн түбəтəе генə аның күксел-кара иде | Тышкы кыяфәтен сурәтли |
| Бәдретдиннең әнисе | “...табигать тарафыннан кимсетелгəн, ямьсез кыяфəтле, лəкин сабыр холыклы Ана. Ул тапкан бит бу баланы! Ул имезгəн бит аңа күкрəк сөтен! Ул шушы сөлек кебек егетнең əнисе бит! Шəкерт əнисе, гыйлем иясе булачак кешенең əнисе...”. | Характерын сурәтли |
5 стация - “Югалган пазллар”. Укучыларга әсәр буенча 3 пазл бирелә ( 1 нчесе егетләр авылга кайтып баралар – сорау (Егетләр кая юл тота?) (2 нчесе Бәдретдиннең әнисе мич артында качып тора – сорау (Ни өчен әнисе егетләрдән кача?) (3 нчесе егет әнисе өчен скрипкада уйный – сорау (Бәдретдин нинди көй уйный?)
1. Егетләр кая юл тота?
2. Ни өчен Бәдретдиннең әнисе егетләрдән кача?
3. Бәдретдин нинди көй уйный?
Көтелгән җавап: 1) Егетләр укудан соң, Ишле авылына юл тоталар.
2) Бәдретдиннең әнисенең бите ямьсез була һәм ул улын оялдыртмас өчен, чаршау артына качып тора.
3) Бәдретдин әнисенең иң яраткан көен – “Салкын чишмәне” уйный.
Укытучы: Әфәрин укучылар, сез квест уенны тәмамладыгыз барлык биремнәрне дөрес башкардыгыз һәм барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Тылсымчы сезнең ярдәмегез белән кызны коткарды, барыгызга да афәрин. Димәк, матурлык ул тургай кебек матур кошларда, матур күктә, җирдә генә түгел икән. Дөнья киң икән ул, укучылар. Без күрә алмаган күңел матурлыгы дигән төшенчәне дә без күрә белергә тиеш, чөнки ул башка кешеләр күңеленә дә нур чәчә. Ата-аналарыгызга карата ихтирамлы, мәрхәмәтле гамәлләр күбрәк кылсагыз иде, укучылар, аларга көннән көн хөрмәтегез артып торсын.
М
аршут Бите №1