Фән татар теле
Сыйныф 8 рус төркеме
Дәрес темасы. Сан төркемчәләре.
Дәрес максаты.
1. Сан төркемчәләрен, белдерү чараларын, кушымчаларның ялгану үзенчәлеген искә төшерү, ныгыту, тирәнәйтү, сан төркемчәләрен дөрес тәрҗемә итәргә өйрәтү.
2. Алган белемнәрне гамәлдә дөрес, урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.
3. Дөрес сөйләмгә омтылыш, белем алуда эзлеклелек тәрбияләү.
Дәрес тибы: грамматик күнекмәләрне камилләштерү.
Материал. Дәреслек (59-60 нчы битләр).
Җиһазлау. Мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру моменты:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау;
- уңай психологик халәт булдыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
2. Лексик гимнастика
III. Дәрес материалын аңлату.
1. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
2. Сүзлек өстендә эш: яңа лексика белән танышу, сүзләрне дөрес уку, әйтү, тәрҗемәсе белән танышу, сүзлек дәфтәренә язу.
- Яңа сүзләрне кулланып сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.
/Сүзләр экранда күрсәтелә/
Ун тулырга 15 минут – ахыргы пункт – последний пункт
Поездлар йөрү тәртибе - килү вакыты – время прибытия
Китү вакыты - время отбытия бару маршруты – маршрут поездки
3. Дәреслек белән эшләү
- Саннарның төркемчәләре;
- саннарның ясалышы ягыннан төрләре, дөрес язу кагыйдәләре;
- саннарның исем белән кулланылыш үзенчәлеге, рус теленнән аермалы ягы;
- саннарның җөмләдәге функциясе. /Мисаллар белән аңлатуда презентация материалы кулланыла/
11нче күнегү. Диалогларны уку. Бу сөйләшүләр кайда булырга мөмкин? /Җавап бирү барышында җөмләдә сүзләрнең уңай тәртибен куллануга игътибар итәргә, саннарның төркемчәсен билгеләргә/.
12 нче күнегү. Парларда эшләү. 11 нче күнегү үрнәгендә сөйләшү оештыру.
13нче күнегү. Үрнәк буенча вакытны дөрес әйтү. Сәгать макетында вакытны билгеләү, дөрес әйтү күнегүләрен үтәү.
14 нче күнегү. Поездлар йөрү тәртибе (расписаниесе) белән танышу. Үрнәк буенча сөйләү. /Презентация материалы кулланыла/
15 нче күнегү. Ситуацияләр буенча парлап сөйләшү. /Диалогик сөйләмне үстерү, сөйләмдә сан төркемчәләләрен һәм фигыльләрне дөрес куллану максаты өстендә эшләү./
*** Саннар кулланып, үзегез турында сөйләгез (Индивидуаль өстәмә бирем.). /Сөйләм барышында исемнәрнең саннар белән бергә куллану үзенчәлегенә игътибарны юнәлтү, русча җөмләләрдән аермасына басым ясарга, үзең турында иптәшләреңә күбрәк мәгълүмат бирү.
- Икенче укучыдан әле генә чыгыш ясаган укучы турында сөйләтү (кем нәрсә аңлаганлыкны тикшерү)/
IV. Дәрес материалын кабатлау, ныгыту, дәрескә йомгак ясау.
Рефлексия. Рефлексив кабатлау.
– Дәрестә нинди материалны кабатладык?
– Нәрсәләр турында сөйләштек?
– Нинди яңа материал белән таныштык, өйрәндек?
- Дәрескә куелган максатка ирештекме?
- Сезгә дәрес ошадымы?
V. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
VI. Өй эшен аңлату. 1) Саннарның төркемчәләрен, язылышын хәтерләргә. (сүзлек диктантына әзерләнергә)
2) Саннар кулланып, 1 нче төркем: үзегез турында хикәя (автобиография)
2 нче төркем – шәһәргә бәйле текст төзеп языгыз. Дәрестә эшләгән материалга нигезләнергә. (иҗади бирем)
3) Сүзләрне хәтерләргә.