Мияу, мияу, пескәем
(Күктә ай калыккан. Зал бизәлгән. Караватта курчак йоклый. “Әни” булып киенгән бала керә, курчакны кулына ала.)
“Кызыма” (бишек җыры) җырын җырлый. (М.Җәлил сүзләре, Җ.Фәйзи көе)
1 бала:
Ак мамык мендәрнең
Эченә күмелеп,
Ул йоклый, төсенә
Сокланып үләрлек.
Битләре – пар алма,
Миләүшә – керфеге.
Тир белән чыланган
Ефәк чәч бөртеге.
Чү, акрын! Идәнгә
Нык басып йөрмәгез.
Йокласын туйганчы,
Уята күрмәгез.
“Минем әтәчем” җыры (М.Җәлил сүзләре, Җ.Фәйзи көе)
(Күңелле музыка тавышы ишетелә)
“Уяталар” (М.Минһаҗев көе, Р.Вәлиев сүз.) җырына малайлар һәм кызлар башкаруында бию
2 бала:
Бакчабызда бәйрәм бүген,
Бакчам ямьләнгән.
Ерак җирне якын итеп,
Дусларым килгән.
Наилә дә, Рузилә дә,
Гүзәл дә килгән.
Ренат, Илдар, Әмирхан да –
Барысы да килгән.
Бездә бәйрәм икәнлеген
Барысы да белгән.
Ә Марат соң, кая Марат
Никтер килмәгән?
Әһә, ул, йокы чүлмәге, һаман да йоклыйдыр әле.
(“Марат” йоклый. Сәгать басып тора. Җыр рольләргә бүленеп җырлана.)
“Сәгать” җыры (Ф.Әхмәтов көе, М.Җәлил сүзләре)
(“Марат” керә, йокысы туймаган. Аңа Акбай ияргән.)
Марат:
Гафу итегез, соңга калдым шул,
Кинолар карап, бик соң яттым шул.
Тәрбияче:
Дустың белән таныштырмассың микән?
Марат:”Маэмай” шигырен сөйли
“Кыю сугышчылар” уены
“Солдатта булган диләр” җыры (Ш.Маннапов сүз., Г.Нигъмәтҗанов көе)
(Җырлап Песи керә)
Песи:
Сәлам, сәлам, сәлам! Мяу!
Җырларга да мин оста,
Биергә дә мин оста.
Хуҗаларым эшкә кушса -
Мин авыру, мин хаста! (утыра)
(Хуҗабикәнең тавышы ишетелә: Мыраубикә! Мыраубикә! Песи сикереп тора, тәрбияченең артына кача.)
Хуҗабикә :(керә)
Кая китте соң бу чукынмыш песи? Пес-пес-пес! Мырабикәне күрмәдегезме? Әһә – менә ул юньсез песи. (песигә таба килә, тәрбияче аның каршына чыга)
Тәрбияче:
Ни булды? Ник ачуланасыз болай Мыраубикәне? Ул бит әйбәт песи!
Хуҗабикә:
Әйбәт? Карак песи ул!Тыңлагыз сөйлим!
“Карак песи” шигырен сәхнәләштерү
(Өй, хуҗабикә майлы чүлмәкне чоланга утырта. Үзе бәйләп утыра. Чоланда май янында күселәр)
“Күселәр” биюе
(Чыелдашалар, тавышка хуҗабикә йөгереп керә, йоклап яткан песине уята).
Хуҗабикә:
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр.
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә.
Мияу, мияу, пескәем,
Барчы, зинһар, чоланга.
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма.
Песи:
Рәхәтләнеп йоклармын, дигән идем, мяу, хәзер барам.
(Чүлмәк янына бара, җырлый.)
Пескәем, песекәем, дип,
Эндәшә хуҗабикәм.
Тәмле сөт, каймаклар белән
Сыйлый ул һәр кич, иртән.
Дөньяда иң матур песи,
Ул була Мыраубикә.
Дөньяда иң якын кешем –
Ул минем хуҗабикәм.
(“Туган телем” – М.Минһаҗев көе)
(Күселәр башларын тыгып карыйлар да, кире кереп качалар, хуҗабикә керә.)
Хуҗабикә:
Мияу, мияу, пескәем,
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә!
(Песине сыйпый, песи “мяу, мяу” дип, иркәләнеп утыра.Хуҗабикә йокларга ята. Ә песи чүлмәк янында кала. Әзрәк утырга, чүлмәк өстен әз генә ачып, иснәп ала. “Мяу!” дип, ялманып куя. Ошагач, тагын ачып карый. )
Песи:
Әз генә ашап карыйм әле. Тәмле микән? (Тәпиен тыгып, ялап ала.)Мяу! Тәмле! (тагын тыга) Мяу, бигрәк тәмле (ашый торгач, каймакны ашап бетерә). Эх, тәмле булды! (ята, җырлый: “Мин үсәм” көенә)
Мин тәмле каймак ашыйм,
Каймакны бик яратам.
Ашагач, кырын ятып,
Йокларга мин яратам.
(Йоклап китә. Шулвакыт Хуҗабикә керә: идәндәге буш чүлмәкне күрә, йоклап яткан песие уята. Песи сикереп тора, ни булганын аңламый, карап тора.)
Хуҗабикә: (ачуланып)
Мияу, мияу, пескәем,
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап беткәнсең!
(Песи сикереп тора, тәрбияченең артына баса)
Тәрбияче:
Мыраубикә, алай урлашырга ярыймени?
Песи:
Хуҗабикәм, сүз бирәм,
Акмайга бер дә тимәм.
Сүзеңне гел тыңлармын,
Күселәрне тотармын.
Тәрбияче:
Ярар, Мыраубикә, гафу итәрбез, әгәр балалар белән уйнап китсәң.
Уен “Песи һәм тычканнар”
Песи, песи поскан,
Ике күзен кыскан.
Кысса, безне тоталмый,
Тотар иде, җиталмый.
Песи:
Уф, арыдым, сусадым.
Тәрбияче:
Кызлар, песигә су китерегез.
“Су кызлары” биюе
(Песигә су бирәләр)
Тәрбияче:
Тәмлеме, безнең Минзәлә чишмәсенең сулары?
Песи:
Тәмле!
“Чишмә” җыры (М.Җәлил сүзл., Җ.Фәйзи көе)
(Кошлар тавышы ишетелә)
3 бала “Күке” шигырен сөйли
Тәрбияче:
Табышмак әйтәм, тыңлагыз:
Җавабын әйтми калмагыз!
Ак сакаллы кызык бабай
Безгә бәйрәмгә килә.
Капчыктагы бүләкләрен
Һәрбер балага бирә. Ул кем? (кыш бабай)
“Суык бабай” шигыре
Җыр “Кыш бабай” (татар халык көе, Ә.Кари сүзл.)
Тәрбияче:
Суык бабай безгә бүген дә үзенең бүләкләрен җибәргән. (Бүләкләр өләшенә)