СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Милли бәйрәм-Сабантуй!

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Сабантуй-татар халкының борыңгы бәйрәме.Хәзерге вакытта Сабантуе Татарстанда дәүләт бәйрәме статусын алды.

Просмотр содержимого документа
«Милли бәйрәм-Сабантуй!»


Күңелле Сабан туйлары

Үткәрү вакыты: 27нче май, 2016нчы ел, 18.00

Үткәрү урыну: 29нчы мәктәпнең спорт мәйданы

Катнашучылар: микрорайон халкы, чакырылган кунаклар, 29нчы мәктәп укытучылары, укучылары.

Бәйрәм программасы

I

Сабантуйны тантаналы ачу

20 минут

II

Төп өлеш

1сәг.50 минут

1

Пролог

10 минут

2

Концерт номерлары

30 минут

3

Татарча көрәш

1 сәгать

4

Мәйданда уеннар:

30 минут

5

Капчык киеп йөгерү

30 минут

6

Кашыкка йомырка салып йогерү

30 минут

7

Бау тарту

30 минут

8

Стаканга су ташу

30 минут

9

Җептән бүләк кисү

30 минут

10

Чүлмәк вату

30 минут

11

Турникта тартылу

30 минут

12

Катыктан акча алу

30 минут

13

Сикергечтә сикерү

30 минут

14

Мәйданчыкта татарча биюләр, уеннар оештыру

30 минут

15

Батырларны бүләкләү

10 минут

III

Йомгаклау

10 минут


Сабантуйны тантаналы ябу



Бәйрәмнең барышы

Сабантуй буласы мәйданчык бәйрәмчә бизәлә. Озын колгага чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленә. Уеннар оештырыла торган урыннар тиешенчә җиһазландырыла.

18.00 сәгатьтә бәйрәм тамашасы башлана. Музыка яңгырый. Пролог.

Сәхнә артында тавыш:

Нәкь Түбән Кама шәһәрендә бардыр бер мәктәп-29 нчы диләр. Ул мәктәп матур һәм зур: анда төрле милләт укучылары укый диләр. Бик дус яшиләр, җырлар җырлыйлар, белем алалар алар.

Ул мәктәпне, һич онытмыйм, һәр ягы тәртип анда.

Ул мәктәп директоры, укытучылар гел үрнәк булып тора!

(Күренеш урманда бара. Сәхнәдә Шурәле балетыннан музыка уйный башлый. Шүрәле балет бии, музыка әкренәя, Шүрәле туктап кала. Шул вакыт сәхнәгә як-ягына каранып малай килеп керә. Алар бер-берсен күреп гаҗәпләнәләр).

Айдар : Сәлам, дустым Шүрәле! Хәлләрең ничек?

Шүрәле: Яхшы, Айдар, ә син беләсеңме, дустым, ни өчен 2015 нче ел минем күңелемдә онытылмаслык якты эз калдырды?


Айдар: Ничек инде, белмәскә, 2015 нче ел әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән иде. Бу ел кысаларында безнең мәктәптә бик күп чаралар үткәрелде.Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз күп кенә конкурсларда катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.Ә хөрмәтле директорыбыз 2016нчы елда Шакиров Равис Мөҗәһит улы “ Республикабызның иң яхшы директоры” дигән исемгә лаек булды.

Шүрәле: Алай булгач, Равис Мөҗәһитовичны көчле алкышлар белән котлыйк, дуслар! Аңа исәнлек- саулык, яраткан эшендә тагын да зуррак үрләр яулавын телибез!
(Көчле алкышлар!)

Айдар: Ә беләсезме дуслар, Равис Мөҗәһитович укытучылар һәм укучыларга үрнәк булып тора.Мәктәбебезнең кызлар баскетбол командасы Рәсәй күләмендә үткәрелгән баскетбол ярышында 1 урынны яуладылар. Сәхнәгә рәхим итегез кызлар.

(Котлау)

Мәктәбебезнең егетләр баскетбол командасы Рәсәй күләмендә 2 урынны яуладылар.Сәхнәгә рәхим итегез егетләр!

(Котлау)

Шүрәле: Афәрин, дустым! Шулай да, Айдар, нишләп йөрисең әле син минем урманымда? Әллә берәр йомышың бармы?

Айдар: Беләсең килсә, сине бәйрәмгә чакырырга килдем. Бүген 29 нчы мәктәптә Сабантуй бәйрәмен бик зурлап үткәрәләр .

Шүрәле: Ураа! Мин дә бәйрәмгә барам!Бик яратам мин Сабантуй бәйрәмен! Хәзер кунаклар белән кети-кети уйныйм!

(Музыка астында алар бәйрәмгә китәләр.)


3нче В сыйныфы укучылары “Кояшлы ил” җырын башкаралар.

Бәйрәм флешмобы

Сәхнәгә алып баручылар чыгалар.

1Алып баручы:

Һәр таң саен хәерле көн телим

Таңнар туган саен җиремә.

Аяз күкләр телим бөркетләргә,

Һәм иминлек телим илемә.


Хәерле көн телим һәр бөҗәккә.

Кояшлы көн телим илемә.

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Һәм сабырлык телим илемә.

Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, шәһәрдәшләр, укучылар! Без бүген татар халкының олы бәйрәме — Сабантуена җыелдык.

2 Алып баручы: Сабантуй — ул хезмәт, дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Сезне шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Илебезгә, җиребезгә тынычлык, гаиләгезгә иминлек, саулык телибез! Сабантуйга рәхим итегез!

Айдар: Сегодня у нас стартует славный татарский праздник -Сабантуй!

Мы хотим по всей планете

                 С солнцем на рассвете прошагать,

                 В славный праздник Татарстана

                 Мира, счастья, дружбы пожелать!!

1 Алып баручы: Микрорайоныбызның хөрмәтле өлкәннәре, яшь җилкенчәкләре, күркәм бала-чагалары!!!Сезне җәйнең иң ямьле көнендә мәктәбебез мәйданында, халкыбызның милли бәйрәмендә гүзәл Сабантуенда күрүебезгә бик шат!!!

Айдар: Мы чтим древние традиции, сохраняя культурное наследие предков наших. Так же издревле у нас принято почитать старших. Уважаемые гости, мы очень рады видеть вас на нашем празднике!

2 Алып баручы:

Саумы, июнь - Сабантуйлар ае!

Саумы, Сабантуйлы киң мәйдан!

Менә шулай матур яшәгез!- дип,

Җыйдык эле сезне яңадан.

Бәйрәмнәрнең таҗы - Сабантуйлар

Бүләк безгә бөек Ходайдан.

Бу тормышның бөтен матурлыгын,

Хозурлыгын саклый бу мәйдан!


Айдар: Праздник плуга настал!

Праздник плуга ! Он живет на земле так давно.

Чтим традиции древние мудро.

Нам в наследство от предков это дано.

Дорогие друзья! Национальный праздник Сабантуй объявляется открытым!

1 Алып баручы: Милли бәйрәмебез - Сабантуй ачык дип игьлан ителә!

2 Алып баручы: Тәбрикләү өчен сүз җирле үзидарә рәисе Садыйкова Раилә Мөгьтәсим кызына бирелә.

Айдар: Вас приветствует председатель совета местного самоуправления Садыкова Раиля Мугтасимовна.

1 Алып баручы:Бәйрәм белән котлау өчен сүз 29нчы мәктәп директоры Шакиров Равис Мөҗәһит улына бирелә.

2 Алып баручы: Вас приветствует директор средней общеобразовательной школы №29 Шакиров Равис Музагитович.

Айдар: Праздник Сабантуй славится своими гостями. И сегодня на эту сцену мы приглашаем наших многоуважаемых гостей праздника:

Список гостей приглашенных на Сабантуй микрорайона №30

  1. Мустафин Рафис Миннивалиевич (депутат Нижнекамского гор.Совета)

  2. Мустафин Марс Харисович (депутат Нижнекамского гор.Совета)

  3. Мезикова Ильсия Хаматовна (депутат Гос.Совета РТ)

  4. Матюшин Вадим Николаевич (начальник Управления образования НМР РТ)

  5. Буханова Нина Федоровна (депутат Нижнекамского гор.Совета)

  6. Садыкова Раиля Мугтасимовна (председатель СТОС)

  7. Бельский Алексей Владимирович (ООО УК ЖКХ «Стройхимсервис»)

  8. Сабирова Гелюся Мухаметхасановна ( методист УО)

  9. Исмагилова Резеда Раифовна( методист УО)

  10. Мингазов Суфиян Мингазович (старейшина, аксакалов)

  11. Шигапов Зиряк Гилязович (Председатель Совета Старейшин, руководитель Нижнекамского Межрайонного отделения Татарской Республиканской организации "Всероссийское добровольное пожарное общество")

  12. Гатин Махмут Мингалимович (Руководитель ТАТЭМ)

  13. Шаяхметов Рашит Шаяхметович (член Совета, председатель городского Совета ветеранской организации работников народного образования)

14. Галимов Рустам Хаевич (директор завода «Олигомеров» ОАО «НКНХ» )

15. Мешалкин Михаил Генадьевич (председатель профкома завода олигомеров)

16. Телевидение (НТР)

17. Корреспондент газеты “Туган як”

(Слово гостям.)

1 Алып баручы: Рәхмәт сезгә изге сүзләрегез өчен!

2 Алып баручы: Мы благодарим гостей за поздравления.

Курайчылар чыгышы

Иң яхшы пешерүче” конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү

1 Алып баручы:

Хәерле кич, бар дөньяга!

Хәерле кич, туган илем!

Илем - көнем, динем телем,

Сөекле халкым минем!

2 Алып баручы:

Хәерле көн барыгызга,

Олыгызга, кечегезгә,

Бабайларга, әбиләргә,

Газиз әти - әниләргә,

Сөекле җиребезгә!

Айдар:

Нас Отчизна порадила,

Дружба, как гранит крепка.

В этой дружбе наша сила,

Наша дружба на века.


Муз.номер


1 Алып баручы:

Күңелле Сабантуйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.


Без җырлыйбыз Сабантуйда,

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.


2 Алып баручы. Ә хәзер Сабантуй уеннарын башлыйбыз.

Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,
Ватып булырмы икән?
Бүләккә бер чиккән яулык
Алып булырмы икән?

«Чүлмәк вату» уены.

Икегезгә ике капчык,
Ягез әле, тотыгыз.
Сабан туенда ярышып,
Сез дә бүләк алыгыз.

«Капчык белән сугышу» уены.

Менә сиңа сулы чиләк,
Көянтә эл иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил,

Егыла гына күрмә!


Көянтә белән су ташу” уены

Кашык кабып йөгерәм дип

Мактанырга ашыкма!

Ә син менә йөгереп бак,

Күкәй салып кашыкка!


Кашыкка йомырка салып йөгерү”уены

Все понятно без вопросов,

Все вопросы впереди,

Эстафета водоносов,

Водоносы выходи!

Кем тизрәк стаканны тутыра

1 Алып баручы:

Сабантуйда кунагыма - гөлчәчәкләр,

Җимешләре - чәйләренә.

Мин дөньяга гашыйк бер җан-

Җырлап керәм җәйләремә!


2 Алып баручы:

Сабантуе - хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе!

Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,

Бәйрәм итик көн буе!




Айдар:

Пусть в этот день улыбки лишь сияют,

Сладостями будет богата детвора,

Сабантуй здесь каждый почитают,

Он символ солнца, дружбы и добра!

Муз.номер



1 Алып баручы:

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр барыбызда!

Көрәшик тә, узышыйк та,

Сабантуй бүген бездә!



Айдар:

Будем мы соревноваться,

Будем с вами мы играть,

Кто сильнее, кто быстрее,

Сегодня сможем мы узнать.

Желающих приглашаем на игру «Бой горшков»

«Чүлмәк вату»



2 Алып баручы:

Аркан тарту- күмәк көрәш,

Бердәмлек, куәт кирәк.

Батырлык дәгъвалый ирләр,

Аякны җиргә терәп!

Дуслар! Барыгызны да аркан тартышырга чакырабыз!!!



Айдар:

На веселый Сабантуй

Мы позвали всех друзей.

Будем петь и танцевать,

Дружно, весело играть.

Начинаем игру ”Перетягивание каната”

Бау тарту



Айдар: Снова песни зазвучали

Подпевай им и танцуй.

На дворе Народный праздник-

Наш веселый Сабантуй.



Муз.номер



1 Алып баручы:

Эх, Сабантуй бәйрәме!

Җырлыйк, биик, әйдәле!

Көне буе гөрләп торсын,

Сабантуе мәйданы!

Сабан туе, Сабан туе-

Язның данлы бәйрәме!

Хезмәт туе, татар туе-

Алчәчәкләр бәйләме!



2 Алып баручы:

Тырыш халкым! Туган җиргә бирдең,

Маңгай тирен, күңел чаткысын!

Телибез без сезгә теләкләрнең,

Иң изге һәм иң татлысын!





Айдар:

А народ все прибывает

Праздник силу набирает

Просим петь и веселиться

И, конечно же принимать активное участие в играх, которые организованы сегодня для вас, дорогие друзья, и наша очередная игра “Поднятие гири”



Гер күтәрү

Ник безгә дә көрәшмәскә,

Мәйдан тотмаска әле.

Көрәшик, әйдә, бергәләп,

Бүген бит яз бәйрәме.

 

Сабан туенда көрәшеп,

Бил бирмәскә өйрәник.

«Без һәрвакыт әзер!» – дигәч,

Җиңелмәскә өйрәник.

Татарча көрәш “ мәйданына чакырабыз



Тыпыр-тыпыр тыпырдашып

Бергә басыек эле.

Уйнап-көлеп, жырлап-биеп,

Куңел ачыйк әле.


Муз.номер

1 Алып баручы:

Якты йөз, сүрелмәс дәрт белән

Авылдашлар ача күңелен!

Эш сөйгән намуслы халкыма-

Дан димен!

Дан димен!

2 Алып баручы:

Сабантуймы, Сабантуй –

Уеннар туе бит ул,

Тәм-томнар сые бит ул,

Җиңүләр уе бит ул.



НАГРАЖДЕНИЕ СПОРТСМЕНОВ.

Объявление батыра.



1 Алып баручы:

Җирнең бәхетен яклап көрәшә җыр.

Чорыбыз якты, матур чор безнең.

Көтеп алган таңнар колач җәя

Тормышыбыз – үзе җыр безнең.

Хушыгыз, апалар – абыйлар,

Энеләр- сеңелләр!

Дәртле эш утында

Җилкенсен күңелләр.

Айдар:

Отдохнули мы на славу

Победили вы по праву.

Похвал достойны и наград

И мы призы вручаем вам.



2 Алып баручы:

Күңелләргә рәхәт бирдең, Сабантуе!

Рәхмәт, сиңа, рәхмәт, гүзәл Сабантуе!

Бергә-бергә яшәү язсын гомер буе,

Яшә, туган илем! Яшә, Сабантуе!!!



1 Алып баручы:

Күңелләрне рәхәтләндерә, җанга җылы бирә торган Сабантуй узып бара. Күгебез сафлансын, өметләр аклансын, тормышыбыз бүгенге Сабантуе кебек ямьләнсен!



2 Алып баручы:

 Ил - җиребез имин, бала-чагаларыбыз, кардәш-ыру, туган-тумача сау-сәламәт булсын! Табыннар түгәрәк булсын!




Айдар:

Всем спасибо за внимание,

За задор и звонкий смех!

За огонь соревнования,

Обеспечивший успех!

Желаем вам всем здоровья, мира, счастья и добра!

До новых встреч, друзья!



















Подготовили:

Сахабиева Л.Р.

Ханафиева Л.Ф.






















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!