Милли традицияләр аша укучыларга милли тәрбия бирү
Камалтдинова Зәлия Мәхасим кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Милли традицияләр аша укучыларга милли тәрбия бирү
Мәктәбебез күпмилләтле. Без,укучыларга белем бирү белән беррәттән, милли тәрбия бирүне гамәлгә ашырабыз, милли үзаңны үстерү юнәлешендә максатчан эш алып барабыз. Баланы үз милләтенең лаеклы вәкиле һәм камил шәхес буларак тәрбияләү өчен, аңа туган телен өйрәнү генә аз.Аның өчен тел милли гореф-гадәтләрне аңга сеңдерү, саклау, киләчәк буыннарга тапшыру чарасына әверелергә тиеш.
Милли тәрбиянең нигезе:
-укучыларга туган телне өйрәтү;
-әдәбиятны, әдәбият аша милли мәдәниятне өйрәтү;
- гореф-гадәтләргә, тарихи үткәннәргә карата кызыксыну уяту,рухи мирасны өйрәнү, белү, саклау;
-сыйныфтан тыш тәрбия чаралары ярдәмендә балаларда үз милләтенә хас уңай сыйфатлар тәрбияләү; милли мохит тудыру;
- ата-аналар һәм гаилә белән берлектә уртак максатка юнәлтелгән бердәм тәрбия эше алып бару.
Укучыларга милли белем һәм тәрбия бирүдә әдәбият дәресләре алдынгы урында тора. Бигрәк тә рус телле укучыларны ничек кызыксындырырга соң?
Бистәбездә авылдашыбыз Фазыл Вәлиәхмәт оештырган Һади Атласи исемендәге татар китаплары музее бар. Анда 6 меңгә якын татар китабы саклана.Уку елының башыннан ук һәр яңа сыйныф белән экскурсиягә барабыз, рус телле укучылар чын татар дөньясы белән таныша, андагы кечкенә китапчыклардан алып зур томнарга кадәр сакланган элекке китапларны үз күзләре белән күрә.Әдәбият дәресләрендә дә шул китапларны укыйбыз. Татар китапханәсе рус балаларын татар әдәбияты белән кызыксындыру чарасы булып тора.
ФГОС таләпләрендә җирле төбәкне өйрәнү, материалларын куллану- милли белем һәм тәрбия бирүдә бик әһәмиятле. Татарны бөтен дөньяга таныткан герой- шагыйрь Муса Җәлил иҗатын әдәбият дәресләрендә өйрәнгәндә, аның белән бергә әсирлектә булган якташларыбыз турында мәгълүматларны эзләү һәм тикшеренү эшләре алып бардык. Өч авылдашыбызның чын җәлилчеләр булуын расладык . Бу – безнең һәм безнең балаларыбыз өчен зур горурлык. Аларның исемен мәңгеләштереп, авылыбызда һәйкәл калкып чыкты.
Һәр ел саен мәктәбебездә белем алучы татар,рус һәм башка милләт балалары тарихчы Борһанов җитәкчелегендә казылма эшләре алып баралар, Карабаш төбәген өйрәнәләр. Әлбәттә, монда да әдәбият дәресләре ярдәмгә килә. Әдәбиятта өйрәнгән белемнәрне тагы да камилләштереп, табылдыклар турында горурланып сөйлиләр, әти-әниләрен дә сөендерәләр. Менә шулай төрле милләт балалары бергәләп эшләп, дуслашалар, үз исемнәрен татар һәм республика тарихына кертеп калдыралар.
Мәктәбебездә укучыларга милли белем һәм тәрбия бирүдә тагын бер юнәлешләрнең берсе –предметара бәйләнеш. Татар әдәбиятының рус теле һәм әдәбияты, тарих һәм җәмгыять белеме, хисап һәм астрономия, физика предметлары белән бәйләнешләре мөһимнәрдән санала.Бергә төрле проектлар эшләнде һәм олимпиада, бәйгеләрдә зур җиңүләргә ирешелде.
Милли рухлы шәхес тәрбияләүдә театрның да роле зур. Театр – сәнгатьнең бер төре. Ул үзенә әдәбият, музыка, бию, сынлы сәнгатьне берләштерә. Безнең мәктәптә “Күңелле сәхнә” түгәрәге эшләп килә. Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче буларак үсәчәк. Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый белүче генә башка милләт вәкилләрен, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә.
Әдәбият – сәнгатьнең бер төре. Сәнгать әйберләре аша балаларга милли тәрбия бирүнең төрле юллары бар. Рус телле укучылар өчен төзелгән татар әдәбияты дәреслекләрендә татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, киемнәре, милли бизәкләре аерым темаларда өйрәнелә. Әдәбият дәресләрендә алган белемнәрне камилләштерү максатыннан, мәктәбебезнең технология укытучысы Цокур Р.М. кызы оештырган “Оста куллар” түгәрәгенең даны еракларга таралган. Түгәрәккә йөрүчеләр һәр чорда яшәгән татар халкының рухи хәзинәсе белән якыннан танышалар, үз куллары белән милли киемнәрне тегәләр, чигәләр, бизиләр һәм күргәзмәләр оештыралар. Менә шулай, мәктәбебездәге төрле чаралар укучыларга милли белем һәм тәрбия бирүгә мөмкинчелек бирә. Киләчәктә дә без аны дәвам итәрбез. Мәктәбебездә эшләгән “Оста куллар” түгәрәгенең эшләре дә моның ачык мисалы.
Мәктәбебездә укучыларга милли белем һәм тәрбия бирүдә тагын бер юнәлешләрнең берсе – балавыз сыннар тудыру проекты. Рус телле балаларга әдәбият укыту программасында татар һәм башка милләт халыкларының күренекле шәхесләре турында да белем бирелә. Татар әдәбиятының рус теле һәм әдәбияты, тарих һәм җәмгыять белеме, хисап һәм астрономия, физика предметлары белән бәйләнешләре мөһимнәрдән санала. Халыкчанлык идеясен яклаучы безнең олуг мәгърифәтчебез Каюм Насыйри,Шиһабетдин Мәрҗани, бөек шагыйребез Габдулла Тукай – безнең күренекле шәхесләребез. Аларның балавыз сыннарын тудырып , исемнәрен үз күңелләребездә мәңге саклыйбыз.
Менә шулай, мәктәбебездәге төрле чаралар укучыларга милли белем һәм тәрбия бирүгә мөмкинчелек бирә. Киләчәктә дә без аны дәвам итәрбез.
Әйе, киләчәгебез – балаларда. Халкыбызның күркәм гадәтләрен, матур сыйфатларын, рухи хәзинәләрен буыннан-буынга тапшыру – мөгаллимнәр алдында торган зур бурычларның берсе. Шуңа без укучыларга татар телен, халкыбызның тарихын, әдәбиятын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен өйрәтүне максат итеп куеп эшлибез.