1. Рус телле балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, уен технологиясе, тикшеренү-эзләнү методы аша
укучыларның иҗади сәләтләренең ачылуына этәргеч ясау.
2. Логик фикер йөртүне үстерү; язма һәм сөйләм телен үстерү; диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.
3. Шәхси гигиенага игътибарлы булырга өйрәтү
| Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Укучының универсаль уку эшчәнлеге (УУГ) |
| 1.Оештыру моменты | Максат: Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. | Дәрескә игътибарлы булу. | Шәхескә караган УУГ(белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру) Регулятив УУГ(эшчәнлек өчен эш урыны булдыру) |
| - Исәнмесез, укучылар! - Утырыгыз. Кешеләргә бер елмаю җитә, ул елмаю булса йөрәктән. Күрәсезме, кояш ничек елмаеп карый сезгә. Әйдәгез, без дә бер-беребезне елмаеп сәламлик. Укучылар, бүген безнед дәрестә кунаклар да бар. Әйдәгез аларга да борылып елмаябыз. - Күтәренке кәеф белән бүгенге дәресебезне башлыйбыз. | |
| 2. Белемне актуальләштерү | Максат: яңа темага килү | | Коммуникатив УУГ(үз фикереңне әйтү ). Регулятив УУГ (укытучы ярдәме белән уку проблемасын табу һәм формалаштыру) |
Укучылар, өстәлдә конвертлар бар.1нче конвертны ачыгыз! Анда рәсемнәр бар. Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Дөрес. Бер сүз белән ничек атап була? Укучылар, ә сез чисталыкны яратасызмы? Димәк, без бүген сезнең белән “Мин чисталык яратам” темасына керәбез. | Укучылар өстәлдән конвертларны алалар. |
| 3. проблема куеп, яңа белемгә чыгу. | Максат: . Алган белемнәргә таянып, нәтиҗәләр чыгару. | | Логк УУГ. (объектларны чагыштыру, төркемләү өчен нигез һәм критерийлар сайлый белү;) Танып белү УУГ (Гомму уку универсаль гамәлләре) укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү; уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау; Регулятив универсаль уку гамәлләре: |
| -Укучылар, тактага карагыз әле. Бу нәрсә? - Хәзер шул сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәрләргә язып куегыз. - Сөлге нинди? Сабын нинди? Тарак нинди? Теш щеткасы нинди? Тикшерү( кара каршы утырган укучы белән алмашынып тикшерәләр) Индивидуаль эш. Тикшерү (янында утырган укучы белән дәфтәрләрне алмаштырып тикшерү) | (дәфтәрләрне ачып число, сыйныф эшен, сүзләрне язалар) (Индивидуаль эш) Укучылар басалар. Физик күнегүләр эшлиләр. Җөмләләрне күчереп язалар. |
| 4. Ныгыту. | Максат: алган белемнәрне практикада куллану. | | ЛогикУУГ, Коммуникатив УУГ әңгәмәдәшнең тәртибенә җитәкчелек итү; үз фикереңне тулы һәм төгә итеп әйтә белү. |
| Видео карау. Слайдта пычрак малай рәсеме чыга. - укучылар, безгә кунакка бер малай килде. Ул нинди? - Аңа нишләргә кирәк? -Аның өчен безгә нәрсәләр кирәк? - Дөрес. Хәзер без сезнең белән кибеткә барып кайтабыз. (укучылар диалог коралар) (видео карыйлар) - Кемне күрдек? - Ул нишләде? Төркемнәрдә эш | |
| 5. Йомгаклау | Макс-ат: Теманы үзләштерүне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя бирү. | | Танып белү УУГ(белемнәрне структуралау, ягъни тәртипкә салу;) |
| -Укучылар, без дәрестә нишләдек? | Мы научились правильно произносить, писать слова на тему “Мин чисталык яратам”. Так же вспомнили цвета. |
| 6 Өй эшен бирү | “Чисталык” турында өч мәкаль язып килергә | | |
| 7. Рефлексия | Укучылар , әгәр сезгә дәрес ошаса, елмайган смайликны күтәрегез. Аңлап бетермәсәгез, урта смайликны күтәрегез. Һәм күңелсез смайликны, әгәр аңламсагыз. Шуның белән дәрес тәмам. Сау булыгыз! | Укучылар смайликлар күтәрәләр. | Регулятив УУГ: эш сыйфатына бәя бирә белү уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү. |