Тема. Минем дүрт аяклы дустым. Р. Мингалимның “Дөньяда бер эт бар иде”шигыре
Максат. 1) Р. Мингалимның “Дөньяда бер эт бар иде”шигыре
шигыре буенча сәнгатьле, дөрес уку күнекмәләрен булдыру.
2) Телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү.
3)Этләргә карата кызыксыну һәм сакчыл караш уяту өчен
җирлек тудыру.
Җиһазлау. Презентацияләр, укытучылар өчен методик
кулланма, дәреслек “Күңелле татар теле”,
4 сыйныф.
Дәрес барышы
I. Оештыру.
а) исәнләшү
1)Укучылар белән исәнләшү. Психологик уңай халәт тудыру.
-Чылтыр-чылтыр кыңгырау
Чакыра безне дәрескә
Без аны ишетәбез
Һәм дәрескә керешәбез.
2) Укучыларны актив эшкә тарту өчен сораулар бирү.
-Бүген ничәсе? (Бүген.... )
-Бүген атнаның нинди көне?(.......)
-Хәзер нинди ел фасылы?()
-Дәрестә кем юк?(Дәрестә Аня һәм Оля юк)
-Алар авырыйлармы?(Әйе,алар авырыйлар)
-Яхшы, молодцы.
б)өй эшен тикшерү
II. Актуальләштерү.
фонетик зарядка
Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән фонетик зарядка ясап алыйк.
([а]- ана, апа, алма)
([w]-авыз, авыл, вакыт)
([қ]-калын, кавын, карбыз)
([ә]-әни, мәктәп, әби)
Ә хәзер тактадагы сүзләрне дөрес итеп, бергәләп укыйк әле. (дәреслекнең 36 нчы бит, 1 нче күнегү, бу сүзләр тактага языла).
III. Яңа тема өстендә эш.
1) Вспомним загадку и попробуем его отгадать: Табышмак әйтү һәм җавабын табу.
Кешенең дусты, йортның сакчысы.
-Нәрсә дип уйлыйсыз укучылар?
-Эт.
-Әйе, бик дөрес. Димәк, укучылар сез ничек уйлыйсыз без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
-Этләр....
Итак, ребята, о чём же мы сегодня будем разговаривать?
-Әйе, бик дөрес. Бүген без сезнең белән Рөстәм Мингалимның “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре белән танышырбыз, яңа сүзләр өйрәнербез, өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә кулланырбыз. Сегодня мы с вами познакомимся со стихотворением, которое называется “Дөньяда бер эт бар иде”.
3) -Балалар, Р.Мингалим кем соң ул?
-Дөрес, Р. Мингалим балалар язучысы, драматург ( детский писатель, драматург).
- Ул балалар өчен бик күп шигырьләр язган, шундый шигырьләрнең берсе Р. Мингалимның “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре.Шигырьне укыганчы яңа сүзләр белән танышып китик.
4) Сүзлек эше.
Бар иде-была
Шәһәр чите-окраина города
Дөньяда-в мире
Бер мәлне-однажды
Тап-пятно
Адаштырды-оставил блуждать
Чак кына-маленькое
Төш-сон
5) Шигырь өстендә эш.
-Укучылар, мин хәзер шигырьне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Укыйм тыңлагыз.
а)Укытучының укуы.
б) Укучыларның мөстәкыйль укуы.
в) Тәрҗемә итү.
г)Сорауга җавап (Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?)
Эт нинди?
Маңгаенда нинди тап бар?
Хуҗасы кем?
Ничек тәрбияли?
Бервакыт хуҗасы нишли?
Шуннан соң хуҗасы нәрсә күрә?
Малай яхшы эшләдеме?
д) Укучылардан укыту (5 укучы).
IV. Физкультминутка.
Җил исә, исә-исә,
Агачларны селкетә.
Җил тына-тына, тына,
Агачлар үсә, үсә.
V. Өйрәнелгән текст буенча күнегүләр булдыру.
а) Аңлап (җавап бирү)
6 нчы күнегү, 38 нче бит-телдән
Найди в стихотворении предложения, где говорится:
О внешнем виде собаки;
О положительном отношении мальчика к собаке
Об изменении отношения мальчика к собаке.
б) Ситуативкүнегүләр.
Спроси у друга:
Ты любишь собак?
Ты любишь кошек?
У тебя есть собака?
У тебя ксть кошка?
Как его(её) зовут?
в)Парларда эшләү.
36 нчы бит, 3 нче күнегү
VII. Йомгаклау.
–Укучылар, без бүген дәрестә нинди шигырь белән таныштык?
- “Дөньяда бер эт бар иде” шигырен кем язган?
- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
- Хайваннарны рәнҗетергә (обижать) ярыймы?
- Ә сезнең этләрегез бармы? Сез аларны яратасызмы?
- Шигырь сезгә ошадымы?
VI. Өй эше бирү. Билгеләр кую
39 нчы бит 7 нче күнегү письменно