СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Минем гаиләм" темасына белем бирү эшчәнлеге

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Балаларның гаилә, аның әгъзалары турындагы күзаллауларын тирәнәйтү.  

Просмотр содержимого документа
«"Минем гаиләм" темасына белем бирү эшчәнлеге»

4-5 яшьлек балалар өчен:

Максат: Балаларның гаилә, аның әгъзалары турындагы күзаллауларын тирәнәйтү.

Бурычлар:

  • балаларда туганлык, хөрмәт, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү;

  • балаларның сөйләм телләрен үстерү.

Материал: “Минем гаиләм” дигән рәсемнәр, дидактик уен “Кем нәрсә эшли”, пазл “Баланың әнисен тап”, “Минем гаиләм” дигән бармак уены, табышмаклар язылган карточка

Тәрбияче: Балалар безгә кунаклар килгән исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә түгәрәккә басарга тәкъдим итәм. Ә хәзер, әйдәгез, учларыбызны җылытыйк әле. Шул җылылыкны дусларыбызга өләшик һәм бер-беребезгә елмаеп «Хәерле иртә!» телик. Балалар, сез шундый акыллы, ягымлы балалар икәнсез. Мин моңа бик шат. Мондый балалар белән аралашырга да күңелле. Балалар, мин сезгә әкияткә кунакка барырга тәкъдим итәм. Барабызмы? (Балаларның җаваплары)

-Ә нинди әкияткә икәнлеген белер өчен табышмакның җавабын табарга кирәк.

Түгәрәк – ай түгел,

Сары – май түгел,

Койрыгы бар – тычкан түгел.

Бу нәрсә икән? (Шалкан)

- Балалар, ә сез бу әкиятне беләсезме соң? Ул нәрсә турында? (Балаларның җаваплары)

- Әкият бик тату гаилә турында. Гаилә әгъзаларын санагыз әле (Бабай, Әби, Кыз, Акбай, Песи, Тычкан)

- Балалар, ә нәрсә соң ул гаилә? (Балаларның җаваплары)

- Балалар, гаилә ул – кеше тормышында иң кадерле нәрсә. Гаилә әгъзалары бер-берсен яраталар, бер-берсе турында кайгырталар. Менә безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай да «Безнең гаилә» дигән бик матур шигырь язган. Хәзер безгә Зилә матур итеп сөйләп тә күрсәтер.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи — 
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул, 
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.


- Балалар, ә бу гаиләдә кемнәр бар? Алар бергә нишлиләр? (Балаларның җаваплары)

- Балалар, ә хәзер әкиятебезгә кунакка барыйкмы инде? (Балаларның җаваплары)

- Ә безгә тылсымлы таяк ярдәм итәр. Менә без килеп тә җиттек. Балалар, кунакка килгәч нишләргә кирәк? (Балаларның җаваплары)

- Балалар, Шалкан белән исәнләшик әле. Ул сезгә үзен үстергән гаилә турында әкият сөйләргә тели. Әйдәгез, тыңлыйк әле үзен.

Шалкан:Бабай шалкан чәчкән. Шалкан көн үскән, төн үскән, бик зур булган. Бабай шалканны йолкырга керешкән. Тарта, тарта – шалкан чыкмый. Бабай, шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине дә чакырган.

Әби әйткән: Мин сиңа булышам, ләкин минем балаларда нинди рәсемнәр икәнен беләсем килә.

-Балалар, әбигә нинди рәсемнәр икәнен сөйләп күрсәтәбезме?(Балаларның җаваплары) Кемнең үз гаиләсе турында сөйлисе килә. (теләгән балалар сөйлиләр)

- Балалар, әкиятнең дәвамын тыңлыйк.

Шалкан:Әби - бабайга, бабай шалканга тотынган. Әй тарталар, әй тарталар – шалкан һаман чыкмый. Әби булышырга кызын чакырган.

Кыз әйткән: Мин сезгә булышам, ә аннан соң балалар белән уйныйм.

-Балалар, Кыз сезгә «Кем нәрсә эшли?» дигән уен тәкъдим итә бергәләп уйныйбызмы? (Балаларның җаваплары)

- Балалар, бөтен кеше дә эшли. Ә сез өйдәгеләргә булышасызмы соң? (Балаларның җаваплары). Ничек булышканыгызны тикшереп карыйк әле.

Без инде хәзер зурлар

(аяк очларына басып кулларын күтәрәләр).

Күп эшли безнең куллар

(кулларын алга сузалар).

Без идән дә юабыз

(идән юу хәрәкәтен күрсәтәләр),

Һәм керләр дә уабыз

(куллар белән кер уу хәрәкәте ясыйлар).

Тиздән үсеп җитәрбез

(аяк очларына басалар),

Шунда эшкә китәрбез

(атлау хәрәкәтләре ясыйлар).


Афәрин, балалар, сез әниләрегезгә булышасыз икән, уңган балалар икәнсез. Ә хәзер Шалканны тыңлыйк.

Шалкан: Кыз - әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынган. Әй тарталар, әй тарталар – шалкан чыкмый да чыкмый. Кыз шалканны тартышырга Акбайны чакырган.

Акбай әйткән: Мин булышам, ләкин башта нәни йорт хайваннарына әниләрен табарга ярдәм итәргә кирәк, чөнки алар адашканнар һәм кая барырга да белмиләр.

- Балалар, без дә Акбайга булышабызмы? (Балаларның җаваплары)

- Күрәсезме, балалар, нәниләребез ничек шатланалар. Алар ни өчен шатланалар дип уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары)

- Әйе, балалар, алар әниләрен, үзләренең гаиләләрен таптылар. Ә гаиләдә аларны яраталар һәм саклыйлар.Балалар, без Акбайга да, нәни йорт хайваннарына да булыштык. Ә хәзер әкиятнең дәвамын тыңлыйк.

Шалкан: Акбай - кызга, кыз - әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынган. Әй тарталар, әй тарталар – шалкан чыкмый да чыкмый. Акбай ярдәмгә песине чакырган.

Песи әйткән: Ә минем уйныйсым килә.

-Балалар, песинең сезнең белән уйныйсы килә икән. Әйдәгез, бармак уены уйнап алабызмы?

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – мин,

Ә бу минем гаиләм.

Тәрбияче: Менә уйнап та алдык, ә хәзер шалканны тыңлыйк инде.

Шалкан: Песи – Акбайга, Акбай – кызга, кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынган. Әй тарталар, тарталар – шалкан һаман чыкмый. Песи тычканны чакырган.

-Балалар, тычкан буш кул белән килмәгән. Ул табышмаклар алып килгән. Мин сезгә табышмакларны укыйм, ә сезгә җавапларын табарга кирәк.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул. (Әби)


Ул бик күпне күргән, сугышта да булган ул.

Йөзе нурлы айдай… Кем дисезме? Ул минем (Бабай).


Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә!

Иң – иң батыр кеше ул, минем (Әти), әлбәттә!



Мин аны бик сагындым, күңелем әрни, уйлый әллә ни.

Кем соң аны белми? Ул бит минем (Әни).

Шалкан: Әй тарталар, әй тарталар. Бергәләшеп тарта торгач, шалканны тартып та чыгарганнар. Шуның белән әкият тә тәмам.

- Балалар, сез ничек уйлыйсыз, шалканны ни өчен тартып чыгара алдылар икән? (Балаларның җаваплары)

- Бик дөрес, балалар. Алар бик тату гаилә. Бергә-бергә эшләгәндә бөтен нәрсәне дә җиңеп була. Менә сезнең барыгызның гаиләләре бар. Сез гаиләгездә яшәүчеләргә нәрсәләр теләр идегез?

- Гаиләдәге барлык кешеләрне дә яратырга, хөрмәт итәргә кирәк, чөнки алар безгә бик кирәк.

- Балалар, әкиятебез тәмамланды, бакчабызга кире кайтырга вакыт җитте. Шалкан белән саубуллашыйк инде.

Балалар: Сау бул, Шалкан!

Тәрбияче: Ә бакчабызга кайтырга безгә тылсымлы таяк ярдәм итәр.

- Балалар без бүген нишләдек?

- Сезгә нәрсә күбрәк ошады?

- Балалар, кунакларыбыз белән саубуллашыйк әле.

Балалар: Сау булыгыз!