СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Минем яраткан ризыгым. 5 сыйныф

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Минем яраткан ризыгым" / "Моё любимое блюдо" план урока по родному языку (татарский язык) для учащихся 5 класса (урок повторение, урок развития речи).

Просмотр содержимого документа
«Минем яраткан ризыгым. 5 сыйныф»

Технологик карта

Дәрес №

Сыйныф: 5 Дата _____________202____

Предмет Туган тел (Татар теле)

Тема: Минем яраткан ризыгым /Мое любимое блюдо.

Максатлар: дәрес материалын аңлату, “яраткан ризык” терминнарына аңлатма бирү, өйрәнелгән темага сөйләшү, лексиканы кабатлау; җөмләләрне дөрес тәртиптә төзү, алган белемнәрне гамәлдә дөрес, урынлы куллану.

Дәрес тибы. Кабатлау дәресе (сөйләм телен үстерү дәресе)

УМК. Татар теле. 5 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2017

Ресурслар. Дәреслек, экран, ноутбук, презентация материалы.


Көтелгән нәтиҗәләр:


Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

Укучыларга тема буенча беренчел мәгълүмат бирү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

Татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле аңлап уку, сөйләм эшчәнлеге төрләрен камилләштерү.

Аңлап укый белү, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту

Татар телендә сөйләшүгә кызыксыну уяту, татарча дөрес сөйләм тәҗрибәсе булдыру һәм сөйләм зәвыгы тәрбияләү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру.



Дәрес барышы


Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1) Мотивация этабы. - Этап мотивации (самоопределения) к учебной деятельности.

- Исәнләшү

Исәнләшү;

- Укучыларны барлау.

- дежур доклады

- Уңай психологик халәт булдыру.

Хәлләр сорашу

2) Актуальләштерү этабы. - Этап актуализации и фиксирования индивидуального затруднения в пробном действии.

- Өй эшен тикшерү

Тема буенча сүзләрне кабатлау

Өй эшен тикшерәләр, укучылар җавап бирәләр. Хикәя фигыльләрнең зат белән төрләнеше турында сөйлиләр

Хикәя фигыльләрне зат-санда төрләндерәләр.

3) Этап выявления места и причины затруднения

- Уку мәсьәләсен кую

- Дәреснең темасын ачыклау

Дәрес темасын фаразлау, дәрестә күтәреләчәк сорауларны ачыклау

Дәрескә укучылар белән бергәләп максатлар кую.

Үз фикереңне ачык, аңлаешлы итеп җиткерү

4) Этап построения проекта выхода из затруднения.

Минем яраткан ризыгым /Мое любимое блюдо.

- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

- Дәрес материалы белән таныштыру.


Укытучы сөйләвен тыңлыйлар, әңгәмәдә катнашалар.

Дәреслек белән эшләү. 12 нче күнегү (презентация материалы белән танышу)

Текстны укыйлар, эчтәлекне искә төшерәләр.

5) Төзелгән проектны реализацияләү этабы - Этап реализации построенного проекта.

Минем яраткан ризыгым” темасы өстендә эшләү

- Сыйфатларны кабатлау; сыйфат ясагыч -лы/-ле, -сыз/-сез кушымчаларын искә төшерү, аларны кулланып, яңа сүзләр ясау күнекмәләре

(Презентация материалы белән танышу)

Дәреслектәге күнегүләрне эшләү. 1 нче күнегү, 86 бит.

2 нче күнегү, 87 нче бит.

Сүзләрне искә төшерәләр, кабатлыйлар

- яңа сүзләр белән танышалар: укыйлар, кабатлыйлар, тәрҗемәсе белән танышалар, сүзлек дәфтәренә язалар

Презентация буенча эш, татар халык ашларының исемнәрен искә төшерү

1 нче күнегүдәге кирәкле сүзләрне куеп, сорауларга җавап бирәләр Әңгәмәдә катнашалар.

6) Белемне беренчел ныгыту этабы - Этап первичного закрепления с проговариванием во внешней речи.

3 нче күнегү, 87 нче бит: сорауларга җавап бирәләр: дөрес тәрҗемәне табып укыйлар. Парларда эшлиләр

Сүзләрне укыйлар, дөрес тәрҗемәне табып әйтәләр, бер-берсенең сорауларына җавап бирәләр, үз фикерләрен әйтәләр (арларда эшлиләр, диалогик сөйләмне камилләштерәләр)

7) Мөстәкыйль эшләү этабы - Этап самостоятельной работы с самопроверкой по эталону.

4 нче күнегү, 87 нче бит: Бирелгән ситуацияләр буенча сорау җөмләләр төзиләр. Җөмләләрдә сүзләрнең дөрес тәртибен искә төшерү, җөмләләр төзү ысулларын кабатлау

6 нчы күнегү. 88 нче бит. “Минем яраткан ризыгым” темасына сөйләшү

Бирелгән ситуацияләр буенча сорау җөмләләр төзиләр. Җөмләләрдә сүзләрнең дөрес тәртибен искә төшерәләр, җөмләләрнең вариантларын табалар

“Минем яраткан ризыгым” темасына үзара сөйләшәләр, диалогик, монологик сөйләмгә чыгалар

8) Этап включения в систему знаний и повторения

5 нче күнегү, 88 нче бит: 1) Бирелгән ситуацияләр буенча сорау җөмләләр төзиләр, сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен искә төшерәләр

7 нче күнегү, 88 нче бит: рәсемнәр буенча җөмләләр төзү, ризык исемнәрен атау, үзара сөйләшү. Парларда эшлиләр, мини диалог төзиләр.

- Күнегү биремен үтиләр


- Мини диалог төзиләр, үзара сөйләшәләр, (парлап эшлиләр, диалогик сөйләмне үстерәләр)

Дәрес материалын кабатлау, өйрәнелгән материалны искә төшерү, “Ипи ничек пешә?” темасына кечкенә текст төзиләр (төркемнәрдә эшлиләр: 1) рәсемле текст, 2) сүзле текст, 3) катнаш текст)

Үзләре төзегән “Ипи ничек пешә?” текстын текстын укыйлар, сөйләп карыйлар, фикер алышалар; текстларга бәя бирәләр.

- Өйрәнелгән материалны кыскача сөйләү

Күтәрелгән проблемаларга тукталалар

- Укучыларның материалны үзләштерү-үзләштермәү дәрәҗәсен билгеләү

Сорауларга җавап бирәләр.

- Нәрсә белдем, нинди яңа материал белән таныштык?

- укучыларның җавабын тыңлыйлар

9) Рефлексия этабы. --- Этап рефлексии учебной деятельности.

- Дәрескә куелган максатка ирештекме?

- Укучыларның сорауларына җавап бирү.

- куелган сорауларга җавап бирәләр

- үзләрен кызыксындырган, яки эш барышында аларда туган сорауларын әйтәләр

2. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.

Үзбәя.

3. Өй эшен аңлату

1. Сүзләрне хәтерләргә.

2. 6 нчы күнегү, 88 нче бит. Үзегез төзегән “Минем яраткан ризыгым” текстының кыскача эчтәлеген сөйләргә.

3. Яраткан ризыгыңның макетын ясарга (тозлы камырдан) (ирекле бирем)