Татарстан Республикасы Мамадыш районы
Катмыш урта гомуми белем мәктәбе.
”Минем ерак бабамның сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда тормышы”
дигән темага эзләнү эше.
Үтәде:
Миннегалиева Фирүзә Фәнил кызы
Җитәкче: Гизатулина Зөлфия Рашид кызы
Катмыш авылы 2015 ел
Эчтәлек:
Кереш.
Эзләнү эшенең бурычлары һәм максатлары.
Эзләнү алымнары.
Төп өлеш.”Минем ерак бабамның сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда тормышы”
Йомгаклау.
Файдаланылган әдәбият
Кереш.
“Бөек Ватан сугышы”дип аталып,тарихка кереп калган сугыш үзенең аяусызлыгы һәм миллионнарча корбаннары белән башка сугышлардан аерылып тора.Фашистлар Германиясенең “яшен тизлегендә” Советлар Союзын басып алып,халыкны коллыкка төшерәбез дип тыныч кына яшәп яткан илгә бәреп керүе,совет халкының кискен каршылыгына очрап,озак елларга сузыла.Бары тик дүрт елдан соң гына немец фашистлары үз илләрендә тар - мар ителә.
Сугыш...Мин,сугышның ни икәнен белмәүче кыз,бу сүзне әйтү белән үк,бөтен тәнем чымырдап куя. Бу сүз – минем өчен иң куркыныч сүз..Сугыш..Безнең илнең тарихында күп сугышлар булган.Ләкин,иң куркыныч,иң дәһшәтле,иң рәхимсез сугыш – Бөек Ватан сугышы булгандыр..
Сугыш михнәтләре ми нем туган авылым Катмышны да читләтеп узмаган,әлбәттә.Аның беренче көненнән үк авыл халкы,баһадирдай ир -егетләрен,фронтка озата башлый.
Әйе,1941 елның июненнән башлап,бабаларын,әтиләрен,абыйларын,улларын,энеләрен,оныкларын зар елап сугыш кырына озата Катмыш халкы.Пимәргә баручы тузанлы юлдан Бурсык почмагына кадәр ияреп менәләр дә күздән югалганчы кул болгап озатып калалар солдатка алынучыларны туганнары.Бары тик бер генә теләк:авылга исән- имин кайтыгыз!Катмыш халкы әнә шундый теләк белән 174 ир-егетне сугышка озата.Тик киткәннәрнең барысы да туган авылына исән- имин әйләнеп кайта алмый шул.88 кеше чит җирләрдә ятып кала.Пимәр юлының тузанлы туфрагы-алар атлап узган соңгы туган җир туфрагы була.Бары тик 85 авылдашыбыз гына авылга исән –сау әйләнеп кайталар....
Минем эзләнү- тикшерү эшемнең максаты: Бөек Ватан сугышы турында,ул еллардагы авылым тарихы,кешеләре турында күбрәк мәгълүмат белү.Дәү әниемнең әтисе- ерак бабамның тормышын өйрәнү.
Шушы максаттан чыгып,мин үземә мондый бурычлар куйдым:
1.Бөек Ватан сугышы турында күбрәк өйрәнү.
2.Дәү әниемнән ерак бабам турында сөйләтү.
3.Гаилә архивындагы документлардан ерак бабам турында мәгълүмат туплау.
Гипотеза: Минем ерак бабам сугыш вакытында ничек яшәгән?
Тикшерү объекты: минем ерак бабам Димиев Хаҗиәхмәт Диммехәммәт улы.
Тикшерү- эзләү эше барышында мин әлеге методларны кулландым:
1.Бабам турында якын туганнарны сораштыру.
2.Гаилә архивын һәм мәктәп музеендагы материалларны өйрәнү.
3.Җыелган мәгълүматны туплау.
Минем бу эзләнү эшенең практик үзенчәлеге бик зур.Бу материалны тарих,әдәбият,әйләнә –тирә дөнья дәресләрендә кулланырга була.Шулай ук бу эш буенча ,башка укучылар үзләренең гаилә тарихын өйрәнә алалар.
Эшнең структурасы.Максат һәм бурычлардан чыгып,эзләнү эше кереш,төп,йомгаклау өлешләреннән тора.
Төп өлеш.
1.Дәү әниемнең әтисе –Димиев Хаҗиәхмәт Диммехәмәт улының Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллардагы тормышы.
Бабам 1916 нчы елда Кызыл Йолдыз районы Катмыш авылында туган.Ул сигез яшьтән төрле хуҗалык эшләрендә катнаша башлый.Ат белән сукага йөри,чәчә,тырмалый.Урып-җыю эшләрендә армый –талмый эшли.
1937 елда Кызыл Армия сафларына алына.Ерак Көнчыгышта,башта Комсомольск,аннары Хабаровск шәһәрләрендә хезмәт итә.1938 елда Хасан күле янында булган сугышта катнаша.Бөек Ватан сугышы башланганда Хабаровск шәһәрендә була.Япониянең СССРга һөҗүм итү куркынычы булганлыктан,алар Көнчыгышта Ватаныбыз чикләрен саклыйлар.1945 елның август – сентябрь айларында япон самурайларына каршы сугышта катнаша.Ул янгын сүндерү бүлегендә хезмәт итә.Бервакыт,кайдадыр янгын чыгып,бабамнарны янгын сүндерергә җибәрәләр.Янгынны көч –хәл белән сүндереп,арып-талып частька кайтып керәләр һәм бабам казарма янында куелган зур су савытыннан алып су эчә...ә аның эчендә керосин була!Кемдер су савытын керосин савыты белән алмаштырып куйган була..Бабам хезмәт иткән җирендә җирле халык белән аралашып яши.Алар арасында татарлар да күп була.Дәү әниемә дә ул Рәзинә исемен командирының кызы хөрмәтенә куша.
Сугыш беткәч, бабам Благовещенск шәһәрендә хезмәтен дәвам итә.1947 елның гыйнвар аенда демобилизацияләнеп,авылга кайта.1950 елга кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли.Аннан соң ун ел дәвамында Кызыл Йолдыз районы эчке эшләр бүлегендә милиционер була.Соңыннан пенсиягә чыкканчы Катмыш мәктәбендә каравылчы булып эшли.1976 елда пенсиягә чыга.Әбием Фәхригаләм белән биш бала-Рәзинә(минем дәү әнием),Гөлфәния,Асавир,Асфар,Галимөхәммәт –тәрбияләп үстерәләр.
Йомгаклау.
Дәү әнием ерак бабам турындагы истәлекләрне сөйләгәндә мин сугышның нинди рәхимсез икәнлеген аңладым.Мондый сугышлар кабатланмасын өчен без кулыбыздан килгәннең барын да эшләргә тиешбез.Сугыш белән бернинди мәсьәләләрне дә хәл итеп булмаячагын,ә бәлки меңнәрчә гомерләрне,хәтта кешелекне югалтырга мөмкин икәнлекне һәркем аңларга тиеш.
Сугыш ветераннары елдан –ел кимеп бару сәбәпле,безнең буынга Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат туплау авырлаша бара.Шуңа күрә,ветераннарның,аларның балалары.оныклары сөйләгән һәрбер сүзне без кәгазьгә теркәп барырга тиешбез.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның якты истәлегенә 1975 елның 9 маенда авылыбыз уртасында һәйкәл ачыла.Ел саен Җиңү бәйрәмендә мәктәп укучылары бирегә тантаналы линейкага җыелалар.Сугыш ветераннарын чакыралар.Һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алалар
Сез барыгыз да ил өчен,кешеләрнең азатлыгы өчен көрәшкәнсез!Сез Катмыш халкының,туганнарыгызның,исеменә тап төшермәдегез,яуда батырларча һәлак булдыгыз!Шушы изге эштә минем бабамның да өлеше керүе белән мин бик горурланам!
Файдаланылган әдәбият:
1.Ф.Имамов. “Исәннәр әйләнеп кайталар” .Нижнекамская городская типография.2000
2. «Туган авылым –Катмыш» газетасы.
3.Катмыш урта гомуми белем мәктәбе музеендагы мәгълүматлар.
4.Дәү әнием –Рәзинә Шаһиева белән әңгәмә.
Приложение.



