СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Миш?р диалектыны? Чирмеш?н с?йл?ше ?зенч?лекл?ре.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

    Б?ген без с?йл?ш? торган татар теле - ??р яктан  камил булган мо?лы, назлы ана телебез, ?д?би тел. Л?кин ?д?би тел нормалары милл?т ?чен гомуми булса да, с?йл?м? тел т?рле ?ирлект? т?рлеч? була, бер - берсенн?н аерылып тора. 

   Бу д?рес Татарстан Республикасы Чирмеш?н районы авылларындагы ?ирле с?йл?мне, миш?р диалектын ?йр?н?г? багышлана.

Просмотр содержимого документа
«Миш?р диалектыны? Чирмеш?н с?йл?ше ?зенч?лекл?ре.»

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы

“Чирмешән лицее” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе






Мишәр диалектының Чирмешән сөйләше үзенчәлекләре”








Югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нуртдинова Гакилә Габдрахим кызының

татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфында,

рус мәктәбе татар төркеменең 11 нче

сыйныфында куллану өчен

дәрес эшкәртмәсе













2016 нчы ел

Максатлар.

Татар сөйләмә теленең диалектлары турында сөйләшүне дәвам иттерү; мишәр диалекты, көнбатыш диалектының чирмешән сөйләше, аның үзенчәлекләрен тирәнрәк өйрәнү; район авыллары эчендәге мишәр диалектының охшаш һәм аерым якларын чагыштыру; үз ягыңның халкы, тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксыну, горурлану хисләре тәрбияләү.


Файдалану өчен материал.

Мультимедиа аппаратурасы.

Татарстан, Россия карталары.

Биремнәр, сүзләр язылган терәк- кулланма материаллар.

Татар теленең зур диалектологик сүзлеге

Илсөяр Бәдертдинованың “Мишәрләр” җыры.

Айдар Галимовның “Кайтам илкәемә” җыры.

Сирень Якупованың “Яшәү сере” китабыннан “Ана телем” шигыре.



Дәрес барышы.


I.Дәресне оештыру

Айдар Галимов башкаруында “Кайтам илкәемә” җырының бер куплеты яңгырый

Барлый ил чакрымнар белән

Үлчәп юл араларын,

Кайчандыр читләргә киткән

Адашкан балаларын.

Мин дә сибелгән татарның

Бер газиз баласы ла...

Иделем аша юл сузам

Чакрымнар арасыннан.

– ... Мин дә сибелгән татарның бер газиз баласы ла... Чынлап та, безнең татар халкы кая гына сибелмәгән дә, бүген ул кайда гына яшәми. Әмма кайда гына булмасын, ул үзенең гореф-гадәтләрен , йолаларын иң авыр чакларда да югалтмаган, телен дә онытмаган, кадерләп саклап, буыннан-буынга тапшыра килгән. (1 слайд).

Бүген без сөйләшә торган татар теле – һәр яктан камил булган моңлы, назлы ана телебез, әдәби тел. Ләкин әдәби тел нормалары милләт өчен гомуми булса да, сөйләмә тел төрле җирлектә төрлечә була, бер-берсеннән аерылып тора. Менә шушы үзенчәлекле җирле сөйләмне икенче төрле ничек дип атыйбыз әле? Әйе, диалект, дибез.


II. Белемнәрне актуальләштерү.


– Татар сөйләм теле ничә диалекттан тора?

– Барлыгы 3 диалект бар. Беренчесе, урта диалект.

Ул – әдәби телгә иң якын торганы.

– Икенчесе, көнбатыш диалект, ягъни мишәр диалекты.

– Өченчесе, көнчыгыш диалект, ягъни себер татарлары теле.

– Урта диалектта сөйләшүчеләр кайларда яшиләр? (2 слайд).

  • Татарстанда күбрәк Казан артындагы Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Яшел Үзән, Питрәч, Тау ягындагы Апас, Кама Тамагы һ. б. районнарда яшиләр.

– Себер диалектында сөйләшүчеләр кайларда яшиләр?

  • Омск, Томск, Тобол, Төмән якларында. (3 слайд).

– Без кайсы диалектта сөйләшәбез инде?

– Көнбатыш диалект, мишәр диалектында.


– Бу диалект морфологик системасының төзегрәк булуы белән әдәби телгә якынрак тора. Ничек уйлыйсыз, нинди авазлар мишәр диалектын ассызыклап тора?

–[ц (тс)] һәм [ч (тч)] авазлары


–Шушы ике аваз мишәрләрне ике сөйләшкә аера да инде. Искә төшерик әле, ц-лаштыручы мишәрләр кайларда яши?


–Түбән Новгород өлкәсендә ,

Чувашиядә, Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районында


–ч-лаштыручылар кайда яши?


–Пенза, Саратов , Тамбов өлкәләрендә, Оренбург

өлкәсендә һәм Татарстанның Чүпрәле,Буа, Әлки,

Чистай, Аксубай, Яңа Чишмә,Чирмешән районнарында


–Күрәсез, күрше Яңа Чишмә,Чистай, Аксубай районнарында яшәүче якташларыбыз да мишәр диалектында сөйләшәләр икән. Күршеләребезнең бөтенесе дә юк бит...кайсылары? (2 слайд).



–Нурлат, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнары


–Димәк, алар кайсы диалектта сөйләшәләр?

–Урта диалектта.

III. Яңа белемнәр бирү.


–Диалектизмнар аңлау өчен авыр сүзләр, чөнки алар билгеле бер төбәктә, җирлектә аралашып яшәүче кешеләр өчен генә уртак. Бу вакытта диалектологик сүзлек ярдәмгә килә. Менә минем кулымда 2009 нчы елда нәшер ителгән диалектологик сүзлек. Бу сүзлек татар теленең барлык диалектлары буенча тупланган 40 000 берәмлекне үз эченә ала. Сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла, рус теленә тәрҗемә ителә, үрнәкләр дә китерелә.

Бүген без үзебезнең Чирмешән мишәрләре сөйләшенә тукталыйк. Дәресебезнең темасы да “Мишәр диалектының Чирмешән сөйләше үзенчәлекләре” дип атала. (4 слайд).



1. Безнең якта көндәлек тормышта иң еш кулланыла торган нинди мишәр сүзләрен беләсез?


ү мачы шылай беген әпәй елы кимак

үләнү кочык мынча тегел ерла кима

күләү кукай

сүләү аня

мына нәстә


–Менә сез үзегез атаган сүзләрнең кайберләрен экранда күрәсез. (5 слайд).

Сүзләрнең мәгънәсе аңлашыламы? Ә ни өчен без аларны әдәби телгә кертмибез?

–Чөнки бу сүзләр дөрес әйтелми.

–Дөресләп укып күрсәтегез әле.

–Өй, өйләнү...мәче...мунча...бүген...ипи...җылы

–Димәк, бу сүзләр әдәби телдән фонетик үзенчәлекләре белән аерылалар.

Әйдәгез, хәзер башка үзенчәлекләренә тукталыйк.


2.Чирмешән мишәрен “мин Чирмешәннән” дип күрсәтеп (кычкырып) тора торган сүзне атагыз. (6 слайд).



кели сүзе : ашак кели, эчке кели...

Бирелгән сүзләрне әдәби телгә күчерегез әле.

Баргы кели -

Эшләк кели -

Яткы кели -

Китке келәми -

Күрге келәми -

Сүләк келәми -


3.Туган телен начар белүче кешегә үз телендә сөйләшергә бик нык ярдәм итүче фигыльне атагыз.



ит ярдәмче фигыле: мешать итү


Түбәндәге сүзләрне саф татарча итеп языгыз . (7 слайд).

Помогать итү -

Опоздатьитү -

Отвечатьитү -

Танцевать итү -

Мешать итү -


–Әлеге биремнәр фигыльләрне дөрес куллануга бирелгән иде. Җирле сөйләмдә фонетик үзенчәлектән тыш тагын нинди үзенчәлек чагылыш тапты?

  • Грамматик үзенчәлек.


–Димәк, бу сүзләр,бигрәк тә фигыльләр әдәби телдән грамматик үзенчәлекләре белән аерылалар икән.


4. Әле өченче үзенчәлек тә бар. Анысы лексик үзенчәлек дип атала. Ни өчен лексик? Бераздан үзегез дә төшенерсез.

Безнең сыйныфта районның барлык татар авылларыннан да укучылар укый. Бөтенебез дә Чирмешән мишәрләре дип аталсак та, сөйләмебездә шактый аерымлыклар бар. Шулай микән, иптәшләрегезне тыңлап карыйк әле.

1). Булат:

“Минем әни Лашман авылы кызы, әти Әмирдән. Хәзер Чирмешәндә яшибез. Әбиләрем икесе ике авылда тора. Кайвакытта үзләренең кызык сүзләре белән аптыратып бетерәләр.

Сезнең гильпуч дигән сүзне ишеткәнегез бармы? (8 слайд). Ә колаша дигәнне? Өйдә әни миңа онны табакка салып кертергә куша. Лашман әби “колашада он беткән, кертеп куярга кирәк”, ди.Әмир әби барысын да уздыра “гильпучка он салып кертеп куярга кирәк, җылынсын” , ди.

Аңлагансыздыр, гильпучта,колаша да – бер үк әйбер, агачтан чокып ясалган тар һәм сай улак, безнеңчә он савыты була инде.

Тагын бер кызык сүз: ямькә. (9 слайд) . Әмир авылындаул сүз бер генә нәселдә кулланыла, калганнар “күмер кыскыч” диләр. ( Ямькә кайда икән? Самоварга күмер салырга кирәк.)

Бангалсүзе дә – сирәк очрый торган сүз. (10 слайд). Әмир әби әйтә: “Килен булып төшкәч, шушы сүзне истә калдыралмыйча аптырап бетә идем”, - ди. Гап-гади әйбер инде үзе, күмер савыты.Тимер калайдан эшләнгән, өч аяклы, төбе идәнгә тиеп торырга тиеш түгел, кызып ут чыгуы мөмкин. Капкачы шып итеп ябыла. Мичтә утын янып беткәч, кып-кызыл күмерләрне бангалга саласың да каплап куясың: алар сүнә. Самовар куярга әзер күмер була.

Хәзер күп кеше шашлык кыздырырга ярата. Менә шунда тимер мич кулланалар. Аны “мангал” диләр. Бангал, мангал , бәлки,бер үк сүзләрдер дә. Ләкин менә ничек, кайчан, кайдан бу сүз безнең гаиләгә килеп кергән? Берсе дә әйтә алмады өйдә. Әлегә сер булып калды”.

2). Зөһрә :

“Мин Түбән Чегодайда яшим. Безнең авылда итек сүзе бик кызык кулланыла, кайвакыт башка авыллар безне аңламый да. Яз көне пычрак вакытта кия торган резин итекне без бутый дибез. (11 слайд).

Ул каян килеп чыккандыр, белмим. Мәгънәсен сүзлектән дә тапмадык. Ә кыш көне кия торганы безнең өчен итек. Башка авылларда аны кистек, диләр. Дөресе, киез итек, русчасы валенки була. Әгәр җепшек көнне мин “итегем юешләнде” дисәм, барысы да аптырап, әллә бу кыш көне дә итектән (резин итектән) йөриме икән дип, минем аякка карарлар иде”.


3). Айсылу:

“Минем әтием дә, әнием дә Лашман авылыннан. Шуңа күрә мин үзебезнең авылда кулланыла торган берничә сүзгә тукталып китмәкче булам.

Беренчесе – малахай сүзе. (12 слайд). Аның аңлатмасы диалектологик сүзлектә дә юк. Бездә малахай – колаклы, колакларын төшереп бәйләп киеп куя торган, мехтан тегелгән баш киеме, бүрек. Кайбер авылларда аны бүрке, тупый диләр.

Икенчесе – тәлпәк. (13 слайд). Безнең авылда түбәтәйнетәлпәк дип атыйлар. Тәлпәк тагы бер мәгънәдә кулланыла. Самовар кайнап чыккач, суы ташымасын, гел кайнап тормасын өчен самовар мөрҗәсен томалап куя торган капкач. Тәлпәген кырнайтып куйсаң, самовар җырлап утыра”.

4). Раушан:

“Безнең авылның исеме дә мишәрчә яңгырый. Язуларда Кара Чишмә булса да, Карешмә атамасы ешрак кулланыла. (14 слайд). Аннан соң безнең авылда [ч] лаштырып кына түгел,[ц] лаштырып та сөйләшәләр. Безгә генә хас сүзләр дә байтак.

Мәсәлән, кәҗәнкә сүзе бүтән авылларда очрамый. (15 слайд). Бездә мич арасын шулай атап йөртәләр. Синдек сүзен дә күпләр аңламый. Сыер, сарык яба торган урынны күрше авылларда абзар, азбар, лапас, аран, сарай, пает асты (пайтасты) диләр”. (16 слайд).


–Күрәсез, укучылар, никадәр яңа сүз белдек.Иптәшләрегез аңлатып бирмәсә, без аларның мәгънәсен дә аңламас идек, шулай бит?!


5.Без әле сезнең белән алынма сүзләр турында сөйләшмәдек. Искә төшерик әле, нинди сүзләр алынма сүзләр дип атала?

–Башка телләрдән кергән сүзләр


1). Түбәндәге сүзләрне укыгыз әле. Мәгънәләре аңлашыламы?Рус телендә бу сүзләр ничек яңгырый? (17 слайд).

Ызба – Сәнәскә – Кучарка –

Бальнис – Матик – Прәнкә –

Куфайка – Минек –

Галуш – Менжа –


Әйе, болар –мишәрләшкән сүзләр. Без аларның кайберләрен көн дә ишетәбез, кайберләрен үзебез дә кулланабыз.


2). Рус теленнән яки рус теле аша чит телләрдән фонетик яктан үзгәрешсез кергән сүзләрне күп кулланабыз. Берничә мисал китерегез әле.

Менә сез атаган сүзләрнең кайберләрен экранда: (18 слайд).


Торт Люстра (француз сүзе)

Трактор Галстук (немец сүзе)

Машина Базар (фарсы сүзе)

Сумка Асфальт (грек сүзе)


3). Бу кызыклы!

Безнең якларда фәндә өйрәнелмәгән диалектизмнар барлыгы да билгеле. Кайбер сүзләрнең мәгънәсен сүзлектән дә тапмадык дип иптәшләрегез дә әйтеп китте бит: малахай, бангал,бутый. (19 слайд).

Горда – балчык кисәге Чүрә – тискәре, кире ягы

Дустыган – чүмеч Кыржын – бик саран

Нүеш – почмак Яштакай – куштан


Менә сезнең өчен бер кызык информация. Кайбер сүзләр татарча да, французча да бер үк төрле яңгырыйлар, мәгънәләредә бер үк. Тыңлап карагыз әле. (20 слайд).


Татарча французча инглизчә

Бутый bottes boot

Китте quitte

Ди dit


Бу очраклы хәлме, әллә сере тирәндәрәкме? Теге яки бу сүзнең мәгънәсен аңлатканда, аның ничек ясалганын, нинди тарихи юл үткәнен өйрәнергә кирәк. Монысы инде киләчәк эше.

Ә бүген без үзебезнең мишәр диалектында рәхәтләнеп сөйләшәбез, аңлашабыз. Безгә шуннан да якыны юк. Безгә генә түгел,безнең төбәктә туып-үсеп, укып, зур галим, язучы, шагыйрь булып танылган кешеләр өчен дә кадерле үз диалекты, мишәр диалекты. Шундыйлардан кемнәрне беләсез?

–Гаяз Исхаки

– Утыз Имәни

– Рәмзия Габделхакова

Әйе, әле тагын Хәсән Туфанны да, Нәбирә Гыйматдинованы да өстик. Аларның әсәрләрендә дә мишәр диалектының бик матур үрнәкләре бар.Хәтерлисезме Туфанның “канәтем”, “браматым” дигән сүзләрен. Әдәби телдә иҗат итсәләр дә, алар рәхәтләнеп, тәмен белеп, мишәр сүзләрен, мишәр сөйләшен кулланалар.

Бу сүзләрне күрше Әлмәт районының Түбән Абдул авылында туып үскән шагыйрә Сирень Якупованың “Ана телем” шигыре дә раслый. (21 слайд).

Тугры сүзле горур мишәр халкы –

Татар милләтенең асылы.

Бу бәяне сиңа бирде икән

Чал тарихның кайсы гасыры?


Гөрләп торган Биләр ягыннан мин,

Җырлап торган мишәр ягыннан.

Булыр микән миндәй шушы якны

Янып сөйгән, өзелеп сагынган.


Булыр микән миндәй горурланган,

Мишәрчә сүз укып шигырьдә.

Кандалыйлар, Туфаннарга якташ

Мишәр кызы бит мин үзем дә.


Исхакыйлар, Имәниләр теле

Минем дә дип газиз туган тел.

Һәр авазы аның, һәрбер сүзе –

Йөрәк түрендәге шиңмәс гөл.


... Саф чишмәнең суы тәмле, беләм,

Кизләүнеке барыбер татлырак.

Хуш ислерәк әпәй мең күмәчтән,

Ызба да бит өйдән яктырак...


IV. Рефлексия.


Бу көннәрдә без сезнең белән бик күп мишәр сүзләрен ишеттек, белдек, өйрәндек, аңламаганнарының мәгънәләрен сүзлекләрдән карадык. Ничек уйлыйсыз, киләчәктә мишәр сүзләре, диалекталь үзенчәлекләр артачакмы, әллә кимиячәкме?


  • Кимиячәк, чөнки без кече яшьтән үк әдәби телдә укыйбыз.

  • Кимиячәк,чөнки мишәрчә сөйләшкән олылар әзәя бара, ә яшьләр мишәр сүзләренең күбесен белми, кулланмый.


Әйе, килешәм.Ә хәзер үзебезне сынап бер тест эшләп карыйк . Бу сүзләрне без беләбез микән.


Әдәби сөйләмдә кулланылучы дөрес вариантны тап.


1. Дустыган –

а) чиләк

ә) иләк

б) чүмеч

2. Кыржын –

а) кырыс

ә) саран

б) юмарт

3. Кечерткән –

а) кычыткан

ә) кузгалак

б) карлыган

4.Горда –

а) кырда

ә) саз, балчык кисәге

б) ипи валчыгы

5.Нүеш –

а) түшәм

ә) почмак

б) идән

6.Куриләк –

а) иләк

ә) кура җиләге

б) җир җиләге

7.Яштакай –

а) яшь

ә) куштан

б) мактанчык

8.Дөбрән –

а) дөрес

ә) аксак

б) саңгырау

9. Чүрә –

а) чүпрә

ә) уңай

б) кире

10. Саз –

а) каз

ә) пычрак

б) юеш.


Яхшы. Монысы да булды.


Өй эше дә сезгә шундыйрак формада була. Нәбирә Гыйматдинованың “Китәм, димә...” әсәреннән бер өзек бирәм, шуннан мишәр сүзләрен табып әдәби телдәге вариантын язарга.


Дәресне йомгаклауга күчкәнче, билгеләр куеп алыйк.

V.Йомгаклау.

Бүген без бер дәресебезне үзебезнең яктагы, Чирмешән төбәгендәге җирле сөйләмне, мишәр диалектын өйрәнүгә багышладык. Диалектлар – халкыбыз тарихының бер өлеше ул. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, - диләр.Сез дә үз халкыгызны яратып, тарихын өйрәнеп, телен белеп, “мин – татар”, “мин –мишәр” дип горурланып яшәгез.Авылга туганнарыгыз, әби-бабайларыгыз янына кайтсагыз, рәхәтләнеп мишәрчә сөйләшегез, бигрәк гади, бигрәк безнеңчә диярләр сезнең турында. Мәктәптә, уку йортларында, районнан читтә яшәүче татарлар белән очрашканда, матур итеп саф татарча сөйләшегез, бигрәк белемле диярләр.

Мишәр булуыгыз белән горурланып яшәгез. Мишәрләр –уңган, булган, батыр халык. ЯкташыбызИлсөяр Бәдертдинова да нәкъ шулай дип җырлый бит.

Илсөяр Бәдертдинованың “Мишәрләр” җыры яңгырый.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!