Татар теленнән морфология буенча тест.
А-1.Матурлык, яхшылык, чисталык сүзләре нинди сүз төркеменә керә?
а)сыйфат;
б)исем;
в)рәвеш.
А-2. Чыгыш килеше сораулары:
а) Кемнең? Нәрсәнең?
б) Кемнән? Нәрсәдән?
в) Кемнән? Нәрсәдән? Кайдан?
А-3.Сыйфатлар нәрсәне белдерә?
а) эшнең билгесен;
б) предметның билгесен;
в) билгенең билгесен.
А-4.Кып-кызыл, иң матур, яп-якты, өр-яңа сыйфатлары нинди дәрәҗәдә?
а) артыклык;
б) чагыштыру;
в) кимлек.
А-5. Урын рәвешләрен билгеләгез.
а)юлда, урманда, өйдә;
б) астында, артында, буенда;
в) биек, тәбәнәк, югары.
А-6. Вакыт рәвешләрен билгеләгез.
а) сишәмбе, якшәмбе, пәнҗешәмбе;
б) декабрьдә,җәй көнендә ;
в) кичә, иртән, быел.
А-7.1, 2, 4, 7, 10, 50, 100, 160, 200...
а) рим цифрлары;
б) гарәп цифрлары;
А-8. Тәртип саннарын билгеләгез.
а) синеңчә, татарча, безнеңчә;
б) унынчы, егерменче, утызынчы;
в) уртача, якынча, күргәнчә .
А-9. Сорау алмашлыклары килеш белән төрләнәме?
а) төрләнә;
б) төрләнми;
в) кайберләре төрләнә.
А-10. Зат алмашлыкларын билгеләгез.
а) мин, син,ул,без, сез, алар;
б) кем, кая, кайда, нишли;
в) беркем, һичнәрсә, һичкем.
В-1. Билгесез үткән заман хикәя фигыль нинди эшне аңлата?
а) сөйләүче үзе күрмәгән;
б) сөйләүче үзе күреп белгән;
в) сөйләүче кешедән ишеткән.
В-2.Укыган, күргән, язган (кеше) сүзләре нинди сүз төркеменә керә?
а) исем;
б) сыйфат;
в) үткән заман сыйфат фигыль.
В-3. Кызлар җырлый-җырлый эшлиләр җөмләсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә?
а) хәл фигыльнең II төре;
б) рәвеш;
в) хәзерге заман хикәя фигыль.
В-4. Бәйлекләр...
а) ас, өс, арт, ал, ян, тыш, ара, буй;
б) тиеш, кирәк, бар, юк, мөмкин, ярый;
в) белән,өчен, кадәр, бирле, соң.
В-5. Акулалар- кызык һәм куркыныч җан ияләре җөмләсендәге билгеләнгән сүз нинди теркәгеч?
а) каршы куючы ;
б) бүлүче;
в) җыючы.
С-1. Җәяләрне ачып күчереп языгыз.
1)Сабантуйлар кемнең (генә) күңелен җилкендерми икән.2)Әллә кайдан (ук) таныдым..
3) Ал (да) көрәшләр (дә) булыр,
Югалып калсак кинәт,
Егылган (да) тотынырга,
Көч бирергә сез кирәк.
4) (Кып) кызыл булып кояш баеды.
С-2. Тел турында дүрт мәкаль яз.
Татар теленнән морфология буенча тест җаваплары
А-1. б
А-2. в
А-3. б
А-4. а
А-5. в
А-6. в
А-7. б
А-8. б
А-9. а
А-10. а
В-1. а
В-2. в
В-3. а
В-4. в
В-5.в